Каләм тибрәтүчеләр

10.01.2018

Яшьлек фәлсәфәсе


morning-2264051_960_720

«Сиңа бар җирдә дә ишек ачык»
Мин шул ишекләрне эзләдем.
Тик ишекләр миңа ачылмады,
…Әллә инде ача белмәдем.

«Булыр сиңа диңгезләр тезеңнән»
Сүзләр чыкмый торды уемнан.
Кердем диңгезләргә, ә алары
Тезләремнән түгел, муеннан.

«Таулар булыр сиңа иңнәреңнән»
Кирәк таптым үлчәп карарга.
Таулар башы болыт арасында —
Астан өскә карыйм тауларга.

«Сиңа бар җирдә дә тик туры юл»
Әйтмәсләрдер, дидем мин, тиккә.
Ә сүзләре дөрес була язды —
Туры булды юллар, тик текә…

Башка күктән йолдызлар тотмадым,
Эзләмәдем җиңел, тигез  юл.
Риза, миннән бу дөньяга калса
Тик бер шигырь – бары сигез юл…

Фаил Вахитов. Башкортстан


фото: pixabay.com