Укучыларыбыз иҗаты

10.05.2017 №6 (июнь), 2016

Хәйрия


Киселсәм дә, туфрагыма берекмичә
Кубарылдым ирешергә морадыма.
Игелеккә кабат сәфәр юллар өчен,
Миһербанлык төяп йөрим корабыма.

Авыр, ләкин изге йөгем аска басса,
Фәрештәләр күтәрешә җилкәмнәрдә.
Дулкын-дулкын каршылыклар ярыр өчен,
Уңай җилләр насыйп иткән җилкәннәргә.

Дөм караңгы язмышларга ак юл ярып,
Кораб килә аһ-зарлыга маяк булып.
Кул сузамын төпкелләргә, үргә әйдәп:
Күзсезгә – күз, аяксызга – аяк булып.

Бергә-бергә күтәреләм, таянышып.
Кирәк түгел дан һәм шөһрәт, мактау-рәхмәт.
Сукыр дусның иңнәрендә – җан җылысы,
Күңелемә үтеп керә. Тыныч, рәхәт…


Рәкит АЛЛАБИРДЕ (Әбделманов) (1960) – шагыйрь; «Хыял атым», «Влюблённые души» исемле китаплар авторы. Чаллы шәһәрендә яши.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *