Качкын (ахыры)
– Мин сиңа шушы чәчәкләрдән башка берни бүләк итә алмыйм. Кабат очрашуы да икеле. Син... Сез миңа яшәү дәрте бирдегез. Әле миндә мондый хисләр кабынганы юк иде. Рәхмәт сиңа Зөләйха! Безнең якларда кадерле кешегә алкалар һәм йөзек бүләк итәләр. Анысын үзең алырсың, – дип, аңа акча сузды. Зөләйха Искәндәрнең кодрәт, дәрт, наз бирә торган киң күкрәгенә сыенды.
(Бәянне башыннан УКЫГЫЗ)
Күктән төшкән бәхет
Искәндәр үзенең гаепсез дип танылуын белмичә Коми илендә җәйләде, кышлады, коми телендә «сукаларга» өйрәнде. Бригада белән боланнарны язын, җәен поляр Уралга, кышын агачлы уйсулыкка күчерделәр. Йөзәрләгән километр ара, очсыз-кырыйсыз мәйданда биш-алты чакрым кебек кенә күренә. Дөрес, коми егетләре кызлар янына кич утырырга йөзәр чакрым читтә урнашкан авылга барып-килү безнең өчен берни түгел, дип сөйли.
Бәлки, алар хаклы дадыр, анысын үзләре белә торгандыр. Вакыт үткән саен туган җирләр ерагая бара, хисләр тупаслана. Качкынны да бу тормыш көннән-көн үзенә буйсындыра башлады. Василийның сеңлесе Анна үзенең ярату хисләрен яшерми. Бергәләшеп йөреп килергә чакыра. «Мыла, муса» – сөйкемлем, кадерлем, ди. Ә бәлки... Тормышның калган өлешен, чиста, гөнаһсыз табигать, аның гадел кешеләре белән бергә үткәрергәдер? Мәхәббәтне һәм назны алыштырырлык нинди көч бар? Юк, юк... Соңгы араларда Искәндәрнең күңеле икеләнүдә иде.
Язын поляр Уралга китәр алдыннан боланнарга ниндидер чирдән
укол кадарга районнан ветеринарлар килде. Маллар күп булгач, аларның эше атна буена сузылды. Өч ир-ат һәм бер хатын-кыз, эшләрен бик оста башкардылар. Мөгезле хайваннарга күз ачып-йомганчы дару керттеләр, укол кададылар. Кичләрен Василий – бригадир буларак аларга өстәл әзерләде. Искәндәр мәҗлестә катнашса да, артык сүз катмады. Алай да кызның татар булуын, Мордовия якларыннан килүен белде. Чит җирләрдә яшәгәннәр генә беләдер, әгәр берәр якташын очратса, ул аңа йөрәген ярып
бирергә дә әзер. Искәндәр үзен кыен хәлдә калдырмаска тырышып, бу гүзәл милләттәшенә карарга да омтылмый. Ә бит соңыннан аңа гына авыр булачагын ул яхшы белә. Җитмәсә, төрмәдән качкан кеше...
Кояш бик зур шар булып, кәрлә агачларның очына тияр-тимәс чакта, Искәндәр чиләк күтәреп, елгага суга барды. Анда бу чибәр кыз брезент курткасын салып, кулларын, битләрен чиста су белән хушландыра иде. Ветеринарлар өчен тегелгән комбинезон аша булса да, аның хатын-кызга гына бирелгән гәүдә матурлыгын чамалады ул. Качкын кешегә әзрәк әрсезлек кирәктер. Искәндәр Зөләйха янына килде. Якыннан аның күзләрен, озын кара чәчләрен, сусыл иреннәрен күрде.
– Гафу итегез, мин дә бит татар, адашкан татар баласы, – диде. Болан көтүчесеннән кызга татар сүзен ишетү ничектер сәер булып тоелды.
– Ничек, монда да татар буламыни? – дип гаҗәпләнеп калды.
Татарларның үзләренә генә хас матур буй-сын, матур йөз, коңгырт күзләр Зөләйхага тәэсир итми калмады.
– Бетмәс монда разный земляклар! – диясе урында аралашуны үз
агымына куйды. Ә бит чыннан да аның күркәм сыйфатлары юк түгел. Сөйләшүе дә ни тора.
– Мин Зөләйха булам, Мордовия якларыннан, безнең тирәдә халык эре сөякле. Эшкә дә сынатмый, әйтсә, сүзен өздереп әйтә белә. Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлагач, юллама белән бирегә җибәрделәр... Көзен дүрт ел була. Кышын китәрмен дип торам. Тормыш корырга да вакыт җитте бугай.
Искәндәр калган ике көнен аның янында үткәрде. Әлбәттә инде,
ике арадагы яшерен җепләр аларны бергә якынайта баргач, Искәндәр үзенең ничек бу көнгә калуын сөйләп бирде. Йөрәге җилкенгән Искәндәр Зөләйханы озатырга, сакал-мыекларын кырып, теге ыспай ир биргән матур свитерын киеп килде. Аның таза гәүдәсенә, акыллы күз карашына Зөләйха сокланмый булдыра алмады.
– Мин сиңа шушы чәчәкләрдән башка берни бүләк итә алмыйм. Кабат очрашуы да икеле. Син... Сез миңа яшәү дәрте бирдегез. Әле миндә мондый хисләр кабынганы юк иде. Рәхмәт сиңа Зөләйха! Безнең якларда кадерле кешегә алкалар һәм йөзек бүләк итәләр. Анысын үзең алырсың, – дип, аңа акча сузды.
Зөләйха Искәндәрнең кодрәт, дәрт, наз бирә торган киң күкрәгенә
сыенды.
– Рәхмәт, Искәндәр, Алла бирсә, очрашырбыз да әле...
Бу аралашуны күреп Анна көн-төн елады. Чум эчендәге фәрештәләр образына башларын иеп, Искәндәрнең калуын теләде.
Май узды. Көтү Уса елгасын кичеп, Урал болыннарына күчте.
Сазлыкларда, күлләрдә төрле кош-корт тормыш корды. Табигать чираттагы яшәү әйләнешенә керде...
Искәндәр бу матурлыкка карый да, күзләренә яшь тыгыла. Хәзер Зөләйха кайда икән? Туган якларына бер генә булса да кайтып, сабан туйларын күрәсе иде!
Кош-корт, боланнарның хыр-хыр иткән тавышын бүлеп, мотор гөрелдәве ишетелде. Совхоз вездеходы чум янына килеп туктады. Кабинадан Зөләйха төште. Ул кулындагы күчтәнәчләрен Василийга биргәч, Искәндәр янына килде. Күренеп тора, нык дулкынлана үзе.
– Сөенечкә ни бирәсең?
Искәндәр көтелгән һәм көтелмәгән кызны күргәч югалып ук калды.
– Сине күрүдән дә кадерле сөенеч була алмас, Зөләйха, – диде дә аны кочаклап ук алды. Тегесе дә аңа сыенды. Күзләреннән яшьләр тәгәрәде.
– Исәнме, кадерлем? – дип пышылдады. Аннан үзен кулга алды: – Мин биредән киткәч, гел синең турыда уйладым. Сиңа ярдәм итәсем килде. Гаепсез кеше биредә әрәм булып яшәргә тиеш түгелдер бит...
– Минем дә, син киткәннән бирле ашаганым аш түгел, йокы керми.
Качкын буларак ни эшлим? Биредә табигать матур, кешеләр яхшы булсалар да, элеккеге Искәндәр булып, яңа тормыш корасы, туган якларда яшисе килә!
Зөләйха, калку һәм зифа гәүдәле кыз булса да, үзен бик сизгер тотты, ымсынучылары да, тәкъдим ясаучылар да булды аңа. Мәскәүдә укыганда, бик шома гына мишәр егете белән дуслашып, соңгы курста тормыш корырга иде исәбе. Шома егетнең шомалыгын очраклы рәвештә Измайловский паркта күрде. Биредә татарлар ял көннәрендә уенга җыела иде. Ул бер көтү яшьләр белән бию түгәрәгендә торганда, Зөләйха сөенә-сөенә аның янына
юнәлсә, тегесе аптырап калмады.
– Таныш булыгыз, бу Зөләйха, булачак ат врачы, – дип, дус-ишләрен таныштырды. Ә монысы минем кәләшем Роза.
Мескен хәленә калган Зөләйхага: «Котлыйм!» – дип әйтүдән башка
чара калмады.
Бу вакыйгадан соң Зөләйха ир-егетләргә бик сак карарга өйрәнде.
Ирләр – аучы, аларга үз теләгәннәренә генә ирешергә кирәк дигән фикер йөрәген биләп алды. Ә менә Искәндәр белән очрашкач, сөю хисләре түзә алмаслык дәрәҗәгә җитте. Бөтен көчен аны коткарырга юнәлдерде. Ял алып, Сыктывкарда да, Углегорскида да булды, Казанга барып, Югары суд карарын да кулына төшерде.
Зөләйха Искәндәргә шушы рәсми документны тоттырды.
Аларның озак тоткарланырга вакытлары чикле иде. Зөләйха сүзне кыска тотарга булды.
– Сезнең якта сөйгән кешегә йөзек белән алка бүләк итсәләр, бездә
яраткан кешесенә кызлар ябышып чыга. Син каршы булмасаң, мин киләчәгемне сиңа тапшырам, – диде.
Искәндәр элеккеге тормышын, аяк астыннан чыккан бәла, дип бәяләсә, Зөләйха белән очрашуны күктән төшкән бәхет дип кабул итте.
Болан асраучылар авыр чакта да бер-берсен таба алган татар
балаларына бәхет теләп озатып калды. Араларында өмете өзелгән Анна гына юк иде...
Тәмам.
"КУ" 06, 2021
Фото: pixabay
Теги: проза бәян
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев