Хикәя

04.04.2018

Пәрәвез җебе яки кыз әби кыйссасы


Ахыры

***

Соңгы төшендә Айзирәк үзен ятакта күрде. Аның инде ялварырга да, бер-ике генә тәлгәш булган якты истәлекләрне барларга да хәле юк иде. Ләкин Хәмдия, күзен ачып, дөньяга соңгы кат багарга һәм, дерелдәгән иреннәрен рәхәт җәеп, бер елмаерга өлгерергә тиеш иде.
– Хәм-д-и-и-я!
Гомеренең иң соңгы мәлендә ул Нурисламы авазын ишетте.

***

– Бабай, Хәмдия кем ул?
Карт сискәнеп китте. Ул чандыр гәүдәле бу кыздан андый сорауны һич тә көтмәгән иде. Әллә Хәмдиянең оныгымы икән? Чая кызда Хәмдия чалымнары да бар кебек. Шундый ук дулкынланып торган куе коңгырт чәч, бәләкәй, җыйнак кына буй-сын, уйчан коңгырт күзләр. Шул күзләр гомере буе эзәрлекләде аны. Кая барса, кая керсә дә, сынаулы караш күзәтә сыман иде. Гаепле ул аның каршында, нык гаепле.
Бабай, ымлап, артыннан иярергә кушты. Капкадан кергәч тә, йорт ягына түгел, бәлки бакча эченә атладылар. Түрдә, алмагачларның киң ябалдашлары кочагына кечкенә генә каралты сыенган иде. Эчкә үттеләр. Айзирәкнең борынын яңа аертылган бал исе кытыклады. Ул шунда гына үзенең көн буена да бер валчык тәгам җыймаганын искә төшерде. Бабай калын итеп күмәч кисте, алдына чүмеч белән бал куйды, термостан чәй агызды. Айзирәк капкалаган арада бабай эш кораллары торган шүрлектән бер тартма алды. Сырлап эшләнгән агач тартма йозакка бикләнгән булып чыкты. Бабайның һәр хәрәкәтен күзәтеп утырган Айзирәккә әйтеп биргесез кызык, ул үзен хәтта әкияткә эләккәндәй хис итте. Бабай, авыз эченнән нидер пышылдап, тартманы ачты. Анда газеталардан кисеп алынган материаллар, нәрсәләрдер язылган дәфтәр битләре ята иде. Бабай барысын да тартмадан алды. Шулчак өстәлгә читләре ашалып беткән, каралып торган бер катыргы килеп төште. Бу фото булып чыкты.
— Кызым, бакчы, нәкъ син инде Хәмдия…
Айзирәк гаҗәпләнүдән чәйни башлаган ризыгын йота алмады. Чыннан да, аңа үзе сынап карап тора иде. Тик башында кызыл косынка, өстендә ак төрткеләр сибелгән нечкә билле зәңгәр күлмәк, аягында резин итек.
– Бабай, мин бит бу!
Карт кеткелдәп куйды.
— Оныкларның әбиләренә охшавы гаҗәп түгел инде, кызым.
— Бабай, мин бит Хәмдия әбинең оныгы түгел. Мин аның хәтта кайда яшәвен дә белмим.
Айзирәккә үзен борчыган төшләре турында сөйләп бирергә туры килде.
Нурислам карт башын чайкады да, Раббыбызның бер хикмәте инде бу дип, хикәятен сөйләп китте. Ул кыска һәм җаннарны тетрәндерерлек гади иде.
– Хәмдия алдынгы комсомолка иде, мин – агитбригада җитәкчесе. Беренче тапкыр кырда, күкчәчәкләр арасында очраштык. Чәчен җил иркенә куйган, кызыл косынкасын муенына бәйләгән. Минем: «Синең кебек корыч атны иярләгән кызлар чалбардан, хром итектән була, күлмәк белән уңайсыз түгелме соң?» — дип сораганым истә. Ни дип җавап биргәндер инде, хәтерләмим, һәрхәлдә җавабы чая булырга тиеш. Миңа ул үткен кыз булып тоелды. Кич белән клубта аны һәм колхозның башка алдынгыларын мактадык, мин күкрәгенә значок тактым, күлмәклек ситсы тапшырдым. Кулын кыскандагы җылылык әле дә учымны кызыштыра, кызым… – Карт хикәятен учларына текәлеп дәвам итте.
– Юк эшне бар итеп, ул яшәгән якларга командировкага еш килә һәм кичке уеннан соң аны озатып куя башладым. Ул, гөнаһсыз күзләрен миңа текәп: «Мин сиңа ышанам, Нурислам, син миңа кагылмаячаксың…» – ди, ә мин: «Үз-үземә ышанмыйм, Хәмдия. Бәйдән ычкынудан куркам», – дип җавап бирә идем. Хәйран инде менә, кулга-кул тотынышкан да юк, ә без бер-беребезне гомер буе беләбез кебек.
…Хәмдияне очратканда, мин өйләнгән, ике балабыз бар иде. Гыйшкым коточкыч газапларга сала, Хәмдия янына барсам, күз алдында – хатын, өйгә кайтсам, Хәмдия тора. Хәмдияне онытырга да тырышам, әмма сагынуга түзә алмыйча тагын ул яшәгән районга барам. Нидер сизенеп, партком секретаре ачыктан-ачык сорау бирде. Мин икейөзле хәшәрәт булуымны таныдым. Шул сөйләшүдән соң Хәмдия янына башка бармадым. Әмма уңышлары турында ишетеп, аның хакында газетада уч төбе кадәр генә булса да мәгълүмат тапсам, кош тоткандай сөенә идем һәм андый язмаларны кисеп алып җыя килдем. – Карт тартмадан алган кәгазь өеменә ымлады.
– Ул бригадир да, колхоз рәисе дә булды, әмма кияүгә чыкмады. Аның ялгыз калуында үземне бик гаеплим, Хәмдия белән соңгы тапкыр очрашып, оныт мине, үз тормышыңны җайла, дип әйтергә ничә кат талпынсам да, батырлыгым җитмәде. Икебез ике якта: ул Татарстанның иң көнбатыш, мин иң көнчыгыш районында картайдык. Ике җан бер-берсен тапкан икән, алар, нинди вакытка, сәбәпкә һәм җирлеккә туры килүләренә карамастан, ахыр чиктә барыбер кавыша, дигән бер гыйлем иясе. Чөнки аларны пәрәвездән дә нечкә, күзгә күренмәс җепләр бәйли. Син, балам, безнең арада шул күзгә күренмәс җеп булдың һәм миңа Хәмдиянең соңгы сулышын алып килдең. Гөнаһсыз җан, урыны оҗмахта булсын. – Ул кулларын догага күтәрде.
Картның күзеннән бер бөртек яшь сытылып чыгып, ап-ак сакал буйлап йөгерде. Айзирәкнең күңеленә нәкъ төштәгечә җанны өшетерлек сагыш үрмәләгән иде…

***

– Яңгырдан соң саз ерып, җәһәннәмгә бармасаң ярамыймы сиңа, кызкатын?
Витёк нык ачуы килсә генә, керәшенчә «катын» сүзен кыстыра иде. Чыннан да, машиналары аз гына бара да ләмгә батып кала. Машина этеп, үзләре дә пычранып беттеләр, ә авылга һаман да барып җитеп булмый. Айзирәк капылт кына машинадан төште дә, җәйге аяк киемен кулына алып, яланаяк килеш авылга китте. Витяның кая барасың, дигән соравына юл читендәге тирәккә оялаган каргалар күче җавап бирде.
– Каар-р-р!
Абау, бигрәк шомлы як! Кая карама тал-тирәк, һәрберсендә каргалар шәһәре. Болар дәррәү кубып өстеңә ташланса… Айзирәк үз уеннан үзе куркып куырылып килде. Күп калмады инде, әнә зират та шәйләнә. Аңа яңа гына казылган каберне табарга кирәк. Төше рас булса, Хәмдия күптән түгел генә гүр иясе булырга тиеш. Менә ул туфрагы иңеп өлгермәгән калкулык, янәшәсендә бер егет мәш килә.
– Әссәламегаләйкем!
– Сәлам…
– Хәмдия әби кабереме?
– Аныкы, ә сез аны каян беләсез? Аның туган-тумачасы да юк иде кебек.
Илнур күрше егете икән. Чардуган корырга килгән. Хәмдиягә әби дип әйтүче булмады диярлек авылда, ул апа иде, дип сөйләде. Яшьлегендә бер кешене бик яраткан, ә ул аны алмаган дип сөйләгәннәрен, Хәмдиянең басукырларда үз-үзе белән сөйләшеп йөргәнен дә кыстырды. Әмма гаеп итеп түгел, яратып әйтә иде ул аны. Их, хәзер кызлар шундый тугры булса, дип Айзирәккә сынап карап та торды. Хәмдия кебекләр булсын, әмма аның сөйгәне кебекләр булмасын, диде Айзирәк, никтер Булатны искә төшереп. Кыз әманәтне үтәргә ашыкты. Нурислам бабай исән чакта күрешә алмасаң, кабере өстенә менә бу орлыклары чәчәрсең, дигән иде бит. Күкчәчәк орлыклары иде алар, беренче очрашкан көннәре төсе…

***

Поезд Алтайга чаба. Айзирәкне тизрәк илтеп җиткерәсе килә аның. Кыз исә кешеләр җавап бирә алмастай сорауларына җавапны шушы борынгы җирләрдә табасына ышана. Ике җанның тибрәлешен тойган нечкә күңеле борынгы бабаларының авазын да ишетми калмас әле.
Телефон чыңы уйларыннан айнытып җибәрде. Булат иде бу. Имән бармак яшел ноктага басам дигәндә генә, телефон кабат дерелдәп куйды. «Смс» хат килгән икән. Ул нибары бер сүз һәм бер смайликтан гыйбарәт иде. Айзирәккә рәхәт, бик рәхәт иде бу мизгелдә. Иреннәр аңлатып булмаслык бер ләззәт белән үзен Хәмдия язмышыннан аралаучы кешенең экранда чагылган исемен пышылдады:
– Сәлам, Илнур!


Башын укырга: http://kazanutlary.ru/?p=43040

Хикәя «Казан утлары» журналының 3нче санында (2014) басылды.

Фото: nevesta