Логотип Казан Утлары
Роман

Зәңгәр кыңгыраулар (романның дәвамы)

– Әти-әни юк, туганнар читтә яши. – Булат башын сүзсез генә иеп утырды да: – Ник кенә үлеп калмаган икән мин Чечняда?! – дип куйды. Зөлхәбирә утырган урыныннан калкынды: – Булат! Авызыңнан җил алсын! Ни дигән сүз бу? Кемгә җиңел бу дөньяда? Кешене көлкегә калдырырга яраткан Суфияга җиңелме?

Романны башыннан монда басып укырга мөмкин.

Зөлхәбирә клубка килеп кергәндә, «умарта оясы» гөж килә иде. Гадәттәгечә, ярым ачык ишектән калын өс киемнәре кигән егетләрнең өстәл тирәли утырган төркеменә карап (Суфия алар аша күренми дә), сәлам бирде һәм туп-туры сәхнәгә юл алды. Зөлхәбирәне күрү белән Булат урыныннан калыкты һәм чыгу юлына ашыкты.

– Офицер абыегыз яшьлегенә кайтты, җегетләр! Кызлар артыннан сыпыртты, – диде Суфия, вәкарь белән генә күзләрен Булатка сирпеп карап.

Яшь егетләр залп биреп җөпләделәр – көчле көлү авазы кабинеттан фойены яулап алды. Зөлхәбирә атлап барган килештән туктап калды – көлү авазлары йөрәген тетрәтте. Барын да аңлады, Булатны көтеп алды. Бергәләп сәхнә түренә үттеләр.

– Булат! Утыр әле. Сиңа атап роль язам. Ләкин комедия түгел, драма булачак ул. Син бит сугыш үтеп кайттың. Үзеңнән көлдермә! Читләш син алардан. Синең иш түгел ул яшь җилкенчәк.

– Рәхмәт, яхшы сүзеңә! Минем яшьтәшләр юк бит, Зөлхәбирә. Кая барыйм мин, шушы клубка да чыкмагач. Читләш дисең, мин болай да ялгыз. Әти-әни юк, туганнар читтә яши. Гаилә юк һәм бу килештән булмаячак та...

– Минем дә юк, Булат.

– Синең эшең бар, синең яныңда туганың бар! – Булат башын сүзсез генә иеп утырды да: – Ник кенә үлеп калмаган икән мин Чечняда?! – дип куйды.

Зөлхәбирә утырган урыныннан калкынды:

– Булат! Авызыңнан җил алсын! Ни дигән сүз бу? Кемгә җиңел бу дөньяда? Кешене көлкегә калдырырга яраткан Суфияга җиңелме? Аңа безгә караганда да авыррак, бик беләсең килсә.

Булат Зөлхәбирәне гаҗәпләндереп, күптәннән өметсезлеккә бирелгән кеше сыман гамьсез-җансыз күз карашын каядыр стена ягына төбәгән дә үз-үзенә сөйләнгән сыман:

– Җил алсын, дисеңме? Минем, бигрәк тә көз көннәрендә, көчле җилләргә яфрак сыман ияреп, еракка очасы килә, Зөлхәбирә, – дип куймасынмы?..

Зөлхәбирә бу сүзләргә бик тәэсирләнде. Классташын танымаган төсле йөзенә текәлеп карап торды. Чын күңелдән кызганды, юатасы килде:

– Яз-көз кешедә депрессия көчәя, диләр. Шуңадыр ул.

– Ул депрессия дигәннең сәламәт кешегә генә бер вакыты бардыр, Зөлхәбирә. Минем ишегә көн дә шул. Кеше көлкесе бит мин! – Булатның тавышы әрнүле иде. Ул карап туймаслык килешле бөдрә чәчле башын аска иде дә чалбарындагы кара сырын баш бармагы белән тырышып ышкый башлады. – Әти кебек! Ул да бит беркатлы күңеле белән бала-чагага шаян сүз кушып, үзеннән көлдереп, кызык ясап йөри торган иде. Мин дә үземнән көлгәннәргә кушылып көлеп йөрим. Кем аңлый соң мине? Миңа бит шулай җиңелрәк. Ә өйгә кайткач, кәефем бетә, егет башым белән елыйсым килә, аңлыйсыңмы, Зөлхәбирә? – Булатның ялтыраган күзләре Зөлхәбирәгә туры карады. – Мин кеше түгел бит, Зөлхәбирә.

Бу халәт үзенә һич ят түгел иде. Шуңа да Булаттан мондый сүзләр көтмәгән булса да, ул аларны тыныч кабул итте.

– Кеше син! Ә язмышка килгәндә, барыбызда да яфрак тәкъдире. Вакыты җиткәч өзелеп, дөньядан китеп барабыз.

– Миңа исән чакта ук үле булырга туры килде. Ияләштем инде дә, шулай да җиңел түгел. Шуңа чыгып китәм мин өйдән. Ә минем ишләр эшлиләр. Миңа аралашу өчен кызык эзләүче яшь-җилкенчәк кенә кала. Апа Казанга алып китәм, дигән иде, минем китәсе килмәде. Дүрт панель арасына кереп утырасы килми, алар эштә бит. Аннан нигез сакла, диделәр инде. Туганнар кайтып кына китә шул. Өйдә мин бөтенләй башка кеше. Кеше арасына чыгам да күңел ачыла: шатланасы килә, арттырып та җибәрәм шул. Яшим бит әле мин, бер кул белән булса да. Бәрәңге әрчи алуына кемнең куанганы бар? «Кул кулны юа, ике кул битне юа», дияргә ярата иде әни. Ие инде, әшнәлек шәп нәрсә... Инвалид булып кара! Элекке дустың да әйләнеп карамый. Яшьлек хыялындагы офицер булсам, әшнә күп булган булыр иде дә бит. Ул чакта Суфия минем арттан көлке ясамас иде. Ул бит миңа бер бөҗәккә караган кебек кенә карый. Үзем гаепле инде. Мин бит инвалид булганыма кешеләр каршында үземне гаепле хис итәм. Кимсенәм, һәрберсенә ярашырга тырышам. Инвалид булганга түгелдер дә, бәлки. Әти шундый иде. Ул бит авылдашына гына түгел, авылдашларының капка төбендәге этләренә дә исеме белән яратып эндәшеп китә иде. Әни әрли иде аны: «Простота – хуже воровства», – дип. Ә тормыш – ормыш икән ул, Зөлхәбирә.

Зөлхәбирә Булатның һәр сүзен йөрәгеннән үткәрде. Хак сүзләр! Ул күптән төшенгән иде. Кабат инанды. Булат бары ихлас. Ул акылсыз түгел! Чынлап та әтисе шундый шаян, ихлас иде.

– Кул кулны юа, дисең... Чынлап та, иптәш кирәк сиңа. Аннан файдалы шөгыль табарга иде. Мин сиңа роль бирәм. Үзеңнән көлдереп, ул яшь малайлар янында йөрмә. Театр коллективына рәхим ит!

– Кайчан соң драмтүгәрәк?

– Башта пьесаны язып төгәлләргә кирәк бит. Менә ярты сәгать инде синең белән сөйләшеп утырам.

– Яз соң, алайса.

– Бергә язабыз. Синең белән сөйләшү эшемә дә, үземә дә файдалы. Миңа көчле төп персонаж кирәк! Ул – син!

 – Кая монда көч, сыңар кул белән...

– Син сәләтле кеше, ник картиналар ясамыйсың?

Күзен дә алмыйча, идәнгә текәлеп утыруын белде егет.

– Кәгазь-пумала юк.

– Гитарада уйнап җырла әле, дигәч, гитара юк, дидең...

– Гитара да юк, бер кул да юк шул.

– Шул гынамы сәбәп?

– Әй-й, әллә нишләп, әллә нәрсә шунда... Теләк тә юк!

– «Әллә нәрсә шунда»лар минем гомердә дә күп булды ул. Ә син көч тап, кызыксын! Сыңар кул белән бәрәңге әрчи алгансың бит, шуңа куана да алгансың.

– Рәхмәт, Зөлхәбирә, мин тырышырмын! – диде һәм өстәл өстендә яткан ватман кәгазьгә ишарәләп: – Бу кәгазьне алсам буламы? 

– Ал, ал, Булат! Рәсем яса! Син бит бик сәләтле кеше! – диде Зөлхәбирә.

«Кеше күңеле – карурман! Чын! Их, Булат! Нигә синең белән шулай кара-каршы сөйләшеп утырырга вакыт тапмаган соң мин? Эш кала! Бүген дә калды ул.

Күңеленә Булат кереп урнашты. Уйлар пьеса юлларын барларга кереште.

...Көзен яфрак ярды –

Саташты бит гөлҗимеш.

Күңел иҗат хисендә газаплана. Сыңар кул белән Булатның бәрәңге әрчүен күз алдына китерергә тырышты. Үзенең уң кулына карап торды, тик ничек әрчи алганын һич төшенмәде. «Ә моңарчы ник уйлап карамаганмын? Тормыш – ормыш, диме? Ә кемгәдер тормыш итү театр уйнау гына шикелле тоела. Бусы тәкъдирдән тора бугай. Ә мин язасы пьесамның төп героена нинди тәкъдир язам? Көчле итәм, дидем. Ә нигә язарга җыенам, ни өчен булган берәр спектакльне сәхнәләштерергә уйламыйм? Газап чигеп күңелдә тудыр, төн утырып яз, җан өреп персонажларны гәүдәләндер, үзешчән сәнгатьтәгеләр белән һәр хәрәкәт, мимика өстендә эшлә, шул персонажлар белән айлар дәвамында яшә: шуны уйлап аша, йоклыйм дигәндә йоклама. Йә Аллам, Суфия урамнан үтеп барышлый гына ун минут эчендә бер репетициясез, үзен күтәреп, ошамаган кешесен манчып, монолог аша да бер күренешле пьеса уйный ала. Ошамаска мөмкин түгел! Уйный белеп уйный! Тормыш – театр, диләр. Дөрес бит! Фәкать үзең өчен уйна! Хәйләләп уйна! Тормышта отасың! Нурсыз, затсыздыр мондые. Кешегә гыйбрәт бирү өчен чын, затлы театрга никадәр көч салырга кирәк. Шул салган көчнең бәндә күңелен якты нурга баетуы гына икеле! Аллаһы Тәгалә бәндәнең күңелен иркен итсә, иманлы итсә генә, үтәр ул нур дигәне. Тормышта театр уйнап ансат яшәргәме, әллә театрны тормышка хезмәт иттерергәме? Булатка рольне сәхнәдә түгел, иң әүвәл тормышта бирергәдер, бәлки. Ә үзем ник сәхнәдә генә уйныйм, бәлки, Суфия кебек, әмма яхшы персонаж булып, тормышта уйнап карарга кирәктер?! Нигә мин интегеп, артык кашык булып туган йортымда яшим? Кемне көтәм? Булатка кияүгә чыгып, мин бит Булатны да бәхетле итә алам?! Яратмасам соң? Яратмау күралмау дигән сүз түгел! Минвәли әнә ни дип китте... Яратам дип театр уйнармын! Артык кашык булудан котылам лабаса. Булатны бит аңлаучы кеше генә кирәк икән». Шулай уйлады Зөлхәбирә. Тик, «Булат, мин сиңа кияүгә чыгам! Ал мине!» – диясеңмени?

Зөлхәбирәнең беркайчан да кияүгә чыгу турында уйлаганы булмады, ә бүген ул шундый уйлар уйлап утыра. Бүген ул өйгә кайткач, ныклап торып пьеса өстендә эшләргә булды.

Дәвамы бар.

"КУ" 10, 2020

 Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев