Укучыларыбыз иҗаты

29.09.2017 №10(октябрь),2016

Күпме хөрмәт күрсәтсәк тә аз


mama star

Хикәя

Мин бу тормышта үземне бик тә бәхетле саныйм, чөнки аның төп өлеше әни белән аралашып, әни дип эндәшеп үтте. Яшьрәк чагымда ата-аналары вафат булучыларны күз алдына китерәм дә, алар моны ничек кичерә ала икән, дип уйлый идем. Үземә мин моны кичерә алмам төсле тоела иде. Шуңа күрә мин әниемнең гомерен озынайтырга тырыштым. Булдыра алганча аңа игътибар, хөрмәт-тәрбия күрсәттем. Ике-өч атна саен дүрт йөз чакрым җир үтеп, аның янына кайта идем. Кышларын әнине шәһәргә ала торган булдым. Авылда чагында аңа игътибар-тәрбия җитмәүне күреп, бик тә әрни идем. Әмма берни эшли алмыйм: гел әни янында гына да утырып булмый. Авылдан: «Әни ашамый башлады», – дигән хәбәр килсә, тиз генә кайтып, аңа аякка басарга ярдәм итә идем. Берчакны зур бер чарага әзерләндек: озак кына кайтып булмады. Әнием шул вакытта ашаудан бөтенләй калган. Мин тиз генә кайтып, элеккечә, аны аякка бастырырга омтылдым. Шуңа ышана идем. Әмма әни инде бу юлы тамагына ризык алырлык хәлдә булып чыкмады. Ике көннән ул бакыйлыкка күчте. Аны хөрмәтләп җир куенына иңдердек. Безгә олы мирас булып аның яшәү үрнәге генә калды.
Әниемнең бөтен гомере көрәштән генә тора. Шуңадыр, ахры, ул кинәт кенә вафат булмады, ә еллар дәвамында әкренләп сулды. Ул яшәү өчен соңгы сулышына кадәр көрәште. Мин моның шаһиты булдым. Соңгы сәгатьләрендә авыр-авыр сулаучы әниемнең нинди хәлдә икәнен беләсем килеп, колагына иелеп: «Әни, мине ишетәсеңме?» – дип сорыйм. Ул ап-ачык итеп: «Ишетәм», – дип җавап бирә иде.
Мин аның тормышын күз алдына китерәм: ул тулысынча яшәү өчен көрәштән гыйбарәт. Авыр сугыш елларында халыктан сөт җыю, эремчек, сөт калдыклары алып кайтып, ятим балаларга өләшү… Аны авылда хөрмәтләп «Эремчек апа» дип атаганнар. Әти эчүгә сабышкач, ул тормышны үз кулына алган. Берәүләрдән абзар сатып алып, аны өй дәрәҗәсенә җиткергән. Әнинең тырышлыгы белән без кечкенә чакта ук сыерлы булдык. Әни безне, кечкенәдән ятим калган дүрт баласын, беркайчан да какмады-сукмады. Бай рухи тормыш белән яшәргә дә ихтыяр көче, вакыт тапты. Олыгая башлагач, энем алып биргән радиотапшыргыч аша «Азатлык» радиосын тыңлап, андагы дини тапшыруларның эчтәлеген башкаларга да сөйли иде. Бик күп вафат булучыларны юып соңгы юлга озатты. Авылның үзе кебек намаз укучы апалары аңа киңәшкә килә, безнең алда аңа эч серләрен сөйлиләр иде. Ул безгә үзенең тарикать юлында булуын, диндәге остазы – үз әтисе, ягъни безнең картәти икәнлеген искәртә килде. Хәер, без моны үзебез дә күреп, аңлап үстек.
Әни кешегә күпме генә хөрмәт күрсәтсәң дә, ул аз икән. Вакыт узган саен, бу миңа ачыграк аңлашыла бара.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *