Логотип Казан Утлары
«Оясында ни күрсә...» әдәби әсәрләр бәйгесе

ГАЯРЬНЕКЕЛӘР (хикәя)

Машинасын туктатып, озак үкседе ул. Җаны үкседе. Күзеннән сытылып чыккан сыңар бөртек яше кырынган шома битеннән тәгәрәп төшүен дә сизмәде. Эчендә нидер өзелгән иде бүген. Ниндидер бик якын, бик кадерле нәрсә иде ул. Гомере буе кырыс хезмәттә булган ир, беркайчан да күз яшьләренә ирек бирмәгән ир аны сүз белән аңлатып та бетерә алмый иде.

Габбас икенче көн инде үз-үзенә урын таба алмый. Тумыштан тыныч, салмак, уен җиде кат уйлап кына сүзгә төрә торган, ашыкканнан акыл сорама дип санаучы ирнең күңеле айкала. Үз улы бит, үз улы! Үз каны. Җанының әллә кай төшләренә берегә бит ул бала кисәге. Күпме әйтте, күпме кисәтте: тыңламады бит. Адвокатлык хезмәтендә какланып, чиләнеп, каешланып беткән атасын тыңламады. Имеш, башкача булдыра алмый. Имеш, безнең бүтән җиребез юк, син дә күз йом, мин дә күз йомыйм, аннары балаларыбызның күзенә ничек карарбыз? Гаярь Гайнан дип ат алган бабасының кайнар каны ага шул бәдәнендә, бер дә бүтән түгел.

Габбас ишекле-түрле йөргән җирдән туктап калды. Карчыгы кайтты бугай, ишекләре «шаярма алай» дип, тавыш бирде дә тынды. Майлыйсы бар – кул тими.

– Гайшәбикә җаным-ахирәт кайттымы? Гайбәт төяп җибәрделәрме, гыйбрәтме, биләмче карчыгым? – дигән булды ир, җиңел сөякле хатынына таба атлап.

– Менә инде, гайбәт ташып йөрер яшьтәме соң инде без? Зәкия апаның хәлен белеп кайтышым, картым, – дип куйды Гайшә, акъяулыгының кырыеннан бүселеп чыгарга иткән тыңлаусыз чәчләрен рәтли-рәтли.

– Бер-бер хәл булмагандыр бит? Иртәләгәнсең бүген.

Моннан кырык еллар элек зәңгәр күзләренең төбенә батырып, бөдрә чәчләренең исеннән исертеп гашыйк иткән зифа буйлы кызыкай бүген аңа тормышның ачысын-төчесен иңгә-иң куеп күтәргән ханым-солтаным булып карый. Хәер, Габбас гомер-гомергә йөкнең авырын үз иңенә алырга тырышты: хатынының җан тынычлыгын бозасы килмәде. Бар нәрсәне йөрәк аша үткәрә торган хисчән хатыны болай да саулыкка туймый иде.

– Юк, сине сагындым, җимеш, – дип, кочагына алды аны ир, күңелдәге давылын басарга тырышып.

Икесе дә алтмышның уртасына таба барган ир белән хатын бераз бер-берләренә сыенып, тын гына басып тордылар. Яшьлектән калган гадәт иде бу – бер-береңнең сулышын тою, йөрәк тибешен ишетү. Җиңел чакта да, кыен чакта да бер-беребезгә сыеныйк дип уйнап-көлеп башлаганнар иде, тәмам бер ритуалга әйләнде ул алар өчен. Шуннан соң гына чәйгә утыралар, шуннан соң гына тормыш-көнкүреш хәлләрен сөйләшә башлыйлар иде. «Тик үзем әйтмәсәм, ни булды дип сорама, җаным», – дигән иде Габбас. «Ә син, мин берни сөйләргә теләмәсәм дә, төбенә төшми туктама, яме, җаным», – дигән иде Гайшә. Менә ничә еллар инде язылмаган канун сыман үтиләр алар сүзләрен.

– Ул-бу юк алайса, – дип сынап карады Гайшә иренә, күзләрен кыса төшебрәк, тик төпченеп тормады.

– Һаман да шул бер балык башы инде бездә. Эчәләр дә сугышалар; эчәләр дә урлашалар. Тормышның кояшсыз ягы.

– И-и-и, нигә бар кеше дә кешечә яшәмидер инде.

– Һәркем үзе белгәнчә яши.

– Яки белмәгәнчә.

– Белмәгәнен белмичә.

Алар шулай бераз сүз уйнатып алдылар. Гайшә аңлый: ире эш турында барыбер сөйләмәячәк. Кирәк тә түгел инде ул аңа. Әшәке адәмнәрдән, яман бәндәләрдән Аллам үзе сакласын; балаларны, оныкларны Үзе сакласын. Гайшә ялга чыкканнан бирле дин-шәригать юлында; инде үзенең дә мәҗлесләрдә Коръән укуын сорый башладылар. Габбас ул якка бик тартылмый әле. Дөрес, елга бер корбанын чалдыра, зәкят-садакаларын кызганмый. Ләкин Гайшә комганнарын тотып, тәһарәт алып йөргәндә, намаз укыганда, ул тыныч кына гәҗит-журнал укып утыра; эш буенча кәгазьләрен караштыра. Ир сүзеннән чыгарга гадәтләнмәгән Гайшә «әллә син дә намазга басасыңмы минем белән» диебрәк бер генә сүз катып караган иде, «әйдә, җаным, син моны минем үземә хәл итәргә калдыр инде, яме» дигәч, башка сүз үстереп тормады. Диндә көчләү юк, диләр бит; кемнең күңеленә кайчан сала орлыкны Аллаһ Тәгалә. Күңел дигәннән, бая сыенып басып торганда, ир канатының күңеле борчулы кебек тойды ул. Йөрәге дә әллә ничек дулабрак тибәме шунда? Хәерлегә булсын.

Шамил турында әйтми дөрес эшләдем, дип уйлап куйды ир, эш кабинетына кереп утыргач. Кеп-кечкенә Гайшәнең кеп-кечкенә йөрәгенә сыймас ул, әнә әле дә йөрәге уйнап торганга охшаган, үзе сиздермәскә тырышса да, сизде аны Габбас. «Бераз эшләп аласым бар» дип кереп китсә дә, башында эш кайгысы юк иде. Телефонына дус-иш җибәргән хәбәрләргә тагын бер күз салып алды да улының номерын җыйды. Кичәдән бирле – «абонент җавап бирми». Күңелендә соңгы сөйләшүләрен яңартты.

– Улым, хәзер андый юллар белән эш итү куркыныч. Сез бүре авызыннан бәрәнне тартып алырга җыенасыз. Сез тартышкан саен очлы тешләрен ныграк батырачак ул корбанына – бәрән исән калачакмы соң? Каш ясыйм дип, күз чыгару булачак бу.

– Ә нишләргә тиеш соң без, әти? Бүреләр азынганын тыныч кына карап торыйкмы? Аннары көтүләре белән сарыкларга һөҗүм итсеннәрме? 

– Соң, улым, хәзер дә шул ук хәл бит инде. Син дә, без дә системага каршы барып, берни дә кыра алмыйбыз. Система көчле, ул үзенә кирәкле кешене куя, кирәксезен ала. Никадәр пар чыгарып йөрсәгез дә, ахыр чиктә үзегезгә зыян гына салачаксыз.

– Бакча артыңда ук җиреңнең маен сыгып алсыннар, коенып үскән күлләреңне киптереп бетерсеннәр, ә син шуларны күрмәмешкә салыш. Шулаймы, әти? Без бит бу җирдә килмешәк түгел! Килмешәк булсак, ник чукынып китмисана җирегез дияр идек!

– Кызган баштан түгел, уйлап эшләргә кирәк, улым. Бүренең авызыннан бәрәнне алу өчен аны башка нәрсәләр белән кызыктырырга кирәк, алдатырга, вәгъдәләр бирергә. Зирәк кеше шул юлны сайлый. Урамга чыгып, көч күрсәтү заманы түгел хәзер.

– Тешсез икәнлегеңне сизгән саен отыры котыра бит алар. Үзең күреп торасың, бабайлар авылында урманга бару юлларын да томалап сөрдерделәр; елга буйларын кемнәргәдер сатып җибәргәннәр ди әнә. Көтү көтәргә болын калмады бит инде авылда! Киләләр дә, талыйлар да китәләр! Файдасы юк, дисең. Зәңгәр күлне саклап калдык бит узган ел. Егетләр белән бергәләшеп каршы тормасак, интернетта шау-шу куптармасак, аны да пыран-заран китереп аткан булырлар иде.

– Ул чигенүләр вакытлыча гына ул, адвокат борыным шулай сизә.

– Димәк, син безне хупламыйсың?

– Хупламыйм. Кылыч өстеннән йөрисез. Әнкәңне уйла, хатыныңны, балаларыңны уйла.

– Аларны уйлаганга йөрим бит инде, әти. Әллә маема чыдаша алмаганнан йөримме? Кайвакыт балаларны көннәр буе күрмим. Ярый ла, бәхетемә Сөмбел аңлый. Ә син аңламыйсың, әти. Бер-бер хәл булса, якламассың да әле.

– Мин сәяси эшләргә алынмыйм бит, беләсең. Тыныч кына пенсиягә чыгасым килә, исемемне тапламыйча. Син дә уйла.

– Их әти!

Ата белән ул арасындагы бу каршылык берничә ел бара иде инде. Габбас – карт төлке; заманында үзе дә гаделлек дип сикеренеп караган иде, төрмә белән имин тормышның аермасын тиз аңлаттылар. Иренен чәйнәп, кешедән яшеренеп, ярсый-ярсый елаган чаклары аз булдымы яшьрәк чакта? Башың белән күпме генә төй син ул диварны, маңгаең күбәчәк, тик дөнья үзгәрмәячәк. Киребеткән улына да шуны аңлатырга азаплана да соң...

– Мин җилләнеп кайтам әле.

Габбас бүлмәдә китап укып утырган хатынына шулай диде дә, сорау-мазар биреп туктатмасын тагын дигәндәй, ашыга-ашыга чыгып та китте. Исәбе – сәгать ярымлык кына арадагы туган авылыннан әйләнеп килү иде. «Шаярма алай» дип озатып калды күпне күргән авыр ишек.

Машинага утыруга, җыр кушып куйды. «Үз илемдә» дип җырлый иде берәү. Юлларда йөргәндә, күп вакыт җыр тыңлап барса да, җырчыларын аермый диярлек. Аңа Илһам белән Әлфия бар да, Хәйдәр бар, Зөһрә бар... Нигәдер хәзергеләргә атасы шикелле «гөмбәләр» диясе килеп тора.

Үз илемдә ямьле миңа

Бәрәңге бакчасы да, –

дип җырлый иде атасы да.

Бар да мулдан иде аңарда. Күкрәктән чыккан тавыш та, күрше-күлән ипи-тозга дип керсә, кулы да мулдан иде. Ачуы чыкса, ачуы да мулдан иде, гайрәтләнсә – гайрәте-гаярьлеге дә. Озын буйлы, нык бәдәнле иде ул. Гомере генә озын булмады: карап торышка типсә, тимер өзәрдәй агай, җитмешен дә тутырмый китте дә барды. Янып-пешеп, печән чабып кайтты да салкын әйрән эчеп торган җиреннән капыл гына күзләрен йомды. Шулай да була икән. Әллә шуңа инде улында атасының холкын күреп куркып куя Габбас; ул да бабасы шикелле янып яши; аңа да үз дөньясы гына җитми.

Габбас авылга җитәрәк машинасын Олы тауга таба борды. Гомер бакый шул тау итәгеннән печән чапты алар, әниләре исә апа-сеңелләре белән җиләк, мәтрүшкә җыйды. Тау астындагы чишмәнең тешләрне сындырырлык салкын суын бәлзәм урынына тотарлык, ди иде мәрхүм әтиләре. Кушкаен аланы дип аталган үз аланнары бар биредә. Бер-беренә сыенып үскән карт каеннар инде алар хәзер, ә яшьрәк чакта, Гайшәсе – Зәңгәр күзе белән танышканда, алар кебек үк яшь иде әле. Малайчак юләрлеге белән «Габбас» дип, исемен каезлап язган чакта алар әле җир йөзендә усал куллы адәмнәр дә барлыгын белми дә иде. «Маңгаеңа язасың калган!» Атасы, бил каешына тотынган җиреннән кире уйлап, сүз белән каезлады аны бу шуклыгы өчен. Һәм бер риваять сөйләде.

Бик борынгы заманнарда кешеләр яхшылык турында оныта башлаганнар. Бер-берләрен алдыйлар икән, башларында кара уйлар, ди, күңелләренә көнчелек белән явызлык хуҗа булып алган, ди. Мондый хәлне күреп Җир-ана хәлсезләнгән, көчсезлеген сизеп ыңгырашкан; тәне ялган һәм көнчелек кабыгы белән капланган. Һәм бервакыт аның ыңгырашуын Күк кызы ишеткән, ди. Караган да Җиргә – коты очкан: кешеләрнең кара уйлары Җирне буар елан шикелле чорнап алган, Җир акрын гына үлеп ята икән. Җирнең әрнүе Күк кызының йөрәген дә яралаган – ул чыдамаган, меңнәрчә кисәккә таралган да Җиргә чәчелгән. Кешегә эләксә, кешенең җаны чистарган, ди. Агачка тисә – агачлар агарган, ди. Менә шулай ак каеннар барлыкка килгән бу җирдә.

Гомеренә җитәрлек сабак алды Габбас. Шуннан соң яр буйларына, Кушкаен аланына әтиләре белән нәни агачлар утыртып йөрде. «Агачларга тимәскә!» дип, хәтта такта кисәге дә элеп куйган иде.

Уйларына бирелеп, Кушкаен аланына якынлашты ир. Аның өчен «көч җыю урыны» иде ул. Кемдер Аркаимга бара, кемдер Валаамга, кемдер үзебездәге Зөя утравына. Гайнанныкылар өчен Кушкаен аланыннан да зуррак көч бирә торган урын юк иде. Җирнең бик күп почмакларын күргән олпат ир буларак әйтә ул моны хәзер.

Габбас капыл туктады. Риваятьтәге Күк кызы сыман хис итте ул үзен: йөрәге парә-парә килде. Аның Кушкаен аланы ыңгырашып ята иде. Аның Кушкаен аланы куш каеннарсыз иде. Ул урында караеп, ике төп тора. Якындагы яшьрәк каеннар да ботарланган: берничә әрҗәлек бүрәнә булып, әрдәнәгә өеп куелган. Өем-өем ботак-сатак. Аланның мәтрүшкәле хуш исле печәне зур машина тәгәрмәчләре астында калып изелгән, сытылган.

Габбасның беренче уе тау астында урнашкан авылларына барып, бу вәхшилекне кем эшләвен ачыклау иде. Аннары кире уйлады: хәзер берни үзгәртеп булмый бит инде. Машинасын кабызды да килгән юлына ашыкты. Башында гөжләгән уйларын, йөрәгенә утырган авырлыкны басар өчен җыр кушып карады.

Нигә белмәдем җирдә син барын...

Бер кызны күрдем дә яраттым...

Яшьлегемдә калган мәхәббәт...

Җырларның берсеннән икенчесенә сикерде – күңеле сораганын таба алмады. Илсөя Бәдретдинова дискын куйды.

Ачы тауда көтеп алдым

Сызылып таңнар атканын.

Күңел җырлый, сайрый тургай –

Талмасын канатлары.

Машинасын туктатып, озак үкседе ул. Җаны үкседе. Күзеннән сытылып чыккан сыңар бөртек яше кырынган шома битеннән тәгәрәп төшүен дә сизмәде. Эчендә нидер өзелгән иде бүген. Ниндидер бик якын, бик кадерле нәрсә иде ул. Гомере буе кырыс хезмәттә булган ир, беркайчан да күз яшьләренә ирек бирмәгән ир аны сүз белән аңлатып та бетерә алмый иде.

Үзләренә туры кайтмады: шәһәрнең икенче башында яшәгән улының йортына китте. Фатирда аны килене Сөмбел каршы алды. Мөслимәләрчә киенгән киленнәренең күзләре кызарган. Ул, каенатасына туры карамаска тырышып, пышылдап кына аш бүлмәсенә чакырды:

– Әткәй, балаларны йоклаткан идем. Әйдәгез, чәй куям.

– Тамак кайгысы түгел әле, кызым.

Киленнәре өченче балага түгәрәкләнеп килә. Аны ничек тә булса азрак борчырга дип уйласа да, монда инде хәлләр әдәп саклаудан узган иде. Габбас соравын турыдан бирде:

– Шамил кайда утыра?

Сөмбел әле һаман да күзен күтәрми генә адресны әйтте.

– Сез борчылмагыз, дуслары яклаячак аны. Озакламый кайтачак ул, иншалла.

Габбас беркатлы хатын-кызга киресен раслап утыруны кирәк санамады. Азрак белүләре яхшырак.

– Акчагыз бармы?

– Бар. Дуслары ярдәм җыюны да оештырган.

– Кешедән өметләнеп утырмагыз. Без булганда, – дип өстәде Габбас.

Кесәсеннән портмонесын алып, булган кәгазь акчасын өстәл читенә куйды.

– Ни кирәк булса да, иң беренче үземә шалтырат.

Шамилнең ата-анасыннан акча алуга катгый каршы булуын белгәнгә шулай диде.

– Ярар, китим мин. Шамил белән сөйләшәсе бар.

– Кертерләр микән?

– Мине кертерләр.

– Сез... сез... аны якларга булдыгызмы?

Габбас икеләнеп басып торган килененә карады.

– Атасы якламый кем якласын аны? Ата аркасы авыр чакта кирәк.

– Соң сез бит... Каршы идегез.

– Мин әле дә каршы. Анысы аның башка мәсьәлә. Алга таба ничек яшисен соңрак уйлашырбыз. «Әйткәнем дөрескә чыкты бит, үзең күрәсең. Өч бала белән утырып калырга мөмкинсең. Ә аны рәшәткә артына илтеп тыгарлар. Ишетүемчә, әшәке статьялар әзерлиләр», – димәде ир, кыз-кыркынга ул сүз артык иде.

Габбас улына карата соңгы вакытта кычкырып әйтергә дә куркыныч сүзне кулланырга җыенуларыннан хәбәрдар иде инде.

– Их, киленкәем! – диде ул, ачынып. – Нигә тыймадың соң, ә? Әни кеше буларак диюем.

– Аның ничек җаны әрнүен белеп торам бит, әткәй. Һәркем җаны кушканча яшәргә тиеш, ди ул. Ни булса да, Аллаһтан узган эш булмас.

– «Ак бүре» оешмасында таныштыгыз бугай шул, – дип кул селтәде Габбас, икәү бер сүз сөйләгән килене белән улын уйлап.

Берни эшләр хәл юк, ир бала үз юлын үзе сайлый. Парын да уйлары белән күңеленә якынын сайлады, баштан ук аңлашылган иде. Бер чынаяк чәй генә эчте дә кузгалды Габбас.

– Әниегезгә әйтә күрмәгез. Күпме соңрак ишетә, шулкадәр яхшырак. Аңа кадәр, бәлки, ни дә булса майтарып булыр. Үзеңне сакла. Балаларны да.

Каенатасы ничек көтмәгәндә, кинәт килеп кергән булса, шулай тиз генә җыенып чыгып та китте.

– Әнкәй белә шул инде, – дип, килененең пышылдап кына әйткән сүзләрен ишетмәде ул.

Шәһәрнең икенче башында исә нәфел намазына утырган хатыны имани сабырлык белән теләкләрен тели иде: «Аллаһы Тәгаләм, балаларымны һәр төрле явызлыктан һәм начарлыктан, пычрак нәрсәләрдән, яман кешеләрдән сакла. Фәрештәләреңне аларга юлдаш кыл. Тормышларының ахырына кадәр әманәттә имин кыл. Йа Раббым! Балаларым өчен сөенү шатлыгы бир. Аларны картлыгымда таянычларым ит, кадер-хөрмәтләрен күрергә насыйп ит. Кыямәт көненә кадәр имин нәсел булып яшәргә акыл, зиһен, күркәм холык бир. Йа Раббым...»

 

"КУ" 04, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тетрәнеп укыдым...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ахыры буламы