"Минһаҗ маҗаралары"ннан

Нәрсә сөйләшәләр икән язучы өердәшләр дип, төркемдәгеләрнең сүзләрен

тыңларга керештем. Марсель Галиев дигәннәре, уртага басып, камыш бармагын

янындагыларга төзәп, дөньяның нидән яралганын аңлата икән. Минем дус Ыркаелга

аның дөньясы көлке тоелды, ахрысы, ул чатнап торган көлү авазын Казан өстеннән

Чувашия ягына тәгәрәтеп җибәрде.

Сираҗи дигәннәре: «Күрсәтәм әле мин аларга! Кирәкләрен бирәм әле мин аларның!»

— дип кемнәргәдер яный. Озын буйлысы — әпилсинме, мандаринмы дигәне — Сираҗи

янаган саен, читкә карап мәгънәле генә елмая. Ни сөйлиләр икән болар дип, кырыйдан

гына тыңлап торам: Ыркаел шигырь язган да шуны тикшерәләр икән. Шигырьдә «сукыр

тәрәзәләр каш сикертә» дигән сүзләр бар икән, шуңа бәйләнәләр.

Ыркаел мине күреп алды да:

— А-а-а, Минһаҗ әкә, — дип кысып кочаклады. Аннан:

— Әйт әле шул наданнарга, «сукыр тәрәзәләр каш сикертә» дигән сүзләр ни

аңлата? — диде.

— Димәк, сүз төн турында бара. Фатирларда ут юк, тәрәзә кара күзлек кигән

сукырларның күзе кебек.

Марсель Галиев миңа җирәнеп кенә карап куйды да:

— Ә «каш сикертә» дигәне ни аңлата? — дип сорады.

— Димәк, фатирда кемнәрдер уйнаш уены уйный. Тәрәзә сукыр булса да,

аларның нишләгәнен ишетә һәм каш сикертә, — дигән идем, Ыркаел аркамнан

какты. Чак авып китмәдем.

— Маладис, Минһаҗ әкә! Шигырь аңламаганнарга аңлаттың, — диде.

Без сөенешкәнгә ачуы килгән Сираҗи:

— Син, бабай, «Единый Россия» членымы? — диде.

— Нишләп алай сорыйсың? — дигәнгә:

— Сез районыгыз белән Туфан Миңнуллинга иярәсез бит. Туфан Миңнуллин

коммунист булганда, большевик идегез. Туфан Миңнуллин единыйга күчкәч, шул

якка авышкансыздыр, — диде.

Озын буйлы — гәрәйфруктымы, лимонмы дигәне — тагын, авызын ермыйча

гына, читкә карап елмайды да:

— Син, абзый кеше, Ыркаел Зәйдулланың без тикшергән шигыренә пародия

яза аласыңмы? — диде.

— Нәрсә ул пародия? — дип сорадым.

— Пародия ул — кеше язганга охшатыбрак, көлебрәк язган нәрсә, — дигәч, Ыркаелның

шигырен сорап алып укып чыктым да, уйлап та тормастан, пародия укыдым:

Сукыр тәрәзәләр каш сикертә,

Чукрак тимер ишек күз кыса.

Аксак бетон баскыч чалкан яткан,

Шул баскычта кемдер кыз кыса.

Ә фатирда — чулак караватта –

Тыңкыш юрган шәрә тән көтә,

Кәләш кебек бүртенгән җил генә

Табут капкачларын селкетә.

Язганым Ыркаелга ошады, Казанны яңгыратып тагын бер көлде. Марсель

Галиев, көлгән сыман кебек шикелле итеп, «кых-кых» дип куйды. Сираҗи сүгенергә

өлгермәде, абзар капкасы хәтле ишектән бик тә мәртәбәле гәүдәле берәү, чыгып:

— Әйдәгез, егетләр! — дип, машинага утырып, каядыр китте.

— Кая ашыга безнең рәис? — диде берәүсе.

— Фәнни канфиринсиягә даклад сөйләргә китте, — диделәр.

— Нинди канфиринсия?

— «Дөнья әдәбиятын чәчәк аттыруда Роберт Миңнуллинның искиткеч зур роле»

дигән фәнни канфиринсия була, — диде кемдер.

Мин танымаганы:

— Роберт үзе каршы килгән икән, «мин тыйнак кеше, канфиринсия үткәрмәгез»,

дигән, тик Ким Мөгаллимович: «Алай итмәгез инде, Роберт Мөгаллимович.

Беренчедән, сездән башка канфиринсия үткәрерлек бүтән шагыйрь юк, икенчедән,

безнең институтка да эш күрсәтергә кирәк», — дигәч, Роберт ояла-ояла ризалык

биргән, имеш.

— Димәк, диде кайсыдыр, — безнең республикада кризис тагын да көчәячәк.

Канфиринсия материаллары китап булып чыгачак та бөтен татар, эшен ташлап,

ябырылып шул китапны укыячак.

 

"КУ" 6, 2014

Фото: instagram

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: