Бәхет (документаль хикәя)

Абыем истәлегенә багышлыйм.

 1

Район үзәгенә китүдән аның улы өйгә әйләнеп кайтмады. Мөнҗия апаның йөрәгенә сагыш кына түгел, бала кайгысыннан бәгыренә ачу ташы укмашты. Ил буйлап эзләп китәр иде, акча юклык җелекне корыта. Колхозда бушлай эшлиләр, хезмәт көне бары «таяк» белән генә билгеләнә. Ул таяк дигәнең таянып йөрергә дә ярамый, идарәдә саналып, кәгазьдә генә бара шул.

Районнан авыл җирлеге рәисенә шалтыратып, Мирҗанның тәрәзәдән сикереп качуын һәм аңа чара күрүне таләп иткәннәр. «Уттай эш вакытында аны эзләп йөрмәдем инде, йә тагы утыртып куярлар дип тә уйладым. Бик бетеренмә, кай тарафка китсә дә, исән генә йөрсен. Туганнарыгыз кайларда, сорашырга кирәк. Мин эш йөртсәм, малайны куркытырбыз гына», – дип юатты үз чиратында рәис Мөнҗияне.

Шулай да түзмәде, улын эзләп, Мөнҗия апа Сарапул ягына юл тотты. Көнозын әйләнеп-тулганып, сәләмә киенгән кешеләрне күзәтте ул. Вокзалда йөреп, арып, төн уздырды, хәле китте. Бермәлне ананың күзе вокзалның урта баганасына таянып торган егеткә төште. Тик бу егет ару гына бишмәтчалбардан иде, шикле кеше кебек як-ягына да каранмый. Кайгыдан йөзенә сары яфрак төсе кергән анага әлеге егет гел аның улына охшап, Мирҗан булып күренде. Адәм баласын иң күп алдаучы – ул аның үз хисләре. Менә Мөнҗия апа да хискә бирелеп торгач түзмәде, урыныннан кузгалып егеткә дәште. «Улым, Мирҗан, син түгелме соң, балакаем?» – дип, сак кына егетнең беләгенә кагылып алды. Ә егет исә, ихтирам белән: «Юк, апа, мин Мирҗан түгел, мин – Тәфкил Бикетов. Моннан ерак булмаган Краснокама районы Андреевка авылыннан. Әнә, иптәшем автобуска билет алырга тора», – диде.

Мөнҗия апа, һаман бу егетнең буй-сынында үзенең улын күрү теләгенә ышандырган-ымсындырган ялган хисләргә бирелеп, егетнең башыннан кепкасын салдырып алды. Аналарча иркәләп, йомшак кына, Тәфкилнең чәченнән сыйпады да авыр итеп көрсенеп куйды. Күз яшьләренә ирек бирмәскә тырышса да, аның йөрәге елый, сыкрый иде. Егет тә моны сизде һәм ананы юатырга тырышты. Ни булганын белергә теләп, сүз башларга өлгермәде, янына иптәше килеп: «Әйдә, менә – билет кулда», – дигәч, уйлары бүленде. Ул: «Апа мине үз улына охшаткан икән, шул турыда аңлаша идек әле... Әһә, билет булгач, киттек алайса авылга», – дип кузгалды да, кире борылып, – «апа, кепканы бирәсеңме соң?» – диде. Әле һаман да уйларыннан арына алмаган Мөнҗиягә ягымлы елмаеп, күзләрен тутырып бер карады да, кепкасын башына киеп, китеп тә барды.

Мөнҗия апа, үзенең хыялый хисләренә алдануына нәүмиз булып, вокзал уртасында басып тора бирде. Шул минутта теге егет, янә килеп, аңа: «Апа! Мә, ал әле менә бу бәләкәй күмәчне, без хәзер автобуска утырабыз, ә син безгә хәерле юл теләрсең, бар да яхшы булыр, хуш, апа», – дип, иптәше артыннан йөгерде. Мөнҗия апа почмактагы агач диванга утырды да егет биргән күмәчне, рәхмәт укый-укый, күз яшьләренә чылатып, тәмләп ашап куйды. Аннан, авылга кайту хәстәрен күрүне уйлап, вокзал ишегенә юнәлде. Ишек төбендә су тутырылган мичкә һәм аңа бәйләп куелган алюмин кружканы күреп алды. Сусаудан иреннәре көйгән ана йотлыгып су эчте дә вокзалдан чыгып китте.

Авылга кайтуга, җирлек башлыгы аңа улы Мирҗанның исән-сау икәнлеген җиткерде. «Чегән почтасы улыңнан хәбәр китерде, бик бетеренмә, кайгырма, – диде ул, Мөнҗия апаны юатып. – Әйттем бит мин сиңа, Донбасс тикле җирдән исән-имин кайткан бала монда, үзебезнең якта, югаламы соң инде? Ул вербовщикка бару кирәкмәс иде шул. Алар бит закончылар. Мирҗан өчен миңа эләкте инде анысы. Чара күрмәгәнсең, дип шелтә чәпәделәр. Миңа бит, Мөнҗия апа, авыл халкы, сезнең белән эшлисе, яшисе, авылым кешеләренең мәнфәгатен якламасам, ышанычыгызны акламасам, кем булам соң мин?» – дип, сүзен бетерде рәис.

2

Сугыш вакытында һәм сугыштан соң иген игеп, ипекәй белән шәһәр халкын туендырган, олаулап фронтка икмәк озаткан яшүсмерләрне 1947-1948 елларда исеме җисеменә якын да килмәгән ФЗӨ мәктәбенә җибәрү башланган иде.

Авылында бик яхшы билгеләргә генә җиде сыйныфны тәмамлаган Мирҗанны да, районнан унсигез үсмер малай белән бергә шушы мәктәпкә озаттылар. Монда бернинди белем бирү, һөнәргә өйрәтү юк иде. Аларны Донбасс шахтасында зурлар янәшәсендә күмер чабу, вагоннарга кулдан күмер төяү хезмәтендә эшләттеләр. Укуын дәвам итәргә теләгән Мирҗан Сәяповның бөтен хыяллары челпәрәмә килде. Уналты яшьлек егет – табигатьнең әле иң бәхетле җаны – чын оптимист булган Мирҗан беренче гаделсезлек белән шушы ФЗӨ мәктәбендә очрашты. Мондый ризасызлыктан, сагынудан, эш, тормыш хафаларына җаны өзелүдән соң чиккә җиткән Мирҗан белән бергә тагын биш малай качарга хәл кылдылар.

Мирҗан өенә кайткач, әнисе янында бары бер генә төн кунды. Районнан милиция машинасы килеп алды да, аны бер елга ирегеннән мәхрүм итеп, Архангельски төрмәсенә илтеп яптылар. Менә монысы инде бөгелмәгән таякны шартлатып сындыру белән бер иде. Ләкин Мирҗан ярты юлда туктап кала торганнардан түгел, үз дигәненә – максатына ирешүчән кеше ул; бу сыйфатлар ата-анасыннан, үз авылы халкыннан күчкән: якты күңелле, татулыкның, дуслыкның кадерен белә, монда да үзен гел яхшы яктан гына күрсәтте, һәм аны алты айдан соң, кулына белешмә биреп, иреккә чыгардылар. Төрмә башлыгы, үз итеп: «Бу белешмә сине кайда да яклаячак, шуның белән паспорт та алырсың» – дигәч, Мирҗан сөенеп тә куйган иде.

3

Мирҗан, авылына кайтуга, укуын дәвам итәргә дигән карарга килде. Кеше булыйм дисәң, алга барыр юлыңны абайлау кирәк, ә әлеге юл сине кая алып бара, уңышлы булырмы? Вакытында сөрлеккән кеше зерә егылып китми. Димәк, ул үз юлында. Татарстанның кечерәк берәр шәһәренә барып, эшкә урнашып, укуын дәвам итү өчен хокукы бар лабаса аның. Тик менә акча ягына килгәндә, хыялыңда адашасың шул... Районга торф эшенә язучы килгәнлеген ишетеп алды да, уйлый торгач, шул вербовщикка барып ялынырга булды егет. Җәяүләп район үзәгенә юнәлде. Апрель азагы – табигатьнең иң җанлы, ямьле чагы. Туасы җан ияләре туган, тереләселәре терелгән – бар да шатланып тереклек итә, яши. Кояш нурлары күбәләкләрне дә җанландырган, җылыткан. Алар иркенләп, куанып очалар. Мирҗан, табигатьнең сәер көчкә ия булуына аптырап, сокланып, сары тасмадай боргаланып яткан юлдан уйлар өермәсендә атлады. Аның күңеле, йөрәге туган як кырларын шулчаклы сагынган ки, күзләрен нурлы күккә төбәп, күк йөзенең ачык, көләч мәленә сокланып, юл читенә утырып ял да итеп алды. Яхшы уйлар белән атлый торгач, район үзәгенә килеп җиткәнен сизми дә калды. Кирәкле йортны табып, ишеген шакыды. Җәйге эссе көн булганга, бүлмә ишеген ачып куйганнар. Керүгә, Мирҗан бер абзый кеше белән исәнләште. Аңа утырырга урын тәкъдим итүче вербовщик теләр-теләмәс кенә хәйләкәр текәлеп караганда, яңак сөякләре ачулы кешенеке шикелле калкып чыкты.

Мирҗан аңа үз гозерен белдерде. «Абый, торф эшенә мине дә языгыз әле, зинһар. Минем бик тә укыйсым килә, авылдан бер чыгып китсәм, үз юлымны карар идем әле», – диде. Бу киң җилкәле, гөмбәз авызлы, җирән чәчле, хәйләкәр майлы күзле абзыйны урыныннан кыймылдату өчен, Мирҗанның кулындагы кош теле кебек кәгазь генә җитми тора икән. «Абый, абый, карагыз әле! Минем белешмәм дә бар», – дип, егет үзенең белешмәсен сузарга да өлгермәде, абзый кеше, урыныннан сикереп торып, бүлмә ишеген бикләп үк алды да телефонга үрелде. Нәкъ шушы минутта Мирҗанның йөрәге ачы ләгънәт белән тулып, күкрәгеннән чыгардай булып ярсып кага башлады. Кыргый мәче тизлегендә ачык тәрәзәгә ыргылды һәм җәһәт кенә җиргә сикерде. Йортның беренче каты гына булгач, алай артык авыртынмады: котылуына һәм белешмәсе үзендә калуга чиксез шатланды. Бер ишегалдына кереп, байтак кына посып утырды. Ярсуы басыла төшкәч, берни булмагандай атлап китте. Авыл башында урманга баручы атчыга очрап, шуңа утырды да, урман юлында төшеп калды. Аңа агачларны ера-ера атлау читен иде, әмма бу үзеңә юл яру, моның үзенә күрә ләззәте дә бар!

Менә инде икенче көн Мирҗан уйларын, серләрен урман белән бүлешә, тик агачлар гына берни дәшми. Әллә аның күшеккән күңелен алар да аңларга теләми... Төн караңгылыгы куркыта, тирә-як тын, ләкин урман шаулый. Дала да, урман да җанлы, ахры. Урман – колак, дала – күз, димәсләр иде югыйсә. Әйе, урман шаулый, шулчакта күңел түрендә куркуны, ачлыкны җиңәргә тырышып, тынычлык хисе баш калкыта. Ул бит төнлә абага чәчәген күрү өчен түгел, ә максатына ирешергә дип урман юлын сайлады. Урман да, дала да аңа бик нык ярдәм итте. Кузгалак, кыр суганы, кукы белән тукланды. Хәтта боҗыр – урман тавыгы оясына да тап булды. Үтереп ашыйсы килде, андагы йомыркаларга үрелергә теләде, ләкин ояга кагылмады. Әнкәсенең: «Урманга кердеңме, үзеңне тәртипле тот», – дигән сүзләре Мирҗанның колак төбендә агачлар шаулавы булып ишетелде. Ә кош оясына кагылырга ярамаганны ул балачагыннан ук белә. Бәлки, боҗыр үзе оясыннан ерак түгелдер, Мирҗан, аны куркытканмындыр дип уйлап, бу урманнан әкрен генә атлап чыгып китү ягын карады.

Менә инде ул икенче көн, ач булса да, авылга кайтмый йөри. Моның сәбәбе бар иде. Бөтен теләге – милиция кулына кабат эләкмәү. Уналты яшендә бер тапкыр татыды бит ул ирексезлекне. Барыр юлны сайлар өчен, артка да борылып карарга кирәклеген белсә дә, Мирҗан һаман алга бара, бар көчен җыеп алга атлый. Әнә, чабаталары да мыек җибәргән, ә ул бара да бара. Чөнки вербовщик аңа: «Мин сине каядыр укырга урнаштырырга түгел, бу белешмәң белән утырган җиреңә генә кире озата алам», – диде бит.

Хәйран инде дөнья дигәннәре. Кемдер комсызлыгы аркасында рәхәт яши. Мирҗан исә авыл читләрендә, ферма буйларында ачка интегеп йөри... Тик ул максатына ирешүдән өмет өзми, бу гаделсез тормышта үз урынын табарга тырыша иде. Төнлә күккә карап: «Әнә, хәтта күктәге һәр йолдызның үз урыны бар, җирдә дә һәр кешенең үз урыны булырга тиеш бит», – дип, үзенең шәхси билгесезлек халәтеннән чыгу юлын эзләп уйлана иде.

Авыл саен бер күлем-өч күлемгә1 ялланып эшләп, Мирҗан Тымытык кырларына якынлашты. Баек авылыннан үткәндә, өлкән яшьтәге бер апа аңа сугышта үлеп калган улының кирза итеген бирде. Егетнең яраланып беткән аякларын күргәч, үзенең алъяпкычын ерткалап, чолгау ясап кидерде, хәленнән килгәнчә ашатып та чыгарды. «Улым, кеше максатына ирешү өчен барын да эшли, йөрәге, табигате белән ничек тә түбәнлеккә төшмәскә, соңгы чиккә җитмәскә тырыша. Син дә, улым, тырыш, дөньяда яшәү үзе бәхет, яшәүдән беркайчан өмет өзмә», – дип озатты ул Мирҗанны.

 Тымытыкны узгач, балкып янган факел утларын күреп сөенде. Төнлә урманда йоклау куркыныч, ә факел янында тыныч та, җылы да булыр дип, шул тирәгә җайлап утырды да татлы уйга чумды. Кешегә бәхет бәхетсезлек аша килә дип әйтә иде бит әнкәсе; бүген исән-сау икәнсең, тамагың тук, туңмыйсыңөшемисең икән, димәк, бу бәхет... Гүя ул бәхет тавы итәгендә кояшта кызынып ял итә: изрәп татлы йокыга талды. Төшендә әнисен күреп: «Әнием, кайгырма, юлны кояш чыгышына карап атларга кирәк дигән киңәшеңне онытмадым һәм онытмам да», – дип, әнисен юатып, уянып китте.

Факел ялкыны янында төн уздыргач, Мирҗанның күңеле күтәрелә төште. Әнкәсе әйткәндәй, «көрчинәсе түгәрәк, күңелдәге борчуларны җилләр алды бүлгәләп», дип, аңа озак кинәнергә туры килмәде. Чиләкләп булмаса да, иләкләп яңгыр коя башлады. Аның җылыдан соң һич кенә дә чыланасы килми иде, һәм ул сыерлар җәйләвенә йөгерде. Савым җиһазлары куя торган куышка ышыкланды. Көндезге савым алдыннан яңгыр туктады һәм сыер савучылар килә башлады. Аларның барысы да яшь кызлар иде, Мирҗан шыпырт кына куыш артыннан карап торуын белде. Ә кызлар аны бөтенләй күрмиләр дә. «Күрсәләр соң...» дип уйлады егет. Бу елларда кем нинди кием белән йөрми һәм җан саклар өчен кем генә хәер сорашмый икән дип, кызларга сүз кушарга батырчылык итте Мирҗан. «Кызлар, кызлар, ни хәлләр сез? Ә менә минем хәл шушылайрак, зинһар, курыкмагыз, – диде ул, башын иеп, түбәнчелек белән кулын күкрәгенә куеп. – Мин бур да түгел, караклыкта да йөрмим», – дип, тәфсилләп үзенең хәлен сөйләргә уйлаган иде дә, ләкин флягасына сөт салып торучы хатынның тутырып үзенә каравыннан куркып туктап калды. Тик юкка курыккан икән. Апа кызларның иң кечкенәсенә эндәште. «Алып бир әле, кызым, чүмечеңне», – дип, чүмеч сорап алды. Аннан алагаем сөткә батырып, тулы чүмечне Мирҗанга сузды. «Мә, эч! Хәл керер үзеңә. Әй, балакай, кем газизе соң син? Безнең тирәдән түгелсең бугай», – дип, егеткә бер-бер артлы сорауларын яудырды. Бу хатын яшь кызларга караганда шактый олырак күренә иде. Мирҗан: «Кыяфәтемә карап, сез мине әшәке кешегә санамагыз, бик авыр хәлдә калдым мин», – диде һәм үз хәлен сөйләп бирде. «Апа, авылда әнием һәм ике сеңлем бар, әтием сугышта һәлак булды. Минем исәнлекне әнием белсен иде. Моны ышанычлы кеше аша белдерсәгез, бик рәхмәтле булыр идем. Әлбәттә, булдыра алсагыз, зинһар, апа, үтенәм сездән», – диде ул, сөтне тәмләп кенә, ашыкмый гына эчкәч.

Чүмеч алып биргән унөч-ундүрт яшь тирәсендәге кызчыкның бу минутта үзенә дикъкать белән карап торганын сизеп, оялып та куйды. Кыз зәп-зәңгәр чагыр күзле иде. Мирҗан аның бит очында берничә сипкелен дә күрергә өлгерде, кычкырып рәхмәт әйтте дә буш чүмечне үзенә карап торган кызга бирде. Мирҗанның бу кызчыкка, эчтән генә пышылдап, күңел тавышы белән генә, ниндидер җылы сүз әйтәсе килә иде. Аларның күз карашы гына түгел, күз нурлары да очрашты.

4

Мирҗан яшәгән районыннан ераграк киткән саен, үзен иркенрәк сизә иде. Азнакай белән Әлмәт арасында машиналар күренгәли, ә менә җәяүлеләр бөтенләй очрамый диярлек. Ачыгудан хәле китүен, тез буыннарының тотмавын тойды. Төнгә чаклы берәр машина булуына өметләнеп, юл читенә утырды. Ул әтисенең хатта язган сүзләрен исенә төшерде. «Әгәр дә тез астыңа суксалар, улым, уң ягыңа егылырга тырыш», – дип язган иде ул. Шулай булгач, Мирҗанның әле җебеп төшәргә хакы юк. Бары ачлыктан гына аяклары тыңламый... Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына – янына эшчеләр йөртүче вахта машинасы килеп туктады, Мирҗан куркып кына урыныннан торып басты.

Шофёр, кул изәп, аны үзенә чакырды. «Курыкканга куш, койрыгы белән биш», дигәндәй, шофёр янында утырган кеше, машинадан төшеп, Мирҗанга таба килә башлагач, әллә аны милиционерга охшаттымы, әллә ачлыктан тәкате төкәнгән егетнең күзенә шулай күрендеме – куркып, урманга ыргылмакчы булды, ләкин аяклары тыңламады, ул абынды, җиргә чүмәште. Мирҗан: «Бетте баш», – дип уйларга да өлгермәде, яшел фуражкалы кеше: «Курыкма, әйдә, утыр», – дип, аңа җирдән торырга булышты һәм кузов өстендә басып торучы егетләргә: «Принимайте, хлопцы!» – дип кычкырды. Өстәге ирләр Мирҗанны үзләре янына күтәреп диярлек алдылар. Бу минутларда ул әллә куркудан, әллә куанычтан, үзе дә аңламыйча, кузов идәнендә йөзтүбән ятып тавышсыз гына үкси иде. Шофёр, Елховойга җитәрәк, нәкъ скважиналар янына килеп туктады һәм бригадирга: «Кара, сиңа эшче көч китердем. Ул ач, аны иң беренче ашатыгыз!» – дип кычкырды. Ә үзе Мирҗанны, якын итеп: «Башта су эч, улым, берьюлы күп ашама, – дип кисәтте һәм аркасыннан сөеп куйды. – Без әле синең белән күрешербез». Шофёр, кайтасы эшчеләрне машинасына утыртып, кузгалып китте.

Бригадир Нариман исемле икән. Мирҗан төрмәдән биреп чыгарган, күз карасыдай саклаган белешмәсен аңа күрсәтте дә үз хәлен һич яшерми сөйләп алды. Баксаң, бригадир үзе дә, эшчеләре дә искиткеч мәрхәмәтле кешеләр икән. Мирҗанның хәзер тамагы тук, өсте бөтен иде. Җәй көне булганга, ул әлегә вагонда яши, ярдәмче эшче булып бик тырышып эшли, ни кушсалар да, риясыз теләп башкара. Аның сөенече зур хәзер. Егетләр ярдәмендә әнкәсенә үзенең хәлен белдерде. «Эшләр бара уңайга, моңайма, егет, моңайма», дип көйләп тә җибәрә.

Бер ай үтүгә, Нариман абыйсы Мирҗанга кыштырдап торган өр-яңа паспорт алып килеп бирде. Мирҗан, кечкенә малай кебек, шатлыгыннан мәтәлчек атып җиргә сузылып ятты. Теге вакытта кузов идәнендә яткандай аркасы туктаусыз селкенүдән аның үксүен аңласалар да, иптәшләре күрмәмешкә салышты. Бөтен коллектив аның белән бергә сөенә иде.

Иртәгесен бригадир Мирҗанны Әлмәткә эшкә урнаштырырга алып барырга булды. Моны ишетүгә, Мирҗанның түбәсе күккә тиде. Коллектив, аны порукага алу турында сорап, имзаларын куеп, гариза да әзерләгән икән. Мирҗан бу коллективка елмаеп-көлеп килеп кермәсә дә, кешеләргә йөрәген ачты, саф күңел белән аларның ышанычын акларга тырышты. «Алар миңа ышаналар, мине бәхетле итеп күрәселәре килә икән, мин моны берсүзсез аклармын», – дип, үз-үзенә максат куйды егет.

5

Бригадир Нариман Вәлиев Мирҗанны Әлмәт промыселына буровойда эшләүче итеп урнаштыргач, ул үзен яхшы яктан гына күрсәтте, чын-чынлап нефтьче һөнәрен бик теләп үзләштерә башлады. Менә скважинадан нефть вулканы атарга тотына. Бар да сөенешеп, кара алтын белән битләрен юа, ә Мирҗанның бу әле беренче табышы гына. Ул биленә чаклы чишенә дә башыннан ук нефтькә коена һәм, нык сөенеп: «Шушы көннән мин эшче – нефтьче. Ишетәсезме, абыйлар, рәхмәт сезгә!» – дип, күз яшьләреннән дә оялмыйча кабатлый. Әле кайчан гына Мирҗан оясыннан егылып төшкән кош баласы кебек иде бит, ул төптән күтәрелгән кеше, үсмер чакта бер сөрлекте, ләкин кире төпкә батмады.

1952 елның көзендә коллектив Мирҗанны армиягә озатты. Өч ел хезмәт иткәч, үзенең җанына якын игелекле абыйлары янына кайтты, тик әлегә аның урыны буш түгел иде. Нариман абыйсы, аны икенче бригадага тәкъдим итеп: «Онытма, эшче маркасын югары тот, син миңа үз улым кебек үк якын, частьтан килгән рәхмәт хатларыңны авылыңа да җибәрдек, алар да горурлансын, дидек. Бүген-иртәгә Әлхәт абыеңны пенсиягә озатабыз, якын арада үземә алырмын», – диде.

Мирҗан монда да бик тиз үз кеше булып китте. Югарыдан карар килгәч, зур бер коллективка тупланып, киңәйтелгән комплекс оештырып җибәрделәр. Беренчеләре нефтьне тапса, икенчеләре скважиналарны ремонтлый, аларны урнаштыра. Һәр очракта, нефть фонтаны ургыганда, аның иң беренче мәртәбә кара алтынга коенуын үзе генә түгел, бөтен коллектив сагынып искә төшерә иде. Мирҗан Сәяпов үзе дә, нефть кебек, җирдән тартып-суырып алган кеше, диләр. Мирҗан исә коллективны бәяләп бетергесез ярдәмчел затлар – бәхеткә юл күрсәтүчеләр дип саный.

6

Мирҗан паспорт алып эшкә урнашуга, әнисе янына авылына кайтырга ашыкты. Сеңелләрен дә сагынган иде. Әнисе аның төшенә еш керә, моңсу күзләре нидер әйтергә теләгәндәй текәлә, шуңа да егетнең күңеле тыныч түгел иде. Бик сагына ул әнисен, бик сагына. Күчтәнәчләр алып кайтып, аның күңелен күреп гафу үтенсә, йөрәк ярсуы басылыр кебек.

Районга кадәр машина очрады, аннан җәяү атлады. Бу кырларны, юлны ул теге чакта ач-ялангач үтсә, бүген исә җаны май кояшына сөенгән күбәләктәй очына. Менә ул басу капкасына якынлаша, әнә аларның урамы күренә. Әй, күңелле дә соң син, авылым, дип кычкырасы килә Мирҗанның. Кешегә туган җиреннән кадерлерәк, гүзәлрәк бер җир дә юктыр. Әнкәсенә, тиздән кайтасын белдереп, хат та язган иде инде. Менә ул, һич курыкмый, авыл җирлеге бинасы яныннан уза, монда аңа бар да үз, бар да якын. Сагынуын тоеп, һәр йортка сокланып карый-карый атлый. Менә аларның капка алды, әнә сеңелләре – чәчбиләре йөгереп чыкты. Ә газиз әнкәсе баскычтан төшеп килә. Мирҗан аны күтәреп диярлек кочагына алды. Менә ул бәхетле мизгел, ике ягында аңа сыенган сеңелләре, кочагында иң кадерле кешесе – әнкәсе – күз яшьләре аша елмая. Мирҗанның төшләренә кереп йөдәткән моңсу күзләре шатлыктан балкыган йөзен бизәп нур чәчеп тора.

7

Мирҗан Сәяпов үзенә ярдәм кулы сузган кешеләргә иң мөкатдәс хисләр белән җавап бирергә тырышты. Ул аларның хәлен белүне бурычы итеп санады.

Авылына кайткан саен, юл өсте булмаса да, Баек авылындагы әбинең дә хәлен белеп, күчтәнәчләр биреп чыга торган булды. Даригөл әби үз чиратында, аңа рәхмәт әйтеп, дога кыла, хәерле гомер тели.

Мирҗан җәйләүдә сөт эчертеп сыйлаган апаны да эзләп тапты. Тау белән тау гына очрашмый, кешеләрне кавыштыра икән язмыш. Шул җәйләүдә күзләре очрашкан туташ әлеге апаның кызы булып чыкты. Кечкенә бала гына иде ул чакта, инде җиткән кыз булган, элек тә матур күзләрендә хәзер уй катнаш акыл пәрдәсе аша тирә-якка нур сибелә... Мирҗан өчен бу мәхәббәт сандугачлы серле алсу таңда тумаса да, яшьлегенең авыр, давыллы иртәсендә кабынган, сыналган мәхәббәт бөтен коллектив һәм туганнарны җыеп, туйлап өйләнү белән тәмамланды.

Мирҗан гаиләсендә дә, кеше арасында да якты күңелле, риясыз, йомшак холыклы, итагатьле булганга, аны барысы да ихтирам итә иде. Үз гомерендә эшләү дәверендә югары белем дә алды, җәмәгать эшләрендә дә теләп катнашты. Сикәлтәле юллардан соң аның беренче баскычы – бригадир, кырык яшендә КРС2 җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелде. Сәяповның сурәте шәһәр дан галереясенә куелды. Ул бу урынны лаеклы бизәп тора.

8

Мирҗан Сәяповка «Атказанган нефтьче» исеме биреп, күкрәгенә Хезмәт Кызыл Байрагы орденын элгәч, ул, залдагы кешеләргә – хезмәттәшләренә рәхмәтен җиткергәндә, сүзләрен өзек-өзек, бик дулкынланып кына әйтә алды. Тамагына утырган төерне йота алмый интекте. Бераз тынычлангач: «Кызганыч, миңа кешелеккә олы юл күрсәткән Нариман Нуриевич арабызда юк, иң изге рәхмәтләрем аңа дога булып барсын. Шулай ук гомер буена җитәрлек балалык рәхмәтем – газиз әнкәемә. Коллективыма, җитәкчелеккә зур рәхмәт. Алар миңа шушы дәрәҗәгә күтәрелергә ярдәм иттеләр, – дип, сүзен дәвам итте. – Кеше өчен олы бәхет менә шушыдыр, җәмәгать. Мин бит авылымнан чабата киеп, җәяүләп чыгып киттем, җилләрдә җилфердәп килә торгач, чабаталарым тузып, яланаяк килеп кердем бу коллективка. Ә бүген?! Менә моннан да зур хөрмәт, зур бәхет булуы мөмкинме эшче кешегә?! Иптәшләр! Һәрбер кеше – җир тәгәрмәченең бер төене, мин дә сезнең ярдәмегез белән төптән күтәрелгән – бәхеткә тиенгән бер төен. Рәхмәт сезгә, рәхмәт», – диде. Зал аны котлап, шаулатып кул чабып, сәхнәдән озатты.

Мирҗан төче сүз әйтмәде, алдамады, ул чыннан да бәхетле иде.

 

 Пермь крае Барда авылы

"КУ" 1, 2019

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: