Логотип Казан Утлары
Роман

Зәңгәр кыңгыраулар (романның дәвамы)

И-и әни, яндың бит син утларда... Яндың! Әти дип караңгы базга төштең... Их!.. Яраткансың әтине. Хәзер генә аңладым. Мин дә яраттым. Тик динен ярата алмадым. Җанны өшетте, чиркәүнең җиз кыңгырауларын каккан саен, Машадан ераклаша баруымны аңладым...

Романны башыннан монда басып укырга мөмкин.

Туңмы минем йөрәк?!

Хәбир үзен туңган кебек хис итә, әмма өстенә ябарга уена килми – шомланып, кузгалмыйча да ята бирә. Әле аның берүзе калганы юк иде бу йортта. Унҗиде яшендә тулаем ятим калса, Зөлхәбирәсез Черёмушкада яшәвен, ике ел армия хезмәте үтүен исәпкә алмаганда, бер генә көнне дә, бер генә төнне дә аннан башка кичергәне булмады. Нигә соң әле нәкъ шушы мизгелдә хатыны түгел, туганы исенә төште? Инде төн уртасы үтте, ә йокының килергә исәбе дә юк: күзләр шыр ачык, зиһен дә... Җитмәсә, үткәннәрне барлата. Таң атуга таба барган төн. Офыкка аз гына алсулык иңә. Ул яткан караватның сул ягында тәрәзә. Бу караватта ул өйләнгәнче Зөлхәбирә йоклады. Бакчадагы сирень куагы көмеш айның нурында коена. Китек айның нурлары аның аша тәрәзәдән кереп, башта Хәбирнең күзенә, үзенә төшә, аннан җиһазларны шәйләтерлек итеп, өй эченә уза. Бу йортта йоклый алмыйча ятканын хәтерләми Хәбир. Маша шушы түр якка, түр почмакка икона урнаштыргач, аның йокысы качты. Төннәрен шул якка карый да әнисенең борчулы йөзен күргән кебек була. Җанны тынгысызлык биләп ала: әле бер якка, әле икенче якка боргаланып, төнне чыга. Аннан алып постырырга ничә талпынды?! Ләкин ул Машаның китүен теләми.

Элек, уянып киткән чагында, бу бүлмәдә уч төбе кадәр генә яктылык күзенә чагыла иде. Ул сервант эчендәге аяклы бәллүр фужер эчендә һәр төн янды. Хәбир аны җирдән җыеп алып кергәч, Мәдинә карчык юып биргән көнне генә кызыксынып, кул фонаре белән яктыртып, юрган астында «яндырып» ятканын хәтерли. Аннан... армиядән кайткач, кулларына алып, әнисен искә төшерде. Ул көнне күңеле йомшап, күз яшьләре аша карагангадыр, көчлерәк яктырды шикелле. Озак кына учларына кысып тотты. Сагынган иде. Гәрәбәне түгел, әнисен өзелеп сагынган иде. Армиядән кайтып керү белән әнисе, шул муенсаларын балкытып, кочагына алыр кебек иде. Тик андый хәл булмады. Гәрәбәне шул көннән кулына тотмады да Хәбир. Ут сүндереп яткан чагында күзенә чалынды, ә ул йокыдан торганда инде яктыра, гәрәбәләр «күренми» иде.

Черёмушкада яшәгәндә Настя әбинең почмактагы иконасы, ярты төндә уянып китсә дә, тынычсызлый иде. Аннан ияләште, игътибар итмәскә күнде. Ул йорт бит аныкы түгел – шулай булырга тиеш дип тынычланды. Ә менә чиркәү тавышы йөрәгенә ярамады. Күңеленә шом керә иде. Түр почмакка – әтисе белән әнисе фотосурәтләре урынына биредә дә чиркәү ясап куйгач, күзләреннән очкын атылган кебек булды шул. Маша алдан кисәткән иде: «Черёмушкадан кайтырга күндем, әгәр куйдырмыйсың икән – синең белән яшәмим, китәм», – диде. Юк, ниндидер рамкалы сурәт куйганы өчен генә хатынсыз каласы килми иде аның. Түзәргә булган иде. Ләкин төнлә уянып киткәндә, шул почмактан ике күзнең янып карап торуына җаны таланды. Челт-челт итеп кабат шунда карый, юк та кебек, йоклап китеп, кабат уянганда, тагын шул ике күз карап тора. Шыбыр тиргә батты. Аннан җаен тапты, төннәрен ул якка карамаска булды. Әнисе еш исенә төшә башлады. Моңарчы алай түгел иде. Бүген фужердагы янар гәрәбәләрне юксынды ул. Шул гәрәбәне муенында йөрткән әнисе күз алдына килде. Еш елмая иде ул шуны такса...

Хатирәләр йөрәк айкый торган шул. Барысы да бүгенгедәй истә.

– А-а-а!

Аның өстенә килгән утлы гәүдә, килеп җитә алмыйча, җиргә ава... Хәрәкәтсез кала. Ул, миңгерәп, әнисенең утлы гәүдәсен чәбәкли...

Хәбир, шуларны күз алдыннан кичереп, авыр сулап, калтыранып куйды. Йә, Аллам! Күпме җәрәхәт алды икән бу йөрәк?! Армиядә хәрби чараларның берсендә, утлы боҗра аша чыга алмыйча, тетрәнеп җиргә тезләнеп, әнисен күз алдына китереп сыкраганда, тулы бер взвод егетләр ахахайлап көлде. Командир шуны ничә ай, кат-кат әйтеп, мыскыл итте. Шулчак йөрәк ничек телгәләнгәнен бер үзе генә белә...

Бүген, хатыны әйберләрен җыйнап киткәч, дөнья кабат сүнде. Әйе, ул аны куды. Урнаштырган иконасын, әйберләрен үз куллары белән җыйдырды. Ә Зөлхәбирәне кумады, юк. Сүз, чарасызлыктан, шулай әйтелде генә. Моңарчы ничек яшәлде соң әле? Каян көч таптым? Мине яратып, сөюе белән сөендереп, хатыным яшәргә көч бирде шикелле. Әйе, аның белән рәхәт иде, дөнья бер сагышсыз, гел матур төсләрдән генә тора иде. Тик ул, моңарчы исе китмәгәнне, Настя түтәй үлгәч, дингә ябышты. Менә шунда инде аңлашылмаучанлык башланды. Хәбир торып утырды. Стенага сөялде. Марияга ияреп китүе, чиркәүле авылда, иконалы йортта йөрәген телә-телә яшәгән көннәре күз алдыннан үтте.

Дөнья түгәрәк, дисәләр дә, Хәбир өчен ул Черёмушка авылында тигезсез әйләнә иде бугай. Маша чукынганны күргәндә, бәйрәмдә чиркәү чаңнары ишетелгәндә, йөрәге тигез типми – йә җитез кага, йә хәле китә иде. Күзенә күренгән бөтен нәрсә сөйкемсезгә әверелде. Юк, никадәр сөелмәсен, бу тирәлек аныкы түгел иде. Никадәр авыр булмасын, мәхәббәте хакына хатынына бу турыда белдермәде, динне кузгатып, сүз әйтмәде, таләп куймады. Парлы гомер!.. Тормыштан ләззәт алып, сөеп-сөелеп яшәлгән гомер! Шулай дип бәяләде Хәбир. «Уртак идеме уйлар? Бар идеме планнар?» Юк иде. Тукта! Туган йортның, әгәр гаилә дип атарга яраса, безнең гаиләнең биредә яшәгәндә тормыш мәсьәләләрен кем кайгыртты соң? Мин түгел бит, хатын да түгел. Күкрәк турысында уңайсызлык тойды.

– Их, З-зөлхәбирә!.. – Күңелен көчле тынычсызлык яулады. – К-кайда с-син?! – Аны вөҗдан газабы җәфалый. – З-зөлхәбирә! К-кая к-киттең син? – Шул мизгелдә Хәбирнең ирләрчә җиңелмәс горурлыгы баса төште. «Мин бит сине кумадым. Хатынның гел ризасызлыгыннан, мыжлавыннан туеп, үземнең фикеремне, көчемне күрсәтәсем килеп кенә тавышлануым иде. Ә син... чыктың да киттең. Әгәр, китәм дип үзең әйтмәсәң, кит дип әйтмәгән булыр идем. Кайда син хәзер?»

 Уйлар яшен тизлегендә бер читтән бер читкә ташлана.

«Хисмәт гашыйк иде сиңа. Чыкмадың шуңа. Син бит аңа тамчы да ир-егет итеп карамадың. Классташың иде ул сиңа нибары. Факилгә чыгуыңны мин дә теләмәгән идем. Әйтмәдем генә, ул өч хатын аерган кеше иде. Хатынга – син, сиңа ул ошамады. Беләм, сез икегез ике җиһан кешесе идегез. Туйган идем шул хатын зарыннан. Яхшы кешедән кеше китмидер ул. Начарлыгым кайда соң? Кайсыгызга начарлык эшләдем? Хәбир барлык тормышын бизмәнгә салып үлчәде, әмма бу сорауларга җавап таба алмады.

 

Бер кечкенә көймәсе,

Өч төрле нәрсәсе бар...

 

Балачакта бу шигырьне укытучылары ятлатты. Мәрдан – күрше абыйлары, капка төбендә җырлауларын ишетеп, игезәкләрне бер концертта шушы җырны җырлатты. Зөлхәбирә, моны әле күптән түгел берничә тапкыр искә төшерде. Хикмәтен тап, янәсе. Беренче тапкырда шаярта дип уйлады, икенчесендә: «Бала-чага булма!» – дип, канәгатьсезлек белдерде. Тагын бер сөйләгәндә ни диде? Бөтенләй берни уйламады, колак очыннан үткәрде. Туганы юк-бар сөйләми!

Өч түгел, ике генә кадерле кешесе бар: газиз туганы Зөлхәбирә, сөйгән хатыны Мария. Бу йорт – шигырьдәге кечкенә көймәдер. Кайсысы бүре дә, кайсы кәҗә иде соң бүгенгеләрнең? Кәбестә... Анысы кайсыбыз? Хәбир күңеленә хурлыклы хис кереп тулды. Мин? Ах! Киткән чагында хатын миңа: «Туң күчән!» – диде түгелме соң? Гарьләнүдән салкын тирләре бәреп чыкты. Ярый әле кеше хәтере истәлекләргә бай, үз-үзен акларга хирыс. Уйлар бөтенләй башкага күчте. Классташлар бергәләп колхоз кырына, беренче салкыннар төшкәнче, төшкәч тә, кәбестә кисәргә баралар иде. Укытучылар күрмәгәндә генә туң кәбестәләргә резин итекләре белән ныклап китереп тибәләр, аяк астына ябышкан юеш балчык белән бергә кәбестә «очып» җиргә төшә. Кояш туры күтәрелгәч, боз шикелле салкын кәбестә башлары, кояш нурында җылынып, үз хәленә кайталар...

Җылы уйлар уйларга тырышса да, хатыны мыскыллап әйткән сүз йөрәгенә кадалган иде шул. Туң кәбестә?! Юк, туң йөрәк мин! Әйе, әйе! Хатын йә фатирында, йә туган йортында җылы юрган астында йоклыйдыр, ә Зөлхәбирә?.. Кайда ул хәзер? Ник мин аның турында чыгып киткәнче үк уйламадым? Хәбир сикереп торды. Өйдә гөлт итеп утларны кабызды. Солдатларча җитез итеп киенеп, капка төбенә чыгып басты. Таң атып килә. Әле генә җылы өйдән чыккан ирне иртәнге салкын куырып алды. Ул ашыгып кесәсеннән тәмәке чыгарды, кабалана-кабалана кабызып җибәрде. Киеренкелектән куллары калтырады. Кайда булырга мөмкин хәзер Зөлхәбирә? Комсызланып суырып, тәмәке тартты, күз карашын Баланлы тауга төбәде. Анда кечкенә генә ут күренә иде. Төн уртасында, атна уртасында кем яккан учакны? Ул, таудагы нәни генә утка карап, уйланып утыра бирде. Матур гына гаилә корып булмады. Тиң яр булмады. Чит кавем белән бәйләндем. Бөтен тиң булмаганлык та шунда бугай. Аз гына аңлашылмаучанлык килеп чыккан саен Мариясе, йә Зөлхәбирәне, йә Хәбирнең үзен салкынлыкта гаепләп, сөйләшмичә йөрде, йә әрләште. Кәефе килеп, кабат сөюе белән пешерде. Ә Зөлхәбирә... Зөлхәбирә! Кайда син? Хәбир утырган урыныннан калкынып куйды. Таудагы утлы нокта янына барсаң, зур учактыр. Учак җылы була, кызган күмерле була. Гаилә учагы... Кайда мондый сүз ишеткән иде соң ул? Нәфилә Ситдыйковна класс сәгатьләрендә сөйли иде бугай. Җәй буена, төннәрен тәмәке көйрәтеп утырганда, «Яшьлек» аланы тирәсендә янган учакны күп тапкырлар күрергә туры килә аңа, ләкин таң атканда янганы сирәк – шуңамы икән, учактан күзләрен ала алмыйча, уйларга бирелеп утыра ул бүген. Шунда күңеле тарта, тик ул анда барырга иренә. Хәбир комсызланып тәмәкесен суырды. Кәефе китте. Уйлары әнисенә барып тоташты.

«И-и әни, яндың бит син утларда... Яндың! Әти дип караңгы базга төштең... Их!.. Яраткансың әтине. Хәзер генә аңладым. Мин дә яраттым. Тик динен ярата алмадым. Җанны өшетте, чиркәүнең җиз кыңгырауларын каккан саен, Машадан ераклаша баруымны аңладым. Яхшысынмый гына идем. Зөлхәбирә кисәтте, ә мин сөю, мәхәббәт алдында җебеп төштем. Зилә дә ярата иде бит мине, ә мин тотлыгуымнан уңайсызландым, үзен дә чатан дип гарьләндем. Мин кем? Туң күчән! Туң йөрәк! Әйе, Маша шундый бәя бирде. Яраткан кеше туң йөрәк була аламы? Юктыр! Чиркәү чыңын, икона яратмаган өчен туң күчән булдым түгелме соң? Ә мин... мин, киресенчә, шул ят чиркәү чыңын ишетеп, йөрәгем, хисем, динем барына төшенә башладым түгелме? Әйе, нәкъ шулай! Бала чакта, караңгыда, әле таң да атмаганда, әтигә ияреп корбан гаете тәкъбирен кабатлаганда, соңыннан, ташландык фермада сап-сары саламга тезләнеп, вәгазь тыңлаганда, намаз укыганда, бабайлар эшләгән хәрәкәтләрне кабатлаганда, нәни йөрәгемә кереп урнашкан илаһи моң уянды. Туган йортыма әйләнеп кайткан көннән бирле өем каршындагы биш тапкыр әйтелгән мәкамле азан тавышы йөрәкнең ниндидер кылларын тибрәтә. Миңа үз динем бик кадерле икән. Мария, Ислам динен хөрмәт итмәсә дә, һич югы үз динен тотмаса да, аны нык яратуымны дәвам итәр идем дә... Ул да үз динен ярата икән шул». Хәбир кабат тәмәке кабызды, әйтерсең, ул салкын уйлардан арына.

Тауда төнге учак сүнмәде. Бу төндә Балантау белән Баланлы тау арасында ике генә ут бар иде... Хәбиргә Зөлхәбирә уты күренсә дә, Зөлхәбирәгә Хәбир уты күренми иде шул...

Дәвамы бар.

"КУ" 10, 2020

 Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев