Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин Кандалый хөлләсенә эләккәнмен ничектер...

Кемдер Гоголь шинеленнән чыккан, кайберләребез – Тукай бишмәтеннән...

Кемдер Гоголь шинеленнән чыккан,

кайберләребез – Тукай бишмәтеннән...

Мин Кандалый хөлләсенә

эләккәнмен ничектер...

Бәлки, әтиемнең китап

шкафларын кичептер?!

Анда күрдем Тукай эзен,

Җәлил, Кәрим эзен дә...

Аларның табындашлары

итеп тойдым үземне.

Алар табыныннан җыйдым

җаныма сихәтлесен.

Алда да кирәк булыр дип

алдым бернихәтлесен...

Кайдан чыгуга килгәндә –

хәзер инде сер тотмам –

Дәрдемәнд иңнәрендәге

затлы эчле сюртуктан!..

 

"КУ" 04, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев