Роман рубрикасы буенча яңалыклар
-
12 октябрь 2023 - 09:00
ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
– Татарларның иң яман, иң чиркандыргыч чире шулдыр – без шәхси мәнфәгатен үз кавеменнән өстен куючы сатлыкҗаннарның тамырын корыта алмаудан гомер буе газап кичерәбез. Мондый сатлыкҗанның үлеме дә башкаларга сабак булырга тиеш. Фёдор, бирегә кил! Бу җәзаны синнән дә остарак ерып чыгардай инсан табылмастыр. Каен ботагына ошбу этне, каен ботагына! -
11 октябрь 2023 - 09:00
ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
Барча ирләрнең тәннәре чымырдап куйды, аркалары буйлап салкын тир йөгерде. Әстәгъфирулла! Болар татар морзаларын коллык читлегенә куып кертмәкчеме, әллә һәрбер морза муенына, мәҗбүриләп, тәре тагып чыкмакчымы? -
10 октябрь 2023 - 09:00
ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
Ирләр иярләргә сикереп менгәч кенә, Теләкәй көр тавыш белән соңгы әмерен яңгыратты: – Авылларны яулап, чиркәүләрне юкка чыгаруга ук, мин фәкыйрегез тарафына хәбәр китерергә дә онытмагыз! -
9 октябрь 2023 - 09:00
ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
Шушы сүзләрне ишеткәч, хәзер инде Теләкәй ярсып купты. – Тукта, тукта! Ул явыз патшабикә боярлардан акча җыя алмагач, хөкүмәт бурычын бездәй мөселманнар, беренче чиратта, татар сыртына күчереп салган була түгелме соң? Әнә ул тоткан да татар авылларының биләмәләрен чиркәү илә монастырьларга өләшә башлаган. -
6 октябрь 2023 - 09:00
ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
Ә кан исеннән исергән укчы ирләр, котырган кондыз урынына, яңа корбан эзләп, Кремль эчендәге сарайлар эченә атылды. Әллә каян гына баскычка тагын бер карт кенәз – Михаил Долгоруков атылып чыкты. -
5 октябрь 2023 - 15:00
ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
Теләкәй морза утардагы зур йорт эчендә аранга ябылган айгыр шикелле әрле-бирле йөренә, кайчагында ике як чигәсен кысып, сындай катып кала. Ни эшләргә, нинди генә гамәл кылырга соң? -
5 октябрь 2023 - 09:00
Ана (романның дәвамы)
Димәк, Нәгыймә апаның улыннан ишеткән соңгы сүзләре, соңгы җыр-моңы – татарныкы булган... Казанның мамык шәлен, татар бүләген күкрәгенә кысып, мәңгегә күзләрен йомган... Улының үз милләте белән тоташуына барыбер сөенгәндер ул, риза-бәхил булгандыр... -
4 октябрь 2023 - 13:00
ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (роман)
– Әй, син, Салам торхан! Бергә-бер алышны синең кебек аркан ташлап уздыралармыни? Йөзгә-йөз килеп орышырга кодрәтең җитмиме? – дип оран салды Теләкәй ул чагында. -
4 октябрь 2023 - 09:00
Ана ( романның дәвамы)
Үлгәндә дә, сандык төбендә Коръәнне һәм милли киемнәрен саклаган татар хатыны Нәгыймә апа... Бүген бу залда, безнең арада, гүя ул да бар иде, аның рухы да шатлана иде... -
3 октябрь 2023 - 09:00
Ана (романның дәвамы)
Сүземнең бераз файдасы тиде, ахрысы, без Кыргызстаннан кайтып киткәч, интернетта хәбәр булды – Караколда Нәгыймә Айтматованың 110 еллык юбилеен уздырганнар бит! -
2 октябрь 2023 - 09:00
Ана (романның дәвамы)
Әйе, әнисенең эзләнүләренә Чыңгыз да кушыла, ул да төрле оешмаларга әтисенең язмышын ачыклауны сорап, хатлар яза. -
1 октябрь 2023 - 09:00
Ана (романның дәвамы)
Болай да авыру Нәгыймә мондый шартларда ничек терелсен дә, ничек сау-сәламәт калсын? Юк, әлбәттә, менә шул җир идәннәрдә ул гомерлек, инде төзәлмәслек чирләр ала да инде – 45 яшьтә инвалидка әйләнә. -
30 сентябрь 2023 - 09:00
Ана ( романның дәвамы)
Ә кайгы поезды артыннан, газиз хатынын һәм балаларын соңгы тапкыр күргәнен сизенеп, ата кеше йөгерәчәк... Гасырларга тиң кайгылы көннәр буйлап йөгерәчәк әле ул алар артыннан... -
29 сентябрь 2023 - 09:00
Ана (романның дәвамы)
Нәгыймә белән Түрәкол Караколда 1926 елның мартыннан 1927 елның февраленә кадәр яшиләр һәм эшлиләр, аннан Түрәколны иң авыр урыннарның берсенә – өлкәнең көньягындагы Җәләләбад каласына җибәрәләр. -
28 сентябрь 2023 - 09:00
Ана (романның дәвамы)
«Синең исемең ничек, исеңә төшер, исемеңне исеңә төшер! Синең исемең Маңкорт түгел, син – Юламан! Бу мин – синең анаң! Юламан улым, син кайда?!»