Роман

30.01.2017 №1(гыйнвар),2017

Илбашы (дәвамы)


38712331

Гармун

Үзен белә башлаганнан бирле Минтимернең беренче ачык хатирәләре Бөек Ватан сугышы белән бәйле булды. Сугыш башланган чакта аңа нибары дүрт яшь иде.

Атасы… Кырыс йөзле атасы сабыйның хәтерендә яхшы саклана. Каушаганмы, аптыраганмы, сөекле хатыны, балалары ятим кала ич… Әллә кайта, әллә юк, бу хатын өй тутырык балалар белән нишләр соң…

Анасы… яулык почмагын тешләп, башкаларга күрсәтмәскә тырышып кына сыктый. Апалары бер кырга – аталары янына, бүредән куркып чулаган мал кебек бергә өелгән, сабый Минтимер-Миңкәй дә шунда… нарасый әле, ни булганын, ни булачагын аңлап та бетерми…

Гармун тавышы… Җиз телле тальян авазы сагышлы моң булып зиһен түрендә калган. Атасына, анасына, апаларына ияреп, Миңкәй дә урамга чыкты, анда шау-шу, кычкырыш, елаш, җырлаш, гармун тавышы…

Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз,

Сау булыгыз, туганнар…

Чиный, өзелеп-өздереп чиный гармунның уң як урта теле. Хәтерли әле Минтимер, ул тавыш, гармун тавышы, бигрәк тә әнә шул чиный торган тавышы агайлар ерак-еракларга киткәч тә озак ишетелеп торды…

Сабан туйларында, гармун бәйрәмнәрендә тальян гармун тавышы ишетелгән саен, Минтимер Шәймиев һәрвакыт атасы белән бик күп ир-егетләрне сугышка озатканнарын хәтерендә яңартыр. Күпләрне, бик күпләрне гармун сугышка озатты, бик күпләрне кире алып кайтмады. Авыр туфраклары җиңел булсын! Мәрхүмнәрнең урыннарын җәннәттән әйләсен! Кайтканнарының да күбесе аксак-туксак, кулсыз-чулак, саңгырау-чукрак иде бахыркайларның.

Кәҗә сөте

Ачлыкка чыдый алмый башлагач, кемдер шешенә, кемдер артык нык ябыга, кемдер, һични сорамыйча, битараф йөз белән, сәкегә сузылып, түшәм санап ята. Шәймиләр курасында да рәт юк, җиде җан ачыга.

Авылда колхозлашу чорыннан калган келәтләр бар. Аларны амбар дип тә атыйлар. Анда ашлык саклыйлар. Ашлык астан җилләп торсын дип, язын кар сулары, җәйге яңгыр сулары кермәсен өчен, аларның барысын да субайлар өстенә утыртканнар. Җәйге кызу көннәрдә кәҗәләр, гадәттә, көпә-көндез көтүдән качып авылга кайта. Күләгә урын эзләп, шул келәтләр астына керәләр.

Дус малайлар киңәш итте.

– Әйдәгез, кәҗә савып сөт эчәбез! – диде кемдер.

Малайларның кайсысы өеннән атасы фронттан алып кайткан котелок, кемдер алюмин мискә алып, ә Миңкәй тоткасыз кружканы күлмәк астына яшереп, келәтләр янына төштеләр. Кәҗәләр, кызудан качып, күләгәдә рәхәт чигә, барысы да күши. Бер кәҗәнең сөте җилененнән үк тамып тора.

– Миңкәй, – диде Җылгыр, – анау теге кәҗәнең сөте артык, киметергә кирәк!

Ике үсмер кәҗәне тотып алды. Берсе, ике мөгезеннән тотып, кәҗәне җибәрми тора, Миңкәй, күлмәк эченнән тоткасыз кружкасын чыгарып, кәҗәне сава башлады. Кружка яртылаш булгач, эчеп тә куйды. Кәҗәнең сөте җып-җылы, куп-куе иде. Миңкәй торды, савылган сөтне Җылгырга биреп, үзе кәҗәнең ике мөгезен Җылгыр кулыннан алды. Җылгыр кәҗә сава башлады, аңа савуы җайсыз иде бугай, ул, кружканы бер читкә куеп, чалкан ятып, кәҗә җиленендәге сөтне имә башлады. Яңак сеңерләре арыгач кына туктады, Миңкәй кәҗәне ычкындырды. Кәҗә, җиңеләеп киткәндәй, ятып тагын күшәргә тотынды.

– Рәхмәт, кәҗәкәй! – дип, малайлар келәт астыннан чыкты.

Шул көнне Җылгырның эче китте. Эт карынына сары май килешми инде ул! Шуннан соң аңа Кәҗә Җылгыр кушаматы тагылып калды.

Кемдер үсмерләрнең бу гамәлләрен күргән бит тәки. Шулай итеп, авыл малайлары, ай буе кәҗә савып, сөтен эчеп, ачлык хисен баса төшә. Ә кәҗә хуҗалары көтүчегә килеп зарлана ук башлаган:

– Ай буе кәҗәләребезнең җилене буш кайта. Әллә үзең савып аласыңмы? – дип шелтә белдергән.

Җитмәсә, малайларның ниндидер савытлар тотып келәт янына йөгер­гәннәрен дә күреп алганнар…

Самавыр янында тагын сорау алу башланды.

– Шул дөресме? – диде кырыс ана.

Минтимер дәшмәде.

– Димәк, дөрес! – дип, тавышын күтәрә төште әнкәсе. – Атагыз гына исән-сау кайтсын! Үтерер атаң бу эшең өчен! Хат язам атагызга. Атагыз ни күзе белән карар халык йөзенә, аның баласы Минтимер ятим гаиләнең карап торган бердәнбер кәҗәсенең сөтен сава. Аларда берсеннән-берсе бәләкәй ике сабый бала, кәҗәнең сөт җыеп алып кайтканын көтеп, ач утыра. Син аларның өлешен имгәнсең, җүнсез бала.

Әнкәсенең иң олы ачулану сүзе «җүнсез бала» яки «тәрбиясез бала» иде. Шул сүзне әйтсә, җир тишегенә кер дә кит, билләһи.

Язмый әнкәй, нишләп инде әнкәй тикле әнкәй фронтта сугышып йөрүче атасына малаең Минтимер кеше кәҗәсен яткызып имгән дип хат язсын ди, юк, болай гына куркыта ул.

– Әнә атагызның камчысы! – дип, Нәгыймә апа матчада эленеп торган камчыга төртеп күрсәтте.

Белә лә Минтимер матчада атасының камчысы эленеп торганын, ләкин аның ул камчыны матчадан алганы булмады. Камчыны анасы еш ала иде, җилпенеп дулгана-дулгана да сукмыйча кире үз урынына элеп куя. Бетте! Камчының тәрбияви вазифасы шуның белән тәмамлана.

Үскәч, Минтимер аңлар: анасы балалары каршысында иренең абруен күтәрер өчен шулай куркыткан, аталарыннан шүрләп торсыннар, янәсе. Шул рәвешле, аталары сугышта булса да, әнкәләре балаларын тәрбияләүдә актив катнаша булып чыга. Машалла! Яшәсен халык тәрбиясе!

Сагышлы гармун сугышта яраланган Шәрип абзыйны авылга, туган нигезгә алып кайтты, шөкер.

Зур сөенеч иде атаның кайтып төшүе, алты бала белән калган солдатка-ана бик куанды. Яралы булса да, тере бит, дип елый иде Нәгыймә. Ул тавыш чыгармыйча гына, тыйлыгып кына елый. Аннары елмая.

Үсә төшкәч, Минтимер аңлар: аның атасы, җәрәхәтле булса да, исән кайткан әле, шөкер, ул куаныч булып ана йөзендә балкый, ә башкаларның ирләре, яшь киленнәрнең япь-яшь кияүләре мәңгегә кайтмас, Нәгыймә ана кайгылы аналарның, хәсрәтле толларның кайгысын уртаклашып шулай сыктаган икән. Бу да – кеше өчен кайгыра белү – Минтимер өчен олы бер сабак иде.

Шатлыгым бар дип, хәсрәтле кеше алдында күрсәтеп, артыгын сикеренмә. Хафага төшкәннәрнең хәсрәтен, кайгысын уртаклаш. Аларга ярдәмче бул. Бу гамәл кешене басынкылыкка чакыра, сабыр булырга өнди. Минтимер Шәймиев гомере буе шатлыгыннан сикереп шатланмады, кайгысын башкаларга күрсәтеп кайгырмады. Бу аның гадәте, холкы, фигыле иде.

Аш белән ат

Бервакыт Миңкәй мәктәпкә бара торган җиреннән кире борылып кайтты. Аның аякчуы, өс-башы чыланган иде.

– Ай Аллам, ни булды, балакаем? – дип каршы алды аны Нәгыймә апа.

Атасы эндәшмәде. Ул кырыс кына тамак кырды да камыт бавын рәтләвен дәвам итте.

– Анау теге җүнсез мин барасы юлга ялган чокыры ясап куйган, – диде Минтимер күңелсез генә.

– Ә кем күргән аның чокыр ясаганын? – диде атасы, эшеннән аерылмый гына. – Бәлки, ул ясамагандыр.

– Әйттеләр! Малайлар күргән! – диде Минтимер.

– Кеше сүзе кеше үтерер! – диде анасы. – Ул ясамаган булса?

Ана улының букчасын иңеннән алды, букча да манма суга баткан, итеген мич авызына кибәргә куйды. Чыланганнарын салдырып, баласы өстенә коры, җылы киемнәр кигезде. Аннары карыш-карыш калтырап утыручы улына мәтрүшкәле кайнар чәй ясап бирде.

– Кар суыннан томау төшмәсен, мәтрүшкәле чәйне күбрәк эч! – диде Нәгыймә апа, аннан соң өстәп куйды: – Ни кызык табалардыр инде бу балалар бер-берсен суга батырып.

Ялган чокырын ясаган җүнсез малай Минтимердән көнләшә иде. Аның алдынгы укучы булганына да, пимасы өстеннән кызыл эчле галошлар киеп йөргәненә дә кызыга. Шуңа күрә ул ялган чокырын кичә үк ясап куйган. Көрәк белән чокыр ясагач, анда күп итеп кар суы тула, аннан соң, көрәк белән тагын юеш кар салып, чокырның авызын каплыйлар да көрәкне сак кына тартып алалар, чокырны каплап торган юка кар шулай тотылып кала. Аннары чокырны күрмәсеннәр өчен аның өстенә саламдыр, тирестер сибеп чыгалар. Ашыгып эшкә яки мәктәпкә барганда, кеше юка кар каплавычына баса да аягы белән чокыр тулы салкын суга бата. Йөгереп барганда шул чокырга төшеп аякларын каймыктырган, хәтта сындырган кешеләр дә булгалый. Бу – куркыныч уен.

– Мин аның үзенә дә ялган чокыры ясап куям әле! – диде Минтимер.

Атасы эшеннән аерылмыйча гына әйтеп куйды:

– Үч алу егет кешегә килешми! Таш белән атканга аш белән ат! – диде.

Шушы бер җөмләгә татар халкының зиһнияте, тарихы, холкы, сабырлыгы, йоласы сыйган. Кем сиңа чокыр казыган икән, син аннан үч алма. Кемдер синең бакчаңа таш ыргытса, ыргыткан кешенең кем икәнен белгән очракта да син аннан үч алма, аңа яхшылык эшлә. Бәлки, ул сине аңлар, бәлки, ул синең дустың булып китәр. Дус булмаган очракта да син аңардан үч кайтарма. Син ул түбән кешедән өстен булып кал. Җаның тыныч булыр. Һич югында, сиңа кабахәтлек кылган кеше яңадан сиңа яманлык эшләмәс.

Ишле гаилә табын янына җыелып утырганда, бәләкәй Миңкәй бу мәкальне бик еш ишетә торган иде.

Таш белән атканга аш белән ат!

Үч кайтарма!

Җәза бирсәгез, үзегезгә бирелгән җәза микъдарында гына җәзалагыз. Ләкин үч алмыйча, сабыр итсәгез, һичшиксез, сезнең файдага булыр. (Коръән, 16: 126)

Абый

Агай-эне, ак мыек,

Бер-беребезне какмыек,

Бер-беребезне каккан чакта,

Бер-беребезне яклыек.

Халык җыры

 

Апаларга бай булды Минтимер, ике апасы, бер сеңлесе бар. Абыйсы берәү генә. Апалары Минтимерне сөя, юата, тәрбияли, ә менә абыйсы Хантимер – башка. Ул абый гына да түгел. Ул яклаучы да, аның эшен башкаручы да. Умырып эшли, машина-комбайн җене кагылган кеше ул абый. Бәләкәйдән үк Хантимер энесен машинаны танып белергә өйрәтте. Бәләкәйдән үк алар бергәләп мал карады, су ташыды, кар көрәде, хайваннарга курмы салды. Минтимер укырга һәвәс, атлыгып тора, күп вакыт өйгә бирелгән эшләрен дә әзерләргә өлгерми, абыйсы дәшмичә генә Минтимер башкарырга тиешле эшне эшли. Укысын энем, һәвәсе булгач. Нәгыймә апа да читтән генә ике улының нинди мөнәсәбәттә икәнен күзәтә. Хантимернең Минтимер башкарасы эшләрне дә майтарып ташлаганын да күрә, ләкин эндәшми. Ике ир туганның дус-тату булганына ана кеше нык сөенә иде. Алар бер-берсе өчен җан ата, бер-берсе өчен үләрдәй булып тора.

Бер алманы бишкә бүләек,

Беребез өчен беребез үләек.

Әйтерсең лә шушы матур җырны бары тик Минтимер белән Хантимер өчен генә чыгарганнар. Һәрвакыт ике туган арасында бары – бергә, югы уртак була килде.

Олыны – олы, кечене кече итү шул буладыр инде ул.

Мәргән

Малайларның һәрберсе үз маясында булган шәпиләрен (кузналарын) су буена алып төшәргә тиеш иде. Кемдер сигез кузна алып (хәлле гаилә баласы), кайсыдыр – дүрт кузна (урта хәлле гаилә баласы), кайсыдыр бер шәпи алып (үлле-мәлле гаиләдә яшәүче), кемдер буш кул белән су буена төшә, монысы җир идәнле, ярым ач, ярым ялангач йортта яшәүченең бичара баласы иде. Ул кузна уенын карарга, кем өчендер җан атарга килгән.

Уен башланыр алдыннан һәр малай үз маясыннан берәр кузнаны күчкә куя. Ике яки бер кузнасы булганнар өемгә өлеш чыгармый. Җиде бала өемгә берәр кузна куйды.

Кайсыдыр, Гитлерга охшатып, тактадан карачкы ясап, яр буена утыртып куйган. Малайлар барысы да чуерташ җыйды. Карачкыдан унбиш адым ара калдырып, сызык сыздылар.

– Хәзер төз ату ярышлары булачак, – дип кычкырды Җылгыр. – Һәркем бишәр таш кына атарга хокуклы. Кем дә кем шушы арадан Адольф Гитлерга таш атып тигезә ала, карачкыга иң күп тигезгән малайга өемдәге җиде шәпи була!

– У-у… – дигән аваз яр буйлап китте.

– Чиратка басабыз! Санап барабыз!

Ташлар карачкыга атылып бетте. Иң төз атучы Миңкәй булып чыкты, аның биш ташы да Гитлерга тигән иде. Шулай итеп, аңа үзенең дүрт кузнасы өстенә җиде шәпи мәргәнлеге өчен бирелде, унбер кузналы Минтимер горур иде.

Яр башын тигезләп, такыр ясадылар, һәр бала теземгә берәр шәпи куярга тиеш. Һәр бала тимерлектә тимерче абыйлар коеп биргән тимер аткый тоткан. Һәр катнашучы шул тимер аткый белән шәпи тезмәсенә төбәп атарга тиеш, аткый ничә кузнаны аударса, ауган кузналар атучыга була.

Уенның кызган чагында гына Миңкәй карт тал янында мышык-мышык елап торучы шәписез малайны күреп алды. Бу малайның кузна уенында бик тә катнашасы килә иде, ләкин аларның курасында бозау, сарык түгел, кәҗә дә юк, ул каян алсын кузнаны. Бу җир идәнле фәкыйрь баласы Самат иде.

Минтимер, үзе откан кузналардан аерып, аңа өч кузна бирде.

– Мә, апаем, бу шәпиләрне ал, син дә уйна! – диде.

Уен кыза бара, малайлар шунда бәргәләшеп тә ала. Уенның кызган чагында гына Минтимер әйтте:

– Иптәш уенчылар! Уенда Самат та катнашачак! Куй, Самат, шәпиеңне! – диде.

Самат кыюсыз гына, ләкин эчке бер куаныч белән бер кузнасын тезмәгә куйды. Менә аңа да атарга чират җитте. Бала каушаган, аның тимер аткые юк иде. Минтимер аңа үз аткыен сузды. Самат рәхмәт әйтергә дә онытты, аның игътибары кузналар тезмәсендә иде, ни өчендер ул ике учын төкерекләде дә аткыен, уң кулына тотып, уң күзенә якын китереп, озак кына төзәп торды, киерелеп кизәнде дә тимерне кузна тезмәсенә таба атты. Аткый, тезмә яныннан гына узып, читкә очты.

– Һәй, кыек кул! –дип кычкырды малайлар.

Тагын чират көтәргә туры килде. Уенчыларның аткан бере кузна аудара. Самат тезмәдә миңа шәпи калмас инде дип кайгыра. Ниһаять, аңа тагын чират җитте. Бу юлы аткый беренче кузнага тияр-тимәс кенә узды.

Малайлар ыржаеп көлеште.

– Чулак! – дип кычкырды.

Самат аның саен каушый барды.

– Сабыр, сабыр бул! – дип пышылдады Минтимер.

Самат тезмәгә соңгы шәпиен куйды. Бу юлы аның аткые тезмәдәге бөтен шәпиләрне себереп алып китте.

Малайлар шаккатты, бигрәк тә Минтимер сөенде. Самат чәчелгән шәпиләрне кабалана-кабалана итәгенә җыйды.

Малайлар соңгы шәпиләрен теземгә куеп чыкты, Минтимернең дә соңгы кузнасы иде. Откан кеше буларак, Самат тулы теземгә беренче атарга тиеш иде. Һәм атты да бар шәпине себереп тә алып китте.

– Хәрәмләште, ул сызыкка басып атты! – дип кычкырып караганнар иде дә, булмады, Минтимер кырт кисте:

– Сызыкка басып атканын күргәч, нигә туктатмадыгыз? – диде.

Шулчак Самат кузналары белән мәш килеп кыптырдый башлады, шәпиләре арасыннан өчесен, иң олыларын, ата шәпиләрне сайлап алып, Минтимергә сузды:

– Минем сиңа бурычым бар иде, Миңкәй, ал! – диде.

Минтимер кузналарны алып, өчесен дә тезмәгә куйды, Самат та нәкъ шулай эшләде.

Җылгыр әйтте:

– Дуслар, туаришлар! Ике арада уен яңадан башлана! Кем беренче ата?

– Откан кеше! – диештеләр.

– Юк! – диде Җылгыр. – Бу – яңа уен! Шобага салабыз! Кемдә бакыр акча бар?

Минтимер кесәсеннән Әби патша акчасы чыгарды, Җылгыр акчаны алды да әйтте:

– Мин акчаны чөям, күн ягы, ягъни ике башлы кош ягы төшсә – Миңкәйгә, иләк ягы, ягъни сан ягы төшсә – Саматка.

Акча зыңгылдап һавага очты, такырга килеп төште, барысы да акчага иелде.

– Күн як! – дип шаулашты малайлар.

– Иң беренче булып Миңкәй ата! – дип кычкырды уенбаш.

Минтимер кулына аткыен алды. Бик озак төзәгән булып торды да атып җибәрде, әмма аткый тезмә өстеннән очып китте.

– Җүри генә атты! – дип кычкырдылар. – Җүри тидермәде!

– Җүриме-түгелме, атарга тиеш кеше атты! Кыштырдамагыз! – дип боерды Җылгыр.

Хәзер Самат чираты иде. Бу юлы ул төзәмичә генә атты – алты кузна берьюлы тезмәдән чыгып та очты.

Шәпи уены тәмам булды. Бу көнне Самат батыр калды.

Малайлар таралды. Саматның чалбар кесәләре, күлмәк итәге, түбәтәе кузна белән тулы иде.

Алар, Минтимер белән Самат, юлда бергә кайтты.

– Миңкәй! Син бит иң төз атучы! Син җурамал гына тигезмәдең бит, иеме, Миңкәй? – диде Самат. – Шәпиләр миңа булсын дип…

Минтимер иң өсләрен сикертте, ләкин бер сүз дә әйтмәде.

Самат бәхетле иде.

– Беләсеңме, Миңкәй… мин бу шәпиләремне сатам!

– Нигә, ни өчен? – дип, гаҗәпләнеп сорап куйды Минтимер. – Алга таба да уйнарсың бит әле, уйнарбыз…

– Мәктәпкә йөрергә минем букчам юк, – диде Самат. – Калганына берәр аяк киеме юнәтәсе булыр. Анысына көзен чикләвек җыярмын, Алла боерса. Егерме биш стакан чикләвек сатсаң, яхшы киндер букча алып була икән…

Бу мәлдә Самат бик тә бәхетле иде, ә Минтимер бөтен кузналарын оттырып бетергәненә күрә бәхетле иде…

 

************************************************************

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.