Логотип Казан Утлары
Хикәя

Ак күбәләкләр (хикәя)

— Алимәне «Ашыгыч ярдәм» алып киткән! — Су эчкән иде, шундук һуштан язып егылды, диләр. — Нинди су? — Агу бит! Эчәргә мәҗбүр иттеләр. Ай Аллам, мәҗбүр иттеләр! — Җиде айлык көмәне бар иде, — дип тәкрарлады хатыннар, болай да асты-өскә килгән дөньяны һәм җиһанны тетрәтеп...

Бу кырмыска сезгә ничек комачаулый?

Аның бит бүләк ителгән үз юлы бар...

Фирдәүси

Ак күбәләкләр артыннан янә хәле беткәнче куып йөреп, тамагы кибеп уянды...

***

Әле югалып, әле килеп чыгып, ашыга-ашыга бер-берсен узып китәргә тырышучы халык төркеменең тыгыз этеш-төртешендә чумып-калкып, такта кебек тигез юлның уң ягыннан озак барды. Базарга таба. Һәркөн шулай. Шушы сусау, түзә алмаслык сусау тынгы бирми...

Үзенең ашыкмый гына атлаган адымнары белән инде кызып өлгергән һәм максатына ашкынган халык төркеме артыннан ул өлгерә алмый. Иртәнге һаваның сафлыгы, җиләслеге сиздерми генә таралды һәм кайнар кояш баш түбәсен кыздыра башлады. Ак кепкасын кыңгыр салып һәм чеметтереп изалаган чигәсен аның белән каплап, ул зәңгәр күккә төбәлде. Кыркылмаган, тузгыган укмаш йонлы ятим дөя баласы сыман бер мәгънәсезгә ялгыз болыт йөзеп йөри.

Томшыкларын августның иртәнге чыклары белән рәхәтләндергән шәһәр чыпчыклары, халык ыгы-зыгысына кушылып тынычлана алмыйча, өстән-өстән генә пырылдап очып йөри. Мөгаен, бу кошчыклар да базарда үзләренең өлешен эзлидер.

— Әй, вакыт, вакыт! — янәшәдә генә яңгыраган бу тавышка ул борылып карады. Әмма үзенә мөрәҗәгать итүче беркемне дә күрмәде. Яныннан, мөгаен, ревматизм белән интеккәнгәдер, уң аягына җайсыз баса-баса, бер әби үтеп бара. Үзе белән бергә атлаучы яшь җилкенчәккә киңәш һәм үгет-нәсихәт биргәнгә охшый:

— Мин дә синең кебек идем.

Аның юлдашы, җилбәзәкләрчә елмаеп, күзләрен уйнаклатып карый. Нәрсәдер күзәткән кебек, урамның каршы ягына әледән-әле күз төшереп ала. Итәк путасы белән блузкасы арасында өченче күз шикелле кендеге елмаеп тора, әйтерсең лә ул, ниндидер серле уй салып, каршыга килүчеләргә төбәлгән.

— Син дә минем кебек булырсың....

Карчык белән әлеге кыз күздән югалгач кына газаплы уйларына чумды. Чиксез хәсрәт авырлыгын иңнән төшермичә, үзенең әрнүле уйларына ул гына кереп баткан мәллә?.. Әнә бит, бар да шундый...

Моңарчы телгә алынган Даурен зур шәһәрнең олы базарында чалбарлар сату белән шөгыльләнә. Олы базар булса да кечкенә генә мәйданчыкта. Анда помидор сатучының кечкенә ләгәне дә көчкә-көчкә сыяр иде. Ул ак, зәңгәр, кара чалбарларны һәрвакыт күзләрне камаштырырлык итеп өеп куя. Шуңа күрә яныннан кеше өзелми.

— Жаке, сиңа шулкадәр килешә...

— Апа, сиңа үлчәп тегелгән кебек, әйбәт утыра. Ал, үкенмәссең!

Үз тауарын һәрвакыт шулай мактый-мактый тәкъдим итә. Сатып алучылар да төрле бит! Бөтерчек кебек тиктормас яшь егетләр, урак кебек бөкрәйгән карт-коры, кәкре аяклы кәрләләр, ыгы-зыгылы тиз йөрүчеләр, билләре дә күпергән симез бәндәләр, күккә терәлгән әзмәверләр... Акча санап тормаучы җилкуарлар һәм һәр тиене өчен калтырап торучы кыржыннар, каруннар... Кем генә юк. Шулай да бер көн эчендә кесәсенә җыелган акча бөдрә чәчле, сөйкемле бу егеткә фатир арендалауга, әйбәт кенә ашауга, кайчакта әле зуррак табынга, Жарбай авылында яшәүче ялгыз әнисенә дә җитә.

Ничек кенә булмасын, вафат булган иренең гаилә учагын сүндермичә саклап торуны максат итеп куйган әнисе, аның ай саен күпләп алып кайткан бүләкләренә караганда да ныграк шатлана иде. Бичаракай, итәгендә кояшның алтын нурлары бөтерелеп, җилдә җилфердәп торучы киң күлмәген киеп, авылара юлга кадәр аны озатырга чыккач: «Колыным минем!» — дия торган иде. Саубуллашканда, шулай ук итәгеннән алып биргән кебек, җан тынычлыгы, хәтта Байлык, Муллык калдыра иде.

Шәһәргә кайту белән, ул үзенең гадәттән тыш ашкынулы, ыгы-зыгылы, өзек-өзек ритмлы шәһәр тормышына чума. Монда хәтта җаныңны да саталар, ә ул үз иреге белән андый баткаклыкка беркайчан да кермәс иде... Биредә Алимә исемле кыз да бар бит әле. Базарга керү юлында су сатып торучы кыз. Кашлары арасында, нәкъ уртада, тары ярмасы хәтле миң яшеренеп ята. Әйе, әйе, шул кыз инде! Чалбар саткан саен шул кыздан алып су эчә иде ул.

— Сез Доссор тозлагыннан килдегезме? — дип сорады кыз бервакыт, оялып кына елмаеп.

— Юк, туп-туры гауга, талаш балагыннан...

Шаркылдап көлү яңгырады. Көлү генә түгел, бәллүр савытның бөтен тирә-юньне күмеп киткән көчле чыңлавы таралды. Шул мизгелдән ул су түгел, менә шушы чыңны — бөтен күңелен шатландыручы чыңны эзли башлады. Менә хәзер дә күзгә күренми торган бу аваз һавада яңгырап тора.

Ул — ятим, абыйсы белән җиңгәсе кулында үсте. Аның балаларга хас мөлаем, саф йөзеннән, курку биләгән табигате аша һәрвакыт ниндидер бер оялчан өмет карап тора иде. Мөгаен, нәкъ менә шул өмет сихәт бирә торган көлүен саклап калгандыр да.

Туйны көзгә уздырабыз дип килештеләр. Жарбайдан әнисен дә алып килеп, бергә яшәргә булдылар. Тик менә жәл...

Борынгы зиратны җир белән тигезләп, «Никахлашу сарае» төзеп куйдылар. «Йа Ходам, боларның көннәре өзеләчәк», — дигән таныш тавышка янә борылып карады ул. Бу тавышның иясе теге, ревматизм зарарлаган уң аягына сак кына басып йөрүче карчык булып чыкты, әмма бу юлы тирләп пешкән иде. Ябык, тырпаеп торган калак сөякләрен өзлексез хәрәкәтләндерә-хәрәкәтләндерә, авырлык белән атлый.

— Бүген туйлар коточкыч күп, — диде бөтен кешегә үзенең кендек күзен күрсәтеп йөрүче кыз, «кот-оч-кыч»ны сагыз кебек сузып, шуннан үзенә ниндидер бер канәгатьләнү алды.

— Һе-е, мал-туар симерде, яшелчә-җимеш өлгерде. Ничек инде муллык булмасын, — диде карчык. Ә янәшәсендә атлаган кыз никтер тынып, боегып калды. — Кызганыч: бүгенге яшьләрдә татулык юк, — дип сүзен дәвам итте. — Кичен биргән вәгъдәсе иртән онытыла... Кайда соң бу шайтан базары, аты коргыры... Ерак та түгел кебек югыйсә — килеп җитеп кенә булмый! Билгеле инде ни өчен шулай икәне: юлда очраган беренче кибеткә керәсең, әле алдан, әле арттан, беркемгә юл бирмичә буталып йөрисең...

Тик менә бернәрсә жәл...

Сәүдәнең иң кызган чагында кинәт аңа берәү кычкырып әйтеп куйды:

— Базар хуҗасы чакыра! Бар тизрәк!

Егет гаҗәпләнеп катып калды. Нәрсәгә икән? Яшел күзле, кызыл йөзле хуҗаны ул бер генә мәртәбә күргән иде. Базар хатыннары, селәгәйләрен агызып, аның кеше ышанмаслык байлыгы турындагы имеш-мимешләрнең төбенә төшә алмый интекте:

— Нәрсә сөйләп торырга — көненә ике мәртәбә костюмын алыштыра бит ул!

— Җүләр син, чүпрәк-чапрак турында сөйләп торасың, ул бит атна саен машинасын алыштыра. Хатынына Парижда вилла сатып алган. Ә тегесе инде «Шанель»дә генә коена, диләр.

— Бердәнбер кызы бар. «Джип»тан төшкәне юк. Утыра да утыра. Кияүгә чыгасы килә бугай, — диде берсе, чәнчеп алып.

— Менә сиңа мә! Ирен утырып эзлимени? Мәгънәсез. Синең йә минем кебек бөтерелә белә мени ул?

— Ни сөйлисең? Негрга кияүгә чыгып, кабилә башлыгы белән талашканнан соң Африка иленнән ничек куып җибәргәннәрен күрсәң иде син. Шундый хәлдән соң ничек утырмыйсың, ди. Утырачак та!

Сөйләнмәгән сүз, чәчрәмәгән төкерек калмады. Умарта кортлары кебек гөжләделәр.

Майда йөзгән базар хуҗасына мин нигә кирәк булдым икән, нәрсә көтә икән миннән? Чын-чынлап борчылып куйды егет. Килүчеләр күп, сату урынын югалта күрмәсен тагын. Әнисе кайткан саен: «Колыным минем, югарыга күтәрелгәнеңә ышанып бетмә», — дия торган иде. Әйтерсең, аның улы, чалбарлар сата торган улы, күпләр биләргә ашкынып торган мәртәбәле урында утыра.

Калтыранган тез буыннарын тынычландыра алмыйча, ул иркен кабинетка килеп керде. Анда аны яшел күзле, алсу йөзле урта яшьләрдәге бер ир урыныннан торып, елмаеп каршы алды.

— Әйдә кер, якташ, кер! Сиңа күптән игътибар иттем инде мин, үземә якынайтасым килде.

Егет, каушап калып, аның йөзенә карады. Хуҗа кеше тегүчеләрдәй үткен карашы белән аның ябыклыгына, кигән киеменә күз төшереп алды.

— Әссәла-мәгаләйкум! — дип сәлам бирде хуҗасына егет, тагын да ныграк югалып калып.

— Вәгаләйкум. Утыр. Тынычлан. Ыштаннарыңнан арын. Бүгенге көннән минем ярдәмчем булырсың. Кызым белән икәү...

— Минем бит әле сатылмаган тауарым күп...

Хуҗа кычкырып көлеп җибәрде.

— И, туганым, беркем дә ыштансыз калмас, курыкма, башкалар сатып бетерер.

Даурен шактый озак акылына килә алмыйча торды...

***

... Әле югалып, әле күренеп ... әле күренеп, әле югалып... Озак барды. Базарга таба. Һәркөн шулай. Шушы сусау, түзә алмаслык сусау тынгы бирми иде...

Урам казакъларының мәгънәсез сүзләренә колак салды. Кечкенә буйлы карт тыңкыш, сызгырып чыга торган тавышы белән, өстәвенә саңгырау авазларны да әйтә алмыйча, үзенең бетчәле, озын сыйраклы улын ачуланып ята.

— Узган ел песелгән кызыл үгеземне саттым, сине укырга керттем. Укытусылар синнән һаман зарлана: бүгенге көнгә кадәр хәреф танымый, диләр. Әниең сиңа, минем алтыным судья буласак, дип ысанып йөри. Без синең кебек вакытта китапларны йотлыгып укый идек. Исемемне пысраттың, корсаңгы эт!

— Фу инде, әти, җитте инде...

Базар хуҗасының ике ярдәмче-киңәшчесе дә якынча бер үк яшьтә икән. Сыргалысы — хуҗаның кызы, базар хатыннары әйткәнчә, «кабилә башлыгы белән талашып» куылган кыз — алсу йөзле, үзен иркен тотучы, иранай бер әшәке җан булып чыкты. Күзләре әтисенеке кебек яшел түгел, ә бәлки күк төсендәге зәңгәрсу иде. Егетнең каршысына басканда, тыгыз тулы күкрәкләре, авызына сикереп керердәй булып, бугазына терәлеп тора.

«Билгеләнү» көнендә Алимә эчкерсез елмаю белән Дауренга төрттереп әйтеп куйды:

— Ярый ла киңәшчебез хәзер безнең суны эчүдән туктамаса.

— Һәрвакыт син су эчерә торган урында егылып ятармын! — дип әйтеп салды егет, гадәтенчә кырлы стаканны бушатып. — Сүз уңаенда шуны да әйтим әле: әйдә иртәгә театрга барабыз. Бик әйбәт спектакль бара икән, дип ишеттем.

— Бик әйбәт, барырбыз. Үзеңнең «Мерседес»ыңа утыртырсыңмы соң? — дип, сак кына сорап куйды кыз.

— Сүз дә юк.

Җиңелчә чың тирә-юньгә очып таралды да бөтен һаваны тутырды.

Шундук хуҗа кабинетына килеп керде. Ул башын түбән иеп дәшми утыра иде. Янында бүртенеп, төссез күзләре белән кызы бер хәрәкәтсез терәлеп каткан. Йөзенә печелгән кәҗә тәкәсенеке кебек куркыныч усал төс чыккан...

— Син нәрсә? — килеп керүгә ул Дауренга ташланды. — Син ычкындың мәллә? Син бит хәзер зур җитәкче. Әтидән кала икенче. Ишек катында торган килеш сыер сидеге кебек сары су эчеп ятасың. Бу хәлдән соң нинди сатучы сине ихтирам итәр? Ә?

Башын җилкәсенә тартып, буе кечерәеп калгандай булды.

— Суыткычың шыплап тутырылган, менә-менә шартлыйм, дип тора. Ә?

— Ярый-ярый, — тынычландырырга теләп, башын күтәреп әйтеп куйды әтисе. — Җитте инде. Даурен, кадерлем, кешеләр белән аралашу кирәк, билгеле. Әмма ләкин андый халыкны үзеңә якын җибәрергә тырышма. Балагыңнан эләктереп алсалар — беттең. Шундук башыңа сикереп менәчәкләр, дип исәплә. Юк булсыннар. Сыргалы синең абруең өчен борчыла. Яшьләрне бит бер генә нәрсә кызыксындыра. Кызым белән бер-берегезгә терәк булыгыз. Мин читтән генә күреп сезнең белән горурланырмын, сезгә сокланырмын.

— Гафу итегез... Очраклы гына...

— Нәрсә-ә?

— Җитте инде, Сыргалы! Даурен, тыңла әле, минем менә мондый планнарым бар. Үз казаныбызда гына кайнамаячакбыз, базар белән генә канәгатьләнеп калмабыз. Күрше өлкәләрдә, Алматы белән Астанада заманча яңа сәүдә үзәкләре гаять күп. Аларның уңышларын өйрәнергә кирәк, тәҗрибә туплап, без аннан файдаланырга тиеш. Кыргый базар бүген бар — иртәгә юк ул. Безнең бурыч — халыкка яхшы хезмәт күрсәтү. Бу эшне сезнең икегезгә тапшырасым килә.

— Яхшы, абый, — дип ризалашты егет.

— Менә бик әйбәт! Алай булгач, бүген үк очыгыз. Менә билетлар.

— Ә күпме вакытка? Озаккамы? — кызының йөзенә кабат алсу төс кайтты һәм күзләренә ачылып киткән күк йөзе зәңгәрлеге иңде.

— Ашыкмаска мөмкинме, әти?

— Ай, ике ай... өч... Үзегезгә карагыз...

Әле югалып, әле күренеп... Әле күренеп, әле югалып... Озак барды. Базарга

таба. Һәркөн шулай. Сусау тынгы бирми...

Тыңкыш, чирләшкә теге карт үзенең бетчәле, озын сыйраклы улына һаман

акыл биреп ята:

— Синең кебек егет сагымда мин аттан төсмәдем. Яслегем бәхетсезлектә

узды: сезгә корбан иттем. Әйттем бит: укый алмыйсың икән — өйлән. Күрсе

Кудайберген кызын ярәстерәсе килгән иде. Кәзәләндең: симез, имес. Аның

нәрсәсе яман? Үзеңнең табысыңны аңламыйсың, зүләр. Кыс көне — зылы,

зәйдә — күләгә...

— Фу, әти, җитте! — дип, әтисенең сүзен туктатты улы.

... Һәр шәһәрдә тукталып, бер караватта уяндылар. Даурен башта якынлыктан

качарга теләде, әмма кыз инде гадәти сүзләрне ишеттерде:

— Нәрсә? Бу бәхет сиңа күктән очып төште, дип беләсеңме әллә? Барысы

да минем ярдәм, минем тырышлык белән, чөнки мин сине үлеп яратам.

— Ни сөйлисең син? Ярар, ярар, яхшы! Мин дә... — диде ул әкрен генә,

мескен тавыш белән.

— Ярар булса, бу суың белән сату итүеңне туктат. Барып җитүгә...

— Ы-ым!

— Нәрсә-ә-ә?

— Әйттем бит инде — әйе, ярар!

Ә аннан соң... Йомры тезләр эскәнҗәсенә (тиски) кыстырып, әллә инде киребеткән

атны буйсындырды... Әллә инде тимерче алачыгында, күрекләрне өрдереп,

сандалны утта кыздырылган чүкеч белән кыйнады... Әллә инде ниндидер базарда

түгел, ә оҗмах кочагында эреп бетеп, нык ләззәтләнде. Аны хәзер шушы артык

җиңел һәм тиз туган рәхәтлек, өзлексез хәрәкәт үзенә йотты һәм Жарбайдан

берүзе чыккан егеткә ни үз ихтыярын, ни үз тәртибен бирәсе килмәде...

Сәфәрдән кайтып керү белән, үзенең Алимәсенә очты. Чират таралганнан

соң гына керфекләрен күтәреп күзен ачты Алимә...

— Килдеңме?

Салкын гына елмайды, элеккечә күңелләрне күтәрерлек чың ишетелмәде.

Бар да күзгә күренми торган сагыш болытына кереп тулды. Кашлар арасындагы

тары ярмасы кадәр миң, әйтерсең лә үрчеп китеп, чак кына күренеп торган

кырмыска эзләре күк бите буйлап таралган.

— Жарбайдан әниең килгән иде. Сине эзли. Кул-аякларым сызлый, ди.

Безнең заманда башлык булган улыңны тотып буламыни, дип зарланды.

— Ы-хым...

— Аны кайчан алып киләбез? — озак дәшми торганнан соң әйтеп куйды

Алимә. — Театрга да бармый калдык, Даурен...

— Әйбәт спектакльләр куелып бетте инде...

***

... Әле югалып, әле күренеп ... әле күренеп, әле югалып... Озак барды. Базарга

табан. Һәркөн шулай. Шушы сусау, түзә алмаслык сусау тынгы бирми иде...

Теге карчык тыңкыш картка кабат очрады.

— Юлың уңмасын! — диде карчык, кулын карт өстеннән болгап алып.

— Кара син моны, шәһәргә яшь хатын эзләп чыккан, янәсе. Яшьләр түгел,

хәтта мин аксак та синнән куып тоттырмам!

— Саярма сана! Ату үлән семсетермен. Бүгенгә кадәр кымыз эсеп, ат ите

асыйм. Э-э-э... Адресыңны бир әле!

— Кит әле, гөнаһ шомлыгы! Балалардан оялыр идең.

Бу минутта озын сыйраклы, бетчәле яшь егет белән кендеге ачык кыз, бер-

берсен күзләре белән ашап, мыскыллы елмаю белән туңдырма ялап тора иде...

...Ул көнне Даурен, матур итеп киенгән Сыргалыны алып, якындагы

«Никахлашу сарае»на барды. Һәм өйләнешергә гариза биреп кайттылар.

Туйдан соң татлы-баллы ай да, шашкын дәрт тә бик тиз үтеп китте, хәзер

инде Сыргалы чит илгә бару көнен тилмереп көтеп ята.

— Африкагамы? Ходай сакласын!

Кирәк бит ә: акылында була торып, шундый фикер әйтергә. Яшь хатын

ирен шәфәкъ төсенә кертте.

— Юк, Жарбайга. Алар янәшә икән, дип ишеттем, — диде Даурен, күңеле

төшеп.

Кинәт икесе дә көлеп җибәрде. Шушы көлү әлеге үпкәне йомшартты да

куйды.

Төшке аштан соң, борчылудан үзенә урын таба алмыйча, ашыга-ашыга

эшенә килеп кергән иде, яман хәбәр ишетте:

— Алимәне «Ашыгыч ярдәм» алып киткән!

— Су эчкән иде, шундук һуштан язып егылды, диләр.

— Нинди су?

— Агу бит! Эчәргә мәҗбүр иттеләр. Ай Аллам, мәҗбүр иттеләр!

— Җиде айлык көмәне бар иде, — дип тәкрарлады хатыннар, болай да асты-өскә килгән дөньяны һәм җиһанны тетрәтеп.

Дауренның күзләре томаланды, шундук кире борылып китте. Хастаханә ишеге төбендә Сыргалы белән чүт бәрелешмәделәр. Нишли ул биредә?!

— Нәрсә-ә?! — диде Сыргалы, кинәт туктап калып. Иртәнге алсулыгы куе

кызыл төскә әйләнде, күк төсендәге күзләре кабат агарды.

— Тыгылып йөрмә!

— Нәрсә-ә-ә?!

Операция өстәле янына үтте. Ак халатлы, өлкән яшьтәге хирург бу егетне

сүнә башлаган күзләре белән үтәли тиште. Янәшәдә торган ике шәфкать туташы,

Газраилне күргәндәй, кычкырып җибәрде:

— Якын килмәгез!

— Сабыр булыгыз!

— Хәлебездән килгәннең барысын да эшләдек.

Кинәт ак япма ябылган тәннән якты балкыш күтәрелде. Әйтерсең лә Алимә

үзе! Судагы чагылышы кебек чайкалып торды да куркудан югалып калган

Дауренга йөзеп килде. Бераз акрынаеп, аңа сагыш һәм үпкәсен белдереп карап

торгандай итте һәм, бу шикелле таралып, түшәмгә күтәрелә башлады. Аның

белән бергә, канатларын җилпеп, язгы алма чәчәгенә охшаш ак күбәләк очып

китте.

***

... Әле югалып, әле күренеп... әле күренеп, әле югалып... Озак барды. Базарга

таба. Һәркөн шулай. Шушы сусау, түзә алмаслык сусау тынгы бирми...

Узып баручылар әйтерсең лә затсызланган: әле юлны аркылы кисеп, әле аяк

астында чуалып, эчне пошырып йөриләр. Аксак карчыктан да, кәтәнә карттан

да җилләр искән. Озын сыйраклы, бетчә баскан егет, кем дә булса аннан тартып

ала күрмәсен, дигәндәй, сөйгән кызының шәрә биленнән нык итеп кочкан.

— Телисеңме, мин сине ашыйм?! — дип сорады егет беркатлы һәм җиңел

акыллы кызыннан, үзенең көчле җенси теләге объектын сынап карагандай,

озын һәм дәртле бармакларына ирек биреп.

— Туярсың микән соң? — гаҗәпләнгән күзләрен түгәрәкләндереп, пышылдап

кына шаярып әйтте кыз.

— Телим икән, кабат-кабат ашармын!

Узган ел, ул дия-дия, печелгән кызыл үгезне суйдылар югыйсә, ә үзе

— кешечә укый да белмәгән ач көчек — дөньяга китергән әтисен юл кырыенда

ташлап калдырырга да әзер...

Язылышу мизгелендә Дауреннан кала беркем дә сизмәгән һәм күрмәгән якты

балкыш үзе белән Сыргалы арасында очып йөрде. Сагыш һәм шелтәсез генә

аларга карап үтте. Сүнеп бара торган элекке өмете урынына хәсрәтле йөзенә

салкын хәвеф җиле килеп бәрелде.

— Ю-ю-ю-к! — дип, чайкала-чайкала, кансыз иреннәрен тешли-тешли

ялварды ул.

Ак алмагач чәчәкләре сыман күбәләкләрнең якты өеме Даурен белән теге

дөньядан килгән сихри шәүлә арасында очып йөри. Кинәт, ак чәчәкләр килеп

тулган кебек, аның күзләре чуарланып китте... Ә музыка тагын да көчлерәк

яңгырый башлады. Җырчының йөрәккә үтеп керә торган нык таныш тавышы

«Камажай»ны җырлый иде...

Ул, кинәт кенә чайкалып китеп, аңын югалтып ава төште...

...Шуннан бирле ак күбәләкләрне куып йөргәндә, соңгы дәрманын да

югалтып, өстәвенә тамагы кибеп, калтыранып уяна башлады...

Даурен базарга килеп кергәндә:

— Никахсыз туган бала елый-елый әтисен эзли. Аңа ике дөньяда да

тынычлану юк, — дип әкрен генә әйтелгән сүзләр ишетелеп куйды. Сәер тавыш!

Шомланып, тирә-юньгә күз салды: алыпсатарларның мәш килгән агымында

ни аңа, ни бу сәер тавышка игътибар итүче юк. Исләре дә китми, абзарга куып

кертелгән сарыклармыни...

Ничек инде ул алай була ала?! Бердәнбер улының туй ыгы-зыгысыннан соң

күз яшьләре белән үзенең Жарбаена кайтып киткән әнисенең тәкрары ич бу!

Даурен колагында Алимә белән икесенең баласы турында әнисенең әйткән

сүзләре кабат җанланды. Ә бәлки бу сүзләрне ул кайчандыр еракта калган бала

чагында ук ишеткән булгандыр?!

Ул яңадан Алимәсе су тутырып торган урынга килеп чыкты. Базарның үҗәт

хуҗасы бу урынны җир белән тигезләтеп, асфальт җәйдергән. Егет, рахиттан

газапланган бала кебек, әкрен генә артына утырды.

— Су! Су бирегез! Зинһар, су...

Баскан яки яткан килеш бер үк сүзне җан әрнеткеч зәгыйфь тавыш белән

кабатлый-кабатлый үтенеп сорый. Тик бер нәрсә аңлашылмый: кемгә мөрәҗәгать

итә?! Төн уртасына кадәр урыныннан да кузгалмыйча. Дәшми генә көтеп утыру

инде гадәтенә керде. Һәркөн үтәлергә тиешле бурыч кебек тора...

Бары тик ак күбәләкләр... Канат җилпеп очып йөрүче ап-ак күбәләкләр

генә...

Рахымҗан Отарбаев

Казакъ теленнән Флёра Тарханова тәрҗемәсе

"КУ" 12, 2014
Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев