Яңалыклар

31.08.2017

Монда кайтмыйча, кая барыйм?..


чул

Чулман суына сыенып утырган Балык Бистәсе төбәгенең, бер уйлаганда, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән нинди дә булса бәй­ләнеше юк кебек. Алар­ның берсе дә биредә тумаган яки бу якларда хезмәт куймаган. Әмма шунысы бар: һәр татар кешесе өчен, дөнья­ның кайсы гына почмагында көн итсә дә, бу каһарман­на­рыбыз үз, кадерле.

 

Шулай га­дәткә кергән, без аларны, гому­миләштереп, җәлил­че­ләр исеме белән атап йөртә­без. Немец фашистлары өчен бу ватанпәрвәр татар егетләре “Кормаш төркеме” буларак билгеле булган. Чөнки рәсми рәвештә әлеге каһарманнар оешмасында җитәкче вазыйфасы Мари Иленең Бәрәңге районы егете Гайнан Кормаш өлешенә тигән. Аның беренче булып һәлак ителүе дә очраклылык түгел. Баш­кисәр фашистлар, егетләре­безне үлем чиратына тез­гәндә, алар уйлаганча, Алмания алдындагы гаеп­ләре буенча эш иткәннәр.

 

Муса Җә­лил – бу исемлектә бишенче. Әмма тулаем алып караганда, бер үк вакытта сугышчан һәм шигъри батырлыкны үзендә берьюлы гәү­дә­лән­дерүенә карап, без хак­лы рә­вештә Муса Җәлил­не каһар­маннарыбыз арасында беренче булып телгә алабыз. Хәер, моның әллә ни әһәмия­те дә юк, алар барысы да – дошманнарын тет­рә­теп, үлемне көчле рухлы булып каршы алган татар егет­ләре. Тик шунысы бар: әгәр дә М. Җә­лилнең илгә – мә­хәб­бәт, дошманнарга нәфрәт тулы сәнгатьчә камил ши­гырь­ләре белән бергә ватаныбызга алар турында хакыйкать кайт­маган булса, әсирлектә булу иң зур җи­наять дип саналган безнең илдә әлеге баһадирлары­быз­ны ни рә­веш­ле бәяләр­ләр иде икән? Унбер каһар­маныбызның шул шартларда да илгә туг­рылыклы булып калуларын “Моабит дәф­тәре”ндәге утлы шигырьләр сөйләде, нәкъ менә алар бу каһарман­лык­ның ышанычлы, кире каккысыз шаһит­ла­ры булдылар. Менә ни өчен безнең халык әлеге батырларны бер-бе­рен­нән аерып карамый, шулай ук аларны туган-яшәгән урыннары буенча да аерып йөртми, алар – җәлилчеләр.
Нәкъ менә шуңа күрә ка­һарманнарыбызның һә­лак ителүенә 73 ел туларга өч көн кала Балык Бистәсе хал­кының Муса Җәлилнең га­зиз­ләре – кызы Чулпанны, оныгы Татьянаны, аның балалары Михаил белән Елизаветаны кунак итеп чакырулары табигый хәл. Бу көннәрдә әлеге каһарманнарыбызның тамырларын үзләрендә кү­рергә бик күпләр шат булыр иде. Әмма бу юлы Балык Бис­тәсенекеләр аякны алданрак киенеп куя алганнар. Монда барыннан да элек Югары Те­гермәнлек мәктәбеннән Та­тарстанның атказанган укытучысы Рамазан Кәби­ров­ның (нәсел-нәсәбе Абдулла Алиш шәҗәрәсенә барып тоташа) оештыру сәлә­тен аерып күрсәтергә кирәк. Ул, Чулпан Муса кызы белән бер ел алдан элемтәгә кереп, шушы очрашуның көнен-сәга­тен тәгаенләп куйган. Чулпан ханым – сүзендә тора торган кеше. Мин үзем дә, Язучылар берлеге рәисе булып эшлә­гәндә, аның белән байтак нәрсәләрне алдан сөйләшеп, барысының да үз вакытында башкарылуына ирешкән кеше буларак, моны яхшы бе­ләм. Әтисенә кагылган эш­ләр­гә ул изге гамәл итеп карый. Аның тууына 110 ел тулган көннәрдә Татар­станның Мәскәүдәге вәкил­леге ис­тәлек медале чыгарган иде. Шул затлы бүләкне ихласлылык белән тапшыруны да ул олы бер миссия итеп башкарды.
Әлеге районда җәлил­челәргә булган ихтирамның даими гәүдәләнүе турында сөйлибез икән, монда шәхси мөнәсәбәтнең дә әһәмиятен әйтеп китәргә кирәктер. Район җитәкчесе Илһам Госман улы Вәлиев бер елны, Ал­маниягә барып, ка­һар­ман­нарыбыз изге Коръ­ән белән хушлашып шәһит киткән Плетцензее төрмә­сенең шул шыксыз бинасында булып, тетрәндергеч ки­черешләр белән кайткан. Шуннан соң ул бу батыр­лыкның зурлыгын бөтен күңеле белән аң­лаган, шул тәэсирләре һаман яңарып тора икән. Әле дә, уттай эш өсте булуына карамастан, район укытучыларын, ки­тап­ханәчеләрне җыеп, шушы очрашуны уз­дырырга фатиха биргән. Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, районда урып-җыю эшләре оешкан төстә бара, уңыш та мул чыга – гектардан 40 цент­нер­дан ар­тык булуына шатлану һәр­берсенең йөзенә чыккан.
Шул ук вакытта Казандагы М. Җәлил музей-фати­ры­ның ватанпәрвәр шагый­ре­безгә кагылышлы эшләрнең үзәгендә торуына да күңел кинәнә. Аның мөдире Нә­зирә Фәттахова, өлкән фәнни хезмәткәр Ләйсән Харасова – бөтен барлыкларын шушы изге эшкә багышлаган фидакарь затлар. Бик күп башка чаралар белән беррәттән, алар ел саен, урыннарга чыгып, шушындый очрашулар да уздыралар. М. Җәлил сугыш башлангач та язган “Әйдә, җырым!” дигән шигырендә болай дигән иде:

 
Каләмемне салдым юл сумкама, 
Автоматым тактым аркама.
Фашистларга каршы пуля һәм җыр
Бил каешымда бергә саклана.
Бу очрашуларның “Шигырь һәм пуля – бер сафта” дип аталуы шушы шигырьдә әйтелгәннәрдән килеп чыга.
Әлеге чараны оештыручылар анда минем дә катнашуымны сорадылар. Исән булса, әлбәттә, бирегә Рафаэль абый Мостафин килгән булыр иде. М. Җәлил һәм аның белән бер язмышны бүлешкән егетләребезнең үткән юлын аннан да бөр­текләп һәм эзлекле тикшер­гән башка кешене табу кыен. Хәзер инде ул үзе дә хөрмәт белән хәтеребездә яңар­ты­лырга тиешле шәхес булып кал­ды. Без аның исеменә карата да тиешле җылы сүзе­безне әйттек. Балык Бистә­сен­дәге бу очрашу мохитен­дә булу минем үземә дә бик көчле тәэсир ясады. Мондый вакытта яшәешнең фанилыгы, йөрәгең типкән вакытта рухи гомереңнең озак яшә­венә нигез салып калдыру өчен тырышу кирәклеге бө­тен барлыгы белән бурыч буларак алга килеп баса.
Быел район оешуга 90 ел тулу билгеләнеп үтелә икән. Шул уңай белән аның үткәне-бүгенгесе турында бай мәгъ­лүматлар тупланган китап чыгарылган. Бистә буйлап йөргәндә, без шуны абайладык: китаптагы иллюстра­ция­ләр чынбарлыкта да ме­нә без монда дигән сыман күз алдына килеп басалар. Алар күп. Мин берсенә аеруча игътибар иттем: районда 9 Советлар Союзы Герое бар икән. Әмма батырлар аллеясында 10 каһарман гәүдә­ләндерелә.

 

Искә алынган китапта район башлыгы И. Г. Вә­лиев тә районыбыздан ун герой чыккан дип яза. Тугызы рәсми рәвештә шушы олы исемне алган, ә унынчысы Бари Шәвәлиевне – 19 яшен­дә күкрәге белән дошман амбразурасын каплаган егетне, җиңү өчен, янында яткан иптәшләрен үлемнән коткарып калу бәрабәренә үзенең гомерен биргән кешене ка­һарман дими, ни дисең? Тор­мышның башка өлкәләрендә дә гаделсезлекләр тулып ята. Сугыш каһарман­нарын бәя­ләүдә субъективлык мисалларын хәзер бик күп ките­рәләр. Без бу урында ныклап әйтергә тиешбез: Бари Шәвә­лиев тә – хаклы рәвештә каһарман!
Шуның кебек, 1966 елда, М. Җәлилгә 50 ел тулганда, Кремль каршында каһар­ма­ныбызның сыны куелгач, С. Хә­ким “Һәйкәл турында уйланулар” шигырен язган иде.

 
Җыелыр бер көн Әхмәт Симаевлар,
Шабаевлар, Гайнан Кормашлар…
Читтә – бергә, үз илендә нигә,
Монда нигә бергә булмаслар?
Аның теләге – ярты сә­гать эчендә һәлак булган­нарның барысы да шушы монументта чагылыш табуын күрү иде. 1994 елда, ягъни егетләрнең һәлак ителү­ләренә ярты гасыр тулганда, шул ук скульп­тор В. Цигаль унысының да барельефларын ясап бирегә урнаштырды. С. Хә­ким­нең кү­ңеле тү­гә­рәкләнде. Ул әйт­кән уникенчесе – Рәхим Саттар бу мәх­шәрдән качып котыла алган иде. Кызганыч, ул да илгә кайтып җитә алмады. Аның исеме Язучылар бер­леген­дәге Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган мәрмәр тактада мәңге­ләштерелде.
Бу очрашуда Чулпан Муса кызы әйткән менә бу сүзләр һәркемнең йөрәгендә уелып калгандыр дип беләм:
– Мин кимендә елга ике тапкыр Татарстанга кайтырга тырышам: февральдә – әтием туган айда, августта – әтием һәм аның язмышташлары һәлак ителгән көндә. Кайтмыйча кая барыйм, килеп баш ияргә кабере дә юк бит.
Әйе, шундый вакытларда, әтисен истә тотып, аны яратып, хөрмәт итеп, батырлыгына сокланып яшәүче халкы янына кайту – бердәнбер дөрес гамәл.
– Кайтыгыз, Чулпан ханым, һәрвакыттагыча кызыгыз, оныкларыгыз белән кайта торган булыгыз. Алар күңелендә дә батыр баба­ларының образы матур булып саклансын. Кешене искә алучылар бар икән, димәк, ул әле исән, диләр бит…

 

Фоат ГАЛИМУЛЛИН, Ватаным Татарстан

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.