Логотип Казан Утлары
Повесть

Язмыш сукмаклары буйлап (ахыры)

Бүлмәдә шомлы тынлык урнашты. Мин чатнап кипкән авызымны ачып, катып калган телемне әйләндереп, берни әйтә алмадым. Башымны игән хәлдә тынсыз калдым. Гаепсезлегемне әйтеп акланырга тырышу урынсыз иде.

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

Коммунизм корбаны 

Яхшылык эшлә дә суга сал,

Халык белмәсә, балык белер.          

 Халык мәкале 

Коллектив карамагында халык телендә «Кызыл ашханә» дип исем алган бу ашханәдән тыш, «Прибой» рестораны, балык кафесы, Фрунзе урамындагы диетик ашханә кебек үзләре аерым хуҗалык булып, мөстәкыйль рәвештә эш алып барырлык җәмәгать туклануы предприятиеләре һәм барлык мәктәпләрдәге ашханә һәм буфетлар иде. «Кызыл ашханә» ябык булса да, кухня эштән туктамады. Пешекчеләр, кондитерлар әзерләгән пәрәмәч, өчпочмак, кыстыбый кебек таба ашлары, төрледән-төрле чәй ризыклары, тәм-томнар пешереп, Киров районының үзәгендәге тарихи «Кызыл капка» әйләнәсендәге киоскларда, Петров паркында сату иттек. Ә инде шимбә, якшәмбе көннәрендә халыкның гадәти ял итү урыннарында, машиналар белән барып, сату оештырдык. Аккош күле буена тезелеп киткән барлык ашату-эчертү урыннары да безнекеләр булып, аларда да җәен-кышын эш туктап тормады.

Әйткәнемчә, «Прибой» рестораны, балык кафесы, диетик һәм «Кызыл ашханә»нең үзендә бик акрын барган ремонт эшләрен очлап чыгу һаман сузылды. Йә төзелеш материалларының булмавы, яисә башка сәбәпләрнең чыгып торулары эшкә тоткарлык ясады. Киров районында Бауман районындагы кебек ярдәм юк иде шул. Таныш-белеш бар-барын, ләкин аларның ишекләрен киң ачып кереп, Баумандагылардан алган кебек ярдәмне өмет итеп булмый. Кергән очракта да: «Сезнең үз җитәкчеләрегез бар, шулар кайгыртсын», – дип кенә җибәрәләр. Ә менә җыелышып килеп, бушка ашап-эчеп китәргә дигәндә, без, безнең ашлы табын кирәк.

Районның ашханәләр тресты директоры азәрбайҗан кешесе Мамедовның җитәкчелектә бернинди дәрәҗәсе булмавы да эш барышына, планнар үтәлешенә уңай тәэсир ясамады. Ул заманда планны үтәмәү – закон бозуга тиң иде. Партия кабул иткән директиваларны үтәү – һәр коммунистның изге бурычы саналды. Мондый «закон бозучылар»ны райком, горком бюроларына чакырып пешеклиләр иде. Кирәк тапсалар, партбилетыңны өстәлгә куеп китүең дә гаҗәп түгел иде. Ә бу инде – сине исемлектән сызып ташлау дигән сүз. Синең өчен социализм җәннәте ишекләре ябыла. Хәтта «Җинаять эше» ачарга да бик мөмкиннәр.

Азык-төлек базаларыннан, сөт, ит комбинатларыннан, «Заря» фабрикасы кебек тәм-том ширкәтләреннән наряд буенча бүлеп бирелгән товарларның план үтәлешен, күп дигәндә, 70 процентын гына капларга җитүе дә сәбәп һәм дәлил була алмады. «Булдырган җаен таба, булдыксыз сәбәп таба», – дип кенә җибәрәләр. Мәскәү, Ленинград кебек бай шәһәрләрдән товар ташып, тегесен җайлап, монысын майлап, күп очракта шул чорның кануннарын бозып, бик авырлык белән очын-очка ялгый идек ул планнарның.

Шулай җайлый, майлый торгач, ниһаять, без дә читтән үтә дефицит саналган һинд чәен юнәтүгә ирештек. Инде, иншалла, планнарны үтәп чыга алырбыз, әүвәле-ахыры хәерле булып, исән-имин сатып бетерергә насыйп итсен. Склад мөдире дә, производство җитәкчесе дә бер тавыштан: «Рәис Абдуллович, сату мәсьәләсен үзебез хәл итәрбез. Сез бу эштән читтәрәк торыгыз. Бәласеннән баш-аяк», – диләр.

Беләм мин аларның арт ишектән шыпырт кына таныш-белеш, туган-тумачаларына, итәк астыннан сатып ятуларын. Туктале, мәйтәм: хуш исле тәмле һинд чәеннән дары заводы эшчеләре дә авыз итсен, янәсе. Тиз генә бер сатучыны чакыртып, чәйне машинага төяттем дә эшчеләр эштән чыга башлауга, проходной ишеге төбенә китереп бастырдым. Халык, томырылып, сәүдәбезгә ябырылды. Ә мин кешеләргә игелекле эш кылуымнан канәгатьләнеп, эш бүлмәмә кайтып утырдым. Кәефем шат, күңелем күтәренке!

Ярты сәгать тә үтмәгәндер, яныма, рөхсәт-мазар да сорамастан, пенсия яшендәге өч кеше килеп керде. Урын тәкъдим итүемә дә исләре китми, эшем кешеләре кебек сорау яудырырга керештеләр:
– Дары заводы проходное ишеге төбендә һинд чәен сезнең кешеләрегез сатамы?

Рус сүзләрен вата-җимерә сөйләвенә караганда, ат дагалаганда, ботын кыстырган бака кебек түрә булу кулыннан килмәсә дә, чабатасын түргә эләргә маташкан бу бәндә, бронь ярдәмендә калып, сугыш вакытында шушы заводта эшләгән кеше булырга охшаган. Аның кара-кучкыл битендәге эленеп куелган кер сыман салынып төшкән, кызгылт күзләре әле айнырга да өлгермәгән.

– Әйе, безнекеләр.

– Син кемнән рөхсәт сорадың? Нигә чәйнең кабына тиешсез өстәмә куеп сатасыз? Бу совет сәүдәсе кагыйдәләрен бозу була. Син аның шулай икәнен беләсеңме?

– Беләм.

– Тамагым чатный. Бар, су алып кер әле, – диде читтә торган иптәшенә миннән сорау алучы.

– Белгәч... Димәк, һәр каптан кергән чумара акчасын кесәңә салырга уйлаган идең, шулаймы?

– Юк. Без кесәгә салу өчен эшләмибез. План тутыру өчен эшлибез. Һәм мин ул тиеннәрне бик теләсәм дә, ала алмас идем. Чөнки һәр товарга накладной язылып, алар бухгалтерия аша үткәрелгән. Ә инде өстәмә куюның сәбәбе: чәй товар буларак сатылырга тиеш түгел. Ул планга кухня продукциясе исәбеннән керергә тиеш. Акчасы тегеләй дә, болай да дәүләт кесәсенә керә. Аңлата алдыммы?

– Димәк, хезмәт куймый гына план үтәп, керем алу була. Дөресме? – диде читтәрәк басып торганы.

– Юк. Без халыкны кибеттә сатылмаган әйбер белән шатландырмакчы идек.

– Барысы да аңлашылды, – диде татар кешесе, иптәше алып килгән суны шешәсеннән йотлыга-тончыга чөмереп.

Ул арада милиция бүлегеннән дә чандыр гәүдәле ханым килеп җитте. Барысы да өстәл тирәли утырышып, миннән сорау ала башлады:

– Чәйне бәя өстәп сатарга сез рөхсәт иттегезме?

– Мин.

– Сатучыга сез сатарга куштыгызмы?

– Мин.

– Бухгалтерия накладнойны сезнең рөхсәт белән яздымы?

– Минем рөхсәт белән.

Тагын сораулар бирелде. Бөтен җаваплылыкны үз өстемә алып, милиционер ханым протокол язды. Халык контроле әгъзаларыннан да, шаһитлар буларак, кул куйдырып алгач чыгып китте. Аның артыннан картлар да иярде.

Һай, нинди зәһәр, горур иде алар! Ул миңа карап, хәйләкәр елмаю, дисеңме, зур җинаятьчене тоткан сыман кукраеп, күкрәкләрен киереп торулары, дисеңме, чыгып барышлый, бүлмә ишегенә аяклары белән тибеп, хушлашмый да китеп барышлары, дисеңме... «Знай наших!», имеш. Берлинны алган каһарманнар да болай ук кыланмаганнар булыр. Дөреслектә, бу тәртип «сакчылары»ның барысы да диярлек дары исен шушы дары заводында иснәп, пенсиягә чыккан эшчеләр иде ләбаса. Алар акны карадан аера белмәсәләр дә, үз кирәкләрен арткы ишектән алырга остарган картлар иде бит.  

Нәрсә өчен диген әле? Бу инде «Ит яхшылык, көт явызлык»ның классик үрнәге. Югыйсә, кануннар буенча тыелган гамәл саналса да. Бу хәлләрдән соң өч ай тирәсе вакыт узып китте. Теге милиция хезмәткәре мине әледән-әле чакыртып, һаман да шул бер үк сорауларны кабатлап, янә беркетмә язды, аңа миннән кул куйдырып, кайтарып җибәрә торды. «Бу ни дигән сүз була соң инде?» дигән соравыма каршы: «Үзем дә белмим нәрсә буласын. Күрәсең, сез кемнедер бик нык рәнҗеткән булгансыз. Хәзер ул сездән үч алырга тели. Әллә инде башка берәрсенең сезнең урыныгызга утырасы киләме? Белмим. Тик ул кемсә гади кеше түгел. Һәм теләгенә ирешми тынычланмас та кебек... Менә шулай, Рәис Абдуллович», – диде тикшерүче ханым, миңа кисәтү ясап.

Менә сиңа табышмак! Менә сиңа аяк астыннан чыккан бәла! Яхшылык эшлим дип, явызлыкка тап булу! Нинди гөнаһ, хаталарым өчен мин җәзага тартылам? Әллә холык-фигылем, уй-фикерләрем, дөньяга карашым белән тәңгәл килмәгән кешеләр арасына кереп адаштыммы? Нидә минем ялгышым?

Үзенең яман максатына ирешү өчен башкаларны оста файдаланып, мәкер белән агуланган хәйләкәр кеше кем ул? Ни тели ул миннән? Сәбәбе нидә? Әгәр инде...

Хәтеремдә. Көннәрдән бер көнне мине горкомның сәүдә һәм җәмәгать туклану бүлеге мөдире Җантимеров Рәшит Бариевич чакырды. Килдем. Ул мине бүлмәсендә утырып торган, ике ягымлы йөзле чибәр ханым белән таныштырып, аларның Совет һәм Ленин районнары азык-төлек сату оешмаларының профсоюз комитеты рәисләре икәнен әйтте. Без өчәү шәһәр җиләк-җимеш, яшелчә сату трестының кибетләрендә булып, коллективларда үткәрелергә тиешле иҗтимагый-сәяси, тәртип-тәрбияви чараларның дәүләт планнары үтәлешендә уңай чагылышлары хакында белешмә әзерләргә тиеш идек.

– Сезгә нинди белешмә кирәк? – дидем татарчалап.

– Дөресен тасвирлаган белешмә, – диде Җантимеров.

Һәм без, трестның шәһәр буенча таралган кибетләрендә булып, трест җитәкчелеге һәм халык белән күрешеп, әңгәмәләр корып, трест эшләренең мактанырлык түгел икәнен белдек. Гамәлдән чыгарылган яшелчәләрнең арзан бәядән предприятие ашханәләренә озатылуын күрдек. Иҗтимагый-сәяси, тәрбияви чаралар аена бер мәртәбә – ай ахырында, планнарның үтәлешләренә йомгак ясаганда гына телгә алынуына гаҗәпләнмәдек.

Белешмә язарга керешкәч, чукындырылган кырым татары, мәшһүр тарихчы-галим Карамзинның патша хәзрәтләреннән: «Сезгә нинди тарих кирәк?» – дип сораганы искә килеп төште. Чөнки бөтен сорауларга да тискәре җавап язып булмый лабаса. Рус тарихын яхшы белгән Карамзин әфәнде дә күрше-тирәдә яшәүче башка халыкларның җир-суларын яулап алу, кан-яшь коюдан туктамаган, бөекдержавачыл шовинизм рухы белән агуланган дәүләт турында әйтер сүзе булмагач, Россия тарихын һәртөрле риваятьләр, әкиятләр белән чуарлап бизәргә мәҗбүр булган. (Моны белмәүчеләр бик сирәктер).

Без язып, өчебез дә һәм җиләк-җимеш һәм яшелчә тресты җитәкчелеге кул куйган белешмә белән горком җитәкчелеге дә танышканнан соң, тикшерү вакытында хастаханәдә дәваланып яткан җитәкче партия алдында җитди җавап тотар, катгый кисәтү алыр дип уйлаган идек. Ләкин алай булмады.

Кечерәк буйлы, чандыр гәүдәле, эчкә батып кергән кысынкы күзле, зәһәр карашлы, сипкелле (сипкелле булса да йөзе ямьсез дә түгел үзе...) җитәкче ниндидер тылсымлы әфсен укып, гаҗәеп могҗизалар ярдәмендә матур гына итеп, судан коры чыкты. Алай гына түгел, аны тәртипле, тәрбияле дип мактап, зурлап, рестораннар трестына җитәкче итеп билгеләп куйдылар.

Дөнья искиткеч серле шул. Шушы кеше «ярдәме» белән мин ресторан директоры вазифасыннан китәргә мәҗбүр ителдем. Инде монда да ул, бүрәнә аша бүре куып, мине эзәрлекли булып чыкты. Бернәрсә дә эзсез үтми шул. Ул синең күңелеңә язылып бара. Гомерең буе аңа җавап эзлисең. Дөрес яшәдемме? Үземнән соң нинди мирас калдырам? Көннәрнең берендә янә милиция бүлегенә чакырттылар.

– Ниһаять, шаһитлардан сорау алып, аңлатмалар яздыртып, тикшерү эшләрен төгәлләдек, – диде минем «Эш»не алып барган ханым. – Йөкләнгән вазифаларыгыздан законсыз файдаланган өчен бер елдан җиде елга кадәр, совет сәүдәсе кагыйдәләрен бозган өчен өч елдан биш елга кадәр хөкемгә тартылуыгыз ихтимал. «Эш»егезне хәзер үк судка тапшырачакбыз. Суд утырышы иртәгә иртәнге сәгать унда башлана. Менә чакыру кәгазе, соңга калмый килегез. Ә хәзер «Эш»егез белән танышуыгызны һәм судка чакыру кәгазе алуыгызны раслап, бу кенәгәгә кулыгызны куегыз», – диде тикшерүче ханым.

Иртән эшкә килүемә, «Сине прокуратурага чакырдылар», – диде производство җитәкчесе, гаепле кеше сыман карашларын аска төбәп. Ни булса, шул булыр, дигән битараф бер тәвәккәллек белән закон сакчысының ишеген барып ачтым. Ул үз каршыннан урын тәкъдим итте.

– Мин сезнең хакта кирәк кадәр мәгълүмат тупладым, – диде ул, исәнләшеп, бер-беребезгә хәерле иртә теләгәннән соң. – Биографиягезне дә өйрәнеп, тормыш һәм хезмәт юлыгызны күздән кичердем. Дөресен әйтим, сезнең турыда яхшы фикердә калдым. Кайда эшләсәгез дә, вазифаларыгызны тырышып, чын коммунистларча, намус белән башкаргансыз. Минем бу фикерләрем белән Кафил Әмиров та уртаклашты. Сезне яхшы кеше, ышанычлы иптәш дип саный. Сезгә уңай бәя бирә. Тик үз эшен эшләми, диде.

Әйе, заманында рестораннар җитәкчесе Таһир Хәсәновны ришвәт алуда гаепләп, тикшерү эшләре алып барган Кафил Фәхрази улы Әмиров янында берничә мәртәбә миңа да булырга туры килгән иде. Юк, Хәсәновның гайбәтен сатып, исемен пычрату өчен түгел, аның хакындагы фикеремне прокурорга җиткерү өчен. Кафил әфәнде миннән, партком секретаре буларак, коллективтагы вазгыятьнең торышын, тәртип-тәрбия мәсьәләләренең ни хәлдә булуын сорашты һәм Хәсәновның иҗтимагый-сәяси мәсьәләләргә карашын, аның бу җитди проблемаларны үткәрүдәге булышлыгы һәм парткомга күрсәткән ярдәме белән кызыксынды. Бер очтан Хәсәновның әдәп-әхлак ягын, үз-үзен ничек тотуын да сораштырды. Мин үз чиратымда, трест җитәкчесенә карата яхшы фикердә булуымны, аның үз эшен белеп, үтә тырышып башкаруын, эшкә кагылышлы мәсьәләләрдә принципиаль булуын әйттем. Гаепләнүендә шигем барлыгын да искәрттем.

Әйе, трестның элеккеге җитәкчесе Таһир Хәсәновның ришвәтчелектә гаепләнеп кулга алынуы, «Волга» рестораны директоры Юрий Кошелёвның һәм берничә ресторанның производство мөдирләренең дә кыңгыр эшләре фаш ителеп, суд каршына басулары – трест һәм предприятие җитәкчелегенә карата шик тудырды, шөбһәләнергә җирлек бирде. Мине дә җиз иләк аша үткәрделәр. Әгәр энә очы кадәр гаеп тапсалар да, һичшиксез, кулга алып, суд каршына бастырыр иделәр. Чөнки шулай булуын теләүчеләр дә юк түгел иде. Шөкер, эш урынымнан начар ният белән файдалану, банкет залларында кунак булып типтерү кебек хаталарым булмады. Намусымны чиста хәлдә тотарга кирәклеген һәрчак истә тоттым, шайтан коткысына бирелмәдем. Шушы күркәм сыйфатларымны истә тотып, трест коммунистлары ышаныч белдерде. Шул елның көзендә мине бишенче мәртәбә үзләренең ышанычлы җитәкчеләре итеп сайлап куйдылар. Хуҗалык җитәкчесенең гаебе билгеле булып, эшеннән алына калса, бигрәк тә суд каршына баскан очракта, партия оешмасы секретаре, һич гаебе булмаса да, гадәт буенча эшеннән азат ителә. Һич югында кисәтеп, шелтә бирелә иде.

Әнә шул, үзләрен Алланың кашка тәкәсенә санаган тәкәббер кемсәләр мине эшемнән китәргә мәҗбүр итте. Шул каһәр сукканнар караңгы бүлмәдә булмаган кара мәчене тоттык дип, мине төрмәгә утыртырга маташа. Прокурор бу хакта яхшы белгән, тиешле урыннардан уңай характеристика алган, күрәсең. Ул сүзен дәвам итте.

– Сезнең намуслы кеше булуыгызны, үз мәнфәгатьләрегезне кайгыртып, пычрак эшләрдә катнаша алмавыгызны аңладым. Ләкин кайчак намуслы кешеләрнең дә хаталанган чаклары була. Әйтик, хәзерге вакытта менә сез, гафу ителмәслек җинаятьтә гаепләнәсез. Әгәр аны чынлыкта, үзегезгә акча эшләү нияте белән кылган булсагыз, чәй саткан акчаларны башкалар белән бүлешеп, кесәгезгә салсагыз, без хәзерге кебек сөйләшеп тә утырмас идек. Мәсьәләне суд хәл итәр иде. Менә шулай, кадерле иптәш Сафин. Йә, инде нишлибез?

Бүлмәдә шомлы тынлык урнашты. Мин чатнап кипкән авызымны ачып, катып калган телемне әйләндереп, берни әйтә алмадым. Башымны игән хәлдә тынсыз калдым. Гаепсезлегемне әйтеп акланырга тырышу урынсыз иде. Ул болай да күренеп тора бит инде. Әгәр, прокурор әйтмешли, чәй саткан акчаларның бер тиененә кагылсак та, монда чакырып тормаслар иде.

Ниһаять, тынлыкны прокурор бозды.

– Сезнең намуслы кеше булуыгызны искә алып, исемегезне каралтмауны дөрес санап, бөтен җаваплылыкны, прокурор буларак, үз өстемә алам. Һәм бу «Эш»не ябарга уйлыйм, – диде ул, миңа карап.

– ...

– Әгәр үзегез риза булсагыз, әлбәттә. Тик бер шарт белән: бүтән беркайчан да сәүдә системасында эшләмәскә сүз бирергә тиеш булсагыз. Чөнки сез сәүдә кешесе түгел, сәнгать кешесе, әдәбият әһеле. Сезнең ишеләрнең сәүдә рәтләрендә буталып йөрүенең һич кирәге юк. Сезне батырырга теләүче дошманнарыгыз күп һәм алар кайчан булса да, үзләренең мәкерле кара эшләрен эшләячәк. Бу комедияне кем әвәләде дип уйлыйсыз? Әнә шул, сезнең бу эштән китүегезне теләүчеләр. Алар «Эш»не ахырына кадәр җиткерүне таләп итеп, югары органнарга шикаятьләр язудан туктамаячак. Сезне Хәсәнов артыннан җибәрмәкче булалар. Әгәр миңа биргән вәгъдәгезне бозып, сәүдә эшенә керешәсез икән, анда сезне тагы да зуррак бәла-казалар урап алачак. Ул вакытта инде сез болай гына котыла алмассыз. Менә бу «Эш»егезне дә искә алып, гаепнең зурысын әмәлләячәкләр. Сәүдәдә сезнең кирәгегез юк. Ул – сәүдә эшләренең асылын, без белмәгән яшерен серләрен белгән, кирәк чакта, күзеңә туры карап: акны – кара, караны ак дип әйтә алучылар эше. Аның язылмаган үз кануннары, үз гадәтләре бар. Аларны үтәү өчен сәүдәгәр булып туу кирәк. Аларча уйлый, фикер йөртә, аларча уйный белү мөһим. Шунда гына син сәүдә кешесе була алачаксың. Аңладыгызмы?

Көтелмәгән бу хәлдән, бу хакыйкатьне ишетүдән мин тагы бер тапкыр өнсез калдым. Шатлыктан башым әйләнеп китте. Тотлыга-тотлыга, башка беркайчан да сәүдә системасында эшләмәскә сүз бирдем. Мине бу хурлыклы бәладән йолып калучы бу изге күңелле, чын кешегә ихлас рәхмәтләремне әйттем. Күңелем йомшарып китте.

– Тынычланыгыз. Мин сезгә ышанам, – диде прокурор. Ә хәзер барыгыз, комбинат директорының эштән китүегез турындагы приказын миңа китерегез.

Кат-кат рәхмәтләремне әйтеп чыгып барышлый мине туктатып:

– Менә сезгә бер визитка. Әгәр кирәксенсәгез, минем исемнән, шалтырата аласыз, – диде ул.

Моңарчы күрмәгән-белмәгән изге күңелле, мине анкетам буенча гына белгән кеше нәселебездә булмаган кара тамгадан, хурлыклы исемнән коткарып калды. Гаебем булу-булмавы – икенче мәсьәлә. Анысын суд күрсәтер иде. Иң кадерлесе – хакыйкатьнең өстен чыгуы! Нинди генә чор булмасын, дөреслекне яклап көрәшүче саф күңелле, батыр йөрәкле, халыклар язмышын үз өсләренә алудан курыкмаучы каһарман затлар, игелекле фидакарьләр билгели шул бу тормыш агышларын. 

Тәмам.

 

"КУ" 06, 2023

Фото: unsplash

 

Теги: проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев