Котлыйбыз, Шигърият

08.03.2018

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне


Хатын-кыз – җир йөзендә яшәүче гүзәллек алиһәсе дә, иң назлы, иң шәфкатьле йөрәк иясе дә, иң көчле яратуга сәләтле зат та…

Кадерле гүзәл затлар!

Сезне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Барыгызга да бихисап гөл-чәчәкләр, күңелле мизгелләр, тынычлык, мәхәббәт, бәхет һәм муллык телибез!

И хатын-кыз, и изге зат!
Син – җирнең фәрештәсе!
Сүзләр аздыр, килә сиңа
Хис белән эндәшәсе…

Күзләрең – күл, чәчләрең – төн,
Керфекләрең – ярымай,
Кыйгач кашың – кош канаты,
Йөзең алсу алмадай!

Син – кояшы, син – чәчкәсе,
Син – бизәге җиремнең!
Син – сагышы, син – балкышы
Һәм – син моңы җырымның!

И хатын-кыз – иң гүзәл зат,
Җиһанда син бер – тиңсез!
Ул карашың, ул назларың…
Тормыш ямьсез ул синсез!

Син көчле – кирәк чагында,
Көчсез ир кочагында.
Кадерләп карап яшисең
Син гаилә учагын да!

Кайчагында – йомшак песи,
Кайчагында – керпе син!
Матур сүзләр яратасың,
Бездән күпкә хисле син!

Кайчагында син – тыныч күл,
Кайчагында – җил-давыл.
Кайчак – ялкын, кайчак – салкын:
Аңлавы сине авыр…

И хатын-кыз – илаһи зат!
Камил синең бар ягың.
Каршылыклар белән тулы
Зур сере син дөньяның!

И хатын-кыз – алиһә зат!
Килә серең чишәсе.
Кешелеккә җан өрүче
Син – тормышның чишмәсе!

Наил Касыймов