Җәһәт тәнкыйть

12.10.2018 10 (октябрь), 2018

Лилия Фәттахова. Мәсәлләр


Бүген татар әдәбиятында бик күп традицион әдәби жанрларның икенче сулыш алуы, яңа тормыш белән яши башлавы күзәтелә. Жанрның яки жанр формасының, күпмедер вакыт әдәбият мәйданында югалып торганнан соң, яңа югарылыкта яшәп китүе дә (әйтик, нәсер, кыйсса, бәян, мәдхия, кыйтга, театраль роман, антиутопия һ.б.), яки чыганак-жанр белән бәйләнештә яңа модификациясе тудырылу (икенчел текстлар: дога, сыктау, робагый, газәл, зөһед һ.б.) да – ике гасыр чиге милли сүз сәнгатебездә әдәби иҗатны үзгәртү-баету юлы кебек кабул ителә.
Бер үк вакытта кайбер жанрлар өлкәсендә торгынлык та сизелә. Әйтик, рус әдәбият белемендә хәзерге заманда мәсәл жанры кирәкме-юкмы дигән бәхәс тә булып узды. Әлеге сөйләшүдә катнашучылар әдәбиятта бик борынгыдан мәгълүм бу жанрның, совет чорында социаль заказга бәйле шактый актив күтәрелеш баскычын үткәннән соң, постсовет әдәбиятында үз вазифаларын башка жанрларга (кечкенә юмористик-сатирик хикәяләргә, анекдотларга, шигырьләргә, тапкыр фразаларга, мәзәкләргә һ.б.) тапшыруы сәбәпле, тарихи жанр булып кала баруы турындагы нәтиҗәгә киләләр.
Мәсәл жанры үсешендәге өзеклек татар әдәби барышында да сиземләнә. Әмма интернеттагы шәхси сайтларда башлап язучыларның массачыл әдәбият күренеше буларак бәяләнерлек мәсәлләрен шактый очратырга мөмкин.
Менә шундый бер вакытта журналның 9 мәсәл текстын берләштергән гөлләмә тәкъдим итүе – көтелмәгән матур күренеш, әлбәттә. Алдан ук әйтеп куярга кирәк – Лилия Фәттахованың мәсәлләре өлгергән каләм белән иҗат ителгәннәр.
«Көтү хәлләре» дип исемләнгән беренче текст классик мәсәлләргә куела торган барлык таләпләргә җавап бирә: аллегорик образлылыкка корылган (сарык көтүе, көтүче, бүре); мөһим бер күренешне күз алдына китереп бастыра – сарык көтүенең хокуксыз да канәгать кенә гомер сөрүен сөйли; мораль чыгарыла: аны акыл һәм инициатива булмаса, берләшеп тә максатка ирешеп булмый кебегрәк шәрехләргә мөмкин.
Асылда, дөнья әдәбиятында җәмгыятьне сарык көтүе белән чагыштырып, кешеләрнең әйдаманга карап торуыннан көлеп, уннарча сатирик мәсәл язылган. Әмма бу очракта авторның уңышы – соңгы тезмәдә «Бергәлектәме эш» фразасын куллануда булып чыга. Әлеге фраза заманыбызның иң билгеле өндәмә-шигарьләреннән саналган «Бергә булыйк – бердәм булыйк» белән ассоциация уята, аны кире кага. Нәтиҗәдә,
эчтәлек актуальләшә, әсәр бүгенге татар җәмгыятенә сатирик бәя булып яңгырый. Икенче текст – «Тигезлек», Г.Тукай тәрҗемә иткән «Баскыч»ны да хәтерләтә. Гади чүмечнең борынын күтәргән бизәклесенә җавабында һәр язмышның, һәр кешенең, асылда, бертөсле булуы әйтелә. Автор исә мораль өлешендә сатирик мәсәл юлын
сайлый: аерым бер кешедәге «биегрәк үрмәләү» сыйфатын тәнкыйтьли. Гәрчә моральне фәлсәфи якка борганда, текст күпкә кызыклырак төс алырга мөмкин иде. Бу очракта ул ХХ йөз башында яки 1920-1930 елларда иҗат ителгән татар мәсәлләреннән аерылмый. Гомумән алганда, мәсәлләрнең өч: сатирик, дидактик, фәлсәфи жанр формасы аерып билгеләнә. Галимнәр совет чоры әдәбиятында фәлсәфи төрнең махсус юкка чыгарылуын искәртә. Татар әдәбияты мисалында без сатирик мәсәлләрнең – эзоп теле (мәсәл теле) ярдәмендә асмәгънәле, яшерен эчтәлекле шигырьләр рәвешендә яши башлавын Г.Афзал иҗаты мисалында күрәбез.
Татар әдәбиятында фәлсәфи мәсәлләрнең аерым үрнәкләре язылса да (Ә.Исхак, Г.Афзал, М.Әгъләмов һ.б.), аларда фәлсәфи фикерне иҗтимагый-сәяси тәнкыйть белән үрү алга чыга. Бу очракта да шушы күренеш күзгә ташлана. Әйтик, «Кайсы яхшырак?» мәсәлендә (гөлләмәдәге иң кызыклы текстларның берсе!) песи баласының «Мин беркайчан болай усал булмам, / Читлекләрдә тормам», диюе фәлсәфи яссылыкта да, иҗтимагый-сәяси яссылыкта да шәрехләнә ала. Беренче очракта ул көчсез кешенең һәрвакыт үз көчсезлегенә аңлатма, аклану таба алуына ишарә ясый. Соңгы строфадагы «Зурлар кебек уйлап куйган» фразасы бүгенге җәмгыятьтәге куркаклык, эгоизм кебек сыйфатларга тәнкыйть рәвешендә яңгырый. Текстның ике төрле укылыш варианты булу – татар әдәбиятында мәсәл жанры өчен яңа һәм перспективалы күренеш.
«Алдавыч сөенеч» мәсәлендә дә шулай. Тормышның кешене туктаусыз куалавы – яшәеш законы кебек тә, җәмгыятьтәге тәртипләргә нисбәтле дә укыла ала. Шул ук вакытта әлеге текстта мораль өлешен («Ә тәгәрмәч барыбер туктамас ул…») «язып бетерәсе» килеп кала. Тагын бер җөмлә табылган булса, ул, әлеге ике укылыш вариантыннан тыш, тагын башка мәгънәләргә дә юл күрсәтә алыр йә булмаса без тапкан вариантларны ныгытып куяр иде. Димәк, бу жанрдагы мораль өлешен текстларны катлауландыру максатында файдаланырга мөмкин.
«Соңарган үкенеч» мәсәлләрнең өченче, дидактик төренә карый. Эчтәлек «булганны
– кадерләмибез, югалткач – үкенәбез» дигән фразага мисал була ала. Текстта укучыга
юнәлтелгән дидактик нәтиҗә-мораль өлеше күренешне гомумиләштереп бәяли: «Кадер-хөрмәт күрим, дисәң, бу тормышта, / Нәфес-шайтан коткысына бирешмә син. / Кулың
чиста, күңелең чиста, исемең чиста! / Бет-борчалар теләгенә ирешмәсен». Матур
риторик эндәш, шушы мораль өлеше текстның стильләштерүгә якынаюы турында сөйли.
Дидактик мәсәл булган «Һәр теләкнең ахыры хәерле түгел» – һәм сәяси, һәм фәлсәфи
яссылыкларда да укыла. Моңа аллегорик образларның (агач һәм кәүсәсе) аңланылыш
варианты күп булу аша ирешелә. Нәкъ менә күптавышлылык (полифонизм) текстның
өстенлекле ягы булып чыга. Әйтик, бүгенге телләр вазгыяте белән аваздашлыкта, ул
сәяси көчле текстка әверелә. Фәлсәфи яктан – кеше яшәештә үзе биргәнне, үзе биргән
кадәр генә башкалардан, тормыштан ала, дигән закончалык төсендә формалаша.
Әлеге күренешнең киресе – дидактик «Уйлап сайла», «Тынычлыкка ни җитә»,
«Сабак» мәсәлләре, аллегорик образлары да, эчтәлек һәм мораль дә бер юнәлештә
укыла торган текстлар, яңалыгы булмау тәэсире калдыралар.
Фәлсәфи мәсәл – «Хакыйкатьне эзләү» – һәркемнең үз хакыйкате, асыл хакыйкать юк, дигән фикерне (дөнья мәдәниятендә моны Ницшега нисбәт итү яши) Әкәм-төкәм, Ташбака һәм Жираф мисалында иллюстрацияли. Мораль өлеше моннан нәтиҗә чыгарып кына калмый, бәлки кеше затына карата үзирония ярдәмендә фикерне тагын да үстерә: бер хакыйкатьнең икенчесе тарафыннан кире кагылуын, хакыйкать дип уйлаганның ялгыш булу ихтималын ассызыклый: «Бер кырыйдан гына ишетеп алса, / Бу бәхәсне әгәр Кеше заты: / – Җир – түгәрәк, – дияр иде кебек, / Яссы, диеп, ялгышканын онытып…. Шул рәвешле, бу очракта да эчтәлекне киңәйтүнең үзгә нәтиҗәле юлы табылган: сурәтләнгән күренештән чыга торган нәтиҗәне мораль өлешендәге фикер тулыландырып һәм төгәлләштереп кенә калмый, бәлки үзгә мәгънә өсти. Шундый ук күренеш «Алдану» мәсәлендә дә күзәтелә.
Шулай итеп, Лилия Фәттахова мәсәлләре мисалында билгеле бер гомумиләштерүләр соралып тора. Беренчедән, текстлар классик мәсәл жанрына куела торган таләпләргә җавап бирә, бу күренешне татар әдәби барышында мәсәл жанрының үсеше дәвам итү дип карарга кирәк. Икенчедән, әсәрләр укыла, һәм моңа аларның форма камиллеге: рифма-ритм төгәллеге, мәгънә ачыклыгы ярдәм итә.
Шул ук вакытта Лилия Фәттахова яки башка шагыйрьләр иҗатында мәсәл
жанрының киләчәге турында да кайбер фикерләр белән уртаклашасы килә. Шиксез,
бүген мәсәл жанры (яки теләсә нинди башка традицион жанр) кабат яңарып, актив
үсеп китсен өчен, берничә шарт үтәлү кирәк: бу жанрга ихтыяҗ булу; жанр эчтәлегенең
тематик һәм проблематик актуальлеге; авторның әдәби яңалык тәкъдим итә алуы.
Кеше холкында, тормышта, җәмгыятьтә тәнкыйтьләрлек, гыйбрәт алырлык,
уйландырырлык сыйфатлар беркайчан да бетмәячәк. Жанрга ихтыяҗ, эчтәлегенең
тематик һәм проблематик актуальлеге шуның белән билгеләнә.
Авторның яңалык тәкъдим итә алуы аның осталыгы һәм әдәби барышның гомуми
торышын күзаллавы белән дә бәйле. Әгәр яңалык булмыйча, текст ХIХ гасыр яки ХХ
йөз башы әдәбиятыннан күчереп куелган кебек тәэсир калдыра икән, ул массачыл
әдәбият чикләреннән уза алмый. Лилия Фәттахова мәсәлләрендә яңалык эчтәлекне
катлауландыру, берничә укылыш вариантына ия текстлар тудыру юлында табылган.


Фото: vk.com