Логотип Казан Утлары
Роман

ТАУ БАШЫНДА БҮРЕ БАР (роман)

Кинәт кыз үзенә төбәлгән күз карашын тойды. Яшьләренә чыланган керфекләрен күтәреп караса, ни күрсен! Баскычның иң өстендә – яр кашында бүре басып тора!

(Романнан өзек)

***

Асия Фәрит абыйлары турына килеп җиткәндә, әле Гайнулла азый иртәнге савымны китереп җиткермәгән иде.

– Ай–яй, кызым, бүген бигрәк иртәләгәнсең. Әле Ренат абыең йокыдан да тормаган, – дип каршы алды кызны Тереклек суына казлар төшерергә чыккан Гайшә түти. Соры казлар каңгылдашып, инде канат чыккан бәбкәләрен ияртеп, тиздән Тереклекнең көмештәй суына чумасыларын уйлап, оча-калка, Әхмәдиләр тыкрыгына таба элдерделәр.
Кыз, йорт каршындагы имән бүрәнә өстенә утырып, Гайнулла агайның сөт тутырган бидоннар төялгән арбасының авыл башында күренгәнен көтте.

Әле көтүне кумаган. Ишек алларыннан зеңгелдәтеп сыер сауган, йокылары туймаган хатын-кызларның малларга кычкыргалап куйган, сарык бәрәннәренең дөнья бетереп, яшь тавыш белән бәэлдәшкән тавышлары  ишетелгәләп тора. Бер–берсен уздыра–уздыра, әтәчләр сөрән сала. Авыл йокыдан уянып килә. Урыстау өстеннән ялкауланып, кызарып, кояш күтәрелә.

Тиздән әнисе, чиләк-көянтәләрен асып, Шәяхмәт картка сөт китерә килер. Әни сөт китерә килгәнче, Гайнулла агай күренмәсә ярар иде. Атна буе күрмәгән әнием белән очрашыр идем идем, дип уйлап куйды Асия. Тик ул арада авыл башыннан дөбер-дөбер бидоннар бәрелгән, тигезсез юлда дыңгырдап тәгәрәгән тәгәрмәчләр тавышы ишетелде. Ярар, бүген кичен, бәлки, авылга төшәргә мөмкинлек булыр дип, үзен тынычландырды кыз.

Асия тау асты чишмәсенә барып җиткәнче, әллә ничә тапкыр туктады. Башына бәйләгән яулыгын салып, көянтәсенә урады. Кичә иңнәрен баскан көянтә-чиләкләр авырлыгы бүген дә сызлап тора иде. Үзен-үзе кызганып, күз төпләренә яшь җыелды. Салкын чишмә суын учларына алып, битенә сипте, азрак хәл кереп киткән кебек булды.

Әле җитмеш җиде басмалы баскычтан яр башына күтәреләсе бар. Асия алдында түбәсе болытларга кадәр тиеп торган Урыстау. Кыз көянтәсенә ураган яулыгын чишеп алды да көянтәсен иңнәренә салды.

Бер баскыч, ике баскыч, ун баскыч... Күңелдә әллә нинди шигырь юллары кабатлана:

Иң-нә-ре-мә  ки-сел-гән-дә

Чи-ләк-ләр  авыр-лы-гы

Унбиш баскыч... утыз баскыч...

Ке-ше-ләр-гә  сиз-дер-мәскә

Җит-те  лә са-быр-лы-гым.

– Әти-әнигә әйтергә кирәк, арыдым мин, башка эшләр хәлем юк. Иртәгә үк бу эштән китәм дә иптәшләр белән ял итә башлыйм. Тагын өч басмадан соң туктыйм, хәл алам. Юк, бүген үк китәм.

Ул сөтле чиләкләрен баскыч басмасына куеп, ял итәргә утырды. Аяклары калтырый иде. Әнисе әйтте бит: «Ял ит, кызым, иптәшләрең ял иткәндә эшләмә», – диде. Юк, тыңламады. Асия үҗәт иде, әйткән сүзеннән кире кайта торган гадәте юк аның.

Тагын утыз сигез басманы узса, кайтып җитә. Кыз, урыныннан кузгалып, тагын басмалар санын тезеп санап китте.

Бер басма... ун басма... утыз басма...

Кинәт кыз үзенә төбәлгән күз карашын тойды. Яшьләренә чыланган керфекләрен күтәреп караса, ни күрсен! Баскычның иң өстендә – яр кашында бүре басып тора!

Кыз, курыкса да, бер өн чыгармыйча, бүре күзләренә текәлеп, баскан урынында катып калды. Авызыннан:

– Әни, бүре бар, – дигән аваз чыктымы, әллә үзенә генә ишетелдеме?

Җаннарын өшетеп, бер уй йөгереп үтте: «Беттем, миңа котылу юк. Хәзер бу ерткыч минем өстемә ташлана да...»
Бүре дә Асиянең күзләренә карап, таш сын сыман кузгалмыйча басып тора бирде. Менә ул бер-ике адым алга, кызга таба атлады...

Асия аякларында басып кала алмады, егылды һәм таудан түбән тәгәрәде. Аның артыннан чиләкләрдәге иртәнге савым сөте елга булып акты.

Асия башка берни хәтерләми. Аның канга баткан гәүдәсен кем табып алган, кем күтәреп, палаткадагы тимер караватка китереп салган – берсен дә белми.

Кургаштай авырайган күз кабакларын ачкач, үзен уратып алган укытучыларны, вожатыйларны һәм Гөлсем апасын гына күрде. Гөлсем апасы чиләк белән су, тастымал алып килгән дә аның йөзен, канап беткән аяк-кулларын сөртә иде.

– Хәзер, кызым, хәзер, Вәкил Нюра апаңны алырга авылга төшеп китте. Болай сынган әгъзаларың күренми, баш миең селкенмәгән булса ярый, косасың килмиме?

– Гөлсем апа, тау башында бүре бар иде. Мин шуннан куркып, каушавымнан аска тәгәрәдем. Сөт түгелде. Балаларга нәрсә ашаттың соң, Гөлсем апа?

– Әй, кара әле моны, чак үлемнән калган бала нәрсә турында уйлап хәсрәтләнеп ята бит, ә! Ярый әле исән калдым, диген! Бүре дигәннән, бүреләр җәй көне алай каршыга чыкмый инде алар. Йә күзеңә күренгәндер, йә аучы Мишараб атып алган баласын әнкә бүре эзләп йөридер. Сиңа тимәс иде дә инде ул, куркыта шул. Син кыз бала түгел, өлкәннәр дә куркыр иде. Әй, кызым, сиңамы соң, япь-яшь башыңнан шундый авыр эштә эшләргә? Үз иптәшләрең уйнап-көлеп күңел ачканда, интегә-интегә эшләп йөрисең. Әниеңә әйтермен, эшләтмәсен, гомерлегеңне алырсың.

– Юк, юк, Гөлсем апа, әнигә әйтә күрмә, үзем әйтермен. Ә сөткә башка үзем генә төшмим, бүредән куркам мин. Гөлсем апа, авылга сөткә төшәсе булса, миңа берәр иптәш бирсеннәр. Ә болай бүген генә ятып торам да иртәгә эшкә чыгам.

Әнисе, хәлне ишетеп, шул сәгатьтә лагерьга менеп җитте. Елый-елый әйтте кызына:

– Эшләмисең, ачка үләбезме әллә?! Ничек әле исән калгансың! Ана бүре ничекләр генә Мишарабларның малларың бугазлап аткан кебек ябышмаган үзеңә, Аллаһ саклагандыр инде. Андый-мондый хәл булса, ничекләр түзәр идем, акылдан язар идем.

– Әни, мин эшлим. Әйтмә дә, үгетләмә дә, эштән китмәячәкмен. Бүген генә хәл алам да иртәгә үк эшкә чыгам. Бер җирем дә сынмаган, Аллага шөкер.

Шул көннән соң тау асты чишмәсеннән су ташырга дежур малайларны билгеләделәр. Авылга сөткә төшкәндә, Асияне озатырга да көн саен берәр малай билгеләнде. Иң беренче көнне үк Вәкил үзе теләп, Асияне озата китте. Барганда да, кайтканда да, Асия көянтәсен генә күтәреп барды. Сөт тулы чиләкләр Вәкил кулына күчте.

(Романны  журналның 11(ноябрь) 2023 ел саныннан укыгыз)

 

"КУ" 11,2023

Фото: unsplash

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев