Логотип Казан Утлары
Роман

Зәңгәр кыңгыраулар (романның дәвамы)

Булат клубка чыкса гына ярар иде. Бердәнбер теләк әлегә шул. Зөлхәбирә Булатка ни диясен уйлап, кызарып чыкты. Ни уйлап, Булатка ияреп кайтырга уйлыйм соң? Йә Аллам. Мин кем булып чыгам соң? Бу адымыма әнием рухы риза булырмы?

Романны башыннан монда басып укырга мөмкин.

Кичә тәмамлангач, Гөлсу пешереп алып килгән ит бәлеше өстәлгә кунаклады. Суфия бу кичәне дә карамады. Соңыннан чәйле табынга килеп: «И матур утырасыз! Тәмле булсын чәйләрегез! Ачуланмагыз! Отчёт өлгертәсем бар!» – диде дә чыгып китте. Берсенең дә исе китмәде. Чәйләү, берникадәр кичә турында фикер алышкач, классташлар очрашуына әйләнеп калды.

Гөлсем эше турында, Зилә мәктәп, укучылар уңышлары турында сөйләде. Хисмәт мәчет яңарту, акча проблемасын кузгатты. Күптән түгел авыл җирле үзидарә советы җыелышы булганга, боларны кичәдә кабат сөйләү урынсыз иде. Хәбибрахман турында кызыксынып сораштылар. Тик берсе дә аның тормышы турында белми икән. Булатның рәсемнәрен карадылар, сөенделәр. Аннан яшьлек елларын барладылар.

– Хәтерлисеңме, Хисмәт, агач чүбеннән катырылып эшләнгән колач җитмәс, адәм күтәрә алмас Ленин башын менә шушыннан – сәхнә түреннән кубарып төшердек. Хәзер дә уйлыйм шуны: берни уйламадык – өскә килеп төшсә, имгәтү ихтималы да бар иде бит.

– Хәтерлим ул башны, – дип куйды Гөлсу. – Матур иде. Әнә урыны тап булып ничә ел тора инде. Ул өстеңә төшсә, тучны сыта иде. Тимәсәк, ни булган?!

– Өстән куштылар алырга.

 Хисмәт борылып, озак кына Ленин башы торган урынга карап торды да:

– Ул инде революция башлангач ук, халык башына төшеп, иманын сыткан, – дип әйтеп куйды. – Дин бетү белән рухи гарипләр үрчеде.

Зиләнең түгәрәк йөзе, елмайгач, тагын да түгәрәкләнде:

– Хисмәт, син һаман шундый политик икән. – Ачыклык кертергә кирәк тапты: – Классыбызда политинформатор Хисмәт иде безнең.

– Ил яңалыклары белән хәзер дә танышып барам. Абый ачуланса, политик дип кенә җиппәрә, – дип, күңелле генә өстәде Хисмәт.

 – Рәхәт иде. Безнең балачак, үсмерчак бер кайгысыз үтте. Авыл халкы сәяси хәлләрне уйлый белми идеме ул чакта, тормыштан канәгать идеме – әти-әниләребез авыр эштән баш күтәрми, зарланмый эшләделәр. Ә хәзерге балалар безнең кебек самими түгел. Түләнмәсә, авыр хезмәттә, беркем дә эшләмәячәк.

– Чөнки без үскәндә халык, идеология белән агуланып, чүбек башка әйләнеп беткән иде. Чүбек башлар чүбек башларны ярата, акыллы башларны яратмый, – дип шаяртам мин абыйның балаларына. – Әзрәк колакларына кертеп торсыннар! Кешелек дөньясы элек тә шулай булган, хәзер дә шайтанга сатылган. Хәзерге вакытта динне кысучы юк, ә ник мәчетләр буш? Балантауда мең кеше яши. Намазга ун кеше йөри. Халыкка бу турыда бик әйтәсе килгән иде бүген. Сораудан тайпылмаска булдым. Хәер, әнә бит, сүз хикмәтен кесәсенә салып утырасы Фирдинә апа, мин сөйләгәндә минем бәлеш ашаганны күз алдына китереп утыра икән, – Хисмәт елмаеп куйды.

– Аптырама си-и-н, Хисмәт абый! Җитеш әле! – Гөлсу бәлешне хәзрәт алдынарак этте.

Хисмәт хәзрәт Зөлхәбирәне озата кайтты. Гайбәт буласын белсә дә, озатма димәде кыз. Аны аңлаган хәлдә, Хисмәт: «Күңелдәге нияттән тора, борчылма, Зөлхәбирә!» – диде.

– Нихәл соң сезнең хәлләр? – диде ул бераз атлагач.

– Хәбиргә артык мин, Хисмәт, бик артык. Өйдәге хәлләрне халыкка Маша чыгарды, яшереп торудан мәгънә юк.

– Ишетеп сорыйм шул. Сөйләшеп карыйммы Хәбир белән?

– Кирәкми! Ул элек тә берни хәл итми иде, хәзер дә. Йомшак кеше ул. Хатыны сүзеннән чыга алмый.

– Нишләргә уйлыйсың соң? Алай яшәве авыр бит.

– Планнарым бар. Тормышка ашса, син дә белми калмассың.

– Иншалла, бар да яхшы булыр.

Зөлхәбирәне Хисмәт озата кайтуын, ишегалдына тәмәке тартырга чыккач, тавышыннан ишетеп белгән Хәбир, өйгә Зөлхәбирә белән кергәндә үк:

– Ч-чык ш-шуңа к-кияүгә, – дип, елмайгандай итенеп алгы якка кереп китте.

Хәбир, елмаерга тырышып, бүлә-бүлә сүзен әйткәндә, Зөлхәбирәнең йөрәк турысы кызуланып килде дә бөтен тәненә таралды. Хәтта бу кайнарлык гәүдәсеннән бөркелә сыман тоелды.

«Тәкъдир! Син гел минем белән... Аз гына тынып торасың да, тагын көчле итеп аваз саласың! Нишли алам?! Сайлау мөмкинлеге бирмәгәнсең...» Ул авыр итеп сулап күзләрен йомды.

«Сабыр, сабыр, Зөлхәбирә!..» – Фәрештәләр шулай дия-дия канат кагалар.

Кинәт аңа җиләс булып китте. Күзләрен ачты. Башын күтәрде. Инде елыйсы килми. Нидер хәл итәргә кирәк булуы күптән аңлашыла. Әмма күңелдә шыр бушлык шул!

Гаҗизләнеп, өстәлне күздән кичерде. Кулы белән сыпырды. Ак кәгазьгә тамган күз яшьләре кечкенә түгәрәкләр булып кабарып чыккан, ә түрдәрәк, аклыкта, алдагы кара төндә утырып язган пьеса күзенә чалынды. Зөлхәбирәнең карашы үткерләнеп китте, ул күпсанлы обой кисәкләре астыннан, почмагы гына күренеп торган, зәңгәр каләм белән чуарланган кәгазьне үзенә таба тартты. Язмышына язылган тавышлар тына төште. Иҗат гаменең үз авазы бар иде шикелле. Ул, әнә шул эчке тавышларга буйсынып, ак кәгазьгә Булат исемле персонаж өчен тәкъдир язарга кереште. Әйе, авылдашлары юләр ярлыгы таккан чулак, өйләнмәгән, җыр-моңга хирыс, рәсем ясарга сәләте булган беркатлы авыл егете язмышын, утыз тугыз яше тулгач, үзгәртәчәк ул. Аңа үзе теләп кияүгә чыгачак, бала табачак, аны танылган рәссам итәчәк! Көлсеннәр, әйдә! Зөлхәбирә сантый Булатка чыккан дисеннәр. Сантый Булаттан бала тапкан дип гөрләсеннәр! Бүгеннән бу ир-егет аның кулында! Ул аның язмышын көчле итәчәк. Драма ахырына Булат картиналар күргәзмәсе ачар! Ул барлык классташларына чакыру билеты өләшәчәк. Ул билетларның берсен парлы кешеләргә – Минвәли белән Суфияга китереп тоттырачак! Ә үзен бәхетле ир хатыны итеп тасвирлаячак. Әлегә ул Зөлхәбирә исеме белән булып торсын! Персонажга исем табу ни соң ул? Исемдәмени хикмәт?! Бәхетле язмыш язачак ул. Үзенә дә, Булатка да!

Сүнмә, балкыш!

Зөлхәбирә кисәк борылып капкага карады. Их, истән чыккан: киткән кеше әйләнеп карамасын дигән ырым бар бит! Күңеленә моңсулык җәйрәде, күзләрен карга тирән кергән эзләренә күчерде...

Бөтен җирдә аклык... Шул аклыкны күреп-карап кына булмый – буран тузгыпмы-тузгый! Өермәләп котыра: юлда көрт артканнан-арта бара, кермәгән, кагылмаган җире юк – муеннан аркага кадәр төшә, «мә, ал, ал...» дигән сыман, карны юмартланып кесәләргә тутыра. Югыйсә, бураннан гынамыни, биек якасын да күтәрә төшеп, үткәннәрдән дә качып җәяүле буранга ияреп китеше ләбаса. Әлегә, озын керфекләренә сыланган каты кар бөртекләрен күтәрә алмыйча, күзләрен кыса төшеп, мәдәният йортына таба атлый. Җил каршы исепме-исә! Көчәеп китә дә, Зөлхәбирәнең гәүдәсен артка таба каера. Җәяүлегә янчык та авыр, диюләре хактыр, сумкасы да җиңелрәк атларга ирек бирми. Югыйсә, ул сумка авыр да түгел: өйдә кия торган халат, йокы күлмәге, бизәнү кирәк-яраклары, теш щёткасы кебек иң кирәкле бер көнлек куллану әйберләре җыелмасы гына. Әйе, Зөлхәбирә утыз тугыз ел кайткан сукмактан кайтмаска булды бүген. Әлегә моны беркем дә белми.

Клубта Яңа елга әзерлек эшләре башлаганнар иде. Хәбир белән Машаның эш көннәре – Зөлхәбирәнең рәхәт көннәре. Хәер, бәйрәм алды көннәрендә мәдәният хезмәткәре, урак өстендә игенне вакытында җыеп, суктырып бетерим дип, тырышкан кыр батыры кебек сәхнәгә куеласы чара өстендә эшләп, өенә йокларга гына кайта. Зөлхәбирә ач көе дә ятып йокларга риза, бары мәдәният йортында яктырып кайткан күңелен җәрәхәтләп, кәефен төшерә торган сүзләр генә әйтмәсеннәр.

Әйләнәләр дә кайталар бер сүзгә... Маша Зөлхәбирәне уңган-булган, чибәр, фатирлы егет белән таныштырасы. Бары Зөлхәбирәнең ризалашуы гына кирәк – кунакка алып кайтасылар... Ризалык алып тормадылар шул, өчәүләп кайтып керделәр. Такыр башлы, беленер-беленмәс түгәрәгрәк корсагы шәйләнгән уртача буйлы егет бик телчән булып чыкты. Кыю, шаян сүзләр сөйли. Тик Зөлхәбирәнең генә, күңеле гел үртәлгәнгә, елыйсы килде. Әдәп йөзеннән сорауларга гына җавап бирде. Соң чиктә кунак ир, «авыл мунчасын яратам» дип, каен себеркесе сорап, сөенә-сөенә мунчага юнәлгәч, Маша, Зөлхәбирәнең кулына зур сөлге тоттырды:

– Унсигез яшеңдә түгел ич инде! Ике тапкыр унсигез! Яшәп кал! Бар мунчага! Аркаңны юарга килдем, диген, – дип, шаярткан булып, иңбашларыннан җиңелчә этеп хәйләкәр кенә елмайды.

Юк, гаҗәпләнмәде дә, әрләшмәде дә, рәнҗеп, ачуланып Машаның яңагына да сукмады – ул яшьлектәге игезәк туганы кебек, гамьсез, ваемсызга әверелә башлаган иде инде. Төрелгән сөлгене сүтеп, Машаның муенына салды. Сәгатькә карады. Эшкә барырга иртәрәк булса да, үзе генә белгәнчә, кирәк-яракларны сумкасына салып җыенды да чыгып китте...

Апа-сеңел диешеп, кулга-кул тотынып хезмәт иткән җан дусты – Гөлсу килгәнче вакыт бар иде әле.

Җыенып чыга белде өеннән, ләкин Булатка ияреп кайтып булырмы? Ә ул бүген клубка чыкмаса? «Репетициягә чакыр!» дип Гөлсуны алырга җибәрәсеме? Күңелендә икеләнү туды. Йә, Аллам! Зөлхәбирә кызуланып китте. Оят! Тик бу адымны эшләргә кирәктер! Әйе, Мария әйткәндәй, яшәми калам. Алай гынамы? Хәтта Хәбиргә яшәргә комачаулыйм лабаса.

Булат клубка чыкса гына ярар иде. Бердәнбер теләк әлегә шул. Зөлхәбирә Булатка ни диясен уйлап, кызарып чыкты. Ни уйлап, Булатка ияреп кайтырга уйлыйм соң? Йә Аллам. Мин кем булып чыгам соң? Бу адымыма әнием рухы риза булырмы?» Юк! Зөлхәбирә хәлсез кеше сыман урындыкка сыерылып төште. Янәдән кайнарланды. Черелдәп дөнья чыңгылдады. Битләрен каплап өстәлгә башын куйды.

 – Мәсхәрәгә калу бу! Хурлык! Их!..

Дыңк итеп ишек ябылды. Зөлхәбирә башын күтәрде. Гөлсу икәнен үзе күренмәсә дә белер иде – ул тупсасына утырган ишекне әнә шулай тибеп ача.

– Сәла-а-ам! Чыктым мин. Музыканы акыртып куям, биетәм бүген барысын да. Буран дип тормый инде яшьләр, әйеме, чыгарлар?

Күз карашын күтәрмәде дә: «Чыгарлар дип уйлыйм» – дип куйды.

Үзе гөрли, үзе ашыгып өстен сала, карын кага Гөлсу.

– Кәеф юкмы, әллә? Булат абый чыгармы икән? Миңа әйтә: «Син гитарада миңа караганда яхшырак уйныйсың», – ди. Кылларына чиертергә үзе өйрәтте ич инде».

– Зиһенең яхшыдыр. Алай тиз өйрәнмәс идең.

– Кай-я миңа зиһен, ун класс белем белән?! Күп өйрәтте. Мин бит өенә дә барып өйрәндем.

– Ә-ә? – Зөлхәбирә үзе дә уңайсызланып китте, тавышы хәйран каты чыкты.

Гөлсу сәерсенеп карап катты.

– Апа әйтә, бераз ишетми ул тучны ди, сине. Булат өендә өйрәтте, дим, гитара уйнарга. Өендә оялмый икән ул, апа-җаным. Мин уйнаганда, артымнан кочып дөрес итеп чиртеп күрсәтә, иһи-һи, – Гөлсу шат.

Сулыш киселде. Тән кызышты. Дөнья тагын да әчерәк итеп черелди башлады:

 –Ч-ч-ч, щ-щ, ч-ч-ч...

Черелдәгән авазларны басып, Гөлсуның яңгыравык тавышы сәхнәнең барлык почмагына ирешә:

– Ул бүген дә «чыгам, өйрәтәм» дип сүз бирде.

Зөлхәбирәнең уртлары ныграк кысылды. Яңак эченең җөе тоелды. Юк, ачуы да килми, күңелендә ниндидер бушлык зурайганнан-зурая бара. Ул сәхнәдә түгел! Ул – комлы кайнар җилләр сызгырган шыр ялангач чүлдә утырган кеше сыман күзләрен кысып, шул җилләрне тойган кебек урындыкта үзен алга-артка тибрәтергә кереште.

– Син егетләр белән йөрмәгәч, тәртипле апа булгач, егетләр өенә барып йөргәнгә, мине әрлисеңдер, име?

Зөлхәбирә эндәшмәде, тирбәлеп утыруын дәвам итте.

Гөлсу үзенчә аңлап:

– Ярар инде, мин әллә нәрсә эшләмәдем. Ул Рамил шикелле әрсез түгел ич. Синең кебек тәртипле кеше. Кочаклавы да уйнарга өйрәтүче укытучы кебек кенә. Нигә тәртипле кеше шулай пешмәгән була икән ул? Оялчан шундый. Карт егет бит инде үзе. Орынса да, каршы түгел идем мин. – Гөлсу, шаяртуын күрсәтеп, күзен кысты да чибәр йөзендә тигез тешләрен күрсәтеп, рәхәтләнеп кычкырып көлде.

– Хахылдама әле шул кадәр! Йөрәгемне авырттырасың.

– Рамил мине ихахайлап көлгәнгә җилбәзәк дип бәяләп, тәки үзенеке итте, заразы. Ул әрсез, тәртипсез!

– Булат янында да, хихылдасаң, теләгеңә ирешерсең...

– Булат ул – саф кеше.

– Абый?!

– Әйтәсе килми... – Гөлсу сагаеп калды. – Тыс-с! Тучны ул бу. Мин аны аяк тавышыннан таныйм.

Булат ап-ак өс киеменнән килеп керде.

– Сәлам, кызлар! Буран дулый, буран тынмый... – Егет көйгә салып әйтте.

Гөлсу шуны гына көтеп торгандай дәвам итте:

– Бураны шундый көчле...

Кыз, шатлыгын кая куярга белмәгәндәй, әнә шулай көчле итеп аваз салды, аннан бөгелә-сыгыла көлде. Аннан йөгереп барып, баянын кулына алды. Тиз генә төймәләренә басып, көен табып, уйнап җибәрде.

Йөрәккә дәва бирә торган дару мәдәният-сәнгать дөньяга килү белән табылган! Аның исеме – җыр-моң! Бәлки рәсем сәнгате икенче бер шифалы дарудыр?! Хаста күңелгә килешә торганы, иң куәтле дәва бирүчесе – һичшиксез җыр!

– А-а-а! Шәп булды-ы! – Гөлсу дык итеп баянын өстәлгә куйды. – Зөлхәбирә апамның да йөзе ачылып китте. Хәзер буран тавышларын басып, музыка куям. Нишләптер бу клуб салкынча әле. Өчебезгә бер дискотека! Эт тә чыкмый бүген клубка. – Гөлсу ничек әйтсә, шулай дискозалга чыгып та китте.

Зөлхәбирә әллә күңеленнән Булат белән сөйләште, әллә телдән..

– Бураннар белән сиңа сарыласы идем... – Шул мизгелдә үзе белән алып килгән сумка, андагы әйберләр күз алдына килде. Күңелне уртага аерып, барыннан да ераклаштырып, рус хитлары ишетелде.

– Биегез, Булат!

– Әйдә, син дә!

– Юк, икегез генә биегез! Яңа елга сценарийны төгәллисе бар. Пьесаны да тәмамлыйсы иде.

Егет, ярар, дигән сыман ымлап баш какты.

Зөлхәбирә, эт чыкмаслык төндә, бата-чума кар көртләренә тирән эзләрен салып туган йортына кайтып бара. Килгәндә каршы булган җил, артыннан этә кайта. Тик аның гына кайтасы килми. Җил кайтасы килү-килмәвен белми шул, йөгертә-йөгертә этә. Әнә бүген туган йортында ут балкып яна.

Кунак егет бар шул...

Өйдәгеләр аны елмаеп каршы алдылар. Кагып та чистартып бетерә алмаган карлы киемен Хәбир урамга алып чыгып селкеде. Ай, Аллам, нинди хөрмәт! Ни булган Хәбиргә? Театрның кием элгеченнән башлануымы? Маша, машалла: Зөлхәбирәнең бер алдына, бер артына төшә. Хөрмәт тоясы көннәр дә бар икән лә, йә Алла! Чәйләп алдылар. Егет Зөлхәбирә белән бик итагатьле сөйләште. Төп сүзгә керештеләр. Хәбир – атасы, Маша анасы икән кияүлисе кызның. И-и, театр уйнавы рәхәт шул! Кунак егет үзе димче, үзе кияү буласы, ахры. Зөлхәбирә күңеле буш сәхнә, тамашачыларга карар нәрсә юк. Бернинди дулкынлану, борчылу юк. Ни булса, шул була! Ул «Тозлы алма» пьесасында тормыш язган күренештә уйнап утыра булса кирәк. Режиссёр юк, тамашачы юк, персонажлар күз алдында...

– Сез миңа бик ошадыгыз. Исемегез дә, үзегез кебек гүзәл. Узган ел кырык яшемне тутырдым. Өч бүлмәле фатирым, акчалы эшем бар. Теләсәгез, сезгә дә эш табылыр. Яман гадәтләрем юк. Әти-әниләрем күптән вафат. Хатын белән үткән ел рәсми рәвештә аерылыштык. Балалар әниләре белән яши. Ялгыз яшәү яшәү түгел инде. Яшәп карыйк, Зөлхәбирә!

Аның, нәни чагында, яткыргач күзе ябыла, бастыргач ачыла торган чәче йолкынып беткән пеләш башлы шыксыз курчагы бар иде. «Күпне күргәнгә», киемсез, шәрә дә иде ул. «Синең күзләр кебек матур – зәңгәр», диләр иде, курчакка карап. Кыяфәтсез булганга гына түгел, җансыз, пыяла күзләре белән үзенекен чагыштыруларына ризасызлык белдерә иде ул чакта. Чөнки күзләре озак, авыр итеп ачыла, ачкач шакаеп карап тора иде. Факил үз сүзен әйткәндә, шул курчак күз алдына килде. Үзен шул курчак кебек хис итте. Күзләре дә курчакныкы кебек булды: йомды, авыр итеп ачты да:

– Беләсеңме, Факил, мин эмпат! – дигәнен үзе дә сизми калды. Күзләре шар кебек ачылган хәлдә Факилгә җансыз карап каттылар.

Хәбир пырхылдап көлеп җибәрде. Машаның зур күзләре тәгәрәп чыгардай булды. Аннан сүзнең төгәл мәгънәсенә төшенәсе килеп, күзләрен кыса төшеп, Зөлхәбирәгә төбәлде.

«Курчак», тулаем иңбашы белән йөзен игезәгенә борды:

– Хәбир! Мин сине ярты сүздән аңлыйм. Син импотент мәгънәсендә аңлап көлдең инде, әйеме?

– Ш-шулай д-диясең т-түгел-ме с-соң?

Маша, иренең сүзен ошатмыйча, терсәге белән төртте.

– Бик яхшы. Саф күңелле кеше шундый була. Башкаларның фикерен аңлап, хисләрен хөрмәт иткән кеше белән бик рәхәтләнеп тормыш корыр идем мин, – диде Факил.

Зөлхәбирә, еш-еш озын керфекләрен какты, үзен бик салкын тотты.

– Сез шулай уйлыйсыздыр бәлки. Ә мин сезнең белән бәхетле була алмыйм. Клубта унбиш ел эшләү дәверендә, сәхнәдә нинди генә рольгә кереп, нинди генә образ тудырмадым икән?! Ә чын тормышта теләсә нинди рольгә кереп уйный алмыйм. Аңлагыз, аны булдырыр сәләтем юк! Чөнки чын хисләрне алдый алмыйм. Ниндидер исәп-хисап белән тормыш кору миңа бик ят нәрсә. – Сүзләрнең һәр авазын җиренә җиткереп әйтергә тырышты. Хәтта бераз сәнгатьлерәк тә сөйләште бугай әле.

– Гафу итегез! Мария, миңа, сезне ялгызлыктан туеп, тормыш корырга хыяллануыгызны берничә тапкыр әйткәч, кайтырга тәвәккәлләгән идем. Әрсезлектә гаепли күрмәгез!

Маша тынычсызлана төшеп, Хәбиргә таба борылып, аннан яклау эзләде. Гамьсез Хәбир игътибар да итмәвен күреп, ачуы чыкты бугай: йөзе кызарды, борын яфраклары күбәләк канат кагынган сыман...

– Шулай дигән иде, ә хәзер башкача сөйләнә, – диде Маша.

Зөлхәбирә турыдан бәрде:

 – Ялганлап алып кайтканнар, Факил! Шуңа күрә мине гаепләү урынлы булмас. Биредә мине ирексезләп йорттан чыгару политикасы бара. Менә мин нинди начар! Чын йөзләрен фаш иттем хуҗаларның. Гафу итегез! – диде.

Факилнең йөзе канәгатьсез хәлдә катып калса, Маша тагын да ныграк кызарынды-бүртенде дә:

– Бу дөрес сүз түгел. Ышанма, Факил! – дип табын яныннан торып китте. Әче телле Маша әдәп саклый икән, димәк, бу кеше ни җитте кеше түгел дип уйлады Зөлхәбирә.

 – Сездән гафу сорамыйм, әмма кунак кешедән гафу итүен үтенәм һәм барыгыз белән дә саубуллашып, тыныч йокы теләп, үз тырышлыгым белән салып кергән бүлмәмә юнәләм.

Ничек итагатьле уйнала бу сәхнә рольләре! Әгәр шушы хәлләрне чын тормыш итсәң, нишләпләр бетәр иде икән Зөлхәбирә? Күз алдына китерергә дә куркыныч.

Йокы күлмәге сумкада иде. Тиз генә киде дә, юрганын башыннан каплап, урынына ятты.

Ни генә кичермәде ул бүген. Йа Аллам, көч бир яшәргә! Учлары белән йөзен каплады. Күзләренә орыну белән күз алмалары гәрәбәдәй яктылык сирпегән кебек булдылар. Гәрәбәләр?!. Юрганын селтәп ачып җибәрде, караңгылыкка күзен төбәп, гәрәбәләрне исенә алды. Әле берничә көн элек кенә алгы яктан үз бүлмәсенә күчергән иде. Сикереп торды да, җамаяктан гәрәбәләрне учына алып, тиз генә юрган астына чумды.

Әле ир белән хатын һаман әйткәләшә, кунак аларны тынычландыра иде. Зөлхәбирә бары Факил сүзләрен генә аермачык ишетте. Хәбирнекен янында торып аңласаң гына. Ә Маша өсте-өстенә әйтеп чәрелди иде. Ваемсыз кешедән дә җиңел яшәүче юк икән бит ул. Зөлхәбирә шулкадәр тыныч иде. Үзенә-үзе сөенде, шул ук вакытта сәерсенде дә. Әгәр кунак егет алдында читенсенмәсә, Зөлхәбирә, бер әзерлексез бу рольләрне җиренә җиткереп башкара алганына хәтта тантана итәр иде кебек.

Дәвамы бар.

"КУ" 10, 2020

 Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев