Роман рубрикасы буенча яңалыклар
-
10 октября 2022 - 09:00
ФӘХРИНЕ ҮТЕРЕП ТАШЛАДЫЛАР (дәвамы)
– Мин яңа килгән әфәндемне сәламләдем. Ялгышмасам, сез Илгизәр буласыз? – Әйе, Илгизәр. Исәнмесез! -
9 октября 2022 - 09:00
ФӘХРИНЕ ҮТЕРЕП ТАШЛАДЫЛАР
– Скорый чакырыгыз! – диде шунда кемдер, илереп. Егет соңгы көчләрен җыеп, башын күтәрә төште, тавыш килгән якка күз ташлады. Җаны күккә ашарга бер мизгел кала: «Әнигә әйтмәгез, үтерә ул мине!» – диде һәм нишләптер елмайды. -
7 октября 2022 - 09:00
Кабул итәсезме?.. (дәвамы)
Боларның сәер сөйләшүе Гаделҗанга аңлашылды булса кирәк. Ләкин ул бернәрсә дә аңламаган булып кыланды. Әмма Фәрхәтов янаган сыман: – Кара аны! Бер болтигына да тиясе булма! – диде. -
6 октября 2022 - 09:00
Кабул итәсезме?.. (дәвамы)
– Зиннәт абый, син түгелме соң? – дип күреште. – Үзең кем буласың, таныш кешегә охшагансың. Ул озак кына аңа карап торды. Кайдадыр күргәне дә бар кебек. -
5 октября 2022 - 09:00
Кабул итәсезме?.. (дәвамы)
Аны бит инде, филармониядәге кебек, реставрация дигән булып актартып булмый. Андый хәлләр турында шәһәрдә күп сөйлиләрдер. Килеп керүең булыр, сүз кузгатырга өлгермәссең, һап, кулыңнан тотарлар да богау салып куярлар. Монда башкача эшләргә кирәк, башкача. -
4 октября 2022 - 09:00
Кабул итәсезме?.. (дәвамы)
Ул бит әле бернинди начарлык эшләмәгән һәм эшләмәячәк тә. Бары тик партия акчасын гына эзли... Югалмый калганын гына... Тапса, бәлки, халыкка өләшергә уйлар... Үзе дә белми бит әле аның белән нишләсен... Менә табар – хөкүмәткә тапшырыр... Аны мактап гәҗитләргә язарлар. -
3 октября 2022 - 13:00
Кабул итәсезме?..
– Эзенә төшәләр, ләкин ул байлыкка инде пионер сарае төзелгән була. 1923–1927 нче еллар бу. Хәзер дә менә шуңа охшаган чорлар бездә. – Һаман аңламыйм, синең-минем моңа ни катнашыбыз бар? -
1 октября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (ахыры)
Без бетмәдек, без бар, без яшибез! Иң зур белем йортларында укыган онык-туруннар дөньяның төрле почмакларына таралдылар... Шомырт агачының ап-ак таҗларын җилләр үзләре белән ияртеп алып китәләр дә җиһанга сибәләр... Җилләр җиргә аклык тарата! -
30 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Чыелдап төрмә камерасы ачылды. Күз алларым караңгыланып китте. Ике кешелек тәрәзәсез-нисез камера. Борынга параша исе килеп бәрелгәндәй булды. Ике якта чылбырлар белән стенага беркетелгән ике ятак. Бер почмакта параша чиләге. Һәм номерлар сугылган, юкарып беткән иске телогрейкалар, мескен бүрекләр. -
29 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
– Ник елашасыз, еламагыз, әле минем туксанга җитеп намазлыкка ятып сәҗдәгә китеп үлгән мөселманны күргәнем юк иде. Миңа андыйларның туры килгәне булмады, – дип кабатлады. – Нинди бәхетле әби! Күрәсезме, елмаеп үлгән бит әниегез. Җәннәт кошы инде бу, бер ялгансыз әйтәм. Әбинең соңгы урыны җәннәттә булачак! -
28 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Гәрәй-Григорий апасына, Факиһәнең өзгәләнә-өзгәләнә ераклаша барган поездның тимерле вагон тәрәзәләреннән кулын сузып, «Гә-рә-ә-й!» дип ачыргаланып кычкырган тавышы йөрәгенә уелып калганнан соң ниләр булганын, ниләр күргәнен, ничек итеп Мәскәү каласында гомер иткәнен сөйләр. Ә алар үзәкләре өзелеп тыңлар... -
27 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Энесенең зәңгәрсуланып, тире белән сөяккә генә калган йөзе. Куе керфекләр белән уратып алынган, эчкә баткан зур күзләре. Әнә ул күзләр, тәрәзә бозын эретеп ясаган түгәрәкләрдән карап, абыйсы Рамилнең хәер сорашып, кайсы булса да авылдан кайтканын көтәләр һәм, абыйсы кайтып кергәч, комсызланып, әнисе тегеп Рамилнең муенына аскан капчыкка текәлеп, аннан берәр кисәк ипи катысы чыкмасмы дип тилмереп карыйлар. -
26 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Нурания карчык, итегеннән төшеп эрегән кардан ап-ак нарат идәнгә җыелган суны күреп уңайсызланып, итеген салу нияте белән кече якка чыгып китте һәм, кунаклар күпме генә көтсәләр дә, кире әйләнеп кермәде. Ярты сәгатьтән биш кабыргасы, аяк бармаклары сынган Нуранияне салган машина Теләче хастаханәсенә элдерә иде... Бигрәк тирән – өч метр тирәнлектә цементлап катырылган иде шул җилләтергә дип ачып куелган яңа нигезнең идән асты. -
25 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Балаларның нәни куллары суелып бетә. Казан каласында яшәүче ерак туганнарының балаларыннан калган иске бишмәт җиңнәреннән күренеп торган беләкләре иртәнге язгы салкыннан яргаланып, «чебиләп» кызарып тора. Өчәүләшеп черәшә-черәшә, интегә-интегә, балалар салам йолкыйлар! -
24 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (романның дәвамы)
Иртән дә, кич тә, бер ай элек тә, бер ел элек тә өшегән бәрәңге йөзеп йөргән балык шулпасы һәм җир кебек кара дүрт йөз грамм ипи... Адәм баласы түзсә дә түзә икән. Шулай дип уйлый хәлфә. Түзәргә, ничек тә түзәргә кирәк!