Картлар үлә, яшьләр китә моннан...

Шәрип авылына
Картлар үлә, яшьләр китә моннан,
Клуб та юк хәзер, кибет тә.
Тәрәзәгә бәрелеп шаулый урман,
Бер карасаң, оҗмах кебек тә.
Бәхет – газап, кайгы – шатлык белән
Тормыш кайный иде кайчандыр;
Яшьлегемне эзләп кайтып киләм,
Күңел күлләремне чайпалдыр.
"КУ" 05, 2021
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз