Логотип Казан Утлары
Хәтер

ТОРМЫШТАН ЯМЬ ТАБЫП ЯШӘДЕ

Журналыбызның бу санында без аның шул вакытта калдырып киткән соңгы шигырьләрен укучыларыбызга тәкъдим итәргә булдык. Алар әдәбият сөючеләр күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз.

Узган елның август ахырлары иде. Кызып кына эшләп утырган мәлемдә телефоным шалтырады. Экранда «Рашат Низамиев» дигән язу чыкты.

– Тыңлыйм, Рашат абый, – мин әйтәм.

– Исәнме, Рафис! Матур гына романың чыгып бара. Минем дә «Сәйдәшнең соңгы елы» дигән кыйссам бар бит. Сиңа китабын язып биргән идем бугай, – ди.

Минем «Казан утлары»нда Салих Сәйдәшев турында «Артык кешеләр» дигән роман-эссем чыгып бара иде. Шул уңайдан шалтыратуы икән Рашат абыйның.

– Әйе, – мин әйтәм, – ул китабың мин роман язганда өстәл өстемдә булды.

– Әйдә, романың басылып беткәч, Өбрәгә кайтып, халык белән очрашып киләбез.

– Бик әйбәт булыр. Сентябрь саны чыксын да, Сәйдәш музеена алып кайтырга бер бүләгебез булыр, – дидем.

– Мин әле бакчада ятам. Сентябрь башларында шалтыратырсың. Аннары шул: мин беркөнне редакциягездә шигырьләр калдырып киттем. Шуларның басылып чыкканын да күрәсе иде, – диде Рашат абый.

Сентябрьнең бересе көне иде. Язучылар берлегеннән шалтыраталар: «Рашат Низамиев вафат». Аяк астым убылып киткәндәй булды.

Рашат абый белән 1972 елдан бирле аралашып, дуслар булып яшәдек. Шул елны ул Казан дәүләт университетын тәмамлап, мин укыган Биектау районының Олы Битаман урта мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә килде. Ике ел үзе оештырып җибәргән әдәби түгәрәккә йөргән күпме бала күңеленә игелек орлыклары салып, туган телгә, әдәбиятка, китапка мәхәббәт тәрбияләп калдырды ул. 1974 елда без аның белән икебез бергә Казанга чыгып киттек. Мин – Казан дәүләт университетына, ул авиация заводының күптиражлы «Алга» гәзитәсе редакциясенә барып керде. Аннан соң «Татарстан яшьләре», «Ялкын», «Идел», «Казан утлары» редакцияләрендә әдәбиятка хезмәт итте.

Әйе, бөтен гомере буе игелекле хезмәттә булды: иҗат белән шөгыльләнде, шигырьләр, хикәяләр, повестьлар язды. Шул эшеннән ямь һәм тәм табып яшәде.

Журналыбызның бу санында без аның шул вакытта калдырып киткән соңгы шигырьләрен укучыларыбызга тәкъдим итәргә булдык. Алар әдәбият сөючеләр күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз.

Рафис КОРБАН

Пушкин Казанда

Әйтерләр: Пушкин бар, Пушкин бар...

Сибгат Хәким

 

И-и, хәзрәти Пушкин! Нигә әле

Казаннарның юлын сайладың?

Чөнки Казан бер дә яратмаган

Уй-фикернең түбән, сай чагын.

Әби патша мәгәр белде микән

Шагыйрь ничек атта җилдергән...

Каретаның тәгәрмәчләренә,

Уралышып,

Кыпчак даласында җил йөргән.

Патшалардан, канлы державадан

Синең җаның, рухың өстәрәк, –

Каурый каләм, ак кәгазең белән

Хакыйкатьне бардың өстерәп.

Иң катлаулы, кискен чорларда да

Декабристлар яклы булдың син.

«Аксөякләр» дигән исемлекне

Халыкчанлык якка бордың син.

Халык нәрсә? Сәнәк тотса гына,

Хакыйкатькә таба юл ачык.

Шуңа да бит тарих эргәсендә

Калкып чыккан фетнә Пугачёв.

Пугачёвның эзе чакыргандыр,

Ил картларын эзләп килгәнсең.

Казанның син шагыйрьләр каласы

Икәнлеген, шиксез, белгәнсең.

Ашыгып кына килгән сентябрьнең

Гәрәбәгә баткан чаклары.

Ярты Рәсәйне чорнап алган

Пугачёвның яугир сафлары.

Татар полковниклары да – шунда,

«Бунтовщик»ны алар яклаган.

Алар, алар, бердәм сафка басып,

Азатлыкка таба атлаган.

Күз яшьләре һәм алсу кан белән

Сугарылган илнең яртысы.

Рәсәй киңлегендә дуэль барган:

Яхшы белән яман тартышы.

Печән базарына таба карый

Фукс яшәгән йортның тәрәзе.

(Пушкин кебек, шушы йортка килеп,

Иман яңартырга кем әзер?)

Акыл тәпәнендә ми урынына

Коры кибәк булса, мондыйлар –

Хакимият вә хаким каршысында,

Күмәкләшеп, койрык болгыйлар.

Хатынына хатлар яза Пушкин:

«Юкка йөрмәдем мин Казанда, –

Пугачёвның кайнар эзләреннән

Азык таптым үземә, язарга...»*

 

"КУ" 04, 2024

Фото: архив

Теги: шигъри хәтер

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рашат абыйның иҗаты затлы, үтемле. Шигырьләре аеруча матур! Сагынабыз үзен. Сүзендә тора торган, белемле, игелекле иде.