5 (май), 2021
ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР
Ренат ХАРИС. Мин – мильон яшьлек кеше! Шигырьләр. .........................3
Зиннур ХӨСНИЯР. Мәдинәгә медаль бирәләр. Повесть. ..........................9
Салават РӘХМӘТУЛЛА. Сагыну. Поэма. ..................................................51
Рәдиф СӘГЪДИ. Алло, кем әле бу?! Роман. ..............................................54
Лилия ФӘТТАХОВА. Кеше һәрчак сайлау белән сыналуда... Мәсәлләр. .......78
Фоат ГАЛИМУЛЛИН. Сары каеш билләрдә. Автобиографик бәян. ..................82
ЯҢА ИСЕМНӘР
Рүзәл ӘХМӘДИЕВ. Бары сиңа җиңеләсем килә. Шигырьләр. ..........................122
«АҺ, ТУГАН КАУМЕМ ГАЗИЗ!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ
Айзирәк ГӘРӘЕВА-АКЧУРА. Истанбул малае. Повесть. ..................................125
РЕНАТ ХАРИСКА – 80 ЯШЬ
Фотоархив: Ренат Харисның тормыш мизгелләре. ............................................166
ГАМИЛ АФЗАЛНЫҢ ТУУЫНА 100 ЕЛ
Нәфисә АФЗАЛОВА. Авыл белән бәхилләшү. .....................................................168
Гамил АФЗАЛ. Шигырьләр. ...................................................................................169
РАФАЭЛЬ МОСТАФИННЫҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ
Равил ФӘЙЗУЛЛИН. Якты шәхес. ........................................................................171
ТӘҮФИКЪ ӘЙДИНЕҢ ТУУЫНА 80 ЕЛ
Нәсим АКМАЛ. Кыйбла юлын сызып калдырды. ...............................................175
Газиз тавышлар: сәхифәне Нәсим АКМАЛ әзерләде. ........................................170, 174
ҖАНИСӘП – 2021
Илдус ЗАҺИДУЛЛИН. Россиядә халык санын алу тарихы. .................................176
МИЛЛӘТТӘШЛӘР
Фәния ГАФИЯТУЛЛИНА. Алтын башкалада кунакта. .........................................184
Ландыш НӘСЫЙХОВА. Шушы туфрактан без. ...................................................188
Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан. ..................................................................190
-
Минем төн
Тузан бөртегеннән җинел булган матдә Сыекчамы, әллә инде зәһәр төтен? Саташулар, онытылу, йому күзне Һич кирәксез, артык сыман... Бу – минем төн. -
Иярләнгән ат торса...
Кемнәр генә тырышмады безне телсез калдырырга ничек тә... Йөрәктәге иярләнгән атның кешнәүләрен дөнья ишетә! -
Үлемсез полк
Атлыйм Казан урамнары буйлап... Үлемсез полк монда чак-чак сыя... Бер еладым әле рәхәтләнеп, күз яшьләрен ләкин тыя-тыя. -
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
Зур сәяхәткә барып, кушылган эшләрне уңышлы гына башкарып кайткан өчен миңа өйгә кайтып килергә ике атна ял бирелү турында боерык игълан ителде. -
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
...Сизенүем дөрескә чыкты. Февраль урталарында мине подразделениенең комсомол секретаре итеп сайлап куйдылар. Моңа кадәр бу вазифаны контракт буенча хезмәт итүче бер сержант җәмәгатьчелек тәртибендә алып бара иде. -
Алло, кем әле бу?! (дәвамы)
– Сез ничек уйлыйсыз, Марс туган, гаебе бармы аның, үтерүчеме ул? – Ул беркайчан да ялган сөйләгән егет түгел. Үзебезнең арага керткәндә дә сынап, тикшереп алабыз! «Марс, мин кеше үтерүче түгел!» – диде ул, мин аңа ышанам! Тик бөтен дәлилләр аңа каршы. -
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
Шәһәрдән килгән шәпкә безне кырга җибәрделәр. Комбайннар ташлап калдырган саламны бер урынга җыю, эскертләү эшендә авыл кешеләре дә кыймылдап яталар иде. «Кыймылдап» сүзе очраклы гына ычкынмады, чөнки эшләгән эшләренең нәтиҗәсе юк дәрәҗәсендә. Үзләре әйтүенчә, инде өч көн азапланулары икән, әмма әле бер кибән дә очлый алмаганнар. -
Күзлексез җир – ул, мөгаен, җәннәттер...
Бәхәс бара Күзлеклеләр илендә. Һәрберсенең гөман-уе – телендә. Һәрберсенең тик үз сүзе үзәктә, Хакыйкатьне үз күзлеге күрсәтә. -
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
Командир, «Машинага!» дигән команда бирүгә, ишеккә ташландык. Машина хәрби аэропорт тарафына элдертте. «Батя» хәлне юлда аңлатты: – Бик ашыгыч рәвештә шушы составта Мәскәүгә – округның Офицерлар йортына килеп җитәргә боердылар. Мин шуны аңладым: башкалада ниндидер гадәттән тыш хәл! -
Алло, кем әле бу?! (дәвамы)
– Гафу итегез, иптәш полковник! Сез тоткыннар арасында минем исемне ничек пычратуыгызны аңлыйсызмы? Мин хәзер зекларга әтисез үскәнемне, аның барлыгын беркайчан да белмәвемне ничек аңлатыйм? Андый малайлар белән зонада ни кыланулары сезгә яхшы таныш! Башымны бетерәчәкләр! -
Жырлый беләсеңме?
Мин тавышсыз җырлыйм... Эчтән генә... Искә алам канлы сугышны... Бер үпкәгә шунысы да җитә... Мина кисте җырлык сулышны... -
Мәдинәгә медаль бирәләр (повесть)
Иртәдән бәрәңге бакчасындагы карт тупыл ботагында тагын теге козгын кычкырды. Мәдинә, яткан җиреннән капылт башын күтә, реп, мендәрен әйләндерде һәм, калай тартманың урынында икәнен белгәчтынычланып, җиңел сулады. Уф... исән икән, тимәгәннәр... Моңарчы аны мендәр астына ук яшереп тормый иде. Соңгы көннәрдә урлап китәрләр дигән шөбһәсе бермә- бер артты, шуңа күрә дә уяу булырга тырышты. -
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
Мин күпмедер тантаналы хисләр дә кичердем кебек. Теге чакта, әллә кем булып, яшен тизлеге белән очып үткән булган идең дә, ахыр чиктә менә, аяк астында ятасың. Мактанчык кешеләр бервакыт шулай көлкегә калалар инде алар. Димәк, бу очракта да без өстен булып чыкканбыз, америкалы очучыга илебез өстендә җәзасыз очып йөрергә ирек бирмәгәнбез. -
Поэзия, Сиңа багышладым...
Поэзия, Сиңа багышладым Изге минутларын гомернең, Синең белән таңнар каршыладым, Синең өчен үлеп терелдем. -
Мәдинәгә медаль бирәләр (дәвамы)
Сазлык ягында шарт-шорт ботак сынган тавышлар ишетелде һәм аюгамы, сыергамы охшатып, ниндидер хайван үкереп куйды. Бәлки, адашкан мари үгезедер?! Мондый кара урман эчләрендә авыл бар микәнни? Бәлки, берәр аучы өедер яки урман кисүчеләрдер әле? Шундый уйлар белән кыз-хатыннар кечкенә аланлыкка килеп чыкты һәм куркудан өнсез-телсез калды... -
Сагыну
Куанмасын һичкем. Безнең хакта Дөньяларга гайбәт тулганга: Бергә булсак – гайбәт чыкмас иде, Гайбәт чыккан... аерым булганга. -
Алло, кем әле бу?! (дәвамы)
Анатолий Петрович аны сораулы караш белән каршы алды. Юра аның янәшәсенә килеп утырып, пышылдап кына паханга: «Петрович, бик мөһим мәсьәлә буенча киңәшәсе бар!» – диде. Тәҗрибәле рецидивист: «Кич һава суларга чыккач!» – дип, сүзнең җитдилеген аңлап, ризалык бирде. -
Алло, кем әле бу?! (дәвамы)
– Хөрмәтле баш хөкемдар, Сезнең рөхсәт белән, эшкә ачыклык кертер өчен шаһит буларак, Касыймова Диләфрүз Хисамовнаны чакырам! – Пристав, шаһидә керсен! – Сез кемнән дә булса өркисез, ахры?! – дип, кайгыртучанлык күрсәтеп сорап куйды. – Мин сезгә бөтенесен дә сөйлим! – дип, тиз-тиз тезеп китте Диләфрүз. -
Синең белән...
Синең янда саташасым килә, Адашасым килә яңгырда, Сине сөю бөек ялгыш булса, Ялгышасым килә тагын да. -
Сары каеш билләрдә (дәвамы)
– Син әтисез үскәнсең икән. Сугыш ятиме. – Әллә әтием турында берәр хәбәр бармы, иптәш полковник? – Кызганыч, бик үк төгәл хәбәрем юк. Тик шуны белдек, ул 1941 елның декабрендә Мәскәү янында һәлак булган. Подольскидагы хәрби архивта ачыклаганнар. Димәк, бернинди сугышчан бүләк алырга да өлгермәгән. -
Алло, кем әле бу?! (дәвамы)
Иң әүвәл ирен тартып алып, болай да сөелү-наз күрмичә яшәгән Оркыя Йолдызовнаны рәнҗеттем, аның уртак баласы булуы белән санлашып тормадым. Шуңа өстәп, лейтенант Галимуллин белән дә азгынлыкка баруым бүген мине сезнең каршыгызга китереп җиткерде... -
Истанбул малае (дәвамы)
Малай өлкән абзыйны берничек үзенекенә ышандыра алмады. Әйтерсең, татарларның эшкә хирыслыгы, яңалыкка омтылучанлыклары, осталыклары иң төп сыйфатлары буларак, күзәнәкләренә кадәр сеңгән, ә менә һәрвакыт һәрнәрсәдән күбрәк керем алу өчен исәп-хисап тоту, җиңел акча эшләү юлларын барлау теләге бөтенләй ят кебек. -
Шатлык һәркөн кирәк
Көненә бер шатлык эстәгәндә, мин бер бәндә түгел, мин – Кеше! -
Истанбул малае (дәвамы)
Аннары инде өйдән өйгә йөрешү, бәйрәм, якыннан танышулар башланды... Чәй арты чәй эчелде, себер татарларының бәйрәм өчен әзерләнгән милли ризыкларын, дөгеле бәлешләрен авыз иттеләр. Мәхмәткә иң ошаганы – катык, гаҗәпкә калдырганы – авылда яшәүчеләрнең сөйләшүләре иде. Татарчалары башка төрле, ул кайтып йөри торган Һөектәгедән аерыла. -
Мәдинәгә медаль бирәләр (дәвамы)
Авыр елларда авыл халкы яз килүен зур бәйрәм кебек көтеп яшәде, чөнки өстәлдә суган, кузгалак, какы, алабута оныннан пешерелгән ризыклар күренгәли башлый иде. -
Бармаклар һәм Йодрык
Хикмәт монда түгел, хәтта кем бөгүдә, Хикмәт монда – уртак максатны белүдә. -
Үзем турында
Йөрәгемнең моңын Кураема салып, җыр итәм. -
Мәдинәгә медаль бирәләр (дәвамы)
Хатыннар тагын да югарырак күтәрелеп караса, озын наратның урта бер җирендәге иң юан ботагында хәрби киемле ир-ат асылынып тора. Гәүдәсе җил белән чак кына селкенә, ул күптән җан-тәслим кылганга охшаган. Аю шуны алырга менгән булгандыр, күрәсең. Ач бүреләр дә, мәет исен сизеп, нарат төбенә җыелышкан. -
Мәдинәгә медаль бирәләр (дәвамы)
Потыр тышкы яктан мүк баскан иске бер өйнең йозагын тартып кына алды да болай да таралырга торган ишеген ачып җибәрде. Өй эчендә әрдәнәләп өйгән мәетләрне күргән хатыннар хушсыз калды. – Күмеп өлгерә алмыйлар. Миңа шушында тутырып барырга куштылар. Соңыннан яндырачаклар... -
Истанбул малае (дәвамы)
– Нинди кыяфәт бу?! Нигә якаңны болай эчкә бөкләдең? Мәхмәт җавапны тиз тотты: – Элек безнең бабайлар шулай киенгәннәр. «Казан» журналында күрдем. Истанбулда бар безнең. Сәлахетдин ни көләргә, ни ачуланырга белми әйтеп куйды: – Авылда берәү дә болай киенми. Сине күрсәләр, ни диярләр?! – Мин шулай татарлыкны күтәрәм. Татарча киенеп йөрим. Татар тормыш иптәше дә тапсам әле... – Ә-ә-ә... Алай дисеңме? – Сәлахетдин авыз чите белән генә елмаеп куйды, аннары велосипед рулен җибәрде, читкәрәк тайпылды. – Бар алайса, эзләп кара соң, – диде. Энесенең җитдилеге аңа да күчте, ахры. -
Мәдинәгә медаль бирәләр (дәвамы)
Сугыш тәмамлангач та көтте. Инде ике кызы да үсеп җитте, балаларга аң керә башлады, алар да бик көтте. Өметсез шайтан гына була ди шул... Сугыш тәмамланып, дөньялар бераз тынычлана төшкәч тә, «хәбәрсез югалган»нар кайтып күренә башлады. Үз авылларында да бар иде мондый очраклар, күрше-тирә авыллардан да матур хәбәрләр килде. Һәм аларның һәрберсе сүрелә башлаган өмет учагын янә дөрләтеп җибәрә иде: – Бәлки, безнеке дә?.. Бәлки, ул да шулай бер көнне?.. -
Мәдинәгә медаль бирәләр (дәвамы)
«Тагын бер мәртәбә Рәхимә апаны җәберлисе булсаң, ике дә уйлап тормыйм, районга барып, җәвит итәм. Заградотрядта булуыңны бөтен районга сасытам! Безнең солдатларны артларыннан атып йөрергә куюларын салган баштан үзең сөйләдең! «Герой», «фронтовик» дип, күкрәк киереп йөргән буласың тагы! Түшен орден-медаль белән тутырган да! -
Алтын башкалада кунакта
Дөньядагы иң озын гомерле алтын руднигы тарих битләренә илгә фәлән тонна алтын бирүеннән бигрәк, аерым бер шәһәргә тормыш, җан бүләк итүе белән язылыр, мөгаен. Ә моңа, иң беренче чиратта, алтын бөртекләренә тиң булган халкы, шул исәптән милләттәшләребезнең җирдә һәм җир астында куйган хезмәте сәбәпче булыр. -
Мильон яшьлек кеше
Заманымның алга киткән егете идем бит мин... -
Сары каеш билләрдә (ахыры)
Кинәт, дәрес башларга кирәклекне белдереп, кыңгырау яңгырады. Оныкларга өлкәннәр тәҗрибәсен, алар тудырган акыл байлыгын җиткерү – минем бүгенге яшәвемнең төп мәгънәсе икәнлеген шушы кыңгырау тавышы һәркөнне искәртә тора. Димәк, мине хәзер дә шундый дәресләремнең нәүбәттәгесе көтә. Моны аңлау минем аякларыма җегәр өсти. Мин, үземчә ашыга-ашыга, студентларым көткән аудиториягә таба атлыйм... -
Син булганга
Бу дөньялар матур син булганга, Өмет тулы бүген һәм киләчәк. -
Мәдинәгә медаль бирәләр (дәвамы)
– Син, Сыхари, гомер буе пионерларча намуслы һәм тырыш булдың! Күп итеп бәтиләр китердең, безгә тәмле сөт биреп торасың! Хәзер син пионер гына түгел, чын комсомолка да! Мин сине тантаналы рәвештә комсомоллар сафына кабул итәм! – диде. -
Шарлавык белән Елга
Җир-Анага исә бар да үз – Икесен дә көтә зур диңгез. -
Декабрь
Күпме җаннар җылынырга әзер, Карлы юрганнарга төренеп. -
Мәдинәгә медаль бирәләр (дәвамы)
Нәфи авыр көрсенде һәм ачынып: – Күп булгач, әйбәт инде ул. Киләчәктә терәк булырлар. Бу Әфганнары гына тизрәк тынсын! Күз карасыдай үстергән балаларны алалар да китәләр... -
Истанбул малае (дәвамы)
Ләкин бу, ничектер, гадәттән тыш хәл. Барыбер югары уку йортына иң гыйлемлеләр, акыллылар гына аяк баса. Уку йорты ишеген ачып керүгә бу беркатлы күзаллаулары туп тигән кибет пыяласы кебек кырылып төшмәсме?! -
Синсез...
Күңелең коесына хыял чумгач Күз яшең тый, туктарга тырыш, Бәлки, син дә төшенерсең шул мәл: Әҗәлгә тиң миңа синсез тормыш... -
Эверестта татар китабы
Горурлыгым Эверестка ашты! Бәхет өчен кирәк ни тагы – байрагыбыз белән тауга менде татар шагыйренең китабы?!.1 -
Шушы туфрактан без
– Туган туфракка мәхәббәт һәм ата-бабаларыбыз традицияләренә ихтирам хисләре миңа әти-әниемнән күчкән, – ди Рөстәм Миңнулла улы Бикбов. Җир эшенең бөтен авырлыгын кечкенәдән татып үскән егетнең һөнәрен авыл хуҗалыгына туры китереп сайлавын башкача аңлатып та булмый. -
Балыкчы белән балыклар
Корбанына күрә һәрчак әзер кармак, Кайчан кемнәр оттырачак – бу табышмак. -
Битлек
Кайбер битлекне киюләр кирәк була, Кайбер битлекне салулар сирәк була. -
Истанбул малае (дәвамы)
Кыз сары комда кечкенә аяк эзләре калдырып, яр буйлап китте. Берничә адым атлагач борылды, шундый ягымлы тавыш белән: – Сөтле чәй әчәсеңме? – дип сорады. Мәхмәт бөтен көченә кычкырды: – Сөтле чәй эчәм! Эчәм! Эчәм! Кыз шаркылдап көлде. Шулай көлә-көлә юкка чыкты, тавышы гына яңгырап калды. Бу мизгелдә Мәхмәткә бик, бик кызу була башлады, әйтерсең, комга ут капты. Диңгез кул сузымы гына ераклыкта, шунда чум бит инде югыйсә! Юк, һич урыныннан кузгала алмый. -
Бер Мичкә Бал, Бер Тамчы Дегет
Һәр нәрсәнең файдасы бар. Зыяны да! Кеше һәрчак сайлау белән сыналуда. -
Еракка, еракка, еракка...
Кара төн урлаган җан җырым Шул тиклем ерак та, якын да. -
Россиядә халык санын алу тарихы (дәвамы)
Россия империясендә халыкның социаль статусы дәүләт тарафыннан кабул ителгән сословие страталары буенча, ягъни кешеләрнең хокуклары һәм бурычлары аларның, гадәттә, нәсел-нәсәбенә бәйле рәвештә билгеле бер сословиегә керүләре белән билгеләнә. -
Җыенда
Гадел булу язганмы бу заманда? Хакның хакын уйлар вакыт җиткәнме? Читлек кемгә: Бүрегәме? Эткәме? Әллә нәүбәт янә Гаделлеккәме?! -
Алтын вакыт
Казанда да хәзер алтын вакыт кояш юлы буйлап тәгәри. Ул – татарның рухи башкаласы, ул – дөньяның бөек шәһәре! -
Яңа Татарстан төзибез
Яңа Татарстан төзибез без чор-гасырлар кичкән нигездә, тарих уйган чокыр-чакырларны кирәгенчә сипләп-тигезләп. -
Сүз
Зур Сүзнең дә кечерәеп калганы бар, Чүп Сүзнең дә биек урын алганы бар... -
Еш буталып, мине күрәсеңме...
Син дә шулай сагынасыңмы икән Мин сагынган сыман, сылуым?! -
Истанбул малае (дәвамы)
Истанбулда XVIII гасыр ахырында инженерлык гыйлемен укыту максатыннан корылган мәктәп гасырлар шаукымында эзен җуймады, киресенчә, киңәеп-үсеп, Истанбул техник университеты дәрәҗәсенә җитте. -
Сайга чыкса...
Дулкынлана халык җаны... Ачу... Пошаман... Үпкә... Тыштан ләкин халык тыныч – дулкын әлегә төптә... -
Истанбул малае (дәвамы)
Үзләре белән кием-салым, ашарга алдылар, азмы-күпме акча тыктылар. Тимер рәшәткәле койма артында басып торган әнисе Мәхмәтне күрүгә: – Улым, – диде дә елап җибәрде. Кулында кечкенә энеләре көйсезләнде. Мәхмәтнең күзләренә яшь тулды. Бераз тынычлангач, әнисе аны юатырга ашыкты: – Улым, суд булганчы чыгармыйлар икән. Адвокатлар студентларны яклаячак икән... -
Картлар үлә, яшьләр китә моннан...
Картлар үлә, яшьләр китә моннан, Клуб та юк хәзер, кибет тә. -
Истанбул малае (дәвамы)
Әмма әтисенең зур бурычларга батасы килмәгән иде... Аллаһ белер, әмма кол да сизәр дип, юкка әйтмиләр, күрәсең. Яңа, якты өйдә яши башлаганнарына ике атна тулар тулмас. Ничек әтисе дүрт баласын зур бурычлар белән ялгыз калдырып, бу җылы, якты, ямьле өйләрен ташлап китсен?! Әмма дөнья үлемле, көн акшамлы. -
Елмай
Син бүген бәхетле: Яланөс, яланбаш... -
Истанбул малае (дәвамы)
Яр буенда очкан акчарлакның йөрәккә тия торган әче тавышын сөенеп кычкыручылар бүлде: – Исән! Кара малай исән! Батмады! -
Истанбул малае (ахыры)
Тойгылы күңеленә җитә калды, күзләренә яшь тулды. Бары ай шаһит. Бу төнгә дә... Ай юлыннан күтәрелгән Кара малай ятим җанын кискәләгән үксезлек хисеннән качарга омтылгандай, ныклы-иманлы, шанлы-җанлы, җырлы- моңлы татарлык кочагына сарылды... Һәм үзенекеннән дә хәтәррәк, ачырак, катырак тоелган башка төр ятимлек хисе – туган җирдән читтә яшәү хәсрәте, горбәтлек нуҗасы каезлап бетергән кытыршы үксезлек белән гомерлеккә кавышты. Әтисезлек бер гомергә сузылыр, илсезлек-җирсезлек исә буыннан- буынга... -
Картаерга вакыт
Уйларым да инде һич гөнаһсыз, сабыйларныкы күк саф һәм садә. Яшь кыз күрсәм, ләкин баш шул якка каерыла, муен авыртса да... -
Алло, кем әле бу?! (ахыры)
Телефон шалтырады... Алучы булмагач, ул тынырга уйламады да. Күн диванда яткан берәү, ятагын кармалап, дивар читендә үк яткан кесә телефонын табып алды. Йокысы ачылып җитмәгән килеш иренеп кенә: «Алло, кем әле бу?!» – дип сорады. Ул телефонын мендәре белән каплап әйләнеп ятты. Сөйли бирсен әйдә... -
Еш(ы)рак елмай син...
Син бүген бәхетле: Яланөс, яланбаш... -
АВЫЛ БЕЛӘН БӘХИЛЛӘШҮ
Магнитогорскида яшәп калган булса, мөгаен, татар дөньясы Гамил Афзал атлы шагыйрьне белмәгән дә булыр иде... -
Якты шәхес
Рафаэль Мостафин дигәч, минем өчен идеалга якын әдип образы күз алдына килә. Болай уйлаучылар бер мин генә түгел, алар байтактыр. Бу затны сыйфатлар өчен күп эпитетлар тезәргә мөмкин: кешелекле, зыялы, талантлы, ярдәмчел, эшчән, гыйлемле, пөхтә... Якты күңелле шәхестән кешеләргә ниндидер җылы нур бөркелә иде.