Татар халык ашлары

01.11.2018

Татар-чәй


Чәй дәваламаган авыру юк, диләр көнчыгыш халыклары. Чыннан да, чәйдә — 120 — 130 химик матдә, барлык витаминнар да бар диярлек. Чәйнең калориясе бодай ипиенә караганда 25 тапкырга артык!

Төрле илләрдә, төрле халыклар чәйне үзләренчә ясап эчәләр.

Бүген без укучыларыбызга «Татар-чәй»не әзерләргә өйрәтербез.

Мондый чәйне кыргызлар һәм нугайлар яратып эчә, алар аны «шыр-чәй» ди, үзбәкләр — «ок-чәй», Астрахань татарлары «татар-чәй» диләр.

Татар-чәй әзерләү өчен, прессланган чәй яфракларын кайнап торган суга салалар да, кайнар сөт өстиләр барысын бергә, болгата-болгата, 5-8 минут кайнаталар. Аннары кирәгенчә тоз өстиләр (кайбер кеше борыч та сала). Чәйне касәләрдән атланмай салып, бавырсак, кабартма, кош теле, ипи белән эчәләр. Бу — тәмле һәм файдалы эчемлек.

1 өлешкә:

  • 5 — 6 г чәй
  • 100 г су
  • 100 г сөт
  • 15 — 20 г май
  • кирәгенчә тоз

Сәламәт булыгыз!


фото: google.ru