Разил Вәлиев


Язучы, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама (элекке Ширәмәт) районы Ташлык авылын­да туа. Сигез балалы ишле гаиләдә олы ма­лай булганга, Разил бәләкәй чагыннан ук йорт тирәсендәге эшкә катнашып, ир-ат һөнәренә өйрәнеп үсә. Дәү әтисе аны балта тотарга, тегермән тартырга, яргыч ярырга өйрәтсә, җәйге кани­кул вакытларында ул шофер ярдәмчесе сыйфатында эшли, комбайнчы яр­дәмчесе булып иген ура, кулына чалгы тотып, болында ирләр белән беррәттән печән чаба.

Башлангыч белемне туган авылында алып, 1965 елда яңа ачылган Түбән Кама урта мәктәбен тәмамлагач, Р.Вәлиев, Казанга килеп, ике ел универ­ситетның журналистика факультетында укый, аннары, Татарстан Язучы­лар берлеге юлламасы белән Мәскәүгә барып, М.Горький исемендәге Әдәбият институтында югары белем ала.

Укуын бетереп Казанга кайткач, Р.Вәлиев 1972–1981 елларда респуб­лика балалар журналы «Ялкын» редакциясендә башта әдәби хезмәткәр, аннары әдәби бүлек мөдире, соңыннан журналның җаваплы сәркәтибе вазифаларын башкара. 1981–1984 елларда ул Чаллы Язучылар оешмасы­ның җитәкчесе, 1984–1986 елларда Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе урынбасары, 1986–2000 елларда исә Татарстан Республикасының Милли китапханә директоры хезмәтендә була.

Язучы буларак, Р.Вәлиев әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре – шигырьләре һәм журналистик язма­лары узган гасырның алтмышынчы елларында район газетасында басыла­лар. Соңга таба аның шигъри әсәрләре республика газета-журналларында һәм үзәк матбугатта («Молодая гвардия», «Смена», «Новый мир» һ.б. жур­налларда), күмәк җыентыкларда («Беренче карлыгачлар», Казан, 1968) күренә башлый, 1971 елда исә Татарстан китап нәшриятында «Зәңгәр ка­бырчыклар» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы басылып чыга. Шун­нан соңгы елларда янә унлап шигъри китабы – кече яшьтәге балалар өчен «Хыялый Мияубикә» (1976), «Без – кояш балалары» (1981), «Кайтаваз кайда яши?» (1994), лирик шигырьләре һәм җырлары тупланган «Яшен тамыры» (1977), «Ядкарь» (1987), «Бер алманы бишкә бүләек» (1992) җыентыклары, 1994 елда «Шигырь китапханәсе» сериясендә сайланма поэтик әсәрләрен үз эченә алган «Кышкы учак» исемле зур бертомлыгы, ә 1996 елда «Сүзләрдән дисбе» исемле юбилей җыентыгы дөнья күрә.

Р.Вәлиев – нигездә традицион метрика калыбындагы, җитди эчтәлек­ле, яшәү мәгънәсе һәм тормыш фәлсәфәсенә кагылышлы уй-фикерләр белән сугарылган романтик рухлы лирик поэзия тарафдары. Туган җир, аның күрке булган табигать, халык-милләт язмышы турында борчылулы фикер-тойгылар Р.Вәлиев шигъри иҗатының төп идея эчтәлеген тәшкил итә. Мәхәббәт һәм яшьлек темасы да шагыйрьнең иҗатында төп урын­нарның берсен били. Аның традицион халык җырлары рухында язылган бик күп шигырьләре музыкага салынган һәм халык көйләренә җырланып йөри.

Узган гасырның җитмешенче елларының ахырларыннан башлап Р.Вәлиев проза һәм драматургия жанрларында да актив иҗат итә. «Эт ко­яшы» (1968) исемле язу стиле белән гаять үзенчәлекле беренче повестен­нан соң ул «Яшисе килә» һәм тормышта үз юлыңны табу, заман яшьләре арасындагы мораль-әхлак мәсьәләләрен үзәккә алган «Иске сәгать дөрес йөри» дигән повестьларын, КамАЗ төзелеше белән бәйле вакыйгаларга нисбәтән «Мирас» романын тәмамлый, театр сәхнәләрендә уңыш белән барган «Әйдә барыйк, кызлар карыйк!», «И машина, машина, җитте ми­нем башыма», «Куркыныч уен», «Мәңгелек иман» кебек комедия һәм дра­маларын иҗат итә. Хәрби хезмәт вазифаларын башкарганда, менә-менә шартларга торган гранатаны үз гәүдәсе белән каплап, иптәшләрен үлемнән саклап калган Рифкат Миргазизов истәлегенә багышланган «Яшисе килә» повесте һәм популяр җырлары өчен 1982 елда Р.Вәлиевкә М.Җәлил исе­мендәге Республика яшьләр премиясе бирелә.

Р.Вәлиевнең чәчмә әсәрләрендәге кеше образлары психологик планда тасвирлануы белән үзенчәлекле, әдипнең геройлары, аның үз сүзләре белән әйткәндә, «үз күңелләрендә, үз эчләрендә казыналар, тормыш мәгънәсен аңларга тырышалар, җәмгыятьтә, дөньяда үз урыннарын табарга омтыла­лар, шуның өчен көрәшәләр».

Аның әдәби тәрҗемә һәм публицистика өлкәсендәге иҗади эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. Ул татар балалары арасында яратып укыла тор­ган инглиз язучылары К.Дойльның «Баскервильләр эте» (1975) һәм Р.Киплингның «Маугли» (1980), француз язучысы А.Сент-Экзюперинең «Нәни принц» (1978) повестьларын, дөнья халыклары фольклорыннан йөздән артык әкият һәм төрле ил шагыйрьләре иҗатыннан күпсанлы шигырьләр тәрҗемә итә.

Р.Вәлиев – танылган җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, оста оештыру­чы. Татарстан Республикасының Милли китапханәсе директоры булгач, бу китапханәне ул татар китабын туплап-өйрәнеп һәм пропагандалап тора торган гыйльми оешмага, мәдәният һәм мәгълүмат үзәгенә әверелдерде, аның дөньяның иң атаклы китапханәләре белән хезмәттәшлек итүенә, даи­ми рәвештә үзара мәгълүматлар һәм матбугат басмалары алышып торуы­на киң юл ачты. 1990 елдан бирле Р.Вәлиев Татарстан Республикасының халык депутаты, 2000 елдан Татарстан Дәүләт Советының Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр даими комиссиясенә җитәкчелек итә. Депутат буларак, халык мәнфәгатьләрен яклау, Татарстанның дәүләтче­леген ныгыту, татар теленең дәүләти дәрәҗәсен үстерү, абруен күтәрү юнәлешендә көрәш алып бара. Татарстанның авторитетлы бер вәкиле сый­фатында ул чит илләрдә – АКШ, Канада, Англия, Кытай, Төркия, Польша, Израиль, Испания, Мексика һ.б. мәмләкәтләрдә уздырылган фәнни-иҗади һәм мәдәни форумнарда катнаша. АКШның һәм Англиянең Биографик үзәкләре Р.Вәлиевне үзләренең идарә әгъзалары итеп сайлыйлар, дөньякүләм танылган «Кем ул кем?» дигән энциклопедиядә аның биографиясен бастырып чыгаралар, биш ел рәттән (1991–1995) аны дөньяның иң атаклы шәхесләре исемлегенә кертәләр. Ул «Планетада цивилизацияне, яшәешне һәм мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә керткән хезмәтләре өчен» халыка­ра көмеш медаль белән бүләкләнә.

Р.Вәлиев – Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәт­кәре (1990, 1997), Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле ака­демигы (1997), Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары, Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге президен­ты, Татарстан Мәдәният министрлыгы коллегиясе әгъзасы.

Р.Вәлиев – 1979 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.