Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Бөек затка иман китердем

Коръәннән дә олы әсәр булмас!

Олпатлыгын күзләренә яшереп,
Юлчы атлый – кая барышы?
«Сугыш... солых», «Анна Каренина»,
Хыял тулы кеше язмышы.


Гасырларга китәр әсәрләре
Тетрәндерә бөтен галәмне:
Вулкан атылгандай бәреп керә,
Туктау белми яза каләме.


Тетрәндерер хәбәр алда булган:
«Эзләнүләр ачты күземне,
Ихлас җаным белән кабул иттем
Тыңла, дөнья, таптым үземне!


Коръәннән дә олы әсәр булмас,
Богауларны өзеп бетердем:
Җиргә иңдерегез мөселманча –
Бөек Затка иман китердем!»


Кабул булган ихлас догалары –
Каберендә һич юк артыклык:
Л.Толстой. (Туган-киткән елы),
Яшел үлән, чәчкә... яктылык...

"КУ" 4, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев