Логотип Казан Утлары
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

Марсель Галиевка Кояш Тимбикова хаты

И Марсель! Хава Сафинаның 800 битлек өр-яңа романын уку «ләззәтеннән» зиһеннәрем тәмам чуала дигәндә, күк капусы ачылгандай булды – бүлмәгә синең саф кышлы урман куеныннан җибәргән хатың иңде. Рәхмәт.

И Марсель!

Хава Сафинаның 800 битлек өр-яңа романын уку «ләззәтеннән» зиһеннәрем тәмам чуала дигәндә, күк капусы ачылгандай булды – бүлмәгә синең саф кышлы урман куеныннан җибәргән хатың иңде. Рәхмәт.

Шулай да ике адым җиргә китеп, тыштан ялтырарга тәмам өйрәнеп җиткән халыкларга мөкиббән булып, Казанны әллә нинди гөнаһларда гаепләргә маташа башлавың ошап җитмәде. Хәер, син аны юри генә язгансың бугай: хатыңның  99,9 %ы Казанның бөеклеге, аның берсеннән-берсе кыйммәтрәк кешеләре турындагы фаразлардан тора лабаса.

Мондагы чын хәлләр болайрак: минем бүлмәдә Абдулла (Сәләхетдинов. – М.Г.) Дом прессы ишеге төбендә таеп егылып, аягын сындырып, кабат больницага керде. Солтан (Шәмси. – М.Г.) әле һаман больницада. Мөдәррис Вәлиев «больничныйда» иде дә партиягә керү җыелышына терелеп чыкты. Аны кандидат итеп алганнар. Мин ул җыелышка бармадым, минемчә, ул көнне түр башында синең гариза ятарга тиеш иде. Ярый, анысы минем эш түгел, күрәсең, синең фикер башкачадыр. Мин үземнең беркатлылык белән генә адым саен сине димләп йөрим, җүләр, ә синең ул мәсьәләгә карашың бәлки бөтенләй башкачадыр. Нигә бәйләнергә кешегә? Бер карасаң, тиз генә эшләп ташлый торган нәрсә түгел бит ул партиягә керү, шул ук иман бит инде ул. Партҗыелышка бармагач, күп яңалыкларны кешеләр аша гына ишетергә туры килде – Мәскәү ягына ук язып җибәрерлек фикер чыкмаган, ахрысы.

Роберт Миңнуллинның квартира мәсьәләсен Ләбибә апа ерып чыккан, алганнар, тик Роберт үзе Зәки абыйга (Зәки Нури. – М.Г.) үпкәләп, аннан рөхсәт-фәлән дә сорап-нитеп тормыйча, 12 көнгә Буага китеп барган. Миңа: «Китәм, белеп тор!» – дип кенә әйтеп китте. «Ул бит безгә үпкәләгән, Зәки абый», – дигән идем, Зәки абый да ризалашты бугай.

Рәдиф Гаташ – Чирмешәндә, яшьләргә шигъриятнең үзенә дә билгеле булмаган серләре турында доклад сөйләп, әсәрләренә анализ ясап йөри. Ул бөекләр шайкасында мин дә булырга тиеш идем дә, Зәки абый җибәрмәде. Редакциядә кеше юк. Сезнең бүлмәдә Рәшит Гәрәй хакимлеге рәхәт чигә. Ринат (Мөхәммәдиев. – М.Г.) Чирмешәнгә бармады, аның бер минут та буш вакыты юк: әле Мансур Хәсәнов үтенече буенча Совминга бара, әле ОК КПССка кереп, Мирзаһит Фәтхиевич (Вәлиев – КПСС Өлкә комитеты өченче секретаре. – М.Г.) белән киңәш-табыш итешеп чыга.

Язучылар Союзында Фәрваз абыең әле һаман үз властен җәеп җибәрә алмыйча азаплана, иртә якта шактый батыраеп тотына, төштән соң авызын ачкан гына була, тәгәрәп, Гариф Ахунов килеп төшә. Кичә Гариф абый съездга китте. Кыш бабайга сәлам әйтергә кушкан идем, онытмаса ярый инде.

Сине гашыйк иткән Мостафа (Мостай Кәрим. – М.Г.) абый да съездга киткәндер, мөгаен. Менә күңелсез булып калгандыр инде. Ничего, түзәрсең, аңа гашыйк булып өзгәләнүчеләр бер сез генә түгел, шактый күп алар, тик берсе дә егылып үлмәде. Шигыреңнең «...яшь кар җылысы» дигәне әйбәт, аннары соңгы строфасы шәп. Синең ул бөек шәхесләр белән мавыгу чирең кайчан үтәр икән, Мәскәүдә берәр даруын таба алмассыңмы? Гадиләргә игътибарлырак була башлар идең бәлки, бер-ике төймә дару кабып җибәр.

3 нче санның корректурасы килде. Миргазиян Юныс тавышсыз-тынсыз гына үтте. Шөкер. Тик ул автор университет студентлары алдында безнең редакцияне хурлап чыгыш ясаган дигән хәбәр ишеттем дә җен ачуым килде. «Шедевр язган идем, редакция ...ук итеп чыгара», – дип сөйләгән, имеш. Әй, кадалып китсен даһилыгы, шулай да ул әсәрнең дөнья күргәненә инде тәмам ышангач, җанга рәхәт булып китте.

Син, төрле хәйләләр корып («...аерылуы кыен, фәлән-төгән»), повестеңны язып бетермичә кайтырга чамалап ятма, яз, тәмамла. Шомартуы-фәләне монда да, бичара Казанның кары кара урамында йөри-йөри дә эшләнә аның. Симеон Бикбулатович крепосте кебек үк булмаса да, Казан бер дә төшеп калган шәһәр түгел, Руза урманының Азнакай урманнарыннан хозуррак булуы, вообще, адәм көлкесе. Ул сүзне башка кешегә әйтмә, оятлы булырсың, ә мин бер юлга, ишетмәмешкә салышып үткәреп җибәрермен. Яме?

Да! Гәрәй Рәхим керде. Себер бае кебек очраган бер кешегә кесәсеннән чыгарып, бүләк өләшеп йөрде – пиш.машинка лентасы. Баюы чиктән ашкан. Башында – мәче теле хәтле генә кепка, өстендә – күн бишмәт, вельвет ыштан, марсианин дип торырсың. Көлеп җибәргәч кенә, үзебезнең керәшен икәнен таныдым. Белмим, тагын бер ел Мәскәүдә торса, бетәр ул, көлүе дә бетәр, үзе дә.

Синең отпускада икәнеңне белделәр, ахры, ишекне ватып кереп, минем сигаретлар коллекциясен алып чыгып киттеләр. Тәмәкеңне ташлап кайт!

Разилгә (Разил Вәлиев. – М.Г.) сәлам, йоклап ятмасын, ул болай да тутырган тавык кебек. Чаңгыда йөрисезме соң?!

Ярый, хәзергә җитәр. Казанның һәр кешесе турында том-том хәбәр язарлык, мин генә ерып чыгалмам. Хуш, сау бул.

Кояш. 20.02.81. 

 

"КУ" 08, 2023

Фото: unsplash

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев