Повесть

06.07.2018

Әфган тауларын кичеп…


Таң белән, юынып та тормастан, урамга чыктым. Моны әнинең кушуы буенча эшләдем, кичтән үк өйрәтеп куйган иде. Имеш, урамда кем беренче булып очрар… Безнең әни шундый юк-барга ышанучан кеше инде.
Йә Ходай, тыкрыктан Юрис абзый чыгып килә, әзрәк салмыш та ахры. Хәер, аның салмыйча йөргән чагы да юк. Ул – авылның бригадиры, үзе болай начар кеше түгел. Әмма шайтан аяклы кеше. Юлга чыкканда ул очрадымы, иң яхшысы – кире борылу, юлың барыбер уңмаячак… Белгән догаларымны укыдым да кулдагы икмәк кисәген күрше Габдулла бабай этенә ихата аша гына очырдым. Эт мине белә, койрыгын болгап, рәхмәт әйткән сыман карап алды да икмәк кисәген ике генә капты.
Түземсезлек белән көтеп алган әни:
– Кем очрады, улым? – дип сорады.
– Урам буш, беркем дә очрамады, әни. Икмәк кисәген Габдулла бабайлар этенә бирдем, – дидем, күз дә йоммыйча.
– Бик әйбәт, улым, болай булгач, юньле кешеләр белән ару урынга хезмәткә эләгерсең, – дип куана-куана, плитә тирәсендә чаж да чож пешеренә башлады. Дөресен әйтеп, әнинең күңелен шомландырасым килмәде инде. Чөнки әнинең Юрис абзый турында: «Таш аяклы да кеше инде, ул очраса, бер дә хәерле юл булмый», дип сөйләгәнен әллә ничә тапкыр ишеткәнем бар. Үзем болай андый-мондый юрауларга бик ышанып та бетмим. Әйдә, әни миңа беренче булып эт очраган дип уйласын. Эт очраса, юл уңуына ышана инде ул. Ерак юлга чыкканда, гарип-горабага, ятимнәргә, йә булмаса, эткә хәер бирергә кушалар. Мин дә шулай эшләдем, чөнки бүген хәрби хезмәткә китәм.
Иртәнге чәйдән кузгалуга, күрше-күлән, туган-тумача җыелышып, мине армиягә озатырга килеп тә җиттеләр.
Искерә төшкән киемнәремне киеп, пешкән тавык, каклаган ярты каз, кыстыбый, тагы әни пешергән бүтән камыр ашлары, кружка, калак, пәке салынган рюкзакны кулбашыма асып, капка төбенә чыгып бастым. Әни лышык-лышык балавыз сыга. Үземә дә жәл булып китте, әни шул мизгелдә бәләкәйләнеп, картаеп калган кебек күренде. Әти генә, үзенең тамагына төелгән яшен сиздермәскә тырыша-тырыша, кыхым-кыхым килгән булып:
– Син, улым, бик бирешеп барма, анда авыл түгел. Командирларыңны тыңла. Бик алга йөгермә, артта да калма. Ишетсен колагың, безнең йөзгә кызыллык китерерлек булмасын, – дип, үзенең нотыкларын укый. Әти шулай безне адым саен тәрбияләргә ярата. Үзе әйтмешли, безне чын кеше итеп күрәсе килә.
Кызып алган ут күрше Хәмит абзый да:
– Син, парень, тегеләй-болай геройлык күрсәтергә яратасың, сматри, тегендә эләксәң, сак бул, – ди. «Тегендә» дигәне Әфган инде аның. Ул үзе Әфганда хезмәт итеп кайтты, кайтканына дүрт ел булды, һаман өйләнми. Көн саен исерек. Әле дә бит әнә иртә таңнан эчеп алган. «Бу сугыш бетмичә өйләнмим, эчүне дә ташламыйм. Тегендә калганнар өчен эчәм, – ди. – Синең геройлыгың безгә кирәкми, исән-сау йөреп кайт», – дип, әллә ничәнче тапкыр колакка килеп, шым гына пышылдый. Янәсе, туганнар, әти-әниләр ишетмәсен. Үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәтә-өйрәтә туйдырып бетерде инде. Мин дәшмим, сирәк-саяк күңеле булсынга: «Әйе, ярый», – дип баш каккалыйм. Үзем, Ләйлә күренмәсме дип, югары очны күзәтәм. Ниһаять, ул да килеп җитте. Мин аны безнең авыл кызлары кебек ерактан гына озатыр дип уйлаган идем дә, ул яныма ук килеп басты. Әтиләр алдында уңайсыз булып китте. Ләйлә – шәһәр кызы, безнең авылга картәтиләренә кайткалап йөри. Кичә төнлә саубуллашкан идек тә, түзмәгән, иртән тагын килеп җиткән. Әти-әниләр алдында оялыбрак калсам да, әллә ничек күңелгә рәхәт булып китте. Китапларда язылганча, берберебезне үлеп яратышмасак та, озаткалап куя идем үзен.
Ул арада колхоз автобусы да килеп җитте. Быел армиягә китүче егетләр авылдан өчәү, ә колхоздан барлыгы җидәүбез. Автобуска утырганда, көтмәгәндә Ләйлә мине кочаклап үбеп алды да, урысчалап: «Буду ждать сине», – диде.
Бөтен халык «аһ» итте. Җир ярылса, шунда керә идем. Ярый әле ярылмады. Авылда бит безнең болай түгел, шәһәр кызы – шәһәр кызы шул инде. Үзем дә сизмәстән, Ләйләне этеп үк җибәрдем. Автобустагы егетләр шаулашып көлешәләр, Ләйлә белән Мәҗнүн, дип, мине ирештерәләр. Автобус кузгалды. Авыл күздән югалды. Мин тәрәзәдән карап барам. Егетләр һаман Ләйләнең мине үбеп озатканына, әллә көнләшеп, әллә аптырап, үчекләп, шаярткалап алалар.
Районда хәрби комиссариат ишегалдында безне шау-гөр килеп тагы утыз-кырыклап егет каршы алды. Бер ярты сәгатьтән, безне рәтләргә тезеп, фамилияләрне барладылар да, эшне тиз-тиз тотып, тагын да зуррак автобуска утыртып, Уфага озаттылар. Анда янә комиссия үткәрделәр һәм, аерым вагоннарга төяп, төнлә алып та киттеләр.
Тәрәзәдән тирә-юньне карап барам. Кайсы якка барганыбызны шәйләргә чамалыйм, юк, белеп булмый. Озатып баручы офицерлар берни дә әйтми. Янәсе, барып җиткәч белерсез. Вагон умарта күче кебек гөж килә. Егетләр төркем-төркем булып утырганнар: ашыйлар, аракы эчәләр, төрле-төрле анекдотлар сөйләшеп, шаулашып көлешәләр. Якташлар белән бер тирәгәрәк урнаштык. Бүтәннәр дә шулай үзенең якташлары тирәсенә елыша. Җырлашалар, кемдер болай ару гына гитарада уйный. Кем-кемне ничек озаткан, кемнең кеме калган – барысын да төрләндерәләр. Ә мин, берсенә дә кысылмыйча гына, икенче «кат»та тәрәзәдән карап барам. Дөресен әйткәндә, минем бит әле поездга беренче тапкыр утыруым, күзәтеп баруы кызык тоела. Төрле станцияләр, төрле авыллар күренә. Поезд, үзенең бер ритмлы җырын көйләп, һаман алга, билгесезлеккә чаба. Вагонда төрле хәбәрләр йөри. Имеш, туры Әфганга алып китәләр икән, йә булмаса, Каспий диңгезенә, дип тә сөйләп куялар. Бара торгач, мин дә чамаладым: безне көньякка алып китеп баралар. Юлдагы агачлар шау чәчкәдә. Ә бездә әле агачлар юньләп яфрак та ярмаган иде. Ике тәүлек поездда дыңгырдап барганнан соң, Әстерхан шәһәре кырына китереп төшерделәр. Хезмәт итә торган частька төнлә генә барып җиттек. Туп-туры мунчага алып киттеләр. Мунчадан чыкканда, без инде солдатлар идек. Солдат киемнәре кидереп, казармага урнаштырдылар. Башкортстаннан якташлар хәтсез генә булса да, авылдашларны Уфа үзәк военкоматында ук төрле якларга озаттылар.
Туган илгә хезмәт итүебез менә шулай башланды. Иртән подъём, кич отбой, шуның арасында йөгерү дә йөгерү, ә инде туктап торган арада сәяси әзерлек. Иртәнге сәгать алтыда уяталар, бер шырпы янып беткәнче киенеп өлгерергә, ә кичке сәгать унда бер бөртек шырпы янып беткән арада чишенеп йокларга ятарга тиешсең. Башыңны мендәргә терәргә дә өлгермисең, торырга вакыт җитә. Хезмәттә булмаган кеше йокы кадерен белми. Миңа, авыл малаена, физик әзерлек, йөгерү һәм башка күнегүләр җиңел бирелә анысы. Алты ел күрше авылга көн дә иртән җиде чакрым, дәрес беткәч, өйгә җиде чакрым йөреп өйрәнгән кешегә бу чүп кенә. Бәләкәй арбага бер-ике капчык салып тоттырсалар да, шәһәр малайларыннан калышмас идем. Шәһәрнекеләргә бик кыенга туры килә, йә итекләре аякларын кыра, йә тегесе, йә монысы. Дөресен генә әйткәндә, бәрәңге кәлҗемәләре инде. Йомшак буынлы кешегә бездә шулай диләр. Ә менә сәяси әзерлек белән махсус әзерлекләр миңа кыен бирелә. Урысча чамалы белгәнгә, бик аңлап бетереп булмый. Кайчак аңлаганыңны сөйли башласаң, йә сүзләр дөрес әйтелми, йә җөмлә төзелеше чатлы-ботлы килеп чыга. Шуннан егетләр кычкырып көлеп тә алалар. Нишлисең бит, шул урыс телен гомер бакый яратмадым. Филзә апа белеп «ике» һәм «бер» тезгән икән. Миннән ачыктан-ачык көлүче булмады болай. Шаярышып кына көлү исәптә түгел бит инде. Монда без барыбыз да тигез хокукта. Ә теге «старик», «дед» дигәннәре күрше казармаларда. Без әле карантин дигән нәрсәне үтәбез.
Әнә шулай солдат тормышына өйрәнә-өйрәнә, карантинны да үткәрдек. Солдат анты кабул иткәч, безне, самолётларга утыртып, Ташкент каласына китереп төшерделәр. Каһәр суккыры Юрисның аягы: юраган юш килә түгелме соң? Безне көннән-көн шушы куркыныч «интернациональ ярдәм» дип аталган Әфган сугышына якынайталар бит. Күңел ышанмый, мине монда калдырырлар кебек. Солдатлар арасында да төрле шомлы хәбәрләр йөри. Имеш, тегеләй булган, имеш, болай булган. Тагы да әллә нәрсәләр булачак, диләр. Тагын безне, якташлардан аерып, төрле частьларга бүлгәләделәр. Мине икенче миномёт взводына тәгаенләделәр. Егетләр болай ару гына күренә. Әмма взвод командиры гына бик шәп егет түгел ахры. Минем ватып-сындырып урысча сөйләшкәнне белгәч тә: «Вот ещё один чурка», – диде. Бу сүз инде мөселманнарга тагыла торган кушамат. Шуңа да взвод командирын тәүдә үк яратмадым. Ул моны сизде бугай.
– Ничего, салага, ты ещё меня полюбишь, как мать родную. Если не будешь, то заставлю, – ди бу.
Шулай итеп, армия сафларында хезмәтебез дәвам итә.
Отделение командиры армиядә бик зур кеше инде ул безнең кебек «салагаларга». Бөтенесе аңа бәйле. Ашханәдә ул кайсы өстәл артына утырта, шунда утырасың. Җитмәсә, өстәлнең дә төрле почмагы була бит. Ярый ла шикәр, май, икмәк куелган башына эләксәң. Аннары, ризыкны кем бүлә бит. Мине өстәлнең иң аргы буш башына утыртты командир. Ярый әле аш бүлүче гадел «черпак» (бер ел хезмәт иткәннәрне шулай атыйлар) туры килде. Ул гел тигез бүлергә тырыша.
Командир белән ике арадагы яшерен киеренкелек аркасында миңа башкаларга караганда авырракка туры килә. Әмма бирешмәскә тырышам. Төрле кыенлыклары, ыгы-зыгысы белән дүрт ай сизелми дә үтеп китте. Бер төнне безне «КамАЗ» машиналарына төяп, каядыр алып киттеләр. Әйтмиләр, шулай да сизенәбез. Шул Әфганга инде. «Солдат телефоны» да тик тормый, шуны сөйли. Моны инде акылы камил булган һәркем аңлый. Безне бит юкка гына көне-төне сугыш алымнарына, тау шартларында сугышырга өйрәтмәделәр. Бер-береңә тауда ничек ярдәм күрсәтергә дә, пуштун телендә ун-унбиш җөмлә дә өйрәндек. Юкка түгел инде бу, юкка түгел.
Эх, дөньяларда бу яшь башлар нәрсә күрер дә, нәрсә булыр, әллә исән калып була, әллә юк. Күңелдә шом. Таң алдыннан таулар арасындагы бер кышлакка килеп урнаштык. Көне буе шунда яттык. Төнлә тагын бөркәүле «КамАЗ»ларга төяп, каядыр алып киттеләр. Шулай дүрт көн тирәсе барып, бер елганы чыккач, чыбыксыз «солдат телефоны» Әфган чиген кисеп чыгуыбыз турында җиткерде. Географиядән үткәннәрне искә төшерергә тырышып, кай тирәдәрәк икәнбез дип уйланып барам. Әмәлгә калгандай, Әфганга бәйле һичбер нәрсә искә төшми.
Тагы берничә көн, берничә төн баргач, безне бер тарлавыкка китереп урнаштырдылар. Иң тәүдә хәйран калдырган нәрсә – өскә ишелеп төшәргә торган тау-ташлар булды. Өскә карасаң, тәннәр чымырдап китә. Безнең авылдагы иң зурдан исәпләнгән Мөгәзәй тавы бу таулар белән чагыштырсаң, бер көрәк җир кебек кенә булып кала. Таулар менә ничек була икән. Таудан берәр таш тәгәрәп төшәр дә сине үтерер кебек. Гел тау башына карап йөреп, муеннар тартыша башлый. Җирдә яткан ташларга абынып, бер-ике рәт егылып та алсаң, аннары өйрәнәсең, тауның биеклеген сизмисең. Шулай да таулар кырында адәм баласы үзен бу дөньяда бик кечкенә җан иясе икәнен чынлап торып тоя башлый. Менә шушында, таулар арасында, без юл сакларга тиешбез икән. Безне, бер взвод солдатны, шушында калдырдылар. Машиналар янә алга китте. Тау-таш арасында унике кеше калдык. Тирә-якта таулар да таулар. Карап торуга гаҗәеп матур да, сискәндерерлек шомлы да. Машиналар киткәч, тауга күтәрелдек һәм икегә бүлендек. Аста – бормалы-бормалы юл. Таулар арасыннан килеп чыга да таулар арасына кереп югала. Юлның ике ягында ватык, янган БТРлар, «КамАЗ»лар аунап ята. Күбесен аска – елгага очырганнар. Юл елга яры буйлап үтә. Икенче ягында – текә тау, йә кеше башы әйләнерлек кыялар. Юлдан бераз гына читтәрәк егермеләп йорты булган бәләкәй генә әфган авылы урнашкан. Ул яшеллеккә күмелеп утыра. Безнең карамакта рация һәм унбиш-егерме көнлек азык, ике примус, егерме литрлы берничә канистра белән бензин. Ашарга үзебез пешерергә тиеш. Бөтен ризыгыбыз ун буханка икмәк, консервалар һәм коры паёктан гыйбарәт. Консерваларны җылытып кына ашарга инде. Эчәргә суыбыз бар тагын. Бөтен корал аркада. Шуларны күтәреп чак килеп урнаштык. Взвод командиры карт солдат – «дед» икән. Миңа карата бик төксе кыланса да, болай башлы гына күренә. Безне өч төркемгә бүлеп, кайда ничек яшеренергә, кай җирләрне ныгытырга, кайсы төшкә ныграк игътибар итәргә кирәклеге турында күрсәтмәләр бирде. Шул ук көнне, бик күренеп бармаска тырышып, үзебез кереп сыенырлык урын әзерләдек. Командир Кравченко әйтүенчә, шулай эшләгәндә генә монда исән калырга мөмкин икән…


Повестьның ДӘВАМЫН сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: w-dog.ru