Укыйсың да уйлыйсың

Күпчелек сәнгать төрләренең җирлеге саналган әдәбиятны уй-фикердән башка күз алдына китереп булмый. Каләм әһеленең төп коралын гәүдәләндергән сүз үзе дә иң кечкенә лексик берәмлеккә сыйган аерым төшенчәне аңлата. Әгәр нәфис әдәбият эстетик, әхлакый, философик һәм социаль кыйммәтләрне киләчәк буыннарга туплап тапшыра икән, әлеге мөкатдәс максатка ничек инде чынбарлык күренешләренең аңда чагылышын төрледән-төрле сурәттә күрсәтмичә ирешергә мөмкин?! Теге яки бу халыкның уй-хисләрен тасвирлау, әйе, әдәби иҗатның беренчел вазифасын тәшкил итә. Сәнгать үзәгендәге матурлык башлангычына да зур мәгънәви йөкләнешле оеткы салынган. Әлбәттә, мондый мөһим үзенчәлек шигърияткә дә хас. Аны образлы фикерләүдән аерымлау мөмкин түгел. Шигърилек әле язу булмаган чакта ук моң тулы күңелләрдә уй-гамь рәвешендә яшәгән. Байтак шагыйрьләрнең табигатенә философлык сәләте өстәлү дә, мөгаен, сүз сәнгатенең әлеге дә баягы хасиятенә бәйледер.

Еш кына очракта шулайрак килеп чыга: кызыксынып укыла торган кайбер китап синең белем йомгагыңны сүтеп җибәрә. Шагыйрь Рифат Җамалның иҗаты белән бөртекләп танышкан чакта да мин күңелдән «әдәби акыл хезмәте» хакындагы азмы-күпме мәгълүматымны барладым. Инде күптәннән игътибар казанган каләмдәшем, нигездә, шигъриятнең җыйнак шәкелен якынрак күрә. Ә кыска шигырь тукымасында уй-фикер башлангычы өстенлек итә. Тикмәгә генә аны зирәклекнең җете чагылышына, хикмәтле сүзләрнең тар кысалардагы тупланышына тиңләмиләр. Шундый үзлекләргә ия булган иҗат юнәлешенә тартылуын шагыйрь үзе дә тыйнак кына сиздереп үтә:

«Каян килә шигырь?» –

Диеп сорый

Таныш-белеш, дуслар, туганнар.

Әйтә алмыйм, чөнки

Үзем белмим...

Шигырь яза кебек уйчаннар.

(«Каян килә шигырь?..»)

Әлбәттә, әлеге шигырьдә игътибар үзәгенә алынган уйчанлык кешенең табигый яратылышы, гомер дәвамында мыскаллап баетыла торган акыл сәләте катламнарыннан килә. Ошбу төшенчә күпне сыйдыра. Гади тоелган уйчанлыкта барысы да бар: гамь дә, моң да, ямь дә, хис тә... Күңелне биләгән мондый хәл-халәт үзеннән-үзе аз сүзлелеккә китерә. Шушы серлелекне ачканда, белгәнең ныгый төшә. Чыннан да, һәрбер язылачак әсәрнең эчтәлеге аң-кальб мөмкинлекләре белән билгеләнә. Алай гына түгел, хикмәтле шигырьнең югары биеклеккә күтәрелүе милләтнең рухи үсешенә турыдан-туры баглы. Нәкъ менә халык чишмә башыбызда торган акыл иясе дә, шул ук вакытта дастаннар иҗат иткән беренче шагыйрь дә. Әгәр кулыңа каләм аласың икән, шушы кавемнең дәвамчысы булуың зарур. Бу җәһәттән Рифат Җамалның күпчелек шигырьләрендә өстенлекле кыйммәтләр шактый уңышлы гәүдәләнеш таба. Шулай булырга тиеш тә, чөнки югарыда искәртеп үтелгән сыйфатлар аның рухиятенә җитәрлек микъдарда салынган. Шагыйрь «Аңым белән җаным» исемле әсәрендә әлеге төшенчәләрне тыгыз бәйләнештә итеп таный. «Бер миндә, бер тәндә Сыешалар алар, – ди ул. – Аңым тоймаганны, Бәлки, Җаным аңлар...»

Мәгълүм хакыйкатьне кабатлап әйткәндә, сәнгать югарылыгына күтәрелгән әсәрдә авторның холык-фигыле чагылмыйча калмый. Ә кыска шигырьдә шәхеснең төп билгеләрен аерымачык сурәтләмәдә күз алдына китереп була. Ниндидер фалчыдан булышлык сорау кирәкми, зәвыклы укучы барысын да сиземли. Әйтик, Рифат Җамалны якыннан бигүк белеп бетермәгән кеше дә шигъри «эзләр» буенча аның фәнгә бәйлелеген аңлап алыр. Моның мотлак шулай икәнлеген шагыйрь үзе дә раслый. «Кемнең кем икәне шигырьдә күренә», – ди ул исеме куелмаган дүртьюллыкта. Ничек кенә сәер яңгырамасын, шигърият белән фәндә охшаш яклар байтак. Белинскийча күзалласак, ният кылынган хезмәт һәр икесендә дә иң әүвәл аң-зиһен ешлыкларыннан саркып чыга. Акыл күзәнәкләренең тәэсирләнүе шагыйрьгә дә, шулай ук галимгә дә хас. Әйе, аларны хәтсез сыйфат берләштерә: гап-гади күзәтүчәнлек тә, күрәзәләрчә сиземләү дә, фараз итү дә, чагыштырма ясау да, төгәллеккә омтылу да... Идея исә шигърият өчен дә, фән өчен дә бик мөһим. Аларның олуг максатлары да уртак – тормышны танып белү.

Кулымда – каләм,

Күңелдә – галәм...

Нибары ике мисрагтан гына торган әлеге шигырьдә дә шактый ачык тоемланганча, кешелек дөньясының асылына төшенү өчен чәчәк кәшәнкәсендә генә казыну җитми. Яшәеш турында күпләрне кызыксындырырлык сөземтәләр чыгару каләм әһеленнән күпкырлы әзерлек таләп итә. Менә шулчак инде галимлек ярдәмгә килә. Бу яктан Рифат Җамал өстәмә сәләт мөмкинлекләренә ия. Чамалап белгәннәргә ачыктаначык әйтик. Чынлап та, ул – ветеринария фәннәре докторы, профессор. Гадәти генә галим түгеллеген раслаган башка дәрәҗәле исем-бүләкләре дә бар: Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, республикабызның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Күрәбез, әлеге зат яшәеш галәмен ачуга ике яклап хезмәт итүгә сәләтле. Өстәвенә... Мәктәптә математиканы да бик яратып үзләштергән. Монысы да үтә әһәмиятле. Гомумән, коп-коры булып тоелган серле математика теләсә нинди иҗатчыга булышлык күрсәтә. Моның мисаллары тормышта бихисап. «Математик формулаларның кыскалыгы, төгәллеге...» – дип, Владимир Маяковский тиктомалга сокланмаган.

Югарыда телгә алынган кызыклы фәннән шәхсән үзем дә азмы-күпме хәбәрдар. Урта мәктәптә ул мине дә гашыйк итте. Казан дәүләт университетының механикаматематика факультетына укырга керер өчен имтиханнар тапшырдым, әмма башкача ниятләгән тәкъдир миңа анда белем алырга ирек бирмәде. Тик үкенерлек югалту юк. Мин математиканың көчле таяныч булуын иҗат эшчәнлегенең һәрбер баскычында тоям. Көндәлек гамәлләрне җиңеләйтә төшүен әйтеп тә торырга кирәкми. Әлеге төгәл фәннең бәрәкәтле этәргеч көче Рифат Җамал каләмендә дә ачык сизелә.

Тауда туган,

Тауда торган

Һаман аска караган;

Аста туган,

Аста торган

Һаман өскә караган.

Кайсы күбрәк күрә икән,

Чынлап уйлап карасаң?!

(«Тауда туган...»)

Әлеге юлларны укыгач, француз язучысы Ги Мопассанның гыйбрәтле сүзләрен китерәсе килә. «Сәнгатьтә математик башлангыч бар, – дигән ул. – Анда зур нәтиҗәләргә гади һәм яхшы итеп берләштерелгән чаралар ярдәмендә ирешелә». Чынлап та, Рифат Җамалның ошбу шигыре артык гади кебек тоела. Ләкин мисал итеп китерелгән әсәрдә гадәти хәлләрдән гаҗәеп хикмәтләрне эзләү, аларның яшәеш тамырлары белән тыгыз бәйләнешен күрсәтү омтылышын тоймыйча мөмкин түгел.

Әлбәттә, күпләрнең күңел күзеннән читтәрәк калган, әмма кызыклы күренешләр тормышта хисапсыз. Мәгънәви үстерелеш алырга әзер торган мондый мизгелләргә микротөгәллек белән игътибар юнәлтә белергә генә кирәк. «Уйларыма абынып тукталам...» Шагыйрь бу юнәлештәге эзләнүләрен тасвирлаган чакта әнә шундыйрак виртуаль алымнар да куллана. Ул башкалар эзеннән генә баруны өнәми, андый очракта берни тапмаячагын яхшы белә. Шәхси төсмерләре белән аерылып торган образлы фикерләү юнәлеше тынгысыз иҗатчыны үзенчәлекле шигъри табышка барыбер алып чыга. Һәм математик формулаларны нечкәләп өйрәнгән шагыйрь хис-кичерешле уйларын да үзгә эзлеклелектә үрә. Хәер, санлы зурлыклар арасындагы мөнәсәбәтләрне ачыклый торган гыйлем мантыйкый фикер йөртергә дә нык ярдәм итә. Бу җәһәттән Рифат Җамал әсәрләрендә әлеге «ефәк җеп» күзгә бәрелеп тормый, автор үзенең иҗади күзаллавын шигъри кысаларга керткән логиканы бик эчтә тота. Шуңа күрә аның язганнары шактый аңлаешлы килеп чыга, гәрчә алар нигездә катлаулы хикмәтләргә корылган булса да.

Шушы урында чичәнебез Акмулланың канатлы әйтелмәсе хәтердә яңара: «Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән...» Әлеге мәгълүм гыйбарәнең дөреслеген расларга теләгәндәй, Мәүлә Колый да язган юлларын «Хикмәтләр» дип атарга карар кылган. Үзеннән-үзе аңлашылганча, аң-зиһен тирәнлекләреннән табыла торган мондый эчке мәгънәләргә ирешү өчен бер юнәлеш белән генә чикләнмәгән олы талант көче кирәк. Әнә, фәлсәфи робагыйлары белән бөтен дөньяга танылган Гомәр Хәйям математика белемен үстерүгә дә саллы өлеш кертергә өлгергән. Еш кына аларны төрлечә аерымларга омтылсак та, хикмәтле шигырь тормышта гыйлем белән янәшә бара. Уку китапларына ихтыяри төстә тартылган кебек, җыйнак шәкелдәге назымга да ихтыяҗ зур. Җанның кыска шигырь теләве көнбагыш ярырга ымсыну түгел. Кеше мондый хикмәтләрдән кызыклы идея, мәгърифәт нурын, фикерләү алымнарын баетырдай зирәклек эзли. Бу табигый, чөнки әдәбиятның асылы да аң-белем офыкларын киңәйтүгә, адәм баласын акыллырак итеп тәрбияләүгә кайтып кала. Шушы максатларга күңелен көйләгән Рифат Җамалның исемсез дүртьюллыгында антонимнарга охшаш «Өйрәндем. Өйрәтмәдем» дигән каршылыклы сүзләр бар. Бераз гына шәрехли төшсәк, автор һәртөрле китапның тәгълим кылуын белә, үзен исә «гыйлем бирүче» итеп санамый. Бу тыйнаклыктан килә. Телисеңме-теләмисеңме, сәнгатьчә югарылыкта язылган хикмәтле шигырьгә кешенең рухиятен ашлау коды салына.

Шагыйрь түгел лә мин,

Мин – галим.

Ә шулай да шигырь язам

Нигә мин?

Күрүебезчә, Рифат Җамал «тузга язган»нарын укучыларга тәкъдим иткәндә үзенең фәнгә бәйлелеген искәртеп үтәргә ният кылган. Чыннан да, кем ул: шагыйрь җанлы галимме, интеллект югарылыгындагы шагыйрьме? Һәрхәлдә, беркадәр икеләнүен белдереп алган каләмдар Пегас-ат иярендә утыруын барыбер яшерми. Ә шулай да шигырьне нилектән яза соң ул? Күпләрне кызыксындырган әлеге сорауга шагыйрьләрчә җавап бирергә мөмкин. Ничек шулай килеп чыга? Аңарга фәрештә канатыннан кавырсын каләм насыйп ителгән – гамәл дәфтәренә тартым шигъри мәҗмугаларны шул яздырта.

Катгый кагыйдә тәкрарлап торганча, иҗатка алыныр өчен тормыш тәҗрибәсе кирәк. Ә Рифат Җамал вөҗүдендә мондый түл-мая аеруча мул. Кечкенә генә авылдан чыккан ир-егетнең үз көче белән «Казанны алуы», кыска вакыт аралыгында югары гыйльми дәрәҗәләргә ирешүе гаярьлек үрнәгенә бәрабәр. Шушы елларда ул райондагы күмәк хуҗалыкның баш ветеринария табибы вазифаларын үтәргә дә, армия сафларында хезмәт итеп кайтырга да, Саратов институтында хирургия кафедрасын җитәкләргә дә, гыйлем йортлары баскычыннан күтәрелү барышында фәнни һәм әдәби китапларын чыгарырга да өлгерә. Казан ветеринария академиясе ректоры булып эшләгән чакта аңа тәҗрибәнең ачысын да татырга туры килә. Гомер дәвамында сабак биргән тормыш мәктәбе җелекне сыга торган тоташ сынаулардан гыйбарәт. Бу яктан Рифат Җамал һәммәсен артыгы белән күрә: галим-голәмә даирәсендә төрледән-төрле астыртын эш йөртүләрне дә, җәмгыятебезнең Мәкәрҗәгә илтеп сатардай «татарлык» галәмәтләрен дә, соңыннан аклауга китерәчәк мәгънәсез мәхкәмә даулашларын да... Шагыйрь мондый көрәштә өстен калуны гадәти хәл итеп саный, ничек кенә кыен булмасын, шәхесенә карата бәгъзе бәндәләрдә кызгандыру хисләре уятмау ягында тора. «Зурламагыз – мин батыр түгел, – ди ул. – Хурламагыз – мин бахыр түгел!» Ук атучыларның игътибарына юлыгуын үзенчә аңлатып та үтә:

Гомрем буе бәйсез булдым,

Әйттем уйлаганымны.

Шуңа күрә күпләр белә

Ничек кыйналганымны.

(«Китап колы»)

Язып караучылар белә, кыска шигырьдә тормыш тәҗрибәсе аеруча зур әһәмияткә ия. Кайнап торган чишмә төбеннән гаҗәеп көмеш боҗралар күтәрелүе шәйләнгән кебек, образлы фикерләүдә яшәеш мәгъдәннәреннән эретеп алынган хикмәтне тоймау мөмкин түгел. Җыйнак шәкелгә сыйган тирән мәгънәле дүртьюллыклар кайвакыт тормыш фолиантыннан сөземтәләр булып күзаллана. Иҗатта күпләрне кызыктырырлык мондый нәтиҗәләргә ирешү өчен язу сәләтенең кешелек таланты белән берегүе сорала. Һәм каләм әһелләре – иҗтимагый затлар да. Шәхси уй-кичерешләр әтрафлы гомумиләштерелгән очракта гына алар киң җәмәгатьчелекне җәлеп итәргә мөмкин. Әдәби әсәр аерым чикләнгән төркемне түгел, тулаем халыкны күз алдында тотып языла. Анда яшәешнең эстетик кыйммәтләре дә, әхлакый торышы да тоемланырга тиеш. Җәмгыятьне игелек, яктылык һәм хаклык идеалы югарылыгына чакыру өчен канатлы сүзең һич югы кош очар биеклеккә күтәрелә алсын. Бары үзеңә генә караган күңел рәнҗүләренең дә, төрле каршылыкка керүләрнең дә гомумилек дәрәҗәсенә җиткерелүе шарт. Ә Рифат Җамал боларны яхшы белә. Ул үз башыннан кичергән низаглы хәлләрнең дә бар инсаният өчен уртак ягын калкытып куя: «Турылардан, кыюлардан Кешелек арына... Кемнәр белән барып җитәр Мәңгелек ярына?!»

Күпләр раслаганча, хикмәтле шигырьләр язар өчен беркадәр «акыл утыру», тормыш мәктәбендә күп нәрсәгә өйрәнү таләп ителә. «Акыл – туфрак, белем – ашлама» дигән принципны алга сөрүче Рифат Җамал тәүге иҗат баскычында кәгазьгә төшкән һәрбер шигырен дөньяга чыгарырга ашыкмады. Гүяки фикерләү көченең чыныгуын, тупланган тәҗрибәнең ныгуын көтте. Дөрестән дә, ул зур әдәбият мәйданына төпле әзерлек белән килде. Ә фән дөньясында ат уйнату үзе генә дә ни тора! Кече шигъри жанрга табигый төстә тартылган Рифат Җамал сәнгатьнең яшәеш асылына бәйле олуг максатларын тирәнтен аңлый. Һәрхәлдә, шулай әйтергә нигез бар. Каләмнең кыйбласы исә безгә яхшы мәгълүм: тормышның бәясен аңларга булышу, халыкның уй-гамьнәрен образлы чагылдыру... Ә татарның генетик аң-зиһенен нинди мәсьәләләр тынычсызлап тора? Үзен газиз милләтенең улы итеп тойган шагыйрьләр боларын инде эчке сиземләү белән билгели ала. Шундый мөбарәк ваемны бәгырендә йөрткән Рифат Җамал, әнә, исеме аталмаган өчьюллыкта халкыбыз дәвамчылары турында борчыла.

Әй, беләсе килә:

Кем булган бабаларыбыз,

Кем булыр балаларыбыз?

Шагыйрьнең сизгер күңелен барысы да бимазалый. «Бәхәсләш син, бәхәсләшмә – Ап-ачык ачы хаклык, – дип сызлана ул, – Китапханәләрдән хәзер Базарга күчте халык». Әйе, Рифат Җамал игътибар юнәлткәнчә, «Кемнеңдер хыялы – Тау-тау алтын». Һәм автор сары төстәге затлы металлга үзенең шәхси мөнәсәбәтен дә белдереп уза: «Ә минем күңелемә Бер уч арыш саламы күпкә якын». Алтын адәмнең акылын алыр. Халкыбыз юкка гына шулай кистереп әйтмәгән. Моның ише хәлләр хакында әледән-әле уйланган иҗатчы, кайбер милләттәшләребезне дикъкатенә алып, аларның рухи бушлыгын да үзенчә фаш итә. Асылда математикларча фикер йөртүгә корылган түбәндәге кыска шигырьне укып үтик:

Ачтан үлмәс өчен бер тиенне

Эзләгәндә меңнәр,

Бер капкорсак, ябыгырга диеп,

Түли меңнәр,

Меңнәр!..

Укучыга бөтенесен дә шәрехләп бирергә яратмаган каләм әһеле, гадәттә, үзенең шигъри әсәрләрендә сорау җөмләләрдән дә нәтиҗәле файдалана. Мондый телөслүб алымын куллану Рифат Җамалга да хас. Аерым мөһим сорауны эченә алган мөрәҗәгатен белдергән чакта шагыйрь талипләрнең белемен тикшерүче профессорны да хәтерләтеп куя. Хәер, әдәбият сөючеләрне төрле җаваплар эзләргә этәргән шигырьләрдә авторның җанында яшәгән галимлеге дә чагылмыйча калмый. Аның каләме дөреслеккә игътибар юнәлтә, әмма аны исбат итәргә алынмый; хыял кылу аңа ят түгел, ләкин фәндәгечә әзер чишелешләр бирми. Ничек кенә булмасын, Рифат Җамал үз укучысының фикерләү сәләтенә, шигъри сүзнең рухландыргыч көченә ихластан ышана. Ә безнең аңдагы үстерелешкә дәгъва кылган әсәрләрдә төрледәнтөрле сораулар куела, алар катмарлы халык тормышының бик күп якларын колачлап ала күк. Кайберләрен мисал итеп китерик: «Без һәрчак юлдаш эзлибез. Ә кемгә юлдаш... үзебез?»; «Ни өчен Тар күңелгә күпме мәкер сыя, Киң күңелдә аңа урын юк?»; «Бар да сорый, бар да өметләнә, Дөнья тулы бәхет көтүче. Нигә сирәк шулар арасында Бер ятимнең яшен сөртүче?..»

Немец галиме һәм язучысы Георг Лихтенберг фәһемлелек турында ишарәле сүзләр әйтеп калдырган. Алар кыска шигырь табигатенә аеруча туры килеп тора. «Кемнеңдер диссертациясенә әверелердәй фикер ыргыткалап тормаган әдип, – дигән ул, – беркайчан да бөек әдип булып китә алмый». Белмим, Рифат Җамалның берәр фәнни хезмәт нигезенә яткан әйтелмәсе бармы икән, әмма аның канатлы сүзләр белән янәшә торырлык шигъри гыйбарәләре хәтсез. Алар арасында ниндидер хәл-вакыйга уңаеннан фикри нәтиҗә ясаулар да, тормыш тәҗрибәсенең сабак алырлык өлешләреннән мәгънәви сөземтә чыгарулар да, аерым рухи-әхлакый күренешләргә карата катгый мөнәсәбәт белдерүләр дә очрый. Билгеле, әлеге дә баягы милли гамь, халык мәнфәгатьләрен кайгырту үзәктә тора. Хикмәтле берәмлекләрнең берничәсен хәтердә калдырырга тырышыгыз: «Син егылма! Егылганда Имән дә була идән»; «Авыр сүзне Әйтү җиңел, Күтәрүе кыен»; «Урыска үпкәләп, Марҗаны үпкәләп үтте гомере»; «Мәхәббәттән өстен балалар»; «Мин-минлектә гаепләп Булмый шул – Үзе турында «Без!» – дип сөйли ул»; «Ир-атлар көчлерәк... Ә хатын-кыз көнчерәк. Шуңадыр ул замананы Алып бара өстерәп»; «Күз яшьләре ачы була, чөнки Елаганда чыга җан ачысы...»

Әйтелгәннәрдән аңлашылганча, кыска шигырьләр язу үтә җаваплылык сорый. Авторның милли тамыр-чыгышы сизелеп торганда гына алар һәркем өчен кызыклы булырга мөмкин. Әлбәттә, әсәрнең халыкчанлыгын тәшкил иткән эчтәлегенә гомумкешелек кыйммәтләренең дә салынуы зарур. Әйе, әдәби иҗатта нәкъ менә эчтәлек уңышка ирешүдә хәлиткеч әһәмияткә ия. Ә аның асылында мәңгелеккә юнәлгәнлек билгеләре дә, бүгенге заман эзләре дә бөтенлек алырга тиеш. Кече шәкелдәге шигырьнең үзәгендә торачак төп идеянең дә иң әүвәлдә үк мөмкин кадәр анык булуы шарт. Тәгаен хикмәт кирәк. Шигырь күзәнәкләреннән хакыйкать сулышы бөркелгән очракта гына аның дөнья киңлекләрендә канатланып очачагына ышаныч туа. Дөрестән дә, гадилек белән ачыклыкта чынлык билгеләре күзаллана. Бу табигый дә, чөнки кыска шигырь сентименталь күңелләрдә ялтыравыклы матурлык хисләрен уяту чарасы түгел, аңа аек акыллы кешенең кодрәтле рухиятендә мөһимрәк дәрт-кичерешләр кузгату бурычы йөкләнгән. Бигрәк тә безнең халыкта. Әмма артык җитдиләнеп китәргә дә ярамый, канатлы атны сукага җигү килешеп бетмәс. Атлаган саен «халкым» дип төчеләнү дә, «милләт» сүзен конфеттидай уңга-сулга сибү дә, ура кычкыру да хикмәтле шигырьгә ятышмый. Кемгәдер сәеррәк тоелса да, Рифат Җамал үз иҗатында мондый төшенчәләрне сирәк куллана. Шагыйрь халык хакын даулауны башкарак вазифалар эчендә күрә. Хәтта шапырынучан бәндәдәй күкрәк сугып, үзен хадим итеп тә санамый. Гаҗәп тә булып китә. Игътибарсыз калдырмаслык әлеге дүртьюллык аның табигатен ачык чагылдыра:

Хезмәт итмәдем мин беркемгә дә,

Хәтта халыкка, –

Гомерем буе тугры булып калдым

Бары хаклыкка.

Күпләрнең күзәткәне бардыр, күңелдәгесен кыска итеп әйтә белүче башка кешеләрне чагыштырмача күбрәк уйландыра. Дөрестән дә, шигъри фикер кереше тартылган булырга тиеш. Җыйнак шәкелгә салынган сүзләр чәйнәп каптыруга мохтаҗ түгел. Аларның вазифасы ап-ачык: зәвыклы укучыга уйлану юнәлешен күрсәтү, аңзиһендә рухландыргыч кайтаваз барлыкка китерү, күңелне яңа хикмәтләр киңлегенә ашкындыру, интеллектны тулырак ачарга ярдәм итү, олы фикерләргә тулырак җавап кайтару... Кыска шигырьнең мондый бурычларын Рифат Җамал да таный. «Кайбер шигырьне укыйсың, – ди ул, – Укыйсың да уйлыйсың...» Шулай шул, сәнгать кешеләрне уйландырырга тиеш. Хикмәтле назым аларның баш миен эшләтсен, фикер йөртү сәләтен үстереп, мәгънәви нәтиҗәләр чыгарырга өйрәтеп, халыкның иҗади үзаңын тагын да тирәнәйтсен. Француз шагыйре Поль Валери әйтмешли, яхшы шигырь – «гакыл бәйрәме». Ул очсыз-кырыйсыз мөмкинлекләргә ия.

Тәҗрибә гелән раслап торганча, иҗатчының уй-нияте түгел, аның осталыгы мөһимрәк. Хәер, әсәрнең асылын тәшкил итәчәк нигезгә дә зур әһәмият бирелгәнлеген истән чыгарырга ярамый. Әнә, Габдулла Тукай да: «Фәкать мәгънә кирәк», – дип искәрткән, аннары гүзәл ифадә, ягъни аңлата белү зарурлыгына басым ясаган. Ә осталык төшенчәсенә, белүебезчә, бихисап таләпләр керә. Кыскалык сыйфатыннан башлыйк. Гомумән, әдәби иҗатта аз сүзлелек төп шартлар рәтенә керә. Табигый ки, кече шәкелдәге шигырьләр язган чакта әлеге таләпне үтәү аеруча мөһим. Мәгънәсез сүз боткасы аның кысаларына сыешмый. Тел бистәләре белән дөнья тулган бит. Әсәр тукымасына бөтенләй кирәк булмаган сүзләр фикер сөрешенә тоткарлык ясарга тиеш түгел. Хәтта мәгънәви йөкләмәсе чамалырак тоелган кәлимәләр дә аз ноталардан оешкан аһәңлелекне бозып торырга мөмкин. Әгәр кирәк санамыйсың икән, андый фикерне эчеңдә калдыр. Безнең Рифат Җамал да, махсус дүртьюллык язып, нәкъ менә шуңа ишарәли:

Уйланган кешегә кыен

Бу дөньяда яшәү.

Кайчак шигырь сүзеннән дә

Мәгънәлерәк дәшмәү.

Әдәби иҗат осталыгы кагыйдәсендә бөтенесе дә үзара бәйле. Сүзләрнең азлыгы белән ирешелгән кыскалык шагыйрьне югары бәяләнгән тыгызлыкка китерә. Ә мондый сыйфаттан башка камиллек биеклегенә күтәрелү кыен. Әлеге үзенчәлекләр табигый рәвештә төгәллеккә ялгана. Сүз төгәллеге исә тел-өслүбтән генә килми, ул аныклыкка омтылучан фикер таләбе дә. Ошбу шарт гыйльми эшчәнлектә аеруча игътибар үзәгендә тора, әмма сүз сәнгатендә төгәллек тагын да күбрәк сорала. Кыска шигырь традициясен үстерүгә гаять зур өлеш керткән шагыйрь Равил Фәйзуллинның тулыланып торган иҗат тәҗрибәсе сөземтәсе буларак әйтелгән мондый фикере хәтердә саклана: «Сүзләр бик аз. Санаулы... Кыскалык, тыгызлык, төгәллек – уйлый белүнең үзгә бер формуласы ул. Фәндә генә түгел, шигърияттә дә».

Гәрчә кыскалыкта осталык күзгә бәрелеп торса да, шигъри маһирлык серләре болар белән генә чикләнми. Иҗатта мәгънәви тыгызлыкка омтылган чакта гадилек таләбен дә онытырга ярамый. Ул шундый төшенчә ки, аның үзенчәлекле асылы бар. Гадилекне тиккә генә галилек белән бәйләмиләр. Мондый кыйммәтле хасият, мөгаен, фикер ачыклыгыннан киләдер. Моңа ирешүнең исә үз кагыйдәсе бар: башыңа уй ничек килә – шуны ихлас рәвештә белдер. Менә шул чакта ул аңлаешлы булыр. Рифат Җамал «Шул күзләргә карап» исемле әсәрендә ишарәләп үткәнчә, «Шигырь язу җиңел нәрсә, диләр – Булса ихлас әйтер сүзләрең».

Һәрбер нәрсәнең тәртибе бар, дигәндәй, иҗатта ошбу табигыйлеккә күтәрелү өчен камил өслүбеңне барлыкка китерү зарур. Гап-гади тоелган әмәлнең биниһая мөмкинлекләреннән оста файдаланып, катлаулы хәл-күренешләрне дә үтемле төстә аңлатырга мөмкин. Ихласлык белән иҗат ителгән шигырь кайвакыт сәеррәк хисләр дә уята. Төрлечә кызыксынучан кешенең, моны мин дә яза алыр идем, дип уйлавы ихтимал. Мондый мөнәсәбәт – сөенечле фал. Димәк, әлеге әсәр аның күңеленә яткан. Ясалма катлаулылыкка авышмау кирәк. Фикер йөртү тоныклыгы аңлашылмау бәласенә китерә. Бездә кайчак шигъри серлелекне «төтен җибәрү» белән бутыйлар. Соңгысын эшләү өчен әллә ни әзерлек кирәкми, беренчесенә ирешергә исә зур сәләт таләп ителә. Гомумән, аңлашылып бетми торган әсәрләр язу күктән бирелгән талант билгесе түгелдер. Фикерләү аныклыгына ирешә алмау иҗатны юкка чыгаруга бәрабәр. Аңлаешсызлык сәнгатьне дә, фәнне дә бизәми. Гадилек кагыйдәсенә туры килгән әсәрләр Рифат Җамал иҗатында күпләп очрый. Менә шуларның «Арада юп-юка пыяла» дип исемләнгәне. Анда артык дәрәҗәдә акыллы булып кылану юк, әмма шигырьдә ниндидер хикмәт яшеренгәне сизелеп тора. Әйдәгез, укып карыйк.

Бер егет тәрәзә каршында.

Көтә ул анда ут янганын.

Ашкына күрергә сөйгәнен,

Сизми дә күзләре талганын.

Тәрәзә һаман да караңгы...

Белмидер бу Мәҗнүн бер нәрсә:

Караңгы бүлмәдән җанашы

Өзелеп егетне күзәтә.

Горурлык кертмидер егетне,

Кызы да чыгарга ояла.

Көтәләр йөрәкләр бер-берсен –

Арада юп-юка пыяла...

Менә бит, тормышта очрый торган әлеге күренеш турында беркем дә әйтмәгән кебек сөйләү Рифат Җамалның алай артык көчәнмичә язылган гап-гади шигыренә оригинальлек төсмере өстәгән. Тәҗрибә төрлесен күрсәтә. Хәттин ашып тырышу да еш кына яхшыга илтми. Чамасыз купшылыктан сакланырга кирәк. Халкыбыз кисәткәнчә, җиде уйдан бер карар, ә сигезенче уй зарар. Чиктән тыш чокчыну әсәрне начарайта гына. Бу җәһәттән Рифат Җамалның күпләрне тарткан филология факультетында укып «бозылмавы» күңелендә туплаган байлыкны үзенчә чыгарып сипкәндә файда гына итә күк. Бриллиантны да артык шомартырга ярамый, чөнки аның кырлары асыллыгын югалтачак. Әһәмияткә ия чыгармалар иҗатта да булучан. Һәрхәлдә, каләмнең кайчак җайлы гына чалулап китүе, сыйфатка зыян салмаган очракта, язганның табигыйлеген беркадәр арттырырга да мөмкин.

Яшьлек елларында Казан император университетында укып йөргән бөек язучы, Петербург Фәннәр академиясе шәрәфле академигы Лев Толстойның мондый сүзләре искә төшә: «Фән һәм сәнгать, үпкә белән йөрәк шикелле, үзара тыгыз бәйләнгән; әгәр шул әгъзаларның берсе бозылса, икенчесе дә дөрес эшли алмаячак». Ниндидер тәңгәллекләр үткәрмичә әйткәндә, Рифат Җамал иҗтиһаты да ошбу ике өлкәгә карый. Аның үпкәсе белән йөрәге сау-сәламәт хәлдә эшләп торсын, үзе галимлектә дә, шагыйрьлектә дә яңадан-яңа казанышларга ирешсен.

 

"КУ" 06, 2016

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: