Сәнгать

12.10.2017 №10 (октябрь), 2017

Зыялы режиссёр иҗаты


P

ПРАЗАТ ИСӘНБӘТНЕҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ

Татар режиссура сәнгате мәйданында ХХ гасырның икенче яртысында ат уйнаткан олуг шәхесләр арасында актёр, режиссёр, педагог, инсценировкалар авторы, Татарстанның халык артисты (1981), ТАССРның һәм Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (1967, 1986) Празат Нәкый улы Исәнбәт (1927-2001) исеме иң беренчеләрдән булып аталырга хаклы.
Дәрьядай киң эрудицияле булганы, энциклопедик белеме, профессиональ осталыгы өчен генә түгел, бәлки тумыштан килгән зыялылыгы, тәрбиясе, кабатланмас бай эчке дөньясы өчен дә. 1944-1949 елларда Мәскәү театр институтында (ГИТИС) актёрлык һәм 1951-1956 елларда режиссёрлык факультетларында белем ала ул. 1958 елдан гомеренең ахырына кадәр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты һәм режиссёры булып эшли, милли театрыбыз үсешенә бәяләп бетергесез колачлы зур өлеш кертә.
Театрга багышланган биш дистәгә якын ел, житмештән артык куелган спектакль, уйналган рольләр, инсценировкалаштырылган, сәхнәгә күтәрелгән проза әсәрләре. Штрих кебек өзек-өзек булса да, гомер озынлыгын иңләгән театраль-педагогик эшчәнлек. Каян башлана соң бу бәрәкәтле зур иҗатның башы?
П.Исәнбәтнең режиссура сәнгате белән кызыксынуы А.В.Луначарский исемендәге Дәүләт театр институтының Татар студиясендә уку елларында уяна. Студия җитәкчеләре О.Н.Пыжова һәм Б.В.Бибиковлар, гәрчә үз шәкертләренең идея эчтәлеге һәм сәнгатьчә эшләнеше ягыннан бербөтен сәхнә әсәре тудыру омтылышын хупласалар да, режиссёр профессиясенә шәхес буларак өлгергәнлек, тормыш тәҗрибәсе кирәклеген искәртәләр. Бәлки шуңа күрәдер дә П.Исәнбәт, ГИТИСның режиссура бүлегенә шушы ук югары уку йортының актёрлык осталыгы буенча Татар театр студиясен тәмамлап, Казан Яшь тамашачылар театрында һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында берничә ел эшләгәннән соң, шактый тәҗрибә туплап, 1952 елда гына укырга керә. Остазы Н.М.Горчаков кул астында режиссёр профессиясе серләренә өйрәнә. Ниһаять, бу юлы да студент еллары артта кала. 1957 елда ул диплом спектакле куяр өчен яңадан Г.Камал исемендәге театрга кайта.
Илленче елларның икенче яртысында, бөтен совет театр сәнгате кебек үк, татар театры да яңарыш чоры кичерә. Иҗатчыларның сәхнәдәге тормыш дөреслегенә карашлары үзгәрә, реализм рамкалары киңәя, үз эченә шартлылык төшенчәсен дә ала башлый. Шул ук елларда халкыбызга К.Тинчурин, М.Мутин, Г.Ибраһимов, Ф.Бурнаш, Ш.Усманов кебек танылган сәнгать эшлеклеләренең, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең иҗади мираслары кире кайтарыла. Сәхнәгә Ш.Хөсәенов, А.Гыйләҗев, Х.Вахит кебек драматурглар күтәрелә. Яшь режиссёр алдына тәүге адымнардан ук шул социаль ситуацияне исәпкә алу, аны үз иҗатында актив чагылдыру бурычы килеп баса. Әтисе Н.Исәнбәтнең «Муса» трагедиясе буенча эшләнгән спектакль илдә барган шул яңарыш процессының сәхнәдәге җанлы гәүдәләнеше булып тора. Җәлил образын сәхнәбезгә беренче буларак алып чыккан бу әсәр республика мәдәни тормышында зур вакыйга буларак кабул ителә. Бөек Октябрьнең 40 еллыгына багышланган әлеге беренче эше өчен яшь режиссёр махсус диплом белән бүләкләнә.
Әтисе Н.Исәнбәт исеме телгә алынгач, шул ук авторның икенче бер әсәре буенча куелган спектакльгә дә тукталып китик. Н.Исәнбәтнең истәлекләренә караганда, беренче татар артисткасы С.Гыйззәтуллина-Волжская шәрәфенә һәм татар театрының кырык еллыгына багышланган пьеса инде 1944 елда ук язылып беткән була. Шул ук елны уздырылган иң яхшы пьесалар конкурсында беренче вариантта «Сәхипҗамал Волжская» дип аталган әсәр икенче дәрәҗәдәге бүләккә лаек дип табыла. Әмма аның сәхнәгә юлы шактый озак һәм сикәлтәле булып чыга. Беренче тапкыр ул бары тик 1963 елда режиссёр П.Исәнбәт тарафыннан Г.Камал исемендәге театрда куела. Моның сәбәбе, автор әйтүенчә, тарихи шәхесләрнең һәм уйлап чыгарылган персонажларның катнаштырылып бирелүендә. Ул елларда мәдәният өлкәсендә эшләүче кайбер хезмәткәрләрне «вакыйгада катнашучылар тарихи билгеле исемнәргә генә кайтарып калдырылса, бу аларны сәнгатьчә гомумиләштерелгән образлар итеп күрүгә комачаулык итәчәк», дигән фикер дә борчыган.
Әмма татар хатын-кызының тиңсез каһарманлыгын сурәтләгән һәм халыкның милли үзаңын тәрбияләүгә юнәлдерелгән әсәрнең куелмавының төп сәбәбе бөтенләй башкада. 1944 елда ВКП(б) Үзәк Комитетының һәм хөкүмәтнең татар халкы тарихын, аның бөек шәхесләре эшчәнлеген, данлы үткән юлын сызып ташлау өчен чыгарылган «Татарстан партия оешмасында масса-сәяси һәм идеология эшенең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында» дигән 9 август карары кабул ителә. Шуңа күрә Н.Исәнбәт тарафыннан татар милләтенең беренчеләрдән булып сәхнәгә чыккан батыр ул-кызларына тирән хөрмәт, кайнар мәхәббәт белән язылган һәм шундый ук хисләрне тамашачыларда тәрбияләячәк әсәр ул елларда берничек тә театр репертуарына кертелә алмаган. Бу бары тик «Хрущёв җепшеклеге» дип аталган һәм идеологик басым бераз кимегән алтмышынчы еллар башында гына мөмкин була.
Спектакльнең премьерасы 1963 елның 12 сентябрендә зур уңыш белән уза. Бу чынлап та күмәк иҗат тантанасы – режиссёр П.Исәнбәт, рәссам Ә.Тумашев, уенда катнашучыларның гаҗәеп берлеге, бөтенлеге нәтиҗәсе була. Сәхнәдә уен түгел, чын тормыш мизгелләре урын алган кебек тоела.
«Гөлҗамал» исә – режиссёрның шактый тәҗрибә туплаганнан соң куелган спектакле. Аңа кадәр Г.Ахунов һәм Ф.Мостафиннарның «Тынгысыз йөрәк» (1959), Илдар Юзеевның «Янар чәчәк» (1961), М.Кәримнең «Җырланмаган җыр» (1962), бераз соңрак Х.Вахитның «Карлыгач канат кага» (1964), А.Расихның «Ике буйдак» (1967) кебек әсәрләр сәхнәләштерелде. Аларда П.Исәнбәтнең заман проблемаларына җитди игътибары, көн геройларын сәхнәгә күтәрергә тырышуы сизелде. Бу спектакльләрне куйганнан соң, Празат Исәнбәт тамаша барышында үзенчәлекле психологик атмосфера тудырырга, характерларның эчке дөньясын тирәннән ачарга сәләтле лирик-драматик пландагы режиссёр буларак ачыла. Алга таба да аңа автор тәкъдим иткән материалга үтә сак караш, сәхнә бизәлешендә тормыш дөреслеге кануннарын саклау хас.

Әгәр П.Исәнбәтнең «Татар хатыны ниләр күрми» (Г.Ибраһимов әсәре буенча Х.Сәлимҗанов инсценировкасы, 1960), «Гөлҗамал» (Н.Исәнбәт, 1963), «Ата хакы, Тәңре хакы» (В.Лаврентьев, 1965) кебек спектакльләрендә тормыш-көнкүреш төгәллеге, яшәеш детальләре өстенлек алса, Бразилия драматургы Фигейредоның «Кол» («Эзоп», 1967) пьесасы белән аның иҗатына бөтенләй башка төрле сурәтләү чаралары, гомумиләштерү, яңа образлылык килеп керә. Шуңа күрә дә стиль ягыннан бу спектакль алдагыларыннан күпкә аерыла. Биредә тамашачыга тормыш дөреслеге кануннарыннан чыгып төзелгән интерьерлар түгел, бәлки, шартлы образлылык таләпләрен исәпкә алып эшләнгән, бөтен спектакль өчен уртак корылма тәкъдим ителә. Сәхнәнең бар тирәнлеге һәм киңлеге кулланыла. Бу спектакльдән соң П.Исәнбәт үз иҗатында традицион тормыш дөреслеге театры сурәтләү чараларын да, шартлы-метафорик театр образлылыгын да бердәй осталык белән куллана башлый. Алга таба режиссёр иҗатындагы традицион линияне «Гөлҗәннәтнең җәннәте» (Ю.Әминев, 1969), «Туй алдыннан», «Мәхәббәтең чын булса» (Х.Вахит, 1969, 1972), «Эңгер-меңгер» (А.Гыйләҗев, 1971), «Тартюф» (Мольер, 1978), «Бәхетсез егет» (Г.Камал, 1986) кебек әсәрләр дәвам итсә, икенчесен «Акчарлаклар» (Ш.Камал, 1971), «Татар хатыны ниләр күрми « (1978), «Банкрот» (Г.Камал, 1978), «Ике фикер» (Г.Колахмәтов, 1981), «Һаваларда йолдыз» (М.Горький әсәрләре буенча П.Исәнбәт инсценировкасы, 1984) шикелле спектакльләр тулыландыра. Соңгы төркем сәхнә әсәрләрен куйган, режиссёрга драматургик материалга ирекле мөнәсәбәт, форма активлыгы, сценографиянең күпмәгънәлелеге, образларның тирәнлеге, психологик төгәллек хас.
Р.Батулланың «Кичер мине, әнкәй…» трагикомедиясе шулай ук режиссёр иҗатындагы традицион линиягә карый.
Ярты гасырлык режиссёрлык дәверендә П.Исәнбәт күп кенә милли классик драматургия үрнәкләрен өр-яңадан сәхнәгә күтәргән, көтелмәгәнчә шәрехләгән эзләнүчән шәхес икәнен кат-кат дәлилли. Г.Камалның «Банкрот» комедиясе режиссёрның бу пьесага төптән-тирәннән уйланган мөрәҗәгате иде. Заман режиссурасының соңгы казанышлары спектакльдә ничек чагылыш таба? Вакыт факторы әсәрнең жанрында, стилистикасында, структурасында нинди үзгәрешләр тудыра?


Мәкаләнең дәвамын  «КУ» журналының 10 нчы (октябрь, 2017) санында укыгыз.

Фото: Яндекс

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *