Уены–чыны бергә

28.05.2018

Сөт калыр да ни китәр?


Сигезенче класс укучысы Марат Кәбиров, такта янына чыгып, Дәрдемәнднең шигырен яттан сөйли башлады. Шигырьнең соңгы куплеты мондыйрак булырга тиеш иде:

Ул мөкаддәс кан белән ул
Изге сөткә ни җитәр!..
Сөт калыр, Ватан китәр!
Сөт калыр, Ватан китәр!

Марат Кәбиров салкын-таләпчән күзле укытучыга карап алды да каушап китте һәм соңгы юлларны болай дип ярып салды:

Сөт калыр, Вамин китәр!
Сөт калыр, Вамин китәр!


«Казан утлары» журналының 6нчы санында (2014) басылды.

Фото: «Казан утлары» архивыннан