«Казан утларына» - 95 ел

10.03.2017 №3 (март),2017

Журналның бер нөсхәсе


Бөек Ватан сугышы елларында без, фронттагы язучылар, «Совет әдәбияты» журналының һәр санын бик сагынып, зарыгып көтеп ала идек. Безнең өчен бик кадерле кунак иде ул. Аның яңа саны килгән саен көннәр күңелле бер бәйрәмгә әверелә иде дисәм дә, арттыру булмас.

Кызганычка каршы, журналны тәртипле рәвештә ала алмый идек. Хәрәкәттәге армиягә подписка юк иде. Бары бандероль белән генә килә иде ул безгә.
…1943 елны журналны алдыруда шактый зур өзеклек булды. Тылга, каләмдәш иптәшләребезгә хатлар язып, ялынып-ялварып та алдыра алмаган чакларыбыз булгалады. Андый вакытларда журналның яңа санын гына түгел, хәтта күптәнге саннарын күрү өчен дә әллә ни бирергә әзер идек без.
Журналның чираттагы саннарын күрергә сусап йөргән шундый айларның берендә, каты сугышлар барган көннәрдә, алгы сызыкта бер лейтенант миңа, сүз ара сүз чыгып:
– Безгә моннан бер ай чамасы элек «Совет әдәбияты» журналы килде, – диде.
– Ул журнал кайда соң? Миңа биреп тора алмыйсыңмы?
Кызганычка каршы, биреп тора алмый икән. Оборонада торганда, журнал батальондагы татар сугышчылары арасында кулдан-кулга күчеп йөргән, аны аерым-аерым да, җыйнаулашып та укыганнар. Ә хәзер ул күрше батальондагы татар сугышчыларында икән. …Сугышчылар аны тылдан, туганнарыннан, әти-әниләреннән килгән хат кебек итеп укыганнар.
…Шулай да мин әлеге журналны табу бәхетенә ирештем. 1943 елда чыккан 5нче санның бер нөсхәсе иде ул. Гадәттәге нөсхә. Сугыш елларындагы начар сыйфатлы саргылтсу кәгазьгә басылган. Буявы шактый тонык. Хәреф хаталары да җитәрлек. Шулай да аның тышкы күренеше, торышы һәм язмышы кызык иде.
Тышлыгын ертып алганнар. Әлеге лейтенантның әйтүенә караганда, аның эчке ягы буш булган, ягъни аңа бернәрсә дә басылмаган. Кәгазь юклыктан йөдәгән сугышчылар моңа бик шатланганнар, шунда ук аны ертып алып, тылга, әти-әниләренә, туганнарына хат язганнар. Ике хатка җиткән, ике кешене бәхетле иткән.
Журналның текстлы өлеше беренче битеннән алып соңгы битенә кадәр тулысынча сакланган. Әмма ул, укыла-укыла, кулдан-кулга йөри-йөри, шулкадәр тузган, таушалган, күпереп, калынаеп киткән, аерым юллары хәтта танымаслык хәлгә җиткән иде – кыскасы, иң бәхетле, иң укылган китап язмышын башыннан кичергән иде ул.
…Бу кызыклы вакыйгадан соң инде бик күп еллар үтте, бик күп сулар акты. Шулай да журналыбызның әлеге укыла-укыла тузып, керләнеп, каралып беткән нөсхәсе, аның язмышы әле һаман күңелемдә, күз алдымда.

Афзал ШАМОВ
1972, №5


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *