Шигърият

Солдат хатыны

Рядовой да түгел, генерал да,
Погонның да юктыр алтыны.
Җиңү, дибез икән, иң беренче,
Сиңа рәхмәт, солдат хатыны.

Итәк тулы бала белән калдың,
Сыңар валчык кайчак капмадың.
Ирең илгә тугры булган сыман,
Иргә тугрылылык сакладың. Алга таба…

Роман

Каһәр (V-VI бүлекләр)

V

Коридорның теге башындагы бүлмәдә бер бала елый иде. Яшь бала түгел, алты-җиде яшьләрендә булырга тиеш. Шунда карлыккан исерек хатын-кыз тавышы һәм ишек дөбердәтү ишетелде. «Ач ишекне, ач! – дип ду кубара иде хатын. – Ач, хәзер кирәгеңне бирәм. Ачасыңмы, юкмы?..» Эчтән теге малайның еламсыраган тавышы килде: «Ишекне таба алмыйм, кая соң ишек? Утны кабызып булмый…» Алга таба…

Бәян

Сугыш күләгәсендә

дәвамы

Лейтенант каныгуы

Тиешле порция икмәкне кабып куеп, бер кружка суны икегә бүлгәч, Вәгыйз абыйсыннан кичә ясап биргән кашыкның исәнме-түгелме икәнлеге белән кызыксынды.

– Үзең белән ал син аны, – диде ул. Хәзер алар калакларын землянкада калдырмыйлар иде. Алга таба…

Хикәя яза аласызмы?

Кәнфит бирәм!

Өстәл янында тәмләп чәй эчкән Шәмсенур әбине ачыргаланып кычкырган бала-чага тавышы сискәндереп җибәрде. Ул урыныннан торырга теләде, ләкин (Р.Р.)
аяклары гына аңа буйсынырга теләми иде. Соңгы вакытларда аякларының тыңламый башлавы берничә мәртәбә булды инде. Алга таба…

Башка яңалыклар →