Әмирханов Марат


Язучы, журналист-публицист Марат Әмирханов 1933 елның 22 апрелендә Татарстан Республикасының Актаныш районы Кәзкәй авылында укытучы гаиләсендә туа.

Әтисе – Әмирхан Әкрәм улы – Ватан сугышында һәлак була. Әнисе – Мәрьям Минһаҗ кызы – атадан ятим калган өч баланы ялгызы тәрбияләп үстерә.

Марат туган авылында җиде сыйныф һәм Актаныш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1951 елда Казанга килеп, педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1955 елда укуын уңышлы тәмамлагач, аны Татарстанның Питрәч районы Күн сигезьеллык мәктәбенә укытучы итеп җибәрәләр. Ләкин аңа анда озак эшләргә туры килми, шул ук елны армиягә алына. Гаскәри хезмәттә чагында хәрби училище программасы буенча экстерн тәртибендә имтихан тотып, офицер дәрәҗәсен ала. Армиядән хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, 1957 елның декабрендә, М.Әмирхановны Лениногорск районы Карабаш эшчеләр бистәсенең (хәзер Бөгелмә районына карый) 1 нче номерлы урта мәктәбенә уку-укыту бүлеге мөдире (завуч) итеп билгелиләр. Бер үк вакытта ул югары сыйныфларда татар әдәбияты һәм тарих фәннәрен укыта.

1970 елда М.Әмирхановны, актив хәбәрче буларак, «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясенә даими эшкә чакырып алалар. Ул башта редакциянең мәктәпләр һәм югары уку йортлары бүлеген алып бара, аннан соң сәнәгать, төзелеш һәм транспорт бүлеген җитәкли. КамАЗ, Түбән Кама нефть химиясе төзелешләренең үзәгендә кайный, бихисап күп кешеләр, гыйбрәтле язмышлар белән очраша, төзүчеләр, нефть чыгаручылар турында республика матбугатында күләмле очеркларын, публицистик язмаларын бастыра. Соңыннан бу очерклар, язмалар аның «Безнең лауреатлар» (1980) һәм «Чулманның ак йолдызы» (1988) исемле китапларының төп эчтәлеген тәшкил итәләр.

1987 елдан Марат Әмирханов – «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналының баш мөхәррир урынбасары хезмәтендә.

Нәфис әдәбият өлкәсендә М.Әмирхановның беренче әсәре – «Алаяк» дигән хикәясе – 1978 елда «Социалистик Татарстан» газетасында басылып чыга. Иҗатының башлангыч чорында ул күбрәк шушы жанрга игътибарын юнәлтә. Бигрәк тә ул үзен юмористик хикәяләр остасы итеп таныта. Аның үткен сатира стилендә язылган «Дөя муены» (1996) исемле повесте укучылар арасында аеруча уңыш казана. Балаларга атап язылган хикәяләре һәм повестьлары тупланган «Таш һәйкәл» исемле китабы исә, 1988 елда иң күп укылган китапларның берсе буларак, икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә.

Туксанынчы елларның урталарыннан башлап М.Әмирханов прозаның эрерәк жанрларында иҗат итә. Сугыштан соңгы авыл тормышы һәм бүгенге болгавыр заман чынбарлыгы вакыйгалары фонында ярату, тугрылык, дуслык, мәхәббәт, хыянәт, нәфрәт кебек әхлакый темаларны фәлсәфи-психологик яссылыкта һәм гыйбрәтле кеше язмышлары аша яктырткан «Үлмә, Әхмәтхан!» (1994), «Гөлнәзирә» (1998), «Тәгәридер гомер арбасы» (1998), «Мөкәррәмә» (2002), «Кайтаваз» (2004) повестьлары, «Тәкъдир» (1999), «Тояк эзе» (2003) романнары әдип иҗат колачының фикри һәм сәнгати яктан һаман киңәя, тирәнәя баруы турында сөйлиләр.

Марат Әмирханов – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1987), Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләге лауреаты, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы.

М.Әмирханов – 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Марат ӘМИРХАН иҗаты