Хикәя

15.08.2018 8 (август), 2018

Хуҗалар тавында


Әнә ул куе, яшел бөдрәләр белән капланган шагыйранә мәһабәт тау. Бу – Хуҗалар тавы. Тау астында – калын су толымын кояш нурында чайкап, ургылып бәреп торган галиҗәнап чишмә. Бу – Изгеләр чишмәсе. Данлыклы Биләр җирендәге бу урын – үзе дә Изге урын.
Идел-Чулман. Болгар дәүләте. Баш каласы – Биләр. Ата-бабаларыбыз Изге чишмә буенда корбан чалган, Хуҗалар тавына менеп, кыйблага карап, гыйбадәт кылган. Бүген дә Изге урынга ераклардан киләләр. Ата-бабаларыбыз рухына, әрвахлар рухына багышлап корбан чалалар, табын җәеп Коръән укыйлар, изге туфракка баш ияләр. Күңелләрен сафландырып, пакьләндереп китәләр. Изге чишмә суыннан сихәт алалар. Аны тәнеңә койсаң, чиреңне дә юып төшерә, диләр. «Их, коенырга иде шул су белән», – дип уйлап куйды Рамил. Үзеннән бигрәк әбисенең коенуын тели ул. Коенсын иде, югыйсә соңгы вакытта сырхаулап тора.
Әбисе авырып түшәккә ятса, оныгының күген кара болыт каплый. Һай, ул көннәр. Рамил нишләргә белми. Әбисенең өстенә ябып карый, чәй китереп карый. Ярты йөрәген бирерлек була малай. Авырмасын иде инде әбисе.
Башкалар аш хәстәрен күреп, табын әзерләп тыз-быз йөргәндә, Рамил әбисе белән чишмәгә китте.
Менә ул – Изге чишмә. Көн эссе. Монда салкынча, җиләс һава, сафлык-пакьлек бөркелеп тора. Тирә-юньгә күңелне ымсындырып көмеш нурлар чәчри. Кәүсәр суны тизрәк учка аласы, татып карыйсы килә.
Рамил кизләүгә иң әүвәл әбисен уздырды.
– Бисмилләһир-рахмәәнир-рахим.
Галимә карчык ашыйкмыйча, ипләп-җайлап кулларын юды. Көмеш су белән битен-маңгаен сыпырды. Йөзе яшәреп, тагын да балкып-яктырып китте.
Саф-тәмле, кояшлы-якты суны йотканда, әбинең күңеле дә шушы моңлы чишмә кебек җырлый иде.
Изге су Рамилнең дә йөрәгенә ятты.
Изге чишмә! Сусауны гына басып калмыйча, күңелне пакьләндереп, җанны сафландырып, яшәртеп, көч биреп, куәт өстәп җибәрә торган изге су!
Ни өчен изге соң ул?
Изге таудан бәреп чыккангамы? Кайчандыр шушы таудагы крепостьны дошманнардан саклап шәһит киткән кырык кызның каны тамган җирдә булгангамы?
Әбисе Рамилгә ошбу чишмә турында бер риваять сөйләде. 11-12 яшьлек өч кыз урманга баралар. Йөри торгач адашалар. Үтереп эчәсе килә. Шунда алар менә шушы аланга килеп чыга. Әлеге дә баягы биек тауга карап, Ходайдан ярдәм сорыйлар. Шулвакыт кызлардан бераз читтәрәк Мәрьям ана пәйда була. Күз ачып йомган арада югала. Ул басып торган урында чишмә тибеп чыга. Кызлар рәхәтләнеп су эчә, юына, коена, хәл ала. Үзенең изге суы белән кешеләрне сөендерә, савыктыра торган чал чишмә әнә шул көннән бирле ага да ага.
Суга тилмергән кызлар, Ходайның рәхмәте белән ташып чыккан өр-яңа чишмә. Теләкнең кабул булуы…
Риваятьне гаҗәпкә калып тыңлаган Рамил башын чайкап куйды.
«Әби, бүген чишмә суы белән без дә коенабыз. Син дә коенырсың, яме!» – диде ул. Галимә карчык кеткелдәп көлде.
Аланда шарт-шорт учаклар яна. Учаклардан күтәрелгән сыек төтен зәңгәрсу рәшә булып тирбәлә. Казаннарда гөбер-гөбер ит кайный. Тирә-юньгә ит исе тарала. Кемдер сарыкны түшкәсе белән кыздыра. Симез итнең эреп тамган кайнар маеннан учак чаж-чож итә. Урман аланында ашкынулы хәрәкәт, мәгънәле ыгы-зыгы, тантаналы күтәренкелек. Патнусларда – әфлисун, өрек, хөрмә. Куна такталарында төрледән-төрле пироглар, гөбәдия, өчпочмак, коймак, кыстыбый.
Аш пеште. Ит өлгерде. Рамилнең әбисе, әтисе-әнисе, туганнары өстәл янына түгәрәкләнделәр. Рамилне дә үзләре янына утырттылар.
Азан-аһәңле Галимә карчык Коръән укыды. Карчык укый. Җаннарны айкый торган мәкам белән чыккан тавыш сабыр тауга сугылып-сугылып ала, тирән тынлыкта утырган урманга бәрелеп-бәрелеп куя. Ул укыганнарны вафат булган туганнарына, шушында утыручылардан дога өмет иткән барлык-барлык әрвахларга багышлады.
Табында өлкәннәр белән бер чуттан утырган, башына чигүле түбәтәй кигән Рамил әбисе укыганнарны йотылып тыңлады, мае җылык-җылык итеп торган, сарык түшкәсе шулпасында пешкән токмачлы ашны, шакмаклап туралган хәләл итне тирләп-пешеп, мәмнүн булып ашады.
Коръән ашын ашагач, өстәлдәге сый-нигъмәтләрдән авыз иткәч, Хуҗалар тавына менделәр. 444 баскычны менү җиңел булмады. Җитмәсә көне дә эссе, бөркү. Барысы да менделәр. Рамил дә менде. Ничек менмәсен?! 70 яшьлек әбисе менгәнне.
Баскычтан күтәрелгәндә, агач ботакларына бәйләнгән төрле чуклар, чүпрәкчапракка игътибар итте малай. «Мәҗүсилектән калган ырым-гадәт бу», – дип аңлатты әбисе.
Тау башында – өч кара таш. Бу мәҗүсиләргә, мөселманнарга һәм христиан динен тотучыларга багышлап салынган монумент икән. Икенче Иерусалим, диләр моны. Кемнәр генә килми бирегә?! Мәҗүси дә, мөселман да, христиан динен тотучы да – барысы да килә.
Тау башында Рамил тагын бер риваять тыңлады. Монысын да әбисе сөйләде: «Яшәгән, ди, булган, ди, бер кыз. Бик матур булган ул: түгәрәк йөз, томрап торган зур күзләр, дугалы кашлар, озын керфекләр. Әллә инде үзенә күз тигән, кыз авырый башлаган. Көннән-көн сула-сызыла бара икән мескен. Нишләргә дә белмичә кайгыга баткан әтисе белән әнисе җәйнең бик эссе бер көнендә газиз баланы шушы тауга алып менгәннәр. Ходайдан ярдәм сораганнар. Шулвакыт ни булган, дисезме? Нәкъ менә кыз яткан урынга яңгыр коеп алган. Шуннан бераз читтәрәк бер тамчы да төшмәгән. Яңгыр суы кызның битен, кашларын, керфекләрен юган, күлмәге манма су булган. Шуннан соң авыруның кипкән иреннәре дым тарткан, сулган йөзенә төс кергән, саргайган битенә кызыллык йөгергән. Кыз савыгып аякка баскан».
Әбисе сөйләгәннәрне гаҗәпләнеп тыңлап торган Рамил сусаудан кипкән иреннәрен кысып, баш чайкап куйды.
Бу риваятьне тыңлагач, аның әбисен салкын чишмә суы белән коенырга күндерү теләге тагын да көчәйде.
Тик ничек күндерергә соң аны? Коену өчен монда махсус урын да бар югыйсә. Суны чиләк белән алып киләсең дә кабинага керәсең… Аллаһы әкбәр!
– Әби, әйдә инде, коен инде!
– И улым… гомергә булмаганны.– Бер авырлыгы да юк ич инде аның, әби. Чиләкне күтәрәсең дә… Шалт, Мөхәммәтҗан. – Юк, улым, юк. Булмый. Кыстама. Ах, бу әбисе! Бигрәк үзсүзле. Юк, аны коенырга аркан белән тартып та китереп булмаячак. <…>


Хикәя кыскартылып урнаштырылды. Дәвамын «Казан утлары» журналының 8нче санында (2018) укыгыз.

 Фото: infourok.ru