Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Мине мемуарларда искә алачаклар...

- Тавышым ямьсез булгач, сәхнәгә үзегез чыгасыз инде, – дидем дә микрофонны Фәйзи абыйның үзенә тоттырдым.

Татарстанның атказанган артистлары, нәфис сүз остасы Фәйзи ага Йосыпов, җырчы Галия апа Гафиятуллина, танылган баянчылар дуэты Оркыя апа Ибраһимова белән ире Мохтар ага Әхмәдиев, Гавай гитарасында уйнаучы Сәгыйть ага Алиев катнашындагы төркем Әстерханга очтык.

Милләттәшләребез безне онытылмаслык итеп каршы алдылар. Концертлар кыр станнарында да, җәйге ачык концерт мәйданнарында да шаулап-гөрләп дигәндәй, узды. Рәхәтләнеп, Иделдә су коендык, карбыз, кавын белән сыйландык. Ваемсызланып, иреннәр зәңгәрләнгәнче, су керүнең азагы шул булды: нәфис сүз остасы Фәйзи Йосыповның тамагына салкын тиде, пышылдап кына сөйләшә. Концертны алып бару миңа йөкләнде! Әле күптән түгел генә Зифа Басыйрова бригадасында иллюзиядән кала, конферансье да булып йөргән идем. Шуңа күрә ризалаштым. Кунакханәдә көне буе репертуарны искә төшереп, репетиция ясадым да, тәвәккәлләп, сәхнәгә чыктым.

«Премьера»дан соң, Фәйзи ага Йосыпов җилкәмнән кагып: «Энекәш, мин сине үземнең мемуар китабымда олылап искә алачакмын, безне «выручать» иттең, бөтен бригада исеменнән рәхмәт сиңа!» – диде.

Мин шундый зур, атаклы артистның тәмле сүзләреннән «эреп» киттем. Кулдан килгәнчә тырышам, концертларны алып барам, үземнең «төп» номер иллюзияне дә күрсәтәм.

Берничә көннән Фәйзи абыйның тамагы тазара төште, шулай да чыгыш ясарга ашыкмый, тавышын саклый, сәхнә артында күңел ачып йөри. Җәйге ачык эстрада мәйданында концерт башланып китте. Яшь җырчы Марат Зарипов сәхнәдә «сайраган» арада, Фәйзи абый теге якта артистлар белән нәрсәдер турында сөйләшеп, көлешеп утыра. Бактың исә, болар минем ничек концерт алып баруымны тетәләр икән. Фәйзи абыйның сарказмлы итеп:

- «Әйбәт сөйли, әйбәт, тик тавышы гына ямьсез, кар базыннан чыгамыни, ыңгырашып ишетелә», – дигәнен ишетеп алдым.

- Тавышым ямьсез булгач, сәхнәгә үзегез чыгасыз инде, – дидем дә микрофонны Фәйзи абыйның үзенә тоттырдым.

Ул уңайсызланып: «Юк, юк, энекәш, үпкәләмә, без шаярып кына бит, – дип, акланмакчы иде, ләкин мин сүземдә нык тордым, концертның икенче бүлеген Фәйзи абый үзе алып барды.

Шулай итеп, мин мемуар китабына эләгә алмадым.

 

 

"КУ" 09, 2020

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев