Роман

13.07.2017

Һиҗрәт (5 өзек)


застолье

Туганнар белән соңгы табын

…Ул елның уразасы көз аена туры килде, әллә туган якларда соңгы ураза булганга, әллә көннәр шулай сагыштай сары торганга, халык аны үзенә бер бирелгәнлек белән тотты. Авыл халкының бер өлеше биш вакыт намаз укымыйча, җомга намазларына гына йөрсә дә, уразаны монда беркем дә калдырмый, кемдер Алладан куркып, кемдер кеше сүзеннән оялып тота… Яланкүлдә дә шулай – рамазан аенда бөтен авыл белән бергә сәхәргә торалар, бөтен авыл белән бергә кичен авыз ачалар… Ул авыз ачтырулар быел бигрәк тә үзәк өзгеч булды – әллә бәйрәм, әллә бәхилләшү, хушлашу – соңгы тапкыр бергә булган мәҗлесләр кебек иде алар.
Туган-тумачалар, бер оч-урам халкы шулай бер-берләренә йөрештеләр, бүләкләр бирештеләр, бер-берләренә иң җылы, иң кадерле сүзләрен әйтеп калырга тырыштылар. Һиҗрәткә каршы эшләүчеләр дә бу айда тынып торды, чөнки инде буласы булган, китүчеләрнең документлары кулларында, мал-мөлкәт сатылган, барысы да гаеттән соң олы юлга кузгалуны көтәләр…

Мөхәммәтҗан карт та бу айда гел кызы Хөснибикә белән бергә булырга тырышты – йә ифтарга, дигән булып, үзенә чакырды, йә бүләк-санакларын күтәреп, кияве өенә барып җитте. Кияве Салих элек бабасының тормышларына артык кысылып йөрүен, кызын калырга үгетләвен өнәп бетермәсә дә, ураза вакытында аларга сүз әйтмәде, ул да ата белән кызның соңгы күрешүләре икәнен яхшы аңлый иде. Ә Хөснибикә әле үзе балалар кебек, иренең бераз ирек бирүен сизүгә, чакырмыйча да атасы йортына чыгып йөгерә, аның белән җитәкләшеп, Ырыслы күл буена чыгып китә, яшь колынчык кебек, сары яфраклар өстенә ятып ауный, әйтерсең лә туган якның бөтен исен-тәмен тәненә-җанына сеңдереп калырга тырыша…

Хөснибикә кечкенәдән әтисенең иң яраткан кызы булып үсте, бәлки, моңа баланың телсез-чукрак булуы, шуның белән башкалардан аерылып торуы сәбәпче булгандыр. Әнисе дә аны үлгәнче кулларыннан төшермәде, авырлы чакта да Хөснибикәсен җаныннан артык күреп яратты, бар күңел җылысын, бар мәхәббәтен аңа бирде. Хөснибикә үзе дә яраттыра торган бала иде шул! Ул түгелергә торган яшькелт зур күзләр, дисеңме, ул мәрмәр кебек ак йөз, ап-ак тән, ул карлыгач канатыдай елкылдап торган озын кара чәчләр… Хәер, аның анасы Таһирә дә нәкъ шундый иде бит – авылда гына түгел, бөтен Себерендә иң гүзәл бичә! Дөрес, ул бохаралы түгел, җирле себер татарларыннан, аларның да әле иң борынгы кабиләләреннән – саргатлардан. Себер гомер-бакый алар кулында булган, бик гаярь-гайрәтле, сугышчан, югары мәдәнияткә ия халык булган алар. Нигездә, Ишимнең Иртышка коя торган тамагында яшәгән бу саргат татарларын беркайчан да көч белән җиңә алмаганнар, ә хәйлә һәм мәкер белән тозакка керткәннәр. Керәшен кыры – шул бөек кабиләнең юкка чыгуына бер фаҗигаи мисал бит инде…

Менә шул саргат кызы Таһирәне Ишим-Тамак якларыннан кодалап алып кайткан иде Мөхәммәтҗан. Тара-Тубыл юлы өстендәге бу борынгы кала аша үтеп барганда, мулла өендә күргән иде ул аны. Янәшәдәге Олы Бүрән авылыннан, ятим бала, диделәр. Инде олыгаеп барган, «карт егет» хисабында йөргән Мөхәммәтҗан күрде дә бу кыз баланы, тынсыз-хушсыз калды – ул аның гомер буе эзләгәне һәм көткәне иде… Әйтеп-сөйләп бетергесез тышкы матурлыгы өстенә, аның көмеш нур сибеп торган йөзе, нәни генә ап-ак куллары, фәрештәдәй тыйнаклыгы Мөхәммәтҗанны бер күрүдә гашыйк итте. Ул, тәвәккәлләп, кызны хатынлыкка сорады. Мулла хәзрәтләре аның туган тиешлесе икән, ул, әлбәттә, Яланкул имамының теләгенә каршы килмәде, никахлар укып, кызны биреп тә җибәрделәр. Яхшы җиргә, мөселман-татарлар арасына, мулла йортына килен булып төшә, дип куанып та калдылар әле… Мөхәммәтҗан калымны мулдан бирде, ул бу урман гүзәле өчен бар байлыгын бирергә әзер иде. Ә Таһирәсенең, ятимәкәйнең, әллә ни бирнәсе дә юк иде – бер төенчек чүпрәк-чапрак инде шунда. Аның каравы беләгендәге борынгы көмеш беләзеге дөнья бәясенә торырлык затлы һәм сирәк хәзинә иде!

Фирүзә ташлар белән бизәлгән ул көмеш беләзек Таһирәгә мәрхүм әнисеннән калган булган, ә аның нәселе Саргат солтанга барып чыга. Ул исә теге шомлы елларда ук башкисәр Ермакка каршы сугышта шәһит киткән, каласы туздырылган һәм яндырылган, гаиләсе исә кара урманнарга качып кына исән калган. Ире үлгәч, хатыны Тукбикә халыкны басып алучыларга каршы яуга күтәргән, әмма урыс ядрәсе аны Иртыш елгасы буйларында куып тоткан, су эчендә юк иткән… Тукбикә турында себер татарларында бик борынгы җыр-бәетләр дә саклана, үзе дә шушы нәселдән булган Таһирәсе дә аны белә иде.

 

Алыста ла йирдән башын алган

Иртыш суы шаулап агатыр.

Шаулап та гына аккан суныңтайын

Күземдән канлы йәш таматыр.

Агач үсте Себер йиренә,

Урыс килде татар иленә.

Күрәлмадым синең буйларыңда,

Колач ташлап, Тукбикәм йөзгәнен.

Аккош канатыдай ак җанына

Явыз урыс мылтыгын төзәгәнен.

Урман басты Себер йирләрен,

Кяфер алды татар йирләрен…

 

Әйе, Себердә бу бәетне һаман да әйтәләр, ә менә Хөснибикәсе әнисе кебек аны моңлы итеп башкара алмый шул инде, тәкъдир аны тавышсыз иткән. Ә менә Таһирәсе кулындагы көмеш беләзекне Саргат солтанбикәсеннән калган мирас, дип сөйлиләр иде, ул аны үлгәндә дә салмады… Хәзер ул беләзек Хөснибикә кызында, ичмаса, ерак илләрдә анасының төсе итеп кияр, колынкай…

Мөхәммәтҗан карт, сагышлы уйларына бирелеп, өйгә кызы Хөснибикә кергәнен сизми дә калды. Ул аңа сокланып та, кызганып та озак карап торды – нәкъ әнисе инде бу бала, нәкъ аның Яланкүлгә килен булып төшкән вакытындагы кебек. Күлдәй яшькелт күзләрен камыштай озын керфекләре чорнап алган, ак мәрмәр йөзендә ниндидер илаһи нур балкый, елмайганда исә күк капуслары ачылган кебек була… Телсез-чукрак булса да, авылда аңа кызыгып караучы егетләр шактый иде, кияүне исә кыз түгел, аның атасы Мөхәммәтҗан үзе сайлады, Хөснибикәнең кемгә кияүгә чыгасын ул хәл итте. Һәм менә шул Салих хәзер аның фәрештәдәй баласын җир читенә алып китеп бара…

Мөхәммәтҗан картны тагы авыр уйлар басты, тагы шул һиҗрәт, кызыннан, туганнарыннан аерылу хәсрәте җанын изде. Хөснибикә дә аның уйларын сизгәндәй, карт атасының күкрәгенә башын куйды, күзеннән энҗе яшьләре тәгәрәп төште… Ул күңеле белән атасының борчылганын күптән сизенә, ире белән шул хакта ачуланышканнарын да хәтерли, сүзләрен ишетмәгәч, бу борчылуның сәбәпләрен белми… Әмма ул күрә, сизә – аның тормышында нидер үзгәрергә тора, бу үзгәреш аңа гына түгел, күп кешеләргә кагыла, чөнки ярты авыл урыныннан купкан, һаман нидер җыялар, саталар, нәрсәгәдер әзерләнәләр. Ире Салих та мал-туарны сатып, төенчекләрне төйнәп куйды, Хөснибикәнең сорау белән мөлдерәп тулган карашына кулын селтәп кенә җавап бирә. Әтисе аңлатырга тырыша, алар кечкенәдән кул хәрәкәтләре белән сөйләшергә өйрәнделәр, әмма ул да аңлатып бетерә алмый, ниндидер ерак юлны күрсәтә… Тик Хөснибикә ул юлның кая алып барганын белми, ул урман юлларын күзен йомып та таба, күрше авылларга үзе генә барып кайта ала, әмма аннан да еракта дөнья барын белми…

Ул арада икенде намазы вакыты җитте, Мөхәммәтҗан карт камәт төшереп намазга басты. Хөснибикә дә әтисе артына килеп басты, чөнки әле әнисе исән вакытта ук аны намазга өйрәтеп калдырган иде. Телсез-чукрак кызының бик сизгер, һәр хәрәкәтне кабатлап баруын күреп, Таһирә аңа гарәп хәрефләрен язып өйрәтә башлады, иреннәрен бөрә-бөрә, аларның әйтелешен аңлатырга тырышты. Башта Мөхәммәтҗан моңа каршы булды, телсез-чукрак кеше, хәрефләрнең әйтелешен ишетмәгәч, аларны үз теле белән кабатлый алмагач, берни дә килеп чыкмас дип уйлады. Әмма кечкенә кызчык әнисенең һәр хәрәкәтен, бармак очларының, иреннәренең, йөз сызыкларының һәр тибрәнешен карап, йотып, сеңдереп барды, аһылдый-уһылдый аның артыннан кабатлады. Иртәнге һәм төнге намазлардан кала, ул әнисе янына басып, аның бар хәрәкәтләрен кабатлады, намазлыгына ябышып ятты… Аның ничек укыганын, нәрсә укыганын бер Аллаһ кына белә, әмма телсез-чукрак баланың, нәни кулларын күккә күтәреп дога кылуын күргәндә, олылар да елый иде…

Әнисе үлгәч, Хөснибикә намазны атасы артына басып укый башлады, ул эш белән мавыгып онытылып китсә, кызы аны кулыннан тартып намазлык янына алып килә иде. Үсә төшкәч, Хөснибикә олылар белән ураза тота башлады, әнә быел да, авырлы булуына карамастан, уразага кергән. Бүген Мөхәммәтҗан карт аны һәм һиҗрәткә җыенган кыз туганнарын ифтарга – авыз ачарга чакырды, бәлки, бу соңгы мәҗлесләре дә булыр, дип, тагы күңеле тулды. Икенде намазы бетеп, бераз вакыт узуга, өйгә бер төркем хатын-кызлар килеп керде, алар абыйлары белән шау-гөр килеп, кочаклашып күрештеләр, ахшамга кадәр бераз сөйләшеп алырга булдылар.

– И, газиз кыз кардәшләрем, бәлки, бу безнең бергәләп соңгы утыруыбыздыр, олы юлга кузгалыр алдыннан сезгә әйтер сүзләрем бар, – дип башлады Мөхәммәтҗан карт.

Сеңелләре Мәхсүрә белән Мансура аңа якынрак килеп утырдылар, Мәхсүрәнең үсмер кызы Зөлбану Хөснибикә белән бераз читтәрәк урнаштылар. Элегрәк абыйлары һиҗрәт турында ишетергә дә теләмәгәч, бу хакта әле кыз туганнары белән җитди сөйләшүнең булганы да юк иде. Әмма соңгы вакытта Мөхәммәтҗан карт та тәкъдирдә язылган белән килеште кебек, һиҗрәткә каршы сөйләгәне ишетелми башлады. Бер караганда, абыйларын да аңларга була – гарип кызы, барлык туганнары гаиләләре белән кубарылып, мәңгегә туган якларны ташлап китәләр бит… Себер татарларында туганлык җепләре бик көчле, аның язылмаган катгый кануннары да бар. Абыйлары Мөхәммәтҗан – хәзер аларга ата урынына калган кеше, ягъни, аның сүзе закон булырга тиеш. Әмма Мәхсүрә белән Мансураның ирләре дә бар бит әле, һәм соңгы сүзне барыбер алар әйтә. Ә алар, китәбез, диделәр. Ә энеләре Сахибзадә үзе хәл итте китәсен, беркем белән киңәшеп тормады.

– Сезгә кызым Хөснибикәне әманәт итеп тапшырам, – дип сүзен дәвам итте Мөхәммәтҗан карт. – Аның хәлен үзегез беләсез – кеше ишеткәнне ишетми, кирәген аңлатып сөйли алмый… Монда без аның белән аралашырга өйрәнгән идек инде, анда балакаема бик авыр булачак… Кияү дә аның хәлен аңлап бетми әле, матурлыгына, тыйнаклыгына карап өйләнде… Анда баргач, карашы үзгәрмәсме, балам чит җирдә ятим калмасмы – менә шул уйлар өзгәли минем үзәгемне…

– Алай бик бетеренмә, абый, – диде Мәхсүрә, аны юатып. – Ялгызы чыгып китми бит – янында ире бар, без барыбыз да анда… Әнә Зөлбану да аның белән бик яхшы аңлаша бит! Алар монда да гел бергә булдылар, анда да аерылмаслар, Аллаһ теләсә!

Барысы да борылып Хөснибикә белән Зөлбануга карадылар, алар исә, дөньяларын онытып, үзләре генә белгән хәрәкәтләр телендә мәш килеп сөйләшеп утыралар иде. Мөхәммәтҗан карт та, беренче тапкыр күргәндәй, сеңлесенең кызына текәлде – ул коеп куйган Хөснибикә иде! Шундый ук зифа буй, ак йөз, шундый ук зур яшькелт күзләр… Охшаса да охшар икән туган туганга! Әле бер-берләрен аңлыйлар да икән бит, кайчан, каян өйрәнеп өлгергән бу Зөлбану балакай Хөснибикәнең телсезләр телен?

Мөхәммәтҗан карт шулай дип сораганын сизми дә калды. Зөлбануның озынча ак йөзе алсуланып чыкты, олылар сүзенә кушылырга уңайсызланып, кыска гына җавап бирде:

– Туганым бит ул минем, әкә, – диде ул. – Без бит бергә үстек, аннан күреп өйрәндем инде…

Мөхәммәтҗан картка бераз җиңел булып китте. Юк, аның туганнары Хөснибикәне беркайчан да ташламаслар, Аллаһ теләсә!

– Рәхмәт, кызым, туганлыкны аңлыйсың икән, мәңге шулай булыгыз! Соңгы сулышыгызга кадәр бер-берегезне ташламагыз, бу – минем сезгә васыятем, әманәтем! Монда без күп идек, һәр авыл саен туган-тумачаны табарга була… Анда сез аз, чит кавемнәр арасында, аларның холык-фигыльләрен белмисез… Нәрсә генә булса да, дөньялар кайсы якка үзгәрсә дә, сез үзгәрмәгез – бер-берегезгә таяныгыз, бер-берегезне сатмагыз, бер-берегезне саклагыз һәм яклагыз!

– Үзең дә тәвәккәлләмисеңме соң, абый? – дип сорады сеңлесе Мәхсүрә, аның йомшаруын сизеп. – Син бит безгә атабыз урынында калган кеше, анда да барыбызны бер канат астында җыеп тотар идең…

Кыз туганының шулай олылап дәшүенә Мөхәммәтҗан картның күңеле булды.

– Рәхмәт, кардәшем, мин хәзер дә сезнең өчен олы абый урынында да, ата урынында да, – диде ул. – Теләсә кайсы вакытта яныма кайтып сыена аласыз – үзем үлгәндә дә сезне яшәтер өчен тырышырмын… Мин китмим инде, монда калам… Үз өемдә, үз нигеземдә, үз илемдә калам… Ни күрсәм дә, шушында күрермен… Өй тулы менә бу сабыйларыма монда нәселне дәвам итәргә язган, күрәсең… Җиңгәгез дә авыру, үзегез күреп торасыз, балаларда да шаукымы бар… Олыгайган көнемдә итәк тулы бала, шөкер Аллаһка! Безгә монда яшәргә җиңелрәк булачак, Аллаһы Тәгалә шуларны аякка бастырырлык хәерле гомер бирсен инде.

Әйе, Мөхәммәтҗан картны моннан кузгатырлык көч юк иде инде… Читтә яши дә алмас иде ул, шушы карлы-бозлы Себерен сагынып саргаер иде… Ул әйтерсең лә табигатьнең үзеннән үсеп чыккан кебек – карагайдай нык бәдән, төз буй-сын, аюдай көч, бүредәй үткенлек, тиендәй җитезлек, сандугачтай моң – барысы да бер кешедә тупланган. Шушыларны үзе белән ала алганда гына, аны урыныннан кузгатып булыр иде, бөтен Себерне – кышын-язын, җәен-көзен моннан күчергәндә генә, Мөхәммәтҗан карт китәргә ризалашыр иде…

Ул арада ахшам якынлашты, лампага ут элделәр, өй эче яктырып китте. Мөхәммәтҗан карт янәшәдәге мәчеткә юнәлде, Хөҗҗәт мулла киткәннән бирле, биредә намазларны ул укыта иде. Өйдә калган хатын-кызлар исә кече якта авыз ачарга ризык әзерли башладылар, хәер, җиңгәләренең инде көндездән үк барысы да әзер иде. Өстәлне зур якка куйдылар, кунаклар өчен генә дип тоткан бар тәмле-томлы чыкты, барысы да сабыр гына азанны көтә башлады. Көзге кояш урман артына кереп яшеренгәч, мәчет манарасыннан моңлы азан тавышы яңгырады, аны бүген Мөхәммәтҗан карт үзе әйтте. Хатын-кызлар кайсы берничә йотым су, кайсы хөрмә-җимешләр белән авыз ачтылар да, дога кылып, ахшам намазына бастылар. Хөснибикә белән Зөлбану намазны янәшә басып укыдылар, Хөснибикәнең туган нигезендә бу соңгы намазы иде… Әллә шуны сизенепме, тезләнеп сәҗдә кылганда, күз яшьләре намазлык өстенә тамды, ул бөтен җаны-тәне белән Аллаһтан үзе өчен дә, туасы баласы өчен дә, карт атасы өчен дә хәерлесен сорады…

Кичке ашка утырырга Мөхәммәтҗан картны көттеләр, ә ул бер төркем ир-ат белән кайтып керде. Мәчеттәге ахшам намазыннан бирегә ифтар мәҗлесенә энесе Сахибзадә, сеңелләренең ирләре, кияве Салих та килгән, Мөхәммәтҗан карт бик кыстагач, Юанбаш Мөхәммәди дә ияреп кайткан иде. Алар шулай бер төркем килеп кергәч, ирләргә тиз генә аерым өстәл куелды, өстәлгә тагы яңа ризыклар чыга башлады. Себер татарларының иң яраткан ризыгы өйрәдән башка мондый мәҗлесләрне күз алдына да китереп булмый, сөякле ит шулпасына киледә төелгән арпа салып пешерелә ул милли аш. Өйрәгә өстәп, өстәлгә табак-табак ат ите куела, аннан тирән эчле бәлеш чыга, көзләрен ул ярма һәм кабактан булса, кышларын инде, эре мал суйгач, ит бәлешләре пешә… Бүген дә әнә ифтар табыны пәрәмәчләрдән тау кебек өелеп тора. Аның өстенә катыгы-каймагы, балы-мае, урман җимешләре – мәмрәп торган мүк җиләкләре – торна күзе, кура-карлыганнары – барысы да көннәр буе Аллаһ ризалыгы өчен ураза тотканнарга сый-нигъмәт…

Табын янында да сүз һиҗрәт турында барды, чөнки инде ураза бетеп бара, гаеттән соң олы юлга кузгалырга торалар иде. Бәхетләренә, быел көз дә бик матур, коры килде, туктаусыз яңгырлары белән интектермәде, югыйсә, яңгыр яуса, монда авыл араларында аякланып йөри торган түгел. Инде коры, җылы көннәр артта калып, аяк асларын катыра да башлады, күлләрне боз элпәсе каплады, урманнарны ак бәс сарды… Әле бу кичтә әнә кар да төшкәли башлаган, бәлки, олы сәфәргә кузгалганчы, чана юллары да төшәр, ул чакта җиңелрәк булыр иде… Юанбаш Мөхәммәдинең әйтүенчә, Умбага кадәр атлар белән барачаклар, йөкләр-төенчекләр белән, алтмыш-җитмеш олау кирәк булачак. Олы юлга чыккач, Яланкүлләргә күрше-тирә авыллар да кушылачак, алар белән дә сөйләшенгән. Ә Умбыда аларны Мәтин бай көтеп тора, мең кеше булса да ашатам, үземдә тотам, чөнки алар Аллаһ мөсафирлары, дигән, рәхмәт яугыры! Һиҗрәтчеләр мең үк булмаса да, аның яртысы булыр, документлар шуның кадәр кешегә әзерләнгән. Аннан Умбага аларны алырга Барнаулдан махсус поезд киләчәк, ул Одессага кадәр алып барып җиткерәчәк икән. Аннан соң инде һиҗрәтчеләр диңгездә пароход белән Истанбулга китәчәкләр икән, анда аларны көтеп торачаклар ди…

Сөйләшкәндә шулай җиңел генә тоелса да, бу сәфәрнең авыр буласын барысы да аңлый иде. Кыш көне, балалар, карт-карчыклар, авырлы хатыннар белән күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләргә чыгып китә бит алар… Мәңгегә, бөтенләйгә, дип чыгып китә… Юлда да, анда баргач та, төрле хәлләр булырга мөмкин, үлем-җитемнәргә дә әзер булып торырга кирәк. Иң мөһиме – бу бөек кузгалышның, бу мәңгелек китүнең Аллаһ ризалыгы өчен, иманны саклап калу өчен һиҗрәт икәнен онытмаска, шуның хакына барысына да түзәргә, сабыр итәргә… Алар шулай дип бер-берсен юатты, бер-берсен дәртләндерде һәм тынычландырырга тырышты, әмма йөрәкләрендә инде юлга кузгалмас борын ниндидер моң һәм шом бар иде…

Инде ашка дога кылып, мәчеткә тәравих намазына керер вакыт җитте. Шул чакта урам якта ниндидер чит тавышлар ишетеп, барысы да сискәнеп китте – киләсе кеше килгән, инде таралыр вакыт җиткәндә, көзге кара төндә кемнәр шулай йөрергә мөмкин? Ул арада каты итеп ишек дөбердәттеләр, керергә рөхсәт тә сорап тормыйча, ниндидер чит-ят кешеләр өйгә бәреп керде. Бишмәтләрендәге ялтыр төймәләрдән һәм башларындагы текә кәпәчләреннән аларның гади кешеләр булмыйча, хөкүмәт эшендәгеләр, полиция-жандармериядән килгәннәре күренеп тора иде. Алар арасында бер генә таныш кеше бар – Аубаткан Исмай. Көтелмәгән кунакларны күргәч, ризыкка дип сузылган куллар кире төште, һиҗрәт дип ачылган телләр тешләнде, барысы да, шомланып, бу хәлләрнең ахырын көтте. Йорт хуҗасы буларак, Мөхәммәтҗан карт алгарак чыкты һәм, татар гадәте буенча, өенә бәреп керүчеләрне табынга чакырды, әмма аның сүзләрен Аубаткан Исмаеннан башка беркем аңламады.

– Ашау кайгысы түгел монда, әкә, – дип, барысы өчен дә җавап бирде ул. – Үзегез күреп торасыз, болар – Тарадан килгән хөкүмәт кешеләре, полицайлар… Аларның тикмәгә йөрмәгәннәрен дә яхшы беләсез… Безнең кулыбызда Мөхәммәди Шиховны кулга алырга, дигән боерык бар. Аны алырга дип килдек, ә ул монда булып чыкты. Хәзер өенә барып, үзе алдында тентү уздырабыз һәм аны Тарага алып китәбез…

Аубаткан Исмайның бу сүзләре барысын да телсез калдырды. Нинди Тара, нинди кулга алу, нинди тентү? Юанбаш Мөхәммәдинең ни гаебе бар? Һиҗрәтне өзү өчен эшләнгән этлек түгелме икән бу? Ник дисәң, бөтен документлар анда бит, бөтен эшне ул оештыра, башкалар ияреп йөрүчеләр генә… Күбесенең башыннан шундый уйлар сызылып үтте, Мөхәммәтҗан карт түзмәде, бу сорауны Аубаткан Исмайның үзенә дә бирде.

– Шулай итеп, һиҗрәт сәфәрен өзәргә булдыңмы, энем? – диде ул, Исмайның каршысына ук килеп. – Барып чыкмас, Аллаһтан язылган икән, китәр алар, син генә туктатып кала алмассың…

– Соң, Мөхәммәтҗан әкә, син үзең дә каршы идең бит ул нәрсәгә?! Теге вакытта мәчеттә, бетәбез, бетәбез шул һиҗрәт белән, дигән идең! Нәрсә, сине дә сатып алдылармы бу корткычлар?

– Син, Исмайдан урыс Иванга әйләнгән мөртәт, сүзләреңне чамалап сөйлә! – дип, Юанбаш Мөхәммәди аның өстенә очып кунды. Аларның арасына, кылычларын чыңгылдатып, полицай урыслар килеп керде. Ул арада Юанбаш Мөхәммәдинең бүрәнәдәй беләкләренә богау да салып куйдылар. Бу хәлдән барысы да шашып калды. Тарадан килгән полицайлар башлыгы Юанбаш Мөхәммәдинең борынына кәгазь кисәге төртте.

– Сез патша галиҗәнапләренә каршы коткы таратуда, империянең нигезен җимерергә тырышуда гаепләнәсез, – диде ул, русчалатып.

Аубаткан Исмай аны татарчага тәрҗемә итәргә тотынды.

– Татарга тылмач кирәкми, дәшмә, надан! – дип кычкырды аңа Юанбаш Мөхәммәди. – Мин – Пётрларда патша хөкүмәте белән сөйләшүләр алып барган кеше! Үземне-үзем якларлык көчем дә, гыйлемем дә бар!

Аннан ул урыс полицаена борылды да, урысчалатып:

– Мин кайда патшага каршы сөйләп йөргән инде, анысын да белик! – диде.

Сүзгә тагы Аубаткан Исмай килеп кушылды.

– Оныттыңмыни, теге вакытта, Тарада мәчеттә сөйләгәнеңне? Безгә монда ирек юк, солтан җиренә китәргә кирәк, дидең! Татарларны бөтен җирдә кысалар, урыслар басып алганнан бирле көчләп чукындыралар, алар безне урыс ясамыйча тукталмаячаклар, дидең!

– Нәрсә, дөрес түгелмени? – дип, сүзгә Мөхәммәтҗан карт та кушылды. – Менә мин дә нәкъ шулай дип әйтәм, алайса, мине дә кулга алыгыз! Син, энем, Мөхәммәдидән үч аласың, теге вакытта муеныңдагы тәреңне тартып өзгән өчен! Анда барып әләкләгәнсең. Хәзер һиҗрәтне өзәргә тырышасың – барып чыкмас, мөртәт керәшен!

– Син, әкә, кайчаннан бирле һиҗрәт яклы соң әле? Авылда моңа иң каршы кеше син идең бит, оныттыңмыни?! Әллә үзең дә шулар арбасына утырып чыгып китәргә җыенасыңмы?

– Әйе, мин каршы идем, дөрес әйтәсең. Менә шушы гарип балам хакына, аларны илдән җибәрәсем килмәде… Ә хәзер – барыгыз, бу Алланың каһәре суккан илдән башыгызны алып качыгыз, дим! Чөнки монда калсаң, теләсә кайсы вакытта менә шушы хәл булачак – рөхсәтсез өеңә килеп керәчәкләр, кулыңа богау салачаклар, зинданга ыргытачаклар… Әле, синеке кебек, муеныңа тәре дә асарга мөмкиннәр… Китегез, балакайларым, качыгыз бу илдән, иманны, үзегезне, нәселне саклап калыгыз – миннән сезгә хәер-фатыйха!

Тара урысларына татарларның бу талашлары кирәкми иде – Юанбаш Мөхәммәдине, төрткәли-төрткәли, өйдән алып чыгып киттеләр. Аубаткан Исмай да тизрәк алар артыннан җилдертте, монда калса, Яланкүл ир-атлары аны өзгәләп ташларга мөмкиннәр иде. Өй эче, яу чыккандай, тынып, бушанып калды. Ифтар мәҗлесе өзелгән иде. Әмма иң куркынычы, Юанбаш Мөхәммәди кулга алынгач, һиҗрәт сәфәре дә өзелергә мөмкин иде… Ирләр иртәгә үк Тарага барырга, өяз түрәләре белән сөйләшергә, дигән фикергә килеп, башларын иеп, өйләренә таралдылар. Мөхәммәтҗан картның кызы, туганнары белән соңгы мәҗлесе шулай догасыз тәмамланды… Һәм бу илнең үзен дә озак елларга догасыз, имансыз, динсез, бәхетсез чорлар көтә иде…


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.