Гүзәл Галләмова автор яңалыклары
-
29 октября 2021 - 09:00
Зәңгәр кыңгыраулар (романның дәвамы)
Хәбибрахман белән концерттан соң чынлап та «әллә кайларда» йөреп кайттылар: клубтан чыгу белән мәктәптә укыган чактагы кебек Чишмәсу буе ярын урап йөрделәр. Сүз иярә сүз китеп, гаиләсеннән күп еллар элек аерылуын, улы белән еш очрашуын, булышып яшәвен дә сөйләп үтте Хәбибрахман. – Җыр яздырасың килмиме синең? Булышам. – Җыр? Җырлау өчен ишетергә кирәк, минем бит колакларым начар ишетә, Хәбибрахман... – Сәламәт кеше юк, Зөлхәбирә. Һәр кешедә азмы-күпме ниндидер чир бар... -
28 октября 2021 - 09:00
Зәңгәр кыңгыраулар (романның дәвамы)
Ни булган Зөлхәбирәгә? Битләре тырналган, киемнәре ертылган, үзе яланаяк, үзе аксый. Әллә... яман куллар харап иткәнме үзен?.. Хәбир, куркынып, тукталып калды... -
27 октября 2021 - 09:00
Зәңгәр кыңгыраулар (романның дәвамы)
И-и әни, яндың бит син утларда... Яндың! Әти дип караңгы базга төштең... Их!.. Яраткансың әтине. Хәзер генә аңладым. Мин дә яраттым. Тик динен ярата алмадым. Җанны өшетте, чиркәүнең җиз кыңгырауларын каккан саен, Машадан ераклаша баруымны аңладым... -
26 октября 2021 - 13:00
Зәңгәр кыңгыраулар (романның дәвамы)
Алгы як ишек ябык иде. Тукта, Зөлхәбирә! Бергә яшисе! Талашып, ни үзгәртәсең?! Чәйгә чакырыйм! Ишекне җиңелчә шакыды. Колакларын сагайтып тыңлады. Бер аваз да ишетелмәде. Әкрен генә ачты. Ишек ачуы белән авызы да, күзләре дә ныграк ачылды. Маша икона каршында иде... -
25 октября 2021 - 13:00
Зәңгәр кыңгыраулар (романның дәвамы)
– Акбүзкәем! Үлә күрмә! – Зөлхәбирә үзен тыя алмый, елый. Аны кемдер беләгеннән читкә таба тарта. Акбүз кызганыч итеп карады да, бер тапкыр алгы аякларына тезләнеп басарга тырышып карады, тик кабат авып китте. Мин дә Акбүз кебек янмаммы икән? -
24 октября 2021 - 09:00
Зәңгәр кыңгыраулар (романның дәвамы)
Булат клубка чыкса гына ярар иде. Бердәнбер теләк әлегә шул. Зөлхәбирә Булатка ни диясен уйлап, кызарып чыкты. Ни уйлап, Булатка ияреп кайтырга уйлыйм соң? Йә Аллам. Мин кем булып чыгам соң? Бу адымыма әнием рухы риза булырмы? -
23 октября 2021 - 09:00
Зәңгәр кыңгыраулар (романның дәвамы)
– Китәм! Йөрәгемә ятмадыгыз! – Хатын сумкасына барып ябышу белән Хәбир аның юлына аркылы төште. Аш-су бүлмәсеннән олы якка таба этеп кертте. – Мин яратам что ли бу авылны? Яратыр да идем, бу өй синеке түгел, Зөлхәбирәнеке. Ну нәрсә инде бу? -
22 октября 2021 - 09:00
Зәңгәр кыңгыраулар (романның дәвамы)
– Әти-әни юк, туганнар читтә яши. – Булат башын сүзсез генә иеп утырды да: – Ник кенә үлеп калмаган икән мин Чечняда?! – дип куйды. Зөлхәбирә утырган урыныннан калкынды: – Булат! Авызыңнан җил алсын! Ни дигән сүз бу? Кемгә җиңел бу дөньяда? Кешене көлкегә калдырырга яраткан Суфияга җиңелме? -
21 октября 2021 - 09:00
Зәңгәр кыңгыраулар (романның дәвамы)
– Мин гомер буе сине уйлап яшим, Зөлхәбирә. Зөлхәбирәнең күз алмалары зурайды. – Ник? Ни өчен? – Сине өзелеп сөйгәнгә! Зөлхәбирә тыела алмыйча елап җибәрде... -
20 октября 2021 - 09:00
Зәңгәр кыңгыраулар (романның дәвамы)
Мәхәббәтле күзләр бер-берсен генә күрә, Зөлхәбирә алар өчен юк бугай. Көн артыннан көн үтә. Ялгызак яшь кеше өчен парлы кешеләр белән янәшә яшәү бик читен икән лә... -
19 октября 2021 - 09:00
Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы)
– Мин, мин начар икәнмен, Хисмәт. Сиңа тиң түгел мин. Син йомшак күңелле, хисчән кеше. Минем сиңа карата гына түгел, бөтенләй дә хисем юк бугай. Мин бары тере җан! Син бәхеткә лаек! Бәхетле итә алмыйм сине, зинһар өчен, ачуланма... -
18 октября 2021 - 09:00
Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы)
Кызның күк йөзе кебек зәңгәр күзләренә караса, югалып та калгалый ул. Кая китә икән ул кыюлык? Аптырый үзе дә. Бу мәхәббәт дигән нәрсә әллә ниләр үзгәртергә сәләтле: теллене – телсез, телсезне телле итә. Ә бүген ул тыелып тормады... -
17 октября 2021 - 09:00
Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы)
– Бүген төнлә генә Минвәлинең кызы туды бит әле. Йөрәк сулкылдап типте. Тел башканы әйтте: – Котлыйм, Мәдинә апа, беренче кыз оныкчыгың бит! Зөлхәбирә өчен матур кояшлы көн тоныкланды. Хуш, Минвәли! -
16 октября 2021 - 09:00
Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы)
– Суфияның Минвәлидән алты айлык авыры бар икән! – Буран тынган иртәдә Зөлхәбирә өчен коточкыч шушы хәбәрне Хисмәт җиткерде. – Армиядән чакыртып кайтарасылар, никах укытасылар, ди, имеш... Башта ул моңа ышанмады. Аннан хурлыклы хис бөтен күңелен биләде... -
15 октября 2021 - 09:00
Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы)
Ышанасы килми: «Бу Минвәли идеме соң?» Кыз, тынлыкта башын аска иеп, зыңгылдаган зур дөнья каршында япа-ялгыз басып калды. Ул капылт кына кузгалды да әле яңа Минвәли үзен көчләргә теләгән караватка барып капланды һәм үксеп елап җибәрде...