Публицистика

06.09.2016 №9(сентябрь),2016

«ҖИДЕГӘН ЧИШМӘ»ЛӘРГӘ ЙӨЗЕК САЛДЫМ…


Яшьлек каласы Түбән Камада шушы шигъри исем белән аталган әдәби-музыкаль берләшмә оештырырга безне халкыбызның теле, мәдәниятенең киләчәге өчен җаннарыбызның әрнүе этәрде. Әлеге гамәл гасырлардан мирас булып килгән борынгы җырларыбызны, җәүһәрләрдән дә кыйммәтле рухи байлыкларыбызны югалтмас өчен, алар белән яшьләрне таныштыру максатында эшләнде.
Мәшһүр галимебез Шиһабетдин Мәрҗанинең «Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк» дигән, пәйгамбәр хәдисләренә тиң сүзләре безне шанлы тарихыбызны онытмаска, күренекле шәхесләребез белән горурланырга, яшьләребездә дә шундый ук хисләр тәрбияләргә кирәклеген искәртте.
1981 елның 13 декабрендә зур тантана белән аксакал шагыйребез Сибгат Хәкимнең җитмеш яшьлек юбилей кичәсе үтте. Олуг шагыйрьнең җырлары, шигырьләре белән әсәрләнгән зал кичә ахырында, шәһәр тарихында беренче мәртәбә аягүрә басып «Туган тел»не җырлады. Җыр белән бергә гасырлар буе кимсетелү аркасында канга сеңгән мескенлек кебек авыр тойгылар да юкка чыкты сыман. Аларны озак еллар дәвамында буылып торган хөрлек, милләтең белән горурлану хисләре алыштырды. Ихтыярсыз күпләрнең күзләре дымланды. Бу көн «Җидегән чишмә» туган көн булып тарихка кереп калды.
Берләшмәбезгә исем бирер өчен халык җырлары күп иде, әлбәттә. «Салкын чишмә», «Фазыл чишмәсе», «Бер тауда ун чишмә»… Шәһәребезнең тирә-ягын да чишмәләр чолгап алган: «Чургат» (Красный ключ), «Актүбә», «Чәбия» чишмәләре, посёлоктагы исемсез чишмәләр… Әмма халкыбызның рухи байлыгы хәзинәләренең: җыр ләйсәннәре, шигърият чишмәләре, театр нурлары, сәнгать бизәкләре, тарих моңнары, бию очкыннары, төрле уен үрнәкләре кебек тылсымлы җиде тармагына туры килерлек дип нәкъ менә «Җидегән чишмә» җырына тукталдык. Һәм ялгышмадык дип уйлыйм.
Режиссёр Наил Нуретдинов, музыкант Флүр Гайнемөхәммәтов, язучы Рахмай Хисмәтуллин кебек энтузиастлар башлап җибәргән игелекле гамәл иде бу. Ә инде аның эшчәнлегенә Азат Зыятдинов, Мәсгут Сибгатов, Шәмси Закиров, Мөнәвир Галимуллин кебек шәһәребезнең хөрмәтле кешеләре дә кушылгач, ул тагын да күтәрелеп китте, масштаблар киңәйде, тора-бара республикабыздан читтә дә танылу алды. Безнең бу кичәләрдә халкыбызның күренекле ул-кызлары – Гомәр Бәширов, Сара Садыйкова, Бакый Урманче, Әмирхан Еники, Әбрар Кәримуллин, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Фәридә Кудашева, Илһам Шакиров, Бәхти Гайсин, Зилә Сөнгатуллина, Марсель Сәлимҗанов, Фәрит Мөхәммәтшин, 1941-1945 еллардагы Ватан сугышында татарлардан иң беренче Советлар Союзы Героена лаек булган якташыбыз Илдар Маннанов, Татарстанның һәм Башкортстанның халык шагыйрьләре Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Наҗар Нәҗми, Мостай Кәрим һәм башка бик күп, һич арттырусыз, милләтебезнең алтын баганаларын тәшкил итүче шәхесләр белән очрашулар безнең күңелләрдә мәңге җуелмас хатирә булып калды. Яшьләребез сиксән сигез яшьлек Бакый ага Урманче башкаруында музыкасыз-нисез халкыбызның борынгы «Ончы Фәхри» җырын тыңлау бәхетенә ирештеләр. Алма-Ата шәһәрендә яшәүче ике бертуган: берсе – Казакъстанның, икенчесе СССРның халык артистлары Рәшит һәм Ришат Абдуллиннарның җырларын тыңлап таң калдылар. Кыргызстаннан чакырылган кунагыбыз, Муса Җәлилнең көрәштәше Рушад ага Хисаметдиновның җәлилчеләр эшчәнлеге турындагы истәлекләре белән уртаклашуы, туган телен белмәү кәсәфәтенең хәтта Колыма сөргенендә дә кешене яшәү белән үлем арасына китереп җиткерүе хакындагы гыйбрәтле хәлләрне бәян итүе залда утыручыларның берсен дә битараф калдырмагандыр дип уйлыйм. Ә инде тугандаш башкорт шагыйрьләре Наҗар Нәҗми, Мостай Кәрим, чуваш шагыйрьләре Порфирий Афанасьев, Василий Эндин, Педер Эйзин, халык җырчысы Владимир Чекушкиннар белән булган очрашулар милләтләр арасындагы дуслыкның матур бәйрәменә әверелде.
Хөрмәтле кунакларга истәлекле бүләкләр тапшыру да безнең традициягә керде. Хәтерлим әле, «Җидегән чишмә» җырының авторлары Гомәр Бәширов, Сара Садыйкова белән очрашуда олпат язучыга затлы түбәтәй, ә Сара ханымга «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе җитәкчесе Мәсгут ага Сибгатов:

Сандугачым, илһам качып
Китсә әгәр хәлләрең,
Исеңә ал, җилкәңә сал
Түбән Кама шәлләрен, –

дигән шигъри сүзләр белән шәл бүләк иткәч, зал гөрләтеп кул чапты. «Җидегән чишмә» кичәләренең тагын бер үзенчәлеге шунда: әгәр тамашачы аның беренче бүлегендә залда утырса, икенче бүлегендә инде ул үзе «артист»ка әйләнә. Фойеда Флүр Гайнемөхәммәтов җитәкләгән «Ләззәт» ансамбленә кушылып җырлый, бии, бер-берсе белән таныша. Кичәләребезнең әнә шулай дәртле, яшьләрне дә күздә тотып оештырылуын исәпкә алып, 1988 елда «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе республикабызның Муса Җәлил исемендәге бүләгенә лаек булды.

 


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *