Бәян

21.02.2018 №2 (февраль),2017

Ак читек


Дәвамы

– Әнисе, кара, уч тутырып акча алып кайттым! – Нургаян пенсиясен алырга дип почтага киткән иде, яшен тизлеге белән әйләнеп тә кайткан. – Юарга кирәк бит инде моны, әнисе, әллә чәй куеп җибәрәсеңме?
Зәйтүнә йөзтүбән яткан халәттә тартмадагы үрдәк бәбкәләренә агач калак белән җим болгатып маташа иде, эшеннән бүленде дә өстәлдә торган чәйнекне тотып карады, суынып киткәнен чамалап, плитәгә утыртты. Үзе, көлемсерәп кенә:
– Әйтәм җирле алтын күкәй салган тавык шикелле кытаклыйсың! Ярар, куанычын күрергә язсын! – диде, артык җәелеп төшми генә.
– Күрербез, Алла боерса!.. Күп чыкканмы, дип тә сорамыйсың, әй!
– Әйтәм бит, күпме булса да бәрәкәте булсын. – Иренең гадәтен белгән Зәйтүнә инде ул акчаның яртысы кибеттә калганын, Нургаянның бер кочак күчтәнәч күтәреп кайтканын чамалый иде.
– Алты мең! – Нургаянның әллә сөенүе, әллә шаккатуы иде – тавышыннан аерырлык булмады. – Трудавайга кермәгәнен исәпләмәсәң, егерме яшемдә колхозда эшли башладым, кырык ел трактордан төшмәдем, колхоз бетте, трактор бетмәде – алты мең! Ярар, син әйтмешли, бәрәкәте булсын. Мәле, алып куй әле, әнисе. Беразы тотылды, сиңа да, балаларга да тәмлүшкәләр алдым. Анда кибеткә керсәң, күз камаша, юк нәрсә юк! Ярты халык кырылып сөттер, эремчектер, катыктыр ала, вәт дөнья, ә! Авылда сыер асраучы син дә мин калган инде әллә… – Нургаян, сөйләнә-сөйләнә, күлмәк изүеннән бер йомарлам акча алып, хатынына сузды. – Йөзлекләр белән биргәч, хәтәр күп күренә икән үзе, – дип шаяртырга да җай тапты.
Зәйтүнә акчаны карават янындагы стенага беркетелгән киштәгә алып куйды. Гомер буе шуңа күнеккәннәр иде: Нургаян хезмәт хакын һәрчак хатынына кайтарып тоттырды. «Мин акча саный белмим, кесәмдә акча булса, әтәч булып кычкыра», – дип котылды ир, башта ук бу хактагы сүзне уенга борып.
Бераздан, алып кайткан сыр, ширбәт, хәлвә ише ризыкларны өстәлгә тезеп, Зәйтүнәсе, зур бокалларга сөтле чәй ясап алдына куйгач, Нургаян урындыгында кыбырсынып алды.
– Ни бит, әнисе… Күңелдә йөрткән уй бар иде…
– Соң?
– Исән-сау булып, беренче пенсиямне алсам, безнең оч зиратына капка ясатырмын, дигән идем. Алайса, адәм ыстырамы бит…
– Бәй, ясат соң. Пенсияң җитмәсә, өйдә акча бетмәгән, кушарсың. – Зәйтүнә, тапкансың аптырар нәрсә дигәндәй, иңбашын сикертте.
– Беркөн хуҗалык җитәкчесен күргәч сүз каткан идем, авылыгыздан чыккан байлар бетмәгәндер, спонсор табыгыз, диде дә китте. Телендә «акча юк»тан башка сүз юк. Юкка тук булып яшәргә өйрәнеп беткәннәр, спонсор, имеш… – Нургаян, чәен пырдымсызрак болгатканын сизеп, кашыгын читкә куйды.
Зәйтүнә дә, терсәкләренә таянып чәй эчкән җиреннән, чынаягын өстәлгә утыртты.
– Китчәле, – диде ул, яраткан сүзен кабатлап, – шул бер капка өчен авыл бае эзләп йөрергә… Наил дә кушылыр, ниятең булгач, ясат та куй, кешегә ялынып йөрмә.
– Ярар, әнисе, син дә шулай дип торгач, иртәгә үк заказ биреп кайтам. Вәсимнең малаена әйтермен, тимердән әллә нәрсәләр коеп куя, кулы алтын. – Нургаян тыныч күңел белән чәен чөмерде. Тартмада пипелдәшкән бәбкәләргә ымлады: – Болар тагын миңадыр инде. Хәзер иркенләп сакларга була. Закунный пенсионер! Вакытыма үзем хуҗа!
– Әзрәк ныгысалар, капка төбенә апчыгарсың инде, Нургаян. Китапларыңны кыстырырсың да…
Зәйтүнәнең «китапларың» диюе – сүрәләр язылган китапчыклар, Коръән тәфсире иде. Нургаян узган ел, каз-үрдәк бәбкәләре саклаган арада, әллә никадәр сүрәне өйрәнеп, аятьләр ятлап, хатынын шаккатырды. Шуннан соң көзен мәчеткә дә сугылгалый башлады. Баштарак җомга вәгазенә генә барса, тора-бара шунда укырга йөреп, намазга да басып куйды. Аннан күреп, Зәйтүнә үзе дә догаларга тартылды, хәзер, әнә, киштәсе тулы дини китаплар. Күршеләре әле бер өем шигырь-хикәя китаплары да алып кергән, ахры, алары тәрәзә төбенә рәт-рәт тезелгән.
– Вәт син ул, әнисе, укып та куясың! Тәки шул чиреңне миңа да йоктырдың бит! – Бәй, китапханәчелеккә укырга китәм, дип хыялланганымны беләсең бит!
– Алай да китмәгәнсең, Алабугада берәрсе каптырып калган булырые үзеңне, миңа эләкмәгән булырыең. – Нургаян, гөл чүлмәге янында яткан калын гына китапны алып, кулында әйләндергәләде. Тышындагы сурәтне ошатмыйча, эчтәлеген ачып карады. – Ярар, башта син укы да миңа сөйләрсең, калын күренә, укып тормам.
– Һи, шулай дигән буласың да, барыбер үзең дә укыйсың син аны. – Зәйтүнә, тәрәзә астындагы кранны ачып, табакка су агызды, кашык-чынаякларны чайкап, өстәлдәге сөлге өстенә тезде. – Сыйландык, Аллага шөкер. Хәлвәсе бик тәмле, и-и, әнкәй ярата торганые шуны. Ул чакларда авылда юк кына иде шул… Ниткән хәлвә, рәтле сабын-шампуньга тилмер дә…
Нургаян әллә уйнап, әллә чынлап йөзен чытты, кулын селтәде:
– Әйтмә шул шампунь дигәнне, йөрәгемә ярамый.
Иренең җай чыккан саен сүзне шаяруга борырга яратканын белсә дә, бу юлы Зәйтүнә аптырап китте:
– Нинди чебен тешләде?
– Шампунь күргән саен аэропорт исемә төшә хәзер.
Зәйтүнә, кулын селтәп, идәнгә иелде, каз канаты белән өстәл астын себергәләде.
– Чын әйтәм инде. – Ире диванга утырды, пульт алып, телевизорны кабызды, ошатмыйча, кире сүндерде. – Теге чакны, хәтерлисеңме, Кырымга санаторийга путёвка биргәч, районга, аэропортка киттек?
– Булгандыр инде, санаторийларга күп йөрттең, мең рәхмәт.
– Бүтәнен әйтмим әле, иллә мәгәр шул чакны онытмыйм. Казанга очасыек, беренче рейска билет юк, дигәч, ике-өч сәгать көтеп утырдык, исеңдә түгелмени?
– Ә-ә, күрше Илсөярнең дә сессиягә барган чагы иде, шуны сөйлисеңмени? Мине кулыңа күтәреп, койма буенда бик озак сөялеп утырганиең шул… Нинди шампунь бар иде соң анда? – Зәйтүнә, иренең сүз сөрешен аңламыйча, сәерсенеп китте.
– Юк шул менә, бер булса да шампунь юк… Билет сатучы хатын үзебезнең районныкы югыйсә, еландай телләремне салындырып аңлаттым, синең хәлеңне сөйләдем, озаклап көтәргә чамасы юк, арый, дидем. Илсөяр дә керде, үземнең билетымны бирәм, икенче рейста очсам да ярый, тагын берәр студентны икенчегә калдырыгыз, дип ялынды – юк инде, таш та таш, теге хатын да таш. Киресенә катты, тәки җибәрмәде безне…
– Шампуныңны әйтә белмәдең инде…
– Без соң, гел самолётта очып йөргәнмени, каян белик – ул хатынның көен көйләр өчен йә лимон, йә сыгып чыгармалы шампунь күтәреп керергә кирәк булган, әле беркөн генә, сүз иярә сүз чыгып, Илсөяр әйтте аны. Вәт, шул сиңа шампунь…
– И-и, мин тагы… – Зәйтүнә җиңел сулыш алып көлеп җибәрде. – Ниткән олы сүз сөйли, дисәм… – Аннан җитдиләнеп китте. – Түздең инде, Нургаян, авырлыгына да түздең, кимсетүләренә дә, борын төбендә шапылдатып ишек ябуларына да күп түздең, сабыр булдың. Утыз җиде ел түздең! Әҗер-саваплары берүк-берүк үзеңә була күрсен, гел шулай дип телим, бер Аллам кабул кылсын…
Сабырлык ул бүген дә кирәк, утыз җиде ел элек тә кирәк иде шул… <…>


Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=40558
  2. http://kazanutlary.ru/?p=40723

Фото: timesofoman.com