Яңа исемнәр

Томан аша ни күренә?

Томан аша ни күренә? Кемгәдер Якты көнне томалаган Төн күренә. Кемнеңдер Йөрәгенә кармаланып Шом үрелә.

Тантана

Кулларыңа орынганда, җаның Тетрәндеме минем әрнүдән?! Дәшмә! Сүзләр – артык! Алар – ялган! Югалам мин… Көтмә бүгеннән!

***

Юл чаты. Ялгызым. Күңелне Чорнаган мең катлы төеннәр. Газаптан әрнегән чагымда Елмаю саклаган иреннәр.

Тынмасын…

Тыңласын төн кызы… Еласын! Бүгеннән төннәргә кушылмыйм. Күңелдә бары тик синең сын, «Бәхетем – син», диеп, пышылдыйм. Ишетсен тулган ай, Алга таба…

***

Теленгәндә бәгырь телемнәргә, Үксегәндә җаным илереп, Артык берни өмет итмәдем бит, Тик җылы сүз көттем тилмереп… Үтәли җил йөрде… Ышык Алга таба…