«Хәзинә» әдәби конкурсы

16.04.2018

Нефтьчеләр бишеге


Лениногорск – назлы бишегем,
Нефтьчеләр тирбәләләр бу бишектә.
Бер йорт та юк нефтьчесез бу төбәктә,
Нефтьчеләр атлап кергән һәр ишектән.

Кара алтын – зур хәзинә җир астында,
Ромашкалар иркәләнә болыннарда.
Ак чәчәкләр үскән якты болыннардан
Кара алтын суыралар көн-төн корылмалар.

Таулы ягым минем, Лениногорск,
Халкың уңган: игенчеләр, нефтьчеләр.
Сабантуй да ике тапкыр үтә бездә:
Чәчү беткәч һәм августта икенчегә.

Туган көнең, гүзәл калам, һич ким түгел
Гасырлардан безгә килгән Сабантуйдан!
Республикам туган көне, шәһәр көне –
Һәрбер балаң бөеклегең синең тойган.

Лениногорск – газиз калам, туган йортым,
Язлар килгәч алмагачлы – ак бизәкле.
Горурланам: минем туган-үскән җирем
Нинди данлы кара майлы – хәзинәле!

Мөхәммәтҗанов Айгиз,
Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль
берәмлеге «Куакбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет
белем бирү учреждениесенең VIII класс укучысы


Фото: kudort.ru