Яңа исемнәр

09.08.2018 8 (август), 2018

Кытай елгасы (хикәя)


Чалт аяз көн, зәңгәр күктә ап-ак болытлар. Күз күреме – җирдә арыш басуы. Авылдан урманга кадәр аралыкта – зәңгәрсу диңгез. Шул күкнең төсен үзенә алган басу өстенә томан күтәрелгән диярсең – арыш серкә очыра. Талгын җил аз гына көчәеп киткәндә, серкә уйнаклап югары күтәрелә, җил бераз тынгач, арыш басуына иңә… Шул диңгездән яңа пешкән әче арыш ипие исе, борыннарга кереп кытыклап, ашыйсыны китерә.
Ә басу уртасын ярып бәләкәй генә инеш үзәне кереп оялаган. Шушы зәңгәрсу басу эченә качарга теләп шуышкан елан кебек тоела елгачык. Җәй уртасына суы да аз гына кала инде аның, ташбаш балык белән бакадан башка җан иясе дә яшәмидер, әмма Югары оч елгасы дигән зур исеме дә бар. Инеш буйлары, бу як су юлларына хас булмаганча, бернинди ерымнар белән дә җәрәхәтләнмәгән – ямь-яшел утыралар. Ул яшеллек арасындагы җиләк! Исе борынны ярып керә. Ак болытлар белән шушы җирдәге оҗмах арасында да табигатьнең иң гүзәл матурлыгы – менә-төшә тургайлар сайрый. Талгын гына искән җил болынның басу эченә кисеп кергән урынында үскән кырлыганнарны тибрәтә, алар арасыннан зәңгәр, ак, кызыл күбәләкләр очып үтә. Бөтен болын чикерткәләр җыры белән тула…
Елганың икенче як ярында, беркемгә дә игътибар итмичә, әрләннәр бәйрәм ясый. Арт аякларына басып сызгыралар:
– Фьюит!
Җәйдә оҗмах нурлары бар дип юкка гына әйтмәгәннәрдер!
Табигатьнең бу матурлыгы белән Югары оч елгасының басу эченә кергән бер уемтыгында аһ-уһ килеп җир казып маташкан адәмнәрнең гамәлләре һич кенә дә ярашмый. Боларның эшләре кызу: дөньяның шушы матурлыгын бозып, яшел басуны ертып, җирне актаралар. Ике адәм билдән чокырда – көрәккә сыланып торган кызыл балчыкны өскә ата; тагын икесе шул балчыкны, чокырга төшмәсен өчен, читкәрәк күчерә. Кояшта кара янган йөзләре тирдән ялтырап тора, күлмәкләре аркаларына ябышкан. Үзләре мыш-мыш килә, әмма табигать аларның гамәлләрен хупламый – кызыл балчык, көрәккә ябышып, эшләрен акрынайта, чокырдан аткан балчык, кире коелып булса да, аларга каршы килергә маташа сыман…
Казучыларга ачулы күзләре белән кандала кебек кадалган Сираҗига бу бер дә ошамый. Көн үтеп бара. Мондый эшне тиз тотарга кирәклеген белә ул. Кызуында сугып калмасаң, әлеге гамәле барып чыкмасын да сизә. Үзе дә казышырга дип талпынып та караган иде, ярамый, дип тагын туктап калды. Үзең тотынсаң, нәрсәнедер күрми калуың бар. Шуңа казымый – көрәгенә таянган да тегеләрне генә күзәтә. Берсе дә сөйләшми, барсының да эше ашыгыч.
Әле ярый күктәге тургайлар Сираҗиның көрәк тимерен эретеп агызырлык нәфрәтле карашын аңламый. Ник туганнарына үкенеп мәңге кайтмаска җир читенә олагырлар иде. Шушы җәйге матурлыкка бөтенләй хас булмаган тагын бер куркыныч әйберне дә белми шул алар. Чокырдан чыккан кызыл балчык читенә куллары артка каерып бәйләнгән ике зат тезләнгән. Берсе ир уртасы – кырык бишләрдә булыр, икенчесе – үсмер – ундүрттән дә артыкны бирмәссең. Икесенең дә ертылып беткән киемнәре пычракка каткан, шул ертыклардан күренеп торган тәннәрендә, битләрендә кан эзләре. Ирнең авыз-борын тирәсе кып-кызыл, кырылмаган иягеннән тезләренә кан тамчылый. Икесе дә бер үк рәвешле – кечкенә буйлы, шакмак башлы, чәчләре – керпе, үзләре кап-кара, күзләре кысык. Бер зур гөмбә янында үсеп чыккан вакларыдай – шулкадәр охшаганнар.
Базык гәүдәле бу ирне авыл халкы Кытай дип белә, янындагы «гөмбә» – аның улы. Авылда электән кабул ителгәнчә, анысының да кушаматы – Кытай. Кытай малае. Карашларында – гаҗизлек. Сираҗиның нәфрәтле карашы тимерне эретерлек булса, боларының өметсез карашлары – инешнең суын бозга әйләндерерлек.
Яшүсмер бозлы судан яңа гына тартып чыгарылган чеби кебек – дер-дер калтырый. Калтыранып тора да, ябык җилкәләрен иеп, сулкылдаган авазлар чыгарып сыгылып төшә. Бәйле кулларын бушатырга теләгәндәй, тарткалап-тарткалап ала. Ертык иңбашыннан калкыган ябык тәне шулкадәр юка – сөякләре төртеп чыгар кебек. Тузанга каткан бите кызыл балчыкка төбәлгән, башын игән чакларында яшьләре дә шул балчыкка тама. Иелеп сулкылдап алгач, Кытай малае башын бераз күтәрә, тагын калтыранып куя, куркынган йөзен күтәреп, Сираҗига карый. Авызы ямьшәйгән, үзе сулкылдаган авазлар чыгара – яшүсмер ниндидер куркыныч җан иясе булып тоелып китә. Аннары, язмышы белән ризалашкан кебек, бер ноктага текәлә…
Олысы, кара янган башын күтәреп, чокыр казучыларның эшен күзәткән Сираҗи байга дәшкәләп ала:
– Сирай абый… Сирай абый… Бәлки, бер юлга кичерерсең?
Сирай дәшми. Чокырга текәлгән – әйтерсең лә шуны казу аның дөньядагы иң зур хыялы булган. Менә шуны тормышка ашыргач, якты җиһаннан китәргә дә ярый аңа… – Сирай абый… Сирай абый… Мин гомерем буена синең колың булырга риза… Сирай дәшми.
Үлем менә шушындый булыр дип кем уйлаган?! Чокыр читендә тезләнеп, әҗәле якынлашуын көтеп утырган малайның моны уйларга акылы җитми, ул куркудан бөтенләй уйлый да алмаслык хәлгә килгән.
Ничек инде шушындый матур көндә килә ала ул үлем? Һәм шушылай күзгә күренеп! Нигә казыла бу чокыр?
…Чокырдан чыккан һәр көрәк балчык аларның әҗәлен якынайта…
– Сирай абый, казытма инде чокыр, тукта инде…
Кытай бу чокырның ни өчен казылганын белсә дә, аны башкача – үз исеме белән атыйсы килми. Шуңа да «казытма, казытма», дип кенә ялвара… Күпме генә сөйләнсә дә, берни дә үзгәрмәс төсле. Әмма ялвара торгач, таштай каткан Сираҗи да кузгалды ул ахыр чиктә. Тик үзенең файдасына гына булмады бугай…
Көрәгенә таянган Сираҗи, тамагын кырып, лач итеп төкерде дә Кытайның әйтергә генә түгел, ишетергә дә теләмәгән сүзен әйтеп ташлады:
– Чокыр түгел бу, сиңа кабер казытам мин! Кабер! Аңладыңмы шуны? Сиңа да, әнчегеңә дә!
«Кабер» сүзе ике әсирнең аркасына чыжлатып камчы белән суккан кебек тәэсир итте – Кытай дерт итеп китте, улы, йөзе белән җиргә егылып, акырып елап җибәрде:
– Үтермәгез мине! Үләсем килми минем! Яшисем килә минем, үләсем килми! Яшисем килә!!!
Кытай малаеның бүген беренче генә кычкыруы булмаса да, үзәк өзгеч тавышка бер дә колак ияләнерлек түгел… Кытай да бөтен гәүдәсе белән калтыранып китте, чокыр казучыларның җиргә төбәлгән йөзләре тагын да аскарак иелде, мөмкин булса, җир эченә кереп китәрләр иде дә… Әйтерсең лә шулай иткәч, аларның бу коточкыч хәлгә катнашлары бетә… Малай шулай кычкырып җибәргән саен, аларның хәрәкәтләре ешая – әллә эш белән үзләрен оныттырырга телиләр, әллә инде «тизрәк булсак, тизрәк котылырбыз», дип уйлыйлармы шунда…
Кызыл балчык өстенә йөзтүбән яткан малай исә үзәк өзгеч тавыш белән бәргәләнүен белә:
– Яшисе килә минем!!! Үләсем килми лә!
Әллә никадәр куркыныч хәлләрне кичергән, күп әҗәлләрне үз күзләре белән күргән, үзе дә берәүнең үлеменә турыдан-туры сәбәпче булган Кытайның тимер йөрәге дә баласының илергәненә түзмәде, күрәсең. Ул, кисәк кенә башын артка ташлап, үксеп улап җибәрде:
– Үтермәгез! Җан кыймагыз! Алладан куркыгыз!
Шулай дип җан өшеткеч аваз белән кычкырды да, чытырдатып күзләрен йомып, аскы иренен тешләп, күккә төбәлде. Әҗәл якынлашу сәбәпле, тибүе ешайган йөрәге инде күкрәк читлегеннән сикереп чыгарга әзер иде сыман.
Җан өшеткеч авазның Сираҗи күңеленә сары май булып ятасын аңласа, Кытай, бәлки, бу кадәр бәргәләнмәгән дә булыр иде. Әмма бай дошманының нәкъ шушылай өзгәләнүен ничә еллар көткән иде бит. Тычканга – үлем, мәчегә – көлке. Сираҗи көрәген җиргә батырды да кабернең икенче ягына – әсирләр ягына чыкты. Әлегә кадәр башын артка ташлап торган Кытайның чәченнән эләктереп, йөзен кабергә төбәде:
– Әнә, кара! – Тегесе күзен ачмагач, яңагына чалтыратты. – Кара, дидем! Синең соңгы абзарың булачак бу, белдеңме?
– Юк, юк! – дип, ашыгып-ашыгып башын чайкады Кытай. – Сирай абый, алай эшләмә! Гомерем белән түләр идем!
– Синең өч тиенлек гомерең кемгә хаҗәт, хәшәрәт? Сиңа шушы кабер дә кызганыч, үләксә базына атасы син мөртәтнең шакшы гәүдәсен…
– Ю-ук! – Кытайның дога укыган кебек ялынган-ялварган тавышына улыныкы кушылды:
– Яшисем килә минем! Үләсем килми минем! Абыйлар! Ник алай итәсез?
– Нигә акырасың, әнчек?! Үләсең килмиме, ат карагы?! – Сирай Кытай малаеның кабыргасына типте, тегесе кычкырып ук җибәрде. Әмма Сираҗи кызган иде инде.
– Акырып кына котыла алмассыз, инде минем кулга бер эләккәч! Кызыл балчык көтә сезне!
Шулай диде дә Сираҗи көрәктәй куллары белән Кытайның яңагына чапты.
Шушы сугу Кытайны айнытып җибәргән бер мизгел булды сыман. Ни гаҗәп – акырырга ачылган авызы да ябылды. Гүя, бу сугу аның башына кереп оялаган җеннәрне төртеп чыгарды. Әйтерсең, ул гәүдәсен ташлап чыгып китте дә читтән үзенә карап тора… Әҗәл – явыз уяткан шайтан аның баш миенә уралган хәтер йомгагын бармагына чорный башлады…
Беренче тапкыр утыз ел элек җизнәсе белән бер байның ат абзарына кергәндә дә шулай типкән иде йөрәге. Тез буыннары калтыраудан, кулларының егәре китүеннән берни эшли алмас хәлгә килгән иде ул… Җизнәсе малайның күңелендә уйнаган уйларны сизеп алды, әмма нәрсәдер өйрәтеп маташырга вакыты юк иде инде аның. Ат карагының тәрбия ысулы бер генә иде. Зур йодрыгы белән берне китереп сылады һәм икенче кулы белән изүеннән алып, абзар ишегенә терәде: «Җебемә! Җебесәң – катасың! Шушы урында үзем бәреп үтерәм!» Караңгы абзарда җизнәсенең йөзен күрмәде ул, әмма шушы мизгел төшләренә кереп интектерде соңыннан…
Баскан урынында биеп торган атны урлап алып чыгып китеп, алдан килешенгән урында тиешле кешесенә – пыяла заводыннан килгән марига тоттыргач та шул ук тәрбия алымын тагын бер кулланды җизнәсе. Тез буыннары дерелдәп торган үсмернең башына кундырды:
«Җебесәң – катасың!». Аннары, эшне башкарып чыккан хөрмәткә чирмеш көмешкәсе кабып, бераз кәефләнеп алгач, озаклап акыл өйрәтте: «Артыңнан әҗәл куып килгәндә дә кабаланма! Җебесәң – катасың!»
Кабаланма!
Җебесәң – катасың!
Әйе, нигә җебеде соң әле ул? Әллә беренче тапкыр гына әҗәл килдеме каршыңа? Нинди генә хәлләргә эләкмәде аның башы?
Тынычлан!
Сираҗи тынып калган Кытайга бер-ике генә типте дә үз урынына барып басты. Яшел чирәмгә йөзтүбән яткан карак моны сизмәде дә – җирдә йөгерешкән кырмыскаларны күзәтте. Әнә, алар да яшәргә тырыша. Йөгерешәләр.
Күз алдыннан бөтен гомере үтеп киткәндәй булды. Ак чәчәкләр баскан елга яры, күктәге тургайлар. Болар барысы да аныкы бит. Әнә ул каядыр басуга ашыккан әнисе артыннан йөгерә… «Әни, әни, күтәр мине!» Әнисе ашыга, кабалана… «Әни, күтәр инде!» Әнисе бөтен эшен ташлап туктый, артыннан йөгергән балага каршы килә… «Улым, син зур бит инде, авыр, күтәрә алмыйм мин сине…» «Аласың, әни, син бит зур…» «Әни, әти кайда минем?» «Улым, әтиең еракка китте, кайтыр ул, кайтыр…»
Әнә ул дуслары белән инештән ташбашлар сөзә… Балык сөзәргә кереп киткән җиреннән су күсесе тотып чыккач, кызчыкларның гына түгел, малайларның да куркышып чинашканнары истә… Ул балыклар чормада кибә иде, шул тозлы кипкән ташбашларның тәме әле дә авызда… Юк, кан тәме түгел аның авызында, шул чабакларны суыра икән бит ул…
Менә кыш җиткән, текә яр кырыенда басып торалар, кар киртләчләнеп елга эченә уелып кергән. Малайлар курыкты, бер ул гына сикерә алды… Кар өеме өстенә ишелеп, аста калуы, күз аллары караңгыланганда, ике абыйның казып алуы истә. «Анаңа гәүдәңне кар эрегәч кенә алып кайтып бирә идек бит, малай актыгы, ярый әле кай җирдә икәнеңне күреп калганнар…» Бистә базары, бистә базарында кипкән балык сатып торучы урыс… Тагын шул кипкән балык… «Малайлар, сөйләштерегез…» Ул арада аның кулларында кипкән балыклар, ул базарда кешеләр арасыннан чаба… «Тотыгыз, тот, карак малайны!» Юк, тоттырмады… «Улым, кайдан алдың боларны?» «Базарда әйберләрен күтәрешкән өчен бер урыс бирде». «Булмас, улым, шулкадәр бирдеме?» Шатланыр дип уйлаган әнисенең хәсрәтле йөзе күз алдында. Әнисеннән башка бер генә якын кешесе дә булмаган икән аның! Кала базарындагы үксез кыз хатыны булырга ризалашкач, үзен яратадыр дип уйлаган иде. Әмма бергә яши башлагач, тегесе әйтеп бирде: «Минем барыр җирем юк, шуңа иярдем сиңа», – диде. Озак яши дә алмады ул, китеп барды. Шулай да ул барында бу дөньяда Кытайның яшәвен теләгән кеше булган икән әле. Аннан соңгы тормыш тоташ караңгыдан гына тора…<…>


Рәмис ЛАТЫЙПОВ (1977) – Арча районында туган. Арча педагогия көллиятен һәм Казан университетының журналистика бүлеген тәмамлаган. Казанда яши.

Хикәянең дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: agroinfo.com