Зәңгәр кыңгыраулар (романның дәвамы)

Романны башыннан монда басып укырга мөмкин.

Кирәкме син?

Зөлхәбирә эштән киткәннән соң беренче тапкыр үзәк урамга чыкты. Мәдәният йорты буен урады. Иртә язда Рамил белән, известькә сары төс кушып, җайланмадан сиптереп, төсен яңартып җибәрәләр, нигезен куерак төс белән буйыйлар иде. Кояш кебек булды бу дип куана иде Зөлхәбирә. Бина «сизрәгән күлмәге» белән бик моңсу утыра кебек тоелды аңа. Мәктәпкә Зилә янына сугылды. Барлык эшләрен читкә куеп, җылы кабул итте. Кешелекле кеше, нинди генә вазифа башкарса да, якыннарына вакыт таба. Күңел ризалыгы кичерде Зөлхәбирә. «Бер минут вакыт юк!» дигән җөмләне эш урынында ничә тапкырлар ишетте икән ул үз гомерендә. Хәлләрен кат-кат сораса да, ул өйдәге хәлләрнең барын да Зиләгә белдертмәде. «Бик күрәселәре килеп тормый инде», – дип кенә әйтеп куйды.

– Күпләрнең кеше күрәсе килми, Зөлхәбирә. Хөсетлек көчле. Китсәм, шушы коллективта кемнәр шатлана-шатлана алкышлап калачагын яхшы беләм. Әмма мин шушы вазифамда үземә йөкләмә алганмын икән, үтәргә тиешмен. Беркемгә дә үпкәм юк. Һәркемнең бу дөньяда үз юлы, куйган максаты бар. Минеке мәгариф булса, синеке мәдәният иде. Икебез дә шушы авыл халкы өчен хезмәт иттек. Кемнең хезмәт юлы кайчан тәмамлана – бер Алла гына белә. Борчылма, син үзеңнән якты эз калдырдың, дускаем. Горурланырлыгың бар! Син киттең – Балантау мәдәнияте җан тәслим кылды. Ә бит күпчелек, Суфияның кызган ташына хуплаулар сибеп, куана-куана каты итеп кул чапканнар иде. Ясин чыкты Суфия. Күргән кеше күрде – авыл сәнгатен бары син тотып тора идең. Горурланып йөр! Бик бирештең, дускаем.

– Булган – беткән. Пәрдә төште. Мәгълүм рус халык әкияте ахырындагы кебек: «И я была, мёд пила...» дигәндәй, мәдәнияттә мин дә булдым, татлы балын мин дә тәмләдем. Татлы дигәнем дә ачы, агулы булып чыкты... Эшне генә түгел, сәламәтлекне дә югалттым шул, Зилә. Ә югалтулар...

– Синең колагың начар ишетә, башка берәү башкача тилмерә... Тауга карап, тау булып булмый дигән гыйбарәне ишеткәнең бар бит инде... Ризалашырга, авырлыкларга түзәргә туры килә. Син үзең генә дип уйлыйсың... Минем дә аякның сөягенә тимер беркетергә әйтәләр. Икеләнеп торам. Күп акча кирәк. Борчый. Операция ясатмас идем, тагын да начаррак булу ихтималы бар...

Зөлхәбирә гыйбрәтләнеп, Балантау буйларын әйләнеп, Чишмәсу юлы буйлап урап, тынычланып кайтты.

Зөлхәбирә өенә уйланып, сабак алып, бераз күңел күтәренкелеге белән кайтып керде. Баздан пешереп куйган баланын алып менде. Шундый әйбәт сакланган. Бертөрле җиңеллек белән җитез генә балан пирогы пешереп алды. Алгы як ишек ябык иде. Тукта, Зөлхәбирә! Бергә яшисе! Талашып, ни үзгәртәсең?! Чәйгә чакырыйм! Ишекне җиңелчә шакыды. Колакларын сагайтып тыңлады. Бер аваз да ишетелмәде. Әкрен генә ачты. Ишек ачуы белән авызы да, күзләре дә ныграк ачылды. Маша икона каршында иде...

Әйтерсең, колак төбендә чәйнек кайный. Аны сүндерүче юк. Ул бертуктаусыз сызгырып кайный. Ә юк, ул кайнап утыручы чәйнек түгел, ул Зөлхәбирәнең колагы чыңлый икән... Абау! Уяу! Зөлхәбирәне калтыравык биләде.

– Хәбир! Мин китәм! – Зөлхәбирәнең бите күзгә таба тартыша.

Хәбир башта, коточкыч кыяфәткә кергән туганын күреп, җитез генә торып утырды. Аннан эшнең нидә икәнен аңлап, үзен эрерәк тотарга тырышып, торып басты һәм аңламаган кыяфәт ясап кабатлап сорады:

– К-китәм? К-ка-кая?!

Өй түреннән, икона тарафыннан әүвәл шат көлү авазы яңгырады:

– Хәбирчик! Кияүгә китә, ещё кая?

Зөлхәбирә Машага җан рәнҗүе белән әрнеп карады һәм шул мизгелдә күңеленә ургылып кергән нәфрәт белән:

– Сиңа түгел, Хәбиргә әйттем! – диде.

– Ну и что? То мин җавап бирәм, то ул – барыбер түгелме? Без бит икебез бербөтен!

Зөлхәбирә белә! Моның ише белән сүз ишәйтә торган түгел! Ул газиз туганына, соңгы өметләрен баглап, ялварулы караш белән карап тора. Китүен тели?! Зөлхәбирә яхшы аңлый: эндәшмәү шуны аңлата. Хәбир, ул көткәнчә генә эшләмәде шул, башта күлмәк изүен аерды, аннан шәрә күкрәген төя-төя әйтеп салды:

 – К-кит! М-мин-дә б-бер г-генә йө-йөрәк! О-о-лак б-бе-бер җ-җ-җиргә! Т-туй-туйдырдыгыз! Я-яшәргә т-тынычлык юк!

Зөлхәбирә, Хәбирнең җан ачуы белән әйтелгән бу сүзеннән түгел, үзеннән куркып, аш-су бүлмәсенә чыкты. Ун ел мәктәптә бер партада утырып, бер йортта кырык ел яшәп бу кадәр түгел, игезәгенең аз гына да тавыш күтәргәнен, гайре табигый булмаган гамәл кылганын һич тә күргәне булмады аның. Хәбир дә, Маша да аңа иярделәр. Әйтерсең, кунак озаталар. Зөлхәбирә, рәнҗүле карашын төбәп, бертуганы йөзеннән ниндидер сыйфатлар эзләде. Ә аның чыраенда аз гына да шәфкать юк – ваемсыз кешенеке сыман җансызлык. Шул ук вакытта тирән яралы ерткыч кебек гаҗиз дә... Яхшы белә Зөлхәбирә, игезәге киеренке хәлдә, шуңа каты тотлыга да.

– Китәм, дия генә, китми ул! Хәбир! Китәм дигәндә, китәсе җиренә илтеп кайт, бар! Аха-ха...

Таш багана булып, идән уртасында Зөлхәбирә Хәбиргә карап басып тора. Сыны гына түгел, күңеле дә таш. Тоташ таштан торганга – хәрәкәтсез. Бары күз яшенә манчылган керфекләре калтырый, ара-тирә бите тартыша, үзе генә сизгәнчә күз алмасы селкенә.

 – Т-туйдырдыгыз с-сез м-мине! Ту-туган-нан бе-бирле б-б-бер р-рәхәт к-күргән юк! – Игезәк сыңары янында гына торган урындыкка типте. Маша куркуыннан чыелдап кычкырып җибәрде. Урындык стенага бәрелеп, кире идән уртасына атылды. Өстәлдә суынып та бетмәгән балан бәлеше. Ризыкның хуш исе аш-су бүлмәсеннән өйгә таралган. Утырыгыз, дигән сыман күзләрне иркәли. Әйе, бу йортта аш өстәле астында гел өч кенә урындык булды. Шул өчтән артмады, кимемәде дә. Һәркем үзенекенә утырды. Маша килгәч, әниләренеке аңа булды. «Кирәкме син монда, Зөлхәбирә?» «Таш сын»га җан керде. Күкрәктә нәрсәдер сулык-сулык килде. Аннан әрни башлады. «Кит, Зөлхәбирә!!!» – диде эчке аваз.

Ул төз гәүдәсен аз гына да йомшартмыйча кырт борылды. Элгечтән җиңелчә курткасын кулына алды да, ишекне киң итеп ачып, чыгып китте. Капкадан да чыкты. Тик кая барырга соң? Кая?! Капка баганасына сөялде. Әкият дөньясы түгел шул бу. Гөлчәчәкне абыйсы урманга илткән... Аның җиңгәсе әйбәт булган бугай. Зөлхәбирә, капка баганасына сөялеп, әкият искә төшерергә теләмәгән иде. Яшен тизлегендәге уйларны иярләп бетереп буламы диген?! Әйе шул, әкиятләрдә урманга китәләр... Бәхетсез язмышлылар... Әкият булса ни бу тормыш, чын булса ни – кит! Баланлы тау чытырманлыгына! Бөтенләй югалсаң да, таман гына! Зөлхәбирәне акылы түгел, ниндидер хис иярләп йөртә. Чарасызлык хисе! Мәгънәсез хис! Нәфрәт, әрнү, кимсенү, үртәлү, бергә укмашып, акылны чорнаган, җен өермәсе кебек чамасыз хисчән уйлар әйләнә дә әйләнә. Чү, ярсый төшеп, кызулап атлап китте түгелме? Зөлхәбирә чабулый, Зөлхәбирә йөгерә, йөгерә... Чишмәсу ярына килеп җиткән... Кояш баешына карап йөгерә.«Кирәкме син?..» Кайтавазмы бу, кайта-кайта, колак төбендә зыңлаган тавышларга кушылып туктаусыз яңгырый?! Шул сорауга җавапны эзләп йөреше бәхетсез җанның! «Кояш тау артына качмакчы... Мин дә шунда тәгәримче?!.» Йөгерә дә тукталып кала, йөгерә дә кабат туктала.

– Ни ди? Туганнан бирле рәхәт күргән юк, диме? Син туганда мин дә туган!! Син күргән кыенлыкны, хәсрәт ачысын мин дә татыган... – Үпкә-сапкалы уйлар әрепләшә, аңы туктаусыз Хәбир белән әйткәләшә: – Мин нинди рәхәт күрдем соң?! – дип, изү аермыйм лабаса...

Зөлхәбирә туктап калды. Каршында – Баланлы тау. Мең дә беренче мәртәбә үз-үзенә сорау бирде:

– Кирәкме ми-и-н?..

Тауның чияле итәге чамасыз киң иде. Моңарчы күп вакыт төшенке тавыш белән сөйләшкән Зөлхәбирәнең, йөрәк әрнүе дә кушылганга, тавышының көчле чыгуы булдымы, әллә аваз салырга комачаулаучы киртәләр табигать кочагында булмагангамы – авазы яңгырап еракларга, җил уңае белән Баланлы тауга таба китте. Әмма җиһаннан көтелгән җавап кайтмады. Зөлхәбирә, ике кулы белән күлмәк изүенә ябышты. Әйтерсең, җавапны шуннан йолкып ала:

– Кирәкме син бу дөньяга-а? – Тавышы ачыргаланып, күкрәк түреннән чыкты. Зөлхәбирә дөньясы монда да туктаусыз җил кебек гүелдәде, кыңгырау сыман чыңлады, елан булып ысылдады:

– У-ү-ү-ф-ф-ф-ч-ч-ч-сь-ш-ш, щ-ц-с-с-с...

Ул, җавап көтеп, озак кына Баланлы тауга карап торды. Кояш баешында кызарып киткән тау бите күңелен алгысытты. Әмма ул бу хәлләрдән чыгу әмәлен тапмагач, нишләгәнен дә аңламастан, күзләрен тауга төбәп, тагын йөгереп китте.

И-и, акылсыз түгел лә, белә! Тауга табан чапмыйлар, ашыкмыйча җай белән менәләр. Юк, Зөлхәбирә бара икән – барлык мөмкинлекләрен эшкә җигеп, алга бара, юк икән – юк! Биеклектән шүрләп тауларны урап уза торган түгел шул, ул түгел...

Күңелдән китмәвеме, кайтаваз сыман һаман бер җөмлә әйләнә дә кайта.

Шушы сорауга җавап таба алмавыннан гаҗизләнә, үзен белештермәс дәрәҗәдә йөгерергә мәҗбүр итә Зөлхәбирәне.

Яшел үлән каплаган алдавыч чокырларга төшеп, тигез җирдән күтәрелеп торган ташлы каты түмгәкләргә сөрлегеп, тигезлеген югалтты; үскән чия куакларының бөгелмәс карт ботаклары киемнәрен йолкып алды, кырык яше тулганда да әле беркем кагылмаган саф тәнен тырнап, җәрәхәтләде. Күлмәге ерткалануны түгел, тәне сыдырылуны да тоймады Зөлхәбирә. Бар вөҗүден үзен кирәксез тою хисе биләгән...

Тау итәге сөзәк. Сөзәк булса да, үргә каршы йөгерү җиңел түгел. Тауга таба чапкан саен сорауга җавабы да, әрнүле аваз булып, тау итәгеннән аска тәгәри сыман:

– Кирәкме син! Беркемгә дә кирәкмисең!

Сулуы капты, тавышы гырылдап чыга, ләкин туктыйсы килми. Чарасызлык аңлаешсыз гамәлгә әйди. Ник йөгерә? Ник? Кая йөгерә? Белми. Ул бары үртәлүдән җаны үрсәләнүен белә.

Йөгерү дигәннән, мәрхүмә әнисе кызының җитез атлап йөрүен, ара-тирә чабулап ашыгуын өнәми иде. Уенын-чынын бергә кушып, орыша иде: «Мәктәпкә баруыңны артыңнан карап калам. Хәбир малайлар белән салмак кына атлый. Ә син җигелгән байталга ияргән тай кебек нигә чабулыйсың, матур гына атла-а!»

Матур гына атлап яшәп булмады шул, әни! Бик иртә аерып, бакыйлыкка күчтең. Өйрәнмәгән килеш тәртә арасына керттең. Син түгел! Син түгел, язмыш шулай итте!

«Һи, әни! Син минем клубка эшкә баруны күрмәдең. Сәхнәдән халык күңеленә ирештерәсе иҗади бөек омтылышлар җирдән йөртмәде... Исән булып, йөгерә-чаба эшләгәнемне күрсәң, тагы орышыр идең. Барын да аңлаучан әни булсаң да, мәдәният дигән серле дөньяны син дә аңламас идең...»

Зөлхәбирә алагаем зур ташка абынып егылды. Күкрәк турысы ташка бәрелде булса кирәк – мизгел эчендә авырту тойгысы күңелен биләде. Авырткан җирен кулы белән ныклап кысып тотты. Йөрәк дөп-дөп тибә. Күңел әрнүенә авырту газабы кушылды. Аңын уятып, башына «нишләвем бу?» дигән уй йөгерде. Күкрәген учы белән тотып, җиргә җайлап утырды. Кичке эңгер төшсә дә, үрдән авыл яхшы күренә.

Ничек кайтып керәсең ди анда?! Бу үзәнлектә кеше күңелендә миңа урын юктыр! Акрын гына борылып, Баланлы тауга карап басты. Тауга менеп, моңарчы әллә ничә тапкыр күңелдән сөйләшкән Ходай белән кара-каршы очрашасы килде. Әйе шул, нәни чагында әнисе аңа: «Аллаһы Тәгалә галәмдә, кайдадыр – күкләрдә ул!» – дигәч, алайса нигә күренми дип аптырата иде. Башка аптыратмасын диптер: «Тау каплап тора аны, кызым, ләкин ул безне күрә, без генә аны күрмибез!» – дия иде. Төннәрен, тәрәзәдән күренгән шул тауга менеп Ходайның үзен күрәсе килеп, йокламыйча ятканы күп булды Зөлхәбирәнең. Кечкенәдән шундый хыялый иде, үзе кечкенә булса да, хыяллары зур иде. Ә аннан, аннан үсте, аңлады... Зөлхәбирә әнә шул чакларын искә алып, киң итеп сулап куйды. Нык фикергә килде:

– Тау башына менәргә!!! Якынрак торып, Үзеннән сорарга! Кирәксез булсам, үз хозурына алуын үтенергә!..

Инде ул йөгереп менми, ныклы адымнар белән, ашыкмыйча, максатына таба бара. Караңгы төште. Кояшны офык кызыллыгын алган тау башы алыштырды. Кояш баюы аны куркытмады, киресенчә, бу уе максатына көч бирде.

Баланлы тау түбәсенә таба гына текә, ә тулаем сөзәк ул. Шуңа да туры тотты юлны. Кайда зуррак үләннәргә тотынып, кайда үрмәләп күтәрелде. Аңын ярсу көч биләгән. Каян атлавы да, кая баруы да мөһим түгел аңа. Авыр иде, әмма ниятеннән кайтмады, кире борылырга бөтенләй дә уйламады.

Чү! Бу, бу бит – Яшьлек аланы! Шул! Әйтәм аны атлавы җиңелрәк сыман – тигезлек икән бит. Күңеленә рәхәт җиңеллек килде – туктап калды. Яшьлек аланына кул сузымы ара калган...

Зөлхәбирәнең күңеленә тынычлык иңде. Әрнүе басылды. Тик максатыннан кире кайтмады. Ул Хак Тәгаләдән теләген сорарга тиеш! Тиеш! Юк, ул бернинди хилафлык эшләмәячәк. Балачактан омтылган үргә үрмәләп булса да бүген менә, бүген сорый, бүген җавап таба! Югыйсә, артыннан ияргән теге сорау өзлексез бимазалый.

Караңгылыкка ияләнсә дә, ярсыну кимегәч, шомлырак була бара иде. Тау күлмәгенең бала итәге тигезлек сыман бер яссылыкта җәелеп ята. Шуңа да. Менә шушы яссылыкка элек яшьләр уенга менгәннәр. Яшьлек аланы дип йөрткәннәр аны. Әле Зөлхәбирәләр яшьлегендә дә еш менәләр иде монда. Хәзер инде яшьләр чит җирләрдә ял итәләр. Смартфон, планшет заманында, кемдер Баланлы тауны төшереп элгәнне социаль челтәрләрдән карап кына да ләззәтләнергә мөмкин. Зөлхәбирә дә телефоныннан карый. Телефон? – Зөлхәбирә кесәләрен капшады. Тәсбих килеп чыкты. Ах, мин бит телефонны өйдә өстәл өстенә куйган идем... Ә нигә кирәк ул? Кем кирәксенеп шалтыратсын, кем язсын миңа? Кемнең кадерлесе соң мин?..

Уйлар, уйлар... Ярый ла үткәннәрне яңартып уйларга, хәтергә алып ләззәтләнергә була! Әнә шушында Минвәли, яратуын телдән әйтеп, нык итеп кочаклаган иде. Элек, тере-җанлы аралашуларны интернет кысрыкламаганда, Балантау авылының һәр гашыйк егет-кызлары яратуларын шушында белдергәннәр, иңгә-иң куеп, матур киләчәккә план корганнар. Тауның иң өстендә үскән юкәләр, карт наратлар, бердәнбер каен – өлкән яшьтәге элекке гашыйкларның ихлас кочаклашуларын, тәүге үбешүләрен әле дә хәтерендә саклыйдыр. Зөлхәбирә Яшьлек аланына Минвәли белән кулга-кул тотынышып менгәнен һич онытмас. Айлы кичтә, яшьлек таңында бит ул!.. Әйе, Зөлхәбирәнең яшьлеге таң кебек тыйнак кына чәчәк атты да, саф сөюне тоеп, кояш кебек күңел түренә күтәрелде. Кайда гына булса да, айлы кичләр кебек серле итеп үзенә ымсындырды. Һәм... шулай гел күңел җылытасы мәхәббәт, көзге пыскак яңгырлы көннең кояшы сыман кара болытлар артына посты. Яшьлек дәрте сүнде, хурландырып ярсытты, юрган асларында шыңшытып елатты... Минвәли, аны калдырып, Суфияга өйләнгәннән соң аның күңелендә гаилә учагы кабызырлык кояш кабынмады. Бу аланга яшьләр, парлылар гына менгәнгә, бу сукмак аның өчен ябык булды. Хәер, ул гынамыни, Зөлхәбирә өчен күп ишекләр ябылды. Ялгызлар өчен күп юллар бикле бит. Гайбәт дигән камчы сызып кына тора: һәр ялгыш адымны, һәр караңгы почмакны шымчылык итүче, һәр кыек юлны күзәтеп торучылар бар бу дөньяда. Аптырарсың, Раббының ялгызак итеп бар иткән аен, күкнең кайсы ягында ялтырап күренсә дә, гаеп табып карамыйбыз ласа!..

 «Ялгызым ай яктысында сукмак таба алырмынмы?» дигән сыман озаклап, алга таба карап торды кыз. Курыкмады, ул бер Раббысына ышана, аңа таба ашкына! Аланның сул ягыннан үргә сукмак күтәрелергә тиеш. Бераз атлагач, чамалау өчен башын югары күтәреп, тауга карады. Монда әрәмәлек киңәйгән икән шул. Таба алырмынмы? Зөлхәбирә арырак атлады һәм... аяклары бушлыкка төшә сыман тоелды. Шулкадәр тиз булды: гәүдә нидер аша үтте, суырылып, караңгылыкка арты белән төшеп утырды. Мизгел эчендә «үлүем шушы» дигән уй йөгереп узды. Котчыкмалы куркыныч хәл иде бу. Акылдан язарлык! Аңын югалтмады, әмма берни аңларлык түгел иде. Йөрәге чыгам-чыгам дип тибә. «Үлдем?!.» – шулай дип уйлады. Шөкер, куллары җирне тойды. Мин исән!.. Тирә-як дөм караңгы, күзләр берни күрми.

– Ниятемне белдең, газиз Раббым, тау башына интегеп менеп торма дидеңме? Их!.. – Зөлхәбирә кычкырып еларга кереште. Куркып, калтыранып озак елады. Һәр нәрсәнең, елауның да ахыры бар. Тирә-якка каранды. Шәйләнә иде инде – тирә-як балчык стена. «Каберем шушы була микәнни? Башта җаным чыгып күккә ашарга, аннан соң гына кабергә иңдерергә тиешләр иде бугай. Укыганы бар: сорау алырга тиешләр...»

Зөлхәбирә берни аңламый иде. Тилемсә сыман башына нинди уй килсә, шуның озаклап асылына төшенеп утыра. Монда беркем юк, сорау да алмыйлар...

Абау! Чүпрәк?.. Калын... Матрас? Күзләре караңгылыкка тәмам ияләшә бара иде. Аксыл сырлы-сырлы матрас булуын чамалады Зөлхәбирә. Курку җиңелә төште. Дөньялыктан китеп бетмәгәнмен... Зөлхәбирә башын күтәрде. Өстә, ниндидер түгәрәк сыман тишектән зәңгәр күк һәм сыңар йолдыз күренә иде. Сулышы иркенәйде, күңеленә куаныч керде. Озак кына шуңа карап утырды. Кара! Үлгәч, тыпырчынмыйсың, килешәсең икән. Ә без үлемнән куркып йөрибез – куркасы түгел икән. Нәрсә булды соң әле бу?! Китеп бетмәдем микәнни? Баш очымда бүрек кадәр уентыктан дөнья авызы ачылган да, якты дөнья күреп туймаган булсаң, күр дия төсле. Күреп туймадым шул. Авыр булса да, яшисем килә! Бәлки бу уентыкны Ходай «яшәсен, көрәшсен» дип, үзе уйгандыр? Зөлхәбирә торып басты. Ай! Аның бөтен тәне авырта икән бит. Ә арт сан бигрәк тә нык авырта. Куллары белән капшап барды. Әйе, бу җир асты, кабер. Тик ник басып була, нигә шул кадәр зур соң бу? Аңын ярып, тауга менүе, сукмак эзләве, сулга киткәндә аяк астындагы бушлыкка таба төшүе исенә төште. Мизгел эчендә үзенең дөньялыкта булуын аңлады. Кабат уентыкка карады. Китек ай яктысында салынкы чуклы каен ботагы чайкалуын күрде. Мизгел эчендә классташ егетләр казыган штаб булуы, барысы бергә җыелып «Яшьлек» аланына килүләре, казылган баз өстенә төз агачларны буе белән тыгызлап янәшә тезеп салулары, кызларның агач ботаклары, мүк, төрле үлән җыеп, шул агачлар өстенә җәюләре, аның өстенә туфрак салып таптаулары – бары да күз алдыннан үтте. Йөрәк тигезрәк тибә башлады. Тән авыртуларын оныта төште. Шатланырга да, борчылырга да белмәде. Егерме ел элек казылган баз димәссең, монда кеше эзе бар лабаса: урын-җиргә туфрак коелмаган, стеналары ишелмәгән. Йа Хода, кемнәрнеңдер күрешү ятагына әверелгән ич бу!

Уйлар дөньясын гизә торгач, күзләр караңгылыкка ияләнгәч, каршы як стенада ялтыравык нәрсәләр шәйләде. Авырлык белән торып кулы белән капшады. Чү! Гирляндалар... Тукталып, аңын үткерләде. Саташмыйммы? Кабат тотып карады. Дугалап берничә агач таякка эленгән. Җир астындагы «йолдызлы дөнья» кору кемгә кирәк булган? Ә ничек яна? Һич аңламады. Капшый торгач, йомры пыяла – затлы коньяк шешәсе булса, тигез шома нәрсә ноутбук булып чыкты. Кемдер монда яши микәнни? Алайса ничек менә дә ничек төшә икән? Ул эзләнә башлады. Балчык стенага терәлеп торган нәрсә – агач баскыч булып чыкты. И, Аллам, монда юньле кеше төшеп йөрмәс, мен тизрәк, үтереп китәр, йә мыскыл итәр. Йә, Аллам! Зөлхәбирә күңеленә чын курку керде. Каударланып менә башлады. Баскыч өч кенә басмалы. Беренчесенә баскач ук башы нигәдер тиде. Кулы белән өске катламны этте. Тик күк капусы ачылмады. Әйбер белән бастырылган микәнни? Кул-аяклар, күкрәк авызы, уң як янбашы авырта. Басып торып булмый, ул кире төште. Төшкән урынга килде. Уентыкта бер йолдыз җемелди. Озаклап карап торды. Ае кайда йөри икән? Нинди матур син, дөнья! Шул дөньяны көннәрдән бер көн үз ихтыярың белән ташлап кит инде. Нинди мәгънәсезлек! Башын чөеп карый торгач, муены арыды. Баз тар тоелды. Күкрәк торган саен ныграк авырта. Озак басып торып булмый. Тезләнде. Чарасызлыктан, йә, Аллам дип, йөзтүбән матраска капланды. Әнисе исенә төште. Берчак намаз өйрәнеп маташкан иде бит ул. Әнә шулай сәҗдәгә китә иде. Иреннәрен генә кыймылдатып, башта менә шулай уң якка, аннан менә шулай сул якка башын борып, фәрештәләргә сәлам бирә иде... Фәрештәләр?! Кайда сез?! Бар бит сез!.. И-и Аллам, меңгер мине моннан, ярдәм ит! Зөлхәбирә, ике кулын күтәреп, инәлеп сорады. Тәгәрәште генә күз яшьләре. Тавышсыз гына елап җибәрде. Аркасы белән балчыкка сөялде. Стена салкын, уйлар да салкын иде. Тормышта очраклылык булмавына күптән инанды инде ул. Нишләп була? Ничек менә алам? Әллә шушында каламмы? Куркыныч!..

Чарасызлыктан үлемгә таба ашкынып йөгергәндә, тукта, сабыр ит, дип, Ходай мине тереләй кабер газабына төшерде. Дөнья газабыннан котыласым килгән иде шул. Күккә күтәрелеп, җанымны ал дияргә өлгермәдем, күккә ашмаган килеш – җаным-тәнем белән бергә иң әүвәл кабергә төштем. Исән килеш төштем! Моның ние куркыныч соң? Мин бит кешеләр арасында йөргәндә дә күзгә күренмәс үтә күренмәле идем. Һич уйламаганда,«Человек-невидимка» киносы исенә төште. Клубта ак чүпрәк экранда ничә карадылар икән? Тирән гыйбрәт, хикмәти әхлак-тәрбия мәдәният-сәнгатьтә инде! Тик асылы һәркемгә аңлашыламы икән? Тирән мәгънәле шигырьләре дөнья күргән саен үзенең тәмам үтә күренмәле кешегә әйләнүеңә гаҗизләнде ул. Хөсетлек бәндәнең кешелеклеген суыра икән. Күңел күзе пычранган саен дөньяның яктылыгын, матурлыгын каплый икән. Шушы дөньяны ямьлисе килеп, күңел җылысын салганнарны яратмау хисе белән күңел шыплап тула икән. Шуның белән җирне – яхшылыктан, кешелек дөньясын – игелектән, күкне сафлыктан мәхрүм итәбез икән. Их, инсан! Нинди аерма бар, бу караңгы чокыр белән якты дөнья арасында? Һәркем үз күңеленнән чыгып дөньяга бага икән. Кем өчендер бу дөнья шулкадәр кара төсләрдә һәм шушы чокыр кебек тар, ахры. Ә кояш ул – һәр җан иясенә дә тигез карый, ник язмышлар тигезсез, төрледән-төрле?!.

Кирәкме син, Зөлхәбирә? Бу сорауның җавабы табылды түгелме:

– Мин бит үземә үзем кирәк! Якты дөньяга, нинди булуыма карамастан, яшәргә килгәнмен. Юк, мин яшәп туймадым! Мин үземә үзем кирәк! Минем әле бу дөньяны сафлыкка чакыручы күп шигырьләр, җырлар иҗат итәсем бар! Күңел дөньясын нурландырган пьесалар язасым бар! – Ул ашыга-ашыга, һәрчак кесәсендә йөрткән тәсбихен кулына алырга теләде. Караңгы төннәр юлдашы – монда да аның күңелен яктыртырга тиеш. Тик гәрәбә-тәсбих дүрт кесәсенең берсендә дә юк иде. «Их, төшеп калды микәнни?» – дип, аяк астына карады – яктылык күрмәде, куллары белән җирне капшады – тоймады. Зөлхәбирә, күңелсезләнеп, стенага сөялеп утырды.

– Караңгылыктан җаның куырылып, үзең дистә еллар яктырткан мәдәнияттә кирәксез булып калганда сиңа яшәү көче каян үрләде? Әлбәттә, китаптан. Матур әдәбияттан лабаса! Мәдәнияттә рухиятемә яктылык киселгәч, җир йөзендәге тагын бер яктылыкка – шигърияткә үрелдем. Үрелеп кенә калмадым... Интернет аша кешеләргә яктылык чәчтем. Үзем дә җылындым, кешелек дөньясын да сафландырдым. И, Аллам, шөкер сиңа! Мин бит кирәкле кеше икәнмен. Кичер көфер уйларым өчен! Кимсенүдән – чарасызлыгым, читтән җылы караш эзләвем булган ул! Читтән эзләү зур ялгышлык булуын белә дә идем бит... Их, ялгышабыз да соң! Чиксез яктылыкка омтылып, дөньяга иңгән беренче китап – Коръәнне кулыма алып, үз телемдә укып чыга алдым, ә үзем барыбер ялгыштым. И, Раббым! Аны укыгач, әнием гәрәбәсен учыма алудан да ныграк карашым яктырган иде, үзем тынычланган да идем. Пәйгамбәр юлын аңлаган хәлдә дә, үртәлеп, ялгыштым. Бик ялгыштым. Зөлхәбирә, башын күтәреп, уентыктан күккә карап, үзен битәрләде...

Кинәт җир өстендә өн ишетелде. Әллә тоелды гынамы дип, Зөлхәбирә күзләрен чытырдатып йомды, бөтен булмышы белән тыңларга кереште.

– Йә инде, сабыр ит әле. Кирәк-ми-и!

Дөрес ишетте! «Кирәкми?!» Хатын-кыз тавышы!

 Зөлхәбирә югалып калды, бер калкынды, бер утырды.

– Нәрсә, кирәкми дигән буласың? – ир-ат тавышы!

Яңгыравык көлү ишетелде. Яшь кыз көлүе! Зөлхәбирәнең йөрәге канатланды. Сикереп торды, бер адым атлады һәм нигәдер басылды: чытырт иткән тавыш чыкты. Зөлхәбирә буш пластик шешәгә басуын аңлады.

 – Ай-й! – дип чыраулап кычкырды кыз. – Нәрсәдер чытырдады анда...

Баз тоткыны куырылып килде. Тын алырга куркып, һәр авазны йотардай булып, тыңларга кереште. Өстә дә тынлык урнашкан иде. Бераздан:

– Коры ботакка бастым бугай мин, курыкма! – диде егет.

– Уф, шулай дисәң генә.

Кыз барыбер нидәндер шикләнә иде. Телефоны белән тирә-якны яктыртты. Җирдә бер сөям озынлыкта аксыл яктылык шәйләде. Иелеп алды. Табылдыкны телефоны белән яктыртты.

– Әй, карале нинди роскошь.

Егет тә гәрәбәләрне кулына тотып, капшап, бармаклары аша шудырды.

 – Чугы да бар очында. Кыска тәсбих ич бу! Әбинең дә бар иде. Син әйтмешли, затлы нәрсә бу. Тәсбихлы бабайлар да бу тирәдә йөри микәнни, аха-ха... Мә, сал кесәңә, кире ыргытырга ярамас, изге нәрсә.

– Хаҗәт иде! Алтын цепочка бүләк итәм дидең, онытма!

– Әйттем бит, булыр! – Егет табылдыкны кесәсенә шудырдып, кызны үбәргә үрелде.

– Кара әле, нигә син шалашны гына рәтләмәдең? Иштеләр дидең дә яңадан кораштырасың килмәде. Штабта барыбер куркыныч! Үрмәкүчле баз бит инде ул, ни дисәң дә...

– Мин булганда, курыкма син! Дөресрәге, без икәү булганда, бер чокырда да куркыч түгел. Безнең яратышуга алар, үзләре үк куркышып, почмакка посалар.

Ихахайлап көлделәр дә тагын тындылар.

– Ух! Шәпски үбешәсең син! Тукта, тагын бер генә!

Тынлык... Зөлхәбирә салкын җиргә терәлгән килеш кызу ут өстендә яна. Шыбыр тиргә батты. Тәмуг?! Зөлхәбирә оялу газабы кичерде.

 – М-м, йә, булды! Нигә каршы тора алмыйм икән мин сиңа? – Кыз дорфа гына егетне үзеннән этә төште.

– Яратасың, Софья, яратасың!

– Софья түгел, Сафия дип, матур итеп әйт!

– Софья матуррак яңгырый. Шушы төннәр өчен мин көннәр озын төн көтәм, кая басканымны белми, ашыгам, Софья, әй, Сафия... Әйдә, төшәбез, түземем бетте. Анда сюрприз! Шалашта каты дидең, базда пычрак дидең. Матрас алып килеп төшердем, көндез.

Зөлхәбирә өнсез калды. Үлсәң, яхшырак иде бит!

Егет кызны баз авызына таба әйдәде. Башка чакта җитез генә төшкән кыз, бу юлы үзе дә аңламаган ниндидер көч тәэсирендә, базга төшәргә базмыйча, таптана иде. Зөлхәбирә оятыннан кызарды. Төшмәгез дип кычкырасы микәнни? Тукта, аның монда булуын авыл халкына җиткерсәләр, анасы Суфия, кырык төргә әйләндереп, кеше көлкесе ясаячак. Тоткын ике ут арасында бәргәләнде. Йа Хода, каян төшә соң болар монда, һич аңлашылмый.

– Төшкәндә яктыртып торырсың!

– Каниш! Китеп тор кырыйгарак! Люкны шудырам. Белсәң! Безнең бүгенге төн серле булачак! Матрасны гына әйттем. Анда шәпский интерьер. Иске ноутбук та ята анда. – Егет телефонын алырга теләп әле бер, әле икенче кесәсен капшады.

 – Ноутбук? Юләр!..

– Читләрне дә карыйбыз!

Яңгыравык көлү бу чокырны каберлектән аеручы бер дөньяви шатлык иде. Тик бу көлүдә пычраклык, сантыйлык сытылып чыга. Зөлхәбирәнең барлык самими күзәнәкләре дөньялыкка кайтты. Кешеләр арасында яшисең икән, хәйләсез булма! Шунсыз берни хәл итеп булмый. Оят, имеш... Кемгә оят, әй, Зөлхәбирә! Кирәкмәс җирдә, икәве генә күрергә тиеш булган урында үзеңне өченче дип күрдең дә гөнаһлы кеше сыман кызардың! Гөнаһ! Әйе! Болар бит никахсыз! Зөлхәбирәнең битләреннән бөрчек-бөрчек тир ага...

 Йә, Алла! Адәм белән Һава заманында күкләрдә башкарылган бу гамәл. Шуның өчен гөнаһлы булып, җиргә төшерелгәннәр. Нигә җир астына да төшәлә-ә-р?! Адәм баласына җир йөзендәге никахлы хак ләззәт кенә җитми микәнни? Йә, Аллам! Гөнаһлыларның гөнаһына шаһит булып торыргамы? Зөлхәбирә күңеленә чамасыз ачу, ныклык килеп керде. Ул, үзе дә аңламастан, баскычка килеп тотынды. Шул мәлдә баз авызы кадәр ай яктысы – күк йөзе күренде.

– Софья! Карале, кесәдә телефон юк бит, төшеп калганмыни соң ә-ә?

– Кесәңдә идеме?

– Әйе!

Зөлхәбирә, ни булса шул була дип, баскычны үзенә таба тартты. Ул җиңел генә урыныннан кузгалды. Күңелгә сөенеч тулды, күтәреп, кырыйга алып куйды һәм кабат ялгыш пластик шешәгә басты.

Тынлыкны ачыргаланып кычкыру һәм шап-шап килгән аяк тавышлары ярды. Аңлады Зөлхәбирә! Болар бирегә башка килмәячәкләр иде. Зөлхәбирә, баскычны куеп, баз авызыннан дөнья авызына күтәрелде. Тынчу баздан чыгу белән, йотылып, салкынча саф һаваны сулады, бихисап йолдызлы күккә карап хозурланды. Мин яшим! Нигә җиһанга кычкырмаска!

– Мин яши-и-им!!!

Юк, яшәгәнне кычкырмыйлар, шыпырт кына яшиләр!

«Якты дөньяда яшәү үзе бер бәхет!» – Бу сөенечле уйны кичерергә, тормыш мәгънәсен аңларга инсанга караңгы чокырга төшүләр кирәк микәнни? Саф күз яшьләре битләре буйлап тәгәрәде. Бу яшьләр инде әрнүле, кимсенүле түгел иде. Бу яңадан туып дөньяга килү иде.

– Мин исән, газиз Раббым! Кичер көфер уйларым өчен! Яшибез син язган гомерне, көрәшеп яшәрбез! Кемнәр, нинди максатлар белән генә йөрми бу дөньяда?! И Аллам...

Дәвамы бар.

"КУ" 10, 2020

 Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: