«Хәзинә» әдәби конкурсы

04.07.2018 7 (июль), 2018

Ник керәсең төшләремә?


Хакыйкый бәян

«Татнефть» берләшмәсенең
элекке генераль директоры,
СССР нефть промышленносте
министрының урынбасары
Мөхәммәтҗанов Әкълим Касыйм улының якты истәлегенә багышлыйм.

 

Хакым бармы?

Татарстанда кара май чыгарыла башлауның юбилее якынлаша дигән хәбәр колагыма чалынгач, үзем күргән, белгән, якыннан аралашкан ошбу һөнәр кешеләре, аларның якыннары, дуслары, беренче нәүбәттә, бары тик үз көче белән түбәннән күтәрелгән, халкыбыз иркәләп үстергән, ифрат милли җанлы, дастаннарга лаеклы легендар шәхес Әкълим Касыйм улы Мөхәммәтҗанов турында хатирәләрем белән уртаклашасым килде. Шул ук вакытта бер шик-шөбһә күңелне кытыклады: яшьлегең Нурлат, Алабуга, Әлмәт кебек нефть чыккан якларда үтеп, әдәбият серләрен, әдәп-әхлак кагыйдәләрен шул төбәкләрдә туып-үскән балалар зиһененә, күңеленә сеңдерү рухы белән яшәсәң дә, бу байлыкны җир бәгыреннән чыгаруда, эшкәртүдә катнашмадың, мазутка чумып, озын балтырлы итекләр киеп пычрак измәдең… Икенче яктан, Алабуга педагогия институтында эшләгәндә, бигрәк тә 1971-1986 елларда ректор вазифаларын үтәгәндә, шул эшләрне башкаручы фидакярләр белән якыннан аралашып, хезмәтләренең авырлыгын, сөенечләрен, шатлыкларын күреп, үз башымнан үткәргәндәй тоеп яшәдем. Бигрәк тә бу өлкәдә гади эшчедән иң югары баскычка күтәрелгән татар кешесе – «ата нефтьче» Әкълим Мөхәммәтҗанов белән шактый еллар аралашып яшәвебез, дуслыгыбыз хакында үзе исән чакта ук язарга тиеш идем. Фикеремне әйтми калуым мәгънәсезлек булдымы, «байларга» ялагайлана, диюләреннән шикләндемме, өздереп әйтә алмыйм. Соң булса да, уң булсын, дип, хәзер шул бурычымны үтим.

Әкълим ага, аның хәләл җефете Гөлчәчәк ханым Мөхәммәтҗановлар инде күптәннән бакый дөньяга күчтеләр. Мәгәр аларның якты йөзләре, камил образлары бүгенгедәй күз алдында. Ничек аларны хөрмәт итмисең, сагынып искә алмыйсың. Язмаларыма биргән исем дә кызыл сүз генә түгел, ә ихласи җан авазы. Истәлекләрем аларга дога булып барсын! Амин!

 

Беренче очрашу иң игелеклесе булды

Җитмешенче еллар башы. Алабуга педагогия институтына ректор итеп әле генә сайланган вакытым. Ышанычны аклыйсы килә. Хыяллар искитмәле, иксез-чиксез дәрья хәтле, кайсыннан башларга белмичә, уйланып, кәгазь боткасына чумып утырган ямьле яз көннәренең берсе. Төн йокыларын качырып, гелән борчып торган эшләр бихисап. Купец Стахеев хатыны төзеп калдырган, кызыл үгез тиресе төсле кирпечтән салынган бинаның түбәсе урыны белән су үткәрә, котельныйны күмердән газга күчерәсе бар, миңа хәтле бу кәнәфине бизәгән кешеләр барысы башка милләттән булганга, «ул белгечлеккә ихтыяҗ юк», дигән кәкре сылтау белән, татар бүлегенә кабул итүне туктатканнар (мин эшләгән дәвердә татар бүлеге факультет дәрәҗәсенә күтәрелде), хәл итәсе башка мөһим мәсьәләләр дә җитәрлек. Яз, көз, кыш көннәрендә юллар өзелү сәбәпле, Казанга, Мәскәүгә эләгү өчен, иң якын тимер юл станциясенә – Удмуртиянең Можга шәһәренә 100 чакрым юлны «УАЗ»ик, халык телендәгечә – «Бобик» машинасында гына барып була. Ә ул институтта юк. Мәкәрҗә хәерчесе кебек, нефтьчеләрдән яисә горкомнан машина сорап, ялынып йөрүдән туктарга вакыт…Тик менә ул машинаны кемнән сорыйсы, каян аласы?!

Нәкъ шул мәлне ишек ачылды да, мине уй-хыялларымнан арындырып, кабинетка җитез, шул ук вакытта каударланмыйча атлап, өстенә япун миллионерлары бренды булган куе зәңгәр костюм кигән, тулы, килешле гәүдәле, негрларны көнләштерерлек кара бөдрә чәчле бер ир килеп керде. Мин имәнеп киттем, ишек шаку да, башны тыгып рөхсәт сорау да юк.

Миһманым, бу бүлмәдә күп тапкырлар булган кеше кебек, түргә узды, мин инстинкт буенча, торып басарга да өлгермәдем, киң учын миңа сузып:

– Исәнмесез. Мухаметзянов, татарча Мөхәммәтҗанов булам, – диде.

«Сөйләшмичә, киңәшмичә чебенне дә кертми торган Земфира бу мәһабәт гәүдәле иргә ничек ишекне ачкан», дип уйлап та өлгермәдем, чакырылмаган кунагым сүзен дәвам итте.

– Сезгә керергә ханымнан рөхсәт алдым. Мин НГДУ «Прикамнефть»нең яңа начальнигы булам. Минем белән таныштырган җыелышта катнашмадыгыз кебек. Үзем күренеп чыгарга уйладым. Киңәшәсе мәсьәлә дә бар. Икенче атна эшлим инде яңа урында.

– Ул җыелышта була алмадым шул. Казанда идем.

Миңа ачылган авызымны ябарга да вакыт бирмичә, кунагым үзе белән таныштыруны дәвам итте.

– Исемем Әкълим, әтием Касыйм. Мин аны сугышка озатып калдым. Шул чыгып китүдән кайтмады.

Институтка берәр игелек эшләгән кеше турында кайгырткандай сорап куйдым:

– Ә Сапгир иптәш кая китте?

– Ул тю-тю… Алар халкы бер урында озак эшләргә яратмый. Сөтнең каймагын җыеп ала да башка ачыгавызларны имә башлыйлар.

Алабуга – Менделеевск якларында нефть-газ табу, чыгару берләшмәсенең, белүемчә, беренче начальнигы озын буйлы, җирән чәче яртылаш коелган, тәкәббер яһүди Лев Сапгир иде. Ул чорда иң кәттә автомобиль, үзебездә чыгарылган «Волга» машинасы булып, Сапгирны без шуңа утырып узып киткәндә генә күреп кала идек. Пединститутны ул санга да сукмады, безнең мәшәкатьләр белән кызыксынмады да. Кемдер бездән киңәш сораган диярсең: татар йә урыс кешесен тапмадылармы икән шунда, дип борчылыпмы-борчылдык. Кысыр хәсрәт диләрме әле бу халәтне психологлар? Үзебездә әзерлекле, белемле кадрлар җитмәү сәбәпле, аны Мәскәүдән үк җибәргәннәр, дигән имеш-мимеш тә йөрде.

Сапгирның хатыны Нина Петровна – үзе чибәр, өстәвенә, чит илдә тегелгән затлы киемнәргә генә төренеп, япун ислемаен сиптереп, эшенә берничә сәгатькә генә килә, иренең машинасыннан чыгуга, илле биш яшьлек баш табиб Вазыйх Сабиров аны ишек төбендә үк каршы ала, бүлмәсенә чаклы озатып куя… Саескан койрыгында таратылган менә шундый хәбәрләр Алабуга хатыннарының аеруча саруын кайнатты.

Касыйм улының Сапгир турында фикере тәмамланмаган икән әле.

– Мәскәүдә фатир юнәткәнме, сатып алган булганмы, шунда эшкә урнашып йөри, ди бугай. Үзеннән сорашмадым. Бер көн эчендә миңа эшләрен тапшырды да башкача «безнең урамда» күренмәде. Ул милләттән чыккан кешеләрнең сәләтле булуларын да таныйм, үзара, кулның биш бармагы кебек, бердәмлекләрен дә хуплыйм. Әмма авыр вакытларда аларга таянуы шикле. Кстати (күпме сөйләшеп, бер урыс сүзен кулланды), сугыштан соңгы чорда еш сөйләнелә торган анекдотны сез дә беләсездер.

– Кайсы икән, ул төр мәзәкләр күп инде, – дигән булам, тирәнгә кермәскә тырышып.

– Сугыш бара. Командир окоптан сикереп чыга да: «Орлы, вперёд!» – дип, үзе дә дошман ягына ташлана. Атака теләгән нәтиҗәне бирми, күбесе сугыш кырында ятып кала. Кем белә, бәлки минем әти дә шунда булгандыр, исәннәре чигенеп, кире окопларына кайталар. Ни күрсеннәр, берничә кеше урыннарында ышыкланып калган. Командирның ачулануына тыныч кына җавап бирәләр: «Мы же не орлы, а львы, нас не позвали…»

Бу сакаллы мәзәк күптәннән таныш булса да, сиздермәдем, елмайган булдым. Әлеге мизгелдә мин, элекке «Прикамнефть» начальнигының күктән төшкән пәйгамбәр шикелле кылануын искә төшереп, яңасының үзен күптәнге әшнәм шикелле тотуына, саф татар телендә сөйләшүенә гаҗәпләнергә дә өлгермәдем, Әкълим Касыйм улы дәвам итте:

– Мин сезгә бер киңәш белән килгәнием.

– Тыңлыйм!

– Минем икенче улым быел унынчыны тәмамлый. Әлегә, уку елы беткәнче, әнисе белән Лениногорскида калдылар. Малайның белемен дәвам итәргә абыйсы янына Мәскәүгә китәргә исәбе бар. Минем, бигрәк тә әнисенең, аны еракка җибәрәсе килми. Абыйсы Ринат мөстәкыйль бала булып үсте, яхшы укыды. Хәзер архитектор белгечлеген алырга җыена. Икенче улыбыз мулрак тормышта яшәп, иркәрәк үсте. Яшь чакта үзем дә, гармун уйнарга ярата идем, ә Ришатка музыка җене чын-чынлап кагылган, иртәдән кичкә чаклы барабан кагып, гитара чиртеп утырырга мөмкин, ирек бирсәң!

Бүлмәгә өермәдәй килеп кергән абзыйга минем дә кирәгем булуы ихтимал икән, дигән күңелле уй узды башымнан.

– Безнең институтта укытырга ниятегез бармы?

– Төрлесен уйлыйсың инде. Балаларны аякка бастыру – безнең төп бурычларның берсе бит бу дөньяда.

– Күңеле кайсы белгечлеккә тарта? Мәктәптә кайсы фәннәрне яратып өйрәнә? Шунысын да исәпкә алырга кирәк. Без киң профильле инженерлар чыгара торган яңа факультет ачтык.

Абзый, урыныннан торып, аркылыга куелган кечкенә өстәл янында йөреп алды:

– Улым мәктәптә инглиз телен яратып өйрәнә. Биредә калса, сүз шул юнәлешне дәвам итү турында гына булырга мөмкин.

– Улыгыздан нефтяник ясарга теләмисезме? Дәвамчыгыз булыр иде, – дисәм дә, башымда башкарак фикер калыпланып килә иде.

…Аның улы безгә укырга керсә, әле генә чәчне агартып, миемне катырып утырган мәсьәләләрнең күбесен хәл итеп булыр иде. Беренче чиратта, ар Можгасы белән ике арада йөрерлек, аерым алганда, Сибгат абыйны яраннары белән алып килерлек, тотылганрак булса да, төрле юлларда йөри алырлык машина сорар идем…

– Юктыр. Ул теләми, мин көчләмим. Югары белем алып, башлы-күзле булганчы, үзебезнең янда яшәсен, дибез.

Аны юри кирегә үгетләгән шикеллеме, ниятенең ныклыгын тикшереп карау өченме:

– Без бит урта мәктәпләр өчен укытучылар әзерлибез? – дидем.

Аның түгәрәк, киңчә йөзенә өстәмә яктылык иңгәндәй булды. Ул, тигез ак тешләрен ялтыратып, бөтен битен тутырып, елмаеп җибәргән икән.

– Соң бит мин үзем дә төп белгечлегем буенча башлангыч класслар укытучысы. Педучилищены тәмамлап, туган авылым Тимәштә берничә ел балалар укыттым. Хатыным Гөлчәчәк белән шунда табыштык, ул да укытучы, тәрбияче булып эшләде. Мин ул елларны әле дә сагынам. Тормышны алып барырлык түләсәләр, бәлки мәктәптә калган да булыр идем әле… – Күзлеген кулына алып, коңгырт сабының очын авызына капты:

– Юктыр! Кара май табылгач, Әлмәт төбәге тулысынча урыныннан купты, бер-ике ел эчендә җирне нефть вышкалары каплады, дөньяның асты-өскә килде диярсең. Мине дә нефть чыгару романтикасы үзенә тартты. Җегәрне кая куярга белмәгән яшь, дәртле чак. Кыскасы, мин үземне биләгән ашкыну хисенә баш биреп, буровойга гади эшче булып урнаштым.

Кунакны миннән алданрак танып, бәяләп (теге җыелышта ул булган диярсең) өлгергән сәркатибем Земфира ханым киңәшмәләр уздыра торган озын кара өстәлгә чәй ясап кертте, ризыклар куйды. Ярдәмчеләрнең үзеңнән акыллырак, алдан күрүчәнрәк булуы күңелне үсендерә торган фал икән. Гаять төгәл, эшкә бер дәкыйка алдан килми, иртә китми торган, бераз кырысрак Земфира Камил кызының райком, исполком кызыл авызларына да юмартланып, эреп китә торган гадәте юк иде. Ул бары тик Сибгат Хәким һәм аның белән килгән, үзе таныган шәхесләргә генә игътибарлы булды. «Бөдрә чәч»нең якын арада институтка иң файдалы кеше булып китәсен колагына иңендә утыручы фәрештәсе пышылдаган диярсең!

Миңа исә, урынымнан кубып: «Әйдәгез, Әкълим Касыймович, чәйләп алыйк», – дип, кулларны як-якка җәясе генә калды.

Ул, дөньясын онытып, тәмләп чәй эчә торган кеше түгел икән, шул арада минем телефоннан әле урынбасарына, әле складка шалтыратып, күрсәтмәләр бирде. Ташып торган җегәреме, җаваплылык хисеме аңа җәелеп утырырга ирек бирмәде.

Шул ук вакытта ул китәргә дә ашкынмады, югары уку йортында ул үзен янәдән педагог яисә студент итеп сиздеме, без әле шактый сөйләшеп утырдык, дөресрәге, ул тормыш баскычларын искә төшерде, мин ифрат тәртипле тыңлаучы булдым. Аның эчке сөйләмен (монологын) шул чорда ук көндәлек дәфтәренә язып та куйганмын.

– Мин Лениногорск районына кергән Тимәш авылында туып-үстем. Әтиемне сугышка озатканда, миңа унбер яшь иде, ул миңа һәм шул афәт башланган елны туган энем Өлфәткә бик озак итеп карап торды. Моңлы гына түгел, сагышлы күзләре һаман күз алдымда. Аның җаны безне һәм хатынын соңгы тапкыр күрүен сизенгәндер.

Без әниебезнең җылы кочагында үстек, дип әйтәсе килсә дә, дөреслек башкада иде. Тамагыбыз тук, өс-башыбыз башкаларныкыннан ким-хур булмасын, дип, ул көне-төне колхоз эшендә булды. Әйткәнемчә, безнең тирәдә кара май табылгач, төбәк күтәрелә, гөрли, юллар салына, өйләр төзелә башлады. Шул дулкын мине дә йомычкадай бөтереп алды. Миңа да нефть җене кагылды. Кулга акча керә башлады. Булганына канәгатьләнеп, кичен кулда тальян биетеп, мәҗлесләрдә тел чарлап, кызлар озатып йөреп, ярым романтик, ярым сентименталь тормыш белән дә гомерне уздырып булыр иде. Тынгысыз җанымны җир астында миллион еллар дәвамында туа, җыела килгән кара майның эчтәлеге, структурасы, нинди матдәләрдән торуы кызыксындыра башлады. Аларны күзаллау өчен белем кирәклеген аңладым һәм Уфа нефть институтының Әлмәттәге кичке бүлегенә укырга кердем. Бөгелмә педучилищесы математика, физика, химия, биология кебек фәннәрдән төпле нигез салган икән, мәктәптә дә әзерләнмичә дәрескә кереп булмый иде. Шуңа да институтта укуы авыр булмады. Борынгылар кешене ике нәрсә: хезмәт һәм гыйлем бизи, дигәннәр. Үзеңне үзең мактау тыйнаклык саналмаса да, тиле әйтмешли, үткән юлыма әйләнеп карыйм да гаҗәпләнәм, ничек барысына да түзелгән, әле бит киләчәктә кем, ничек булуың билгесез, барысы Алла хөкемендә. Көне буе буровойда мазутка батып эшлисең дә, тиз генә юынып, ашап, институтка чабасың. Укытучыга бит синең аруың, талуың түгел, ә белемең кирәк. Һәрнәрсәнең үз вакыты бар, сәгате суккач, гаилә корып, балалар үстерәсе, биргән тәрбиясе, җан җылысы өчен әнигә дә бурычны кайтарасы була.

Акрын гына барысы үз агымнарын тапты, тиешле юлына кереп утырды. Ул чорда әзерлекле, белемле кадрларга кытлык иде. Күп булса ун ел эчендә, барлык мөмкин булган үсеш баскычларын узып, Баулыда НГДУ начальнигы дәрәҗәсенә күтәрелдем, берничә ел туган районым Лениногорскига да ярдәм иттем, хәзер менә, Сапгир «битен югач», сезнең якка җибәрделәр.

Шул рәвешле, тәүге танышуыбыз озакка сузылса да, бәрәкәтле булды һәм киләчәк дуслыгыбызның нигезенә ятты.

Яшьнәп яшәүгә ни җитә?

Горурлык хисен яшермичә үзе үк әйткәнчә, Әкълим Мөхәммәтҗанов хезмәт юлын бораулау җайланмасында гади эшче буларак башлый. Кара ыштан, шул ук тукымадан тегелгән өске кием белән озын балтырлы резин итек кигән егет нефтьле су сеңгән, үзенә суырып торган кара, кызыл балчыклы җирләрне шактый изә. Әнисе олыгаеп килә, ул да ярдәмгә мохтаҗ, энесен аякка бастыру да аның вазифасы. Яшьлек мәхәббәте, чибәр, чая, үткен телле Гөлчәчәкне дә күз уңында тотарга кирәк. Нефть акчасына тамагы туйган әрсезләр читкә борылганыңны көтеп кенә торалар.

Мәктәптә педагог булу, укытучылар даирәсе, ата-аналар белән аралашу холкын чыныктырган һәм кешеләргә мәрхәмәтле, рәхимле булырга да өйрәткән икән. Тормыш тәҗрибәсе, укуын уңышлы дәвам итүе аңа нефть сәнәгатенең бар текә баскычларын уңышлы үтеп, егерме җиде яшендә Баулы нефть-газ идарәсе начальнигының урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелүгә юл ача.

Анасыннан милли тәрбия алган, тумыштан хисле Әкълим яраткан яры Гөлчәчәкне килен итеп төшереп, гөрләтеп туй уздыра, гаилә учагы корып җибәрә. Сөеклесе белән тәннәре генә түгел, рухи омтылышлары тәңгәл килеп, туганнары белән аралашып, ике бала үстереп, һәр гаилә башыннан үтә торган савыт-саба вату кебек вак-төяк «аңлашулар» чорын узып, үлем афәте аерганчы, бербөтен булып гомер сөрәләр.

Югары белем – башта, диплом – өстәл тартмасында, зур тормыш мәктәбе узылган, теленә «шайтан» төкергән, төрле дәрәҗәдәге кешеләр белән аралаша белү сәләте бар, ул тырыш спортчы кебек, теләсә нинди биеклекне алырга әзер.

Аның белән ун ел дәвамында иңгә-иң эшләгән, Баулы нефть-газ берләшмәсенең «хөкемдары», үзе лаеклы ялга киткәндә бушаган кәнәфиенә Әкълим Мөхәммәтҗановны тәкъдим итә. Кандидатура фирка оешмасында да, «Татнефть» җитәкчелегендә дә бәхәс, димим, шик-шөбһә дә уятмый. Әле генә утыз җидесен тутырган Әкълим Мөхәммәтҗанов җаваплы, дәрәҗәле урында гаять тырыш булуы, гади җыештыручыдан алып иң олы дәрәҗәле кешеләр белән уртак тел таба, куйган максатына ирешүдә бар каршылыкларны диярлек җиңә белүе нәтиҗәсендә Баулы нефть-газ берләшмәсен алдынгылар рәтенә чыгара. Кыскасы, ул олы дәрәҗәле кәнәфидә дә тиешле югарылыкта кала.

Шул урында кечтеки генә чигенеш ясап, үткәнебезгә күз салып, аерым алганда, совет чорында кадрларны үстерү, тәрбияләү алымнарын искә төшерәсе килә. Сүз дә юк, кешеләрне байларга, ярлыларга бүлү, хакимиятне бер фиркагә тапшыру (хәзер – бер кешегә) кебек җитешсезлекләре булса да, алмаш әзерләү, сәләтле балаларны пионер, комсомол, фирка оешмаларында тәрбияләп үстерү алымнары үрнәк алырлык иде. Мәктәпләр, югары уку йортлары шул системаның баскычлары булды.

Әшнәлек, кода-кодагыйлык, туган-тумачалык, якташлык галәмәтләре ул чорда булса да, нигездә кешенең белеменә, сәләтенә, профессиональ әзерлегенә игътибар ителә иде. Моңа кире каккысыз мисал: үз өлкәсендә иң югары дәрәҗәгә ирешкән Әкълим Мөхәммәтҗанов. Колхозчы әнисеннән башка ярлыкаучысы, артыннан төртеп баручысы булмаган авыл егете биеклеккә – үз тырышлыгы, ә аның Ходай Тәгалә, табигать, милләте биргән сәләте, хезмәт сөюе нәтиҗәсендә нефть сәнәгате дә безнең йөзек кашы дәрәҗәсенә күтәрелә. Хәзерге хәятебездә әгәр ул фәлән нәселнең дәвамчысы, һич югында ботак очы булмаса, фәлән районда тумаса, хакимият түрендә утыручыларны мактамаса, берәр тәнкыйть сүзе ычкындырса, мондый үсешкә ирешә алмас, әгәренки ул ялгыш кына «үсеп китсә», моңа берәү дә ышанмас, нәсел-нәсәбеннән зур түрәләр белән туганлык җебе эзләрләр иде.

Баулы нефть-газ берләшмәсендә ул үз һөнәрен тирәнтен үзләштергән белгеч, оештыру, алдан күрә белү сәләтенә ия җитәкче, психолог буларак тулы көчкә ачыла. Аерым алганда, җир-анабыз куенындагы байлыкның кадерен белүе, бурычларны ачыклый алуы аңа нефть чыгаруны берничә мәртәбә арттыру мөмкинлеген тудыра. Әкълим Касыйм улы куйган максатына ирешү юлында киртәләргә юлыкса – үҗәт тә, кискен дә, усал да, хәйләкәр дә була белде, мәгәр дуамаллыктан аны сабырлык, түземлек кебек сыйфатлары коткарды. Урынлы-урынсыз, файдалы-файдасыз мактауларга, тәнкыйть-киңәшләргә дә үз позициясеннән чыгып бәя бирә белде.

Баулы халкы аның җитәкчелегендә төзелеп калган йортлары, ачык йөзү бассейны, «Иволга» санаторий-профилакторий һәм башка игелекле эшләре өчен аны хәзергәчә сагынып искә ала. Рәхмәт хисе буыннан буынга тапшырыла килә һәм яңа гасыр башында Әкълим Мөхәммәтҗановка «Баулының мактаулы гражданы» дигән исем бирелә.

1970 елларга кергәндә, аны үсеш авырлыгы кичергән «Лениногорск» нефть- газ идарәсе хуҗасы итеп күчерәләр. Яңа урында Әкълим Мөхәммәтҗанов, нефть чыгаруны арттыру белән бергә, тирәлекне, табигатьне, чишмәләрне, күлләрне саклау, чистарту буенча зур эш алып бара. Аның әмере һәм ярдәме нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы продуктлары белән эшчеләрне тәэмин итәрлек зур совхоз булдырыла. Яңа урында, туган районында ул нибары берничә ел эшләп кала. Мәгълүм булганча, Сапгир киткәч (яисә азат ителгәч), аны Алабугага күчерәләр. Башка район-шәһәрләрдә урнашкан нефть чыгаручы хуҗалыклардан аермалы буларак, бу төбәктә, әйтик, Әлмәт вилаятендәге шикелле, кара май «күлләре» җәйрәп ятмый, җир катламын бораулаучы һәм кара алтынны чыгаручы корылмалар бер-берсеннән дистәләгән чакрымнар ераклыкта урнашкан. Бусы – бер. Икенчесе, ул үзе кат-кат искә төшергәнчә, «монда нефтьне тонналап суыртып булмый, чиләкләп җыярга туры килә».

Аның яшәү һәм эш темпы гаҗәеп тыгыз: иртән эш бүлмәсенә кагылып, җыелган кәгазьләргә күз сала, беришесен үтәү өчен урынбасарларына юллый, боерыкларын бирә дә, ишек төбендәге «УАЗ»игына «кунаклап», бораулаучы вышкаларга чыгып китә, анда хезмәт итүчеләрнең хәлләрен белә, киңәшләрен бирә, берсен әрли, икенчесен мактый, кая нәрсә җитешмәгәнне телефоннан тиешле кешеләренә иңдерә.

Юлда йөргәндә, төрле кызыклы, гайре табигый хәлләргә юлыкканын мәзәк итеп сөйли иде. Менә шуларның берсе.

– Чираттагы буровой янында булып, икенчесенә барганда, мари авылы аша үтәргә кирәк иде. Бер мөлаем генә хатын кулын күтәреп, күрше авылга алып баруны сорады. Без шофёр белән икәү генә идек, утырттык. Ханымның юл тоткан авылына 100-150 метрлап ара калгач, безгә уңга борылырга кирәк иде. Аны төшерүгә, хатын, шофёр янына килеп: «Рахмат, минем деньга юк, мине ал», – дип, чишенүгә якын хәрәкәтләр ясый башлады. Шофёрым аны әрләп, безгә акчаң да, үзең дә кирәкми, үз юлыңда бул, дигәч, минем якка кулы белән күрсәтеп: «Может грузчигың будет», дип, икебезне дә кызартты…

Алабугада Әкълим Касыйм улы калдырган игелекле эшләрнең шаһиты булдым мин. Ул шулай ук йөзү бассейны, спорт һәм мәдәният йортлары, кунакханә, үзләренең эшчеләре һәм шәһәр халкы өчен менә дигән торак йортлар төзетте. Шактый асфальт юллар салдырды, санаторий-профилакторий белән шатландырды. Институтка да ярдәме аз булмады укытучы-нефтьченең. Һәрхәлдә, без «УАЗ»ик машиналы, «КамАЗ» аша юнәткән кара «Волга»лы да булдык. Ректор кабинетына, машинасына теләсә кайсы шәһәр белән сөйләшә алырлык телефоннар куелды, ничә ел төзүчеләр планына кертә алмыйча интеккән, институт йортында төзелгән ашханәгә яшел ут ачылды. Машиналарга – бензин белән, такта, металл ише «вак-төяк» белән ярдәм итүләрне санап та тормыйм. Минем үтенеч белән тәэминат бүлегенең җитәкчесе итеп алынган, элекке студентларның профком рәисе Евгений Денисов күп мәсьәләне үзе җиңел хәл итте…


Бәянның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: ukrinform.ua