Повесть

18.04.2018 4 (апрель), 2018

Депрессия


Фәлсәфи повесть

Кәбир киштәдәге китапларны караштыргалап кич җиткерде. Тәрәзә артында караңгылык куера башлагач кына, бүген юньләп тамагына ашамаганы исенә төште. Хатыны Сабрина иртәдән Самарадагы ахирәтенә кунакка барам дип чыгып киткән иде. Берүзе калганына ир шатланып та куйды. Холкы-фигыле буенча ул ялгыз бүре иде. Гомере буе шау-шулы компанияләрне, җыелышып күңел ачуларны, дуслар дигән булып кемнәр беләндер өйлегешеп йөрүләрне яратмады. Тын бүлмәдә, йомшак диванда ялгызы булуны ул бар дөнья шатлыкларыннан артыграк күрә иде. Шуңа да бүгенге көн аның өчен үзенә күрә бер бәйрәм булды. Иртәнге якта урам аша урнашкан паркта озаклап киләп сарып йөрде, менә әле китаплары арасында онытылды. Артыгы кирәкми иде аңа. Күңел хушлану бер нәрсә, әмма организм үзенекен таләп итә, бүреләр улый башлаган иде эчтә. Аш бүлмәсенә чыгып, тартмаларны шап-шоп ачкалап япкалады ул, суыткычта чокчынды. Кыштыр капчыкка тутырылган пилмәннәрдән яхшырагын тапмады. Бу нигъмәтне әзерләүнең артык катлаулылыгы юк. Быкырдап кайнап утырган суга килога якын пилмән тондырасың да, биш минуттан патшалар ризыгы өстәлдә була. Шартына китереп, бер шешә сыра ачты, тәрилкәдә өелеп торган пилмәннәрне каймакка манып ялт иттереп куйды. Артыннан сыра белән юдыргач, изгәләнеп беткән диванына чыгып сузылды. Кулы, гадәт буенча, телевизор пультына үрелде. Әмма кабызмады шул сихер тартмасын Кәбир, ут алмый гына ята бирде өйрәнгән урынында. Тамагы тук, ләкин күңеле урынында түгел иде. Үткән атнада башланды бу йөрәк җилкенүләре. Сәбәбе дә юк кына нәрсә төсле иде. Таныш рәссамнары белән ул яшьләрнең күргәзмәсен ачуда катнашты. Мондый тантаналар, гадәттә, бер-берсенә игезәкләр сыман охшаш була. Мәдәният министрлыгы вәкиле баш сүз сөйли, олпат мэтрлар җилкенчәкләрнең иҗатына кагылышлы берничә җылы сүз әйтә. Аерым күзгә бәрелгән картиналар каршында тукталып фикер алышулар була. Иң соңыннан барысы җыелышып күршедә урнашкан кафеда бераз тамак чылаталар, үткәннәрне искә алалар, яшьләргә акыллы киңәшләр бирәләр. Шуның белән йомгаклана күргәзмәне ачу тантанасы. Рәссамнарның кайсылары соңгы өлешендә катышмый да. Кемнедер чирләре хәмер кабудан катгый тыя, кемнәрдер әхлаклы йөзләренә кафе ише нәрсәләрдә чиле-пешле котлет ашап, арзанлы аракы чөмереп тап кундырасылары килми, беришеләр, чынлап та, бик югары баскычта тора. Аларга инде кара халык арасында вакланып йөрү килешеп бетми. Шәхсән барды, кушсалар – басып сөйләде, салсалар – каплап куйды. Ә нигә үзеңне коллективка каршы куярга? Арада сөйләнгәннәрнең күбесе белән Кәбирнең бервакытта да күпчелектән аерылганы булмады, чакырсалар – ул риза булмый иде. Әмма һәрчак елмая төшеп, ипле генә баш кагып, уңай фикердә булганлыгын белдерә, җөпләп бер-ике сүз өсти. Эчеңдәгесен кем белсен, ә менә каршы төшә башласаң, дошманнарың артуын көт тә тор. Кирәкме андый тормыш Кәбиргә? Үткән атнада булган күргәзмә дә башкалардан аерылып тормый иде. Барысы да күнегелгән тәртиптә барды. Төркемгә ияреп йөргән Кәбир, эче пошып, һәр минутны этеп-төртеп үткәрде. Шулай да чыгып китүне яхшысынмады. Бар иде арада очлы күзләр, кырыкка төрләндерерләр иде гамәлен. Безне хөрмәт итми, үзен әллә кемгә куя, артык җире юк, сәнәктән көрәк булган, диярләр иде. Әле анда гына калсалар. Алдагы көннәрдә үч саклап, кара янып йөрмәсәләр. Иптәшләре елмайганда – елмайган булды, нидер сөйләсәләр, уйчан чырай чыгарып, игътибарлап тыңлагандай кыланды. Шулай тыныч кына үтеп китәр төсле иде барысы да. Әмма зал буйлап тагылышып йөри торгач, зур булмаган картина янында тукталдылар. Кәбир дә, кызыксынып, кемнеңдер иңбашы аша үрелеп, әлеге рәсемгә бакты. Картинаның композициясе гади генә иде: ашыйсын ашаган, яшисен яшәгән, күзләренең төсе уңып, йөзен сырлар баскан авыл карты бирчәйгән кулларын малай йоратының иңбашларына салган да зәңгәр офыкка текәлгән. Кыйгач канатлары белән бәрелә язып, кара карлыгач оча яннарында. Арткы фонда чак бөреләнгән каен җилдә тибрәлә. Карауга, яз сулышы кагылып калгандай булды Кәбиргә. Бабай да якын кешесе төсле таныш тоелды, бу сипкелле малайны да кайдадыр очратканы булды шикелле аның. Икенче мизгелдә, гадәт буенча, җитешсезлекләр эзләп күз йөгертте ул, күңелендә ниндидер каршылыклы тойгылар уянды. Тапкан язар нәрсә, нәрсәгә киндер, буяу әрәм иткән диген. Мондый бабакайлар чат саен, бер-берсеннән аермалары шулкадәр генә. Гомер буе изелеп-сытылып нужа йөге тарткандыр да хәзер түшәмгә төкереп пенсия акчасын ашап ята торгандыр карчыгы белән. Белгәне камыт, дирбия, тәртә дә арбадыр. Ат йөген, бәлки, килештереп төйидер анысы, балта эшенә маһирдыр, йә, шуннан? Казанны бер-ике тапкыр килеп күргәндер, район хастаханәсендә бүсерен кискәннәрдер. Менә аның тормыш юлындагы истәлекле вакыйгалар. Кат-кат район гәзитен укый торгандыр, хөкүмәт башлыкларын сүгеп кинәнәдер. Ике җөмләсенең берсе: «Менә без яшь чакларда…» – дип башланадыр. Үсеп таралышкан балаларының тормышлары белән мактанып ирәядер. Тегеләре йә тимер калдыклары җыеп, йә мунча миче эшләп акча суга торганнардыр. Елтыр күзле малай оныгыдыр, тәгаен. Гел берәр чатаклык чыгарып кына торадыр әле юеш танау. Әллә сугыш чукмарыдыр, йә барып чыккан әләкче. Укуга хирыслыгы шикле. Яхшы укыса, компьютерыннан аерыла алмыйдыр, уен уйнап үтәдер көннәре.
Ниндидер ярсу тойгысы үскәннән-үсә барды Кәбирнең күңелендә бу иҗат җимешенә карата. Тирә-яктагылар да беравык карап тордылар да дәррәү рәсемнең кимчелекләрен санарга тотындылар. Имеш тә, кулланылган төсләр артык кычкырып тора, колорит сакланмаган, динамика-статика бәйләнеше юк, перспектива законнары бозылган һәм башкалар, һәм башкалар. Соңыннан бердәм нәтиҗә ясадылар: бу рәсем китч мисалы, автор, популярлыкка омтылып, сәнгатьнең бар кануннарын аяк астына салып таптаган. Шуңа да бу рәсемне күргәзмәдән бөтенләй алып куйганда яхшырак буласы икән. Коллегаларының фикерләрен тыңлап торганда, ике төрле караш җанын җәфалады Кәбирнең. Бер яктан, рәсемне хурлап әйтелгән сүзләр аның күңеленә сары май булып ятты. Шул кирәк борын асты кипмәгән яшьләргә, дип, һәр әйткәнгә имза салып торды ул. Әле сәнгать белеменең әлифбасын да эстәмәгән, теоретик яктан аксаган, башларында җил уйнаган малай-шалай, бугаз ертып, мин-минлекләрен исбатларга алына. Ни тормыш тәҗрибәсе юк үзләренең, ни шәхес буларак җитлекмәгәннәр. Эт чаба дип бет чаба, кем әйтмешли… Икенче яктан, нигә үзүзеңне алдарга, авторның таланты һәр штрихта, һәр чагу төстә ярылып ята иде. Кайдан килгәндер ул җитлекмәгән нәрсәгә шундый осталык, пумаласы кагылган урыннарга җан өргән диярсең… Яшь рәссамның картинасын хурладылар, ни гаҗәп, кафега кереп, субординацияне саклап (азау тешләре чыккан мастодонтлар, җитәкче урыннар биләгән иҗат әһелләре, дәүләт премияләренә лаек танылган рәссамнар, башкаларны терсәкләре белән төрткәләп кояш астына үрмәләгәннәр, төрле постау куштаннар, күренеклеләрнең туганнары, дус-ишләре түрне биләделәр), өстәл артына урнашканнан соң да сөйләшүләр әлеге картина хакында барды. Әлбәттә, бирелгән бәя уңай якка үзгәрмәде. Бер-ике чәркәдән кызып алган иҗатчылар, отыры кабынып, сүзләрне сайлап тормыйча, төкерекләрен чәчтеләр. Бәхетсезлегенә күрә, яшь автор үзе дә ишек төбендәге урындыкка артын төртергә батырчылык иткән, имеш. Полотнолары күрше өлкә музейларында эленеп торган Куптарайский никтер авторның кемлеге белән кызыксынасы итте. Арада булган яшьләр, бер-берсен уздырып, әлеге мескен егеткә төртеп күрсәттеләр. Куптарайский, арыслан ялы төсле чәчләрен артка ташлап, урыныннан күтәрелде, тишеп чыгарырдай булып, юка гына гәүдәле егеткә карап катты. Авыр карашны күтәрә алмый, теге дә торып басты, бите кара янып чыкты.
– Син кем? – дип залны яңгыратты Куптарайский, баскан урынында чыдап тора алмыйча. Бу тавыштан барысы дерт итеп төште. Егетнең тубык башлары дер-дер калтырыйдыр дип уйлап куйды кулындагы чәнечкесен авызына җиткерә алмый туктап калган Кәбир.
– Мин… Мәҗитов, – диде өзә-ерта егет. Тавышы шактый сыек яңгырады аның.
– Ма-җи-тофф, ха… – дип, артистларча кулын алга ташлады Куптарайский, – син кем булдың сәнгать даирәсенә шул шапшаклыкларыңны йөкләп керергә? Со свиным рылом в калашний ряд… Әзрәк өйрәтмәделәрмени соң сине остазларың хәреф танырга? Полутоннарның нәрсә икәнен беләсеңме син, киндер пычратучы? Кызыл төскә шәмәхәне ялгый бу малай, чем-кара белән сурикны аталандыра.
– Мин… мин… – дип акланырга теләде егет кисәге, әмма Куптарайский аңа нәрсәдер әйтергә ирек бирмәде.
– Вон! – дип бармак төртте ул ишек ягына. – Вон! Утырма һава бозып чын сәнгать әһелләре арасында…
Теге егеткә чыгып китүдән башка чара калмады. Бу ямьсез күренештән соң өстәл артында киеренке тынлык урнашты. Кемдер ашау белән мәшгуль булып кыланды, кемдер күршесенең колагына нидер шыбырдады, кайсысы кесәсенә шап-шоп суккалап, нидер эзләп маташты. Куптарайский үзе, ах-ух килеп, урындыгында кыбырсынды. Гадәттә, һәр оешкан төркемдә бер телгә беткән адәм табыла. Бу юлы туган киеренкелекне Машков таратып җибәрде.
– Иптәшләр, дуслар, коллегалар! – дип сикереп торды төче телле Анатолий. – Сәнгать – үлемсез! Ләкин аны якларлык тарафдарлары булган чакта гына. Яшьләрне туры юлга салу – безнең бурыч. Шуңа күрә алар ачы дөреслекне кабул итә белсеннәр. Коллегабыз чын йөрәктән әйтә аларга хаклыкны, чөнки ул бөек сәнгать өчен гомерен сарыф итәргә әзер. Без барыбыз гүзәллекнең тугры коллары, әйдәгез әле, шуның өчен чәркәләрне тотыйк. Бөек Достоевский әйткәнчә: «Красота спасёт мир!»
Бу тостка барысы да ризалашып чәркәләргә үрелделәр. Әкренләп сөйләшүләр икенче агымга кереп китте. Кәбир нотык хуҗасын күзәтте. Теге, үз-үзеннән канәгать булып, алдындагы салатны киң авызына калаклап йөгертә иде. Машков чукындырылган татарлардан иде. Кайдадыр өлкәдә, мәдәният институтын тәмамлаганнан соң, Казанга килеп урнашкан. Чыдамлы эш атына тиң иде ул. Гел кайдадыр ашыга, кемнәр беләндер элемтәгә керә, җыелышлардан калмый, югары даирә затлары арасында бутала, калым артыннан калым табып кына тора. Әле ул авылдагы урыс чиркәвен изгеләр сурәте белән бизи, йә берәр түрәнең автобиографик әсәрен рәсемнәр белән тулыландыра, милләттәшләребезнең халык костюмнарын яңартуда катнаша. Һич тик торганы юк. Шуңа да материаль авырлыклар кичерми, җитеш яши. Менә сәнгатькярләр арасында абруе түбән булганына эче поша, тиресеннән чыгардай булып, үзенең даһилыгын исбатларга тырыша. Берәр төрле конкурс игълан ителсә, катнашмый калмый. Нигә яшерергә, гадәттә, андый конкурсларда беренче урыннар билгеләү талант югарылыгына карап түгел, ә бөтенләй башка үлчәмнәрне исәпкә алып эшләнә. Монысының яше алтмышка җиткән, үз гомеренә бер тапкыр булса да бүләк алып карасын, күпме буяу исраф итте, диләр. Тегесенең баҗасы Министрлар Советында урынбасар, берәр файдасы чыгар дип фикер йөртәләр. Өченчесенең хатыны усал, көн дә идарәгә килеп, иренә дәрәҗә юллый, кемне очрата – шуның тетмәсен тетә, тыгылсын тамагы, дип кул селтиләр. Күптөрле сәбәпләр тәэсир итә урыннарны билгеләгәндә. Саный башласаң, кулдагы бармаклар җитмәс. Менә Машков та төрле юлларны табып (жюри әгъзаларын лыкынганчы сыйлау йә кыйммәтле бүләк төртү бик отышлы юл!), дипломга, премиягә ия булырга ашкына. Еш очрый андый дан өчен мөкиббән киткән адәмнәр. Түрәләрнең әйткән бер мактау сүзе аларга җегәр бирә, мадәт өсти. Алар өчен язган картиналары нинди югарылыкта булуы артык мөһим түгел, исемнәре яңгыравы кадерлерәк. Шулай инде, гади халык каян аешына төшенсен синең сурәтләреңнең, ул күбрәк матбугат битләрендә, радио-телевидениедә исемеңнең ни дәрәҗәдә яңгыраганына карап бәяли.
Табынның калган өлеше билгеле тәртиптә дәвам итте, гадәти тәмамланды да. Яшерәсе түгел, үзләрен югары көчләр тарафыннан сайланып алынган затларга санаган иҗат кешеләре иҗат итү өчен хәмерне иң кирәкле шәй дип исәпли. Тора-бара ныклап дуслаша шешә белән. Минем нечкә күңелемә тынычлык табар өчен йоткаларга туры килә, дип аклана. Өстәл артыннан кузгалганда, арада берничә йөгәнсез бәндә тәмам кондициягә килгән иде инде. Аларны яшьләр култыклап алып чыктылар, хөрмәт йөзеннән өйләренә кадәр илтеп куярга теләк белдерделәр. Кәбир Сәлимов артыгын эчмәде. Гомумән, эчсә – күрсәтми, тартса – ешламый иде ул, күбрәк кеше сөйләгәнне тыңларга гадәтләнгән иде, артыгын әйтеп ташлаудан үзенә күрә саклану чарасы бит ул. Күргәзмә ачу тантанасы үтеп китте, әмма Кәбирнең күңелендә төер калдырды. Әлеге дә баягы картина күңеленә тынгы бирми иде аның.
Бер-ике көн икеләнеп йөрде дә (берәрсе белеп калса!), вакыт табып, тагын барып керде ул телгә алынган күргәзмәгә. Әллә Куптарайскийның тәнкыйтен исәпкә алмаганнар, әллә куллары җитмәгән, теге рәсем һаман урынында эленеп тора иде әле. Бу юлы инде Кәбир озаклап тукталды картина каршында. Кереп-чыгып йөрүчеләр юк чамасы иде. Бүгенге авыр заманда рәсем карап йөрү кайгысымыни кешеләрдә? Дөресен әйткәндә, иң җитеш чакларда да халык тыгылышып йөрми күргәзмәләргә. Нәрсә аңа рамның читенә чыгарып ясалган аршин зурлык балык яисә яшелле-зәңгәрле тәрәзәле күпкатлы йорт рәсеме? Линейка белән үлчәп, туры сызып та эшләнмәгәннәр, аварга торган кыек-мыек тораклар. Хәзер һәр кешедә машина хакы торган фотоаппаратлар, күңеленә ошаган теләсә нинди күренешне төшереп ала да зурайтып стенасына элеп куя. Хаклары да нинди бит әле, шул киндер кисәкләренә оялмыйча илле мең дә алтмыш мең дип язып элгәннәр. Шулайрак фикер йөртәләр халык вәкилләре. Музей хезмәткәре дә, алтмышны узган карчык, ишек төбендәге урынында кымшанмый утыра бирде, үзенең күзаллауларын аңлатып башны миңгерәтмәде. Тәрәзәдән сузылган көзге кояшның сүрән нурлары рәсемне үзгәртеп җибәргән иде. Ниндидер шатлык тойгылары уятты бу төсләр, барысын кырка өзеп, әнә шул карт белән малай кырына барып басасы килде Кәбирнең. Зәңгәр офыкка карап тын каласы иде, бит алмаларына иркәләп кагылган язгы исерткеч җилне тоясы иде. Дөнья бит ул син уйлаганча түгел, ул бөтенләй икенче, ач күзеңне, уян, дип чаң суга иде сыман бу картина. «Мин анысын үзем дә беләм», – дип, ишетелер-ишетелмәс әйтеп куйды Кәбир. Үз сүзләреннән үзе куркып калып, тиз-тиз тирә-ягына каранып алды. Ярый ла, ялгызы басып тора икән. Бар залны тагын бер кат күз алдыннан үткәреп, сәгатьтән артык йөрде әле ул. Күргәзмәдән Кәбир бөтенләй икенче кеше булып чыкты. <…>


Кәрим Кара повестеның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: pixabay