Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы)
Кызның күк йөзе кебек зәңгәр күзләренә караса, югалып та калгалый ул. Кая китә икән ул кыюлык? Аптырый үзе дә. Бу мәхәббәт дигән нәрсә әллә ниләр үзгәртергә сәләтле: теллене – телсез, телсезне телле итә. Ә бүген ул тыелып тормады...
Романның башын монда басып укыгыз.
Сары чуклар
Гаилә бәхетеннән мәхрүм булганнарга күңел дөньясына туры килгән эш бир! Ярты җанын бирер! Бар булдыклыгын салып тырышыр. Шуның белән яраларын ялмаштырыр. Минвәлинең бер атна инде йөзеннән елмаю китми. Армиядән кайтуына бер ел тулгач, аңа өр-яңа «Камаз» машинасы бирделәр. «Нәрсә дип куйдың бу кәгазьне?» дисәләр, җавап бирә алмас кебек: машина тәрәзәсенең иң өске почмагына «USA» дип язылган уч төбе кадәр ул кәгазь һичшиксез затлылык, дәрәҗә өсти сыман тоела. Булатка яздырды. Ә аның язу стиле матур. Аннан кабатлады. Әле, «Люби машину как жену, а гоняй как тёщу» дип тә яздырып эләргә уйлаган иде. Анысы ошап бетми аңа. Йөкләр алып кайтырга башкалага да җибәрәләр үзен. Бик рәхәт Минвәлигә, елмаеп-очынып кына җилдерә. Дөрес, кәефне төшерүчеләр дә булды. Хәтта классташы Хисмәт тә күрмәмешкә салынып йөри әнә. «Камаз»га күзләре кыза! Хәбир дә, тракторда булса, кабинадан нидер алган булып мәш килә, җәяүле чакта, башка юлга борыла, каршы очрашса – җиргә карап үтеп китә. Үпкәләми Минвәли Хәбиргә. Чөнки Зөлхәбирә өчен үзен гаеплерәк хис итә, үзе дә аны күрсә, күз карашын җиргә төби. Ошамауның нинди авыр хис икәнен бик яхшы белә ул. Суфияны күрмәс өчен көн-төн «Камаз»ыннан төшмәскә дә риза.
Актан-карадан сөйләшми йөрүче иренең соңгы вакытта елмаеп йөргәләгәнен күргәч, Суфия ирен куанычы белән кат-кат котлады. Өйдәгеләр күрмәгәндә, илтифатсыз ирен гел кочаклады, күзләренә яратып карап, күкрәгенә еш сыенды. Минвәлинең күңеле шулкадәр иркенәеп китте, шуңа да Суфияга юк-юк та ихтирам күрсәткәләде. Минвәли әнисеннән машинасының ян тәрәзәләренә матур итеп, пәрдә тегеп бирүен сорады. Мәдинә сандыгыннан гади ситец тукыма чыгаргач, Суфия моны ошатмады. Юка һәм чәчәкле иде ул. Клубта элек тотылган, хәзер складта яткан калынча зәңгәр пәрдә алып кайтты үзе. Сәхнә кулисаларының чит-читләрендәге сары чукларын сирәкләп кисеп алды. «Ошарга тиеш бу Минвәлигә!» – дип уйлап сөенде. Пәрдәне Мәдинә карчык кулына тоттырды. Ә үзе ул тегү машинасын ни икәнен дә белми иде. Суфия теләгәнчә тегелгәч, ике пар пәрдәгә чукларын кулдан үзе беркетте. Суфияның бу пәрдәләр белән кызыксынуы үз максатыннан иде. Руль артында утырганда, аның ире бик киң күңелле, сөйкемле затка әйләнә. Хәер, ул аны гел сөйкемле итеп күрә. Тик салкынрак шул иренең карашлары да, кыланмышлары да... Кадыйрның йорты аллы-артлы бүлмәләре зур булса да, төнлә анда бик кысан була Суфияга. Мәдинә карчык түр бүлмәдә, сүттермәгән мич артындагы караватта зур ястыкта. Минвәли белән Суфия дә шул бүлмәдә үк чаршау корылган караватта йоклыйлар. Нәни кызчык көндез генә түгел, төнлә дә әби белән. Малай өйләнгәннән бирле, Кадыйрларның йокы урыны аш бүлмәсендә. Суфияның каенанасы Дания көндезләрен дә шул ятакта ятып тора. Аны үз каенанасы Мәдинә карый. Суфия каенанасы белән аралашмый диярлек. Әнисе якынаймаска куша. Хәзердән үк авыру карап утырма, яшь балаң булу да бик җиткән, ди. Суфия авыл советы эш кушмаган көннәрдә, көнозын өйдә, клубка кичен генә бара. Атнасына биш көн кино күрсәтелә. Шимбә, ял көннәрендә – дискотека. Яңа ел, 8 Март бәйрәмнәрен, Сабан туен үткәреп җибәрсә, Суфия бик канәгать. Мәрдан карт үрнәгендә клубта эш шуннан гыйбарәт иде.
Суфия төшке ашка кайткан Минвәлигә юл уңае әнисенә чаклы утырып бару өчен кирәксә йөз сәбәп таба! Хәер, хәерхаһлы бу нәсел кешеләренә шуның берсен генә әйтеп гозерләү дә җитә. Мут елмаеп, Минвәли янәшәсенә утырып, туган нигезенә җитәрәк Суфияның теле телгә йокмый, күзләре ялтырый, ничек тә авыл читендәге туган йорты каршындагы сулга керә торган аулак юл читенә туктарга, сары чуклы зәңгәр пәрдәне тарттыруга ирешә... Суфияны яратмый мөмкин түгел... Кайбер чакларда ул әнисе янына кереп тә тормый. Ә Сәлиянең үз тормышы тормыш. Техничка акчасы белән генә өч баланы аякка бастыру бик авыр шул. Кызының хәлле тормышка кияүгә чыгып, кулдан китүенә бик шатлана ана.
***
Хисмәт Зөлхәбирә белән гел очрашу ягын карый. «Хәбир дустым!» – дигән булып, өйләренә килә. Зөлхәбирә чәйгә кыстый, тик егет беркайчан да табын янына утырмый.
– Әйдәгез, клубка! Һинд киносы була! «Гита Ситапур кызы!» – Тавышы күтәренке. Зөлхәбирәне ничек тә клубка алып чыгасы килә, шуңа инде бер тапкыр караган киносын кызыктырып сөйләргә тырыша. – Татарчага тәрҗемә ителгән ул. Кызык та инде татарча. Сыдыра гына малай, мин сиңа әйтием, кылыч белән... Подряд! Пачти ышанасың... – Сүз саен көлә үзе.
– Син һинд киносы яратасыңмы? – ди Зөлхәбирә, елмаеп. – Хәбир яратмый бит!
– Мин Зөлхәбирә аның ялганын яратам. Чөнки үзем дә яңгалларга1 яратам.
1 яңгалларга – ялганларга (диал. сүз)
Хисмәтнең юк кына сүзе дә кәефне күтәрә. Ә ялганлау дигәндә, ул ялганлый белми – бары шаярта, кызык сүзләр белән Зөлхәбирәне көлдерәсе генә килә. Тагын да күбрәк сөйләшер иде, Зөлхәбирәнең җитди кыз икәнен белә, ошамас дип уйлый. Кызның күк йөзе кебек зәңгәр күзләренә караса, югалып та калгалый ул. Кая китә икән ул кыюлык? Аптырый үзе дә. Бу мәхәббәт дигән нәрсә әллә ниләр үзгәртергә сәләтле: теллене – телсез, телсезне телле итә. Ә бүген ул тыелып тормады. Алай гына да түгел, бу йортта аның кәефе тагын да күтәрелә шул.
Егетләр көн дә бергәләп клубка чыгалар. Зөлхәбирә аларга иярмәскә тырыша. Суфия белән очрашмау өчен генә түгел, яхшы күрсәтмәсә дә, телевизордан тапшырулар карый-карый шәл бәйли ул. Әнисенең бәйли башлаган шәле калды. Шуны төгәлләп сатып, яңа телевизор аласы килә.
– Әйдә, Зөлхәбирә, картайгач бәйләрсең! – Хисмәт уенын-чынын бергә кушты.
Зөлхәбирә зәңгәр күзләреннән шатлык чәчеп рәхәтләнеп көлде.
– Хисмәт! Минем бит әле абыемны өйләндерәсем бар, шуңа тырышам инде, – дип елмайды.
Сүзгә күршегә керми торган Хисмәтме инде җавапсыз калучы?!
– Аха-ха... Сез миннән дә ныграк шыттырасыз, ахрысы, кайсыгызга ышанырга белеп булмый. Хәбир әйтә, сеңелкәшне кияүгә бирәм башта, аннан үзем өйләнәм, ди.
Өйдә күңеллелек! Бу халәтне тагын да сузасы килә.
– С-сиңа б-бир-с-сәм генә инде, Х-хис-мәт!
– Хисмәткәме? – Хисмәт баш артын кашыган булып кылана. – Яхшы парин ул! Зөлхәбирә чыксамы аңа кияүгә, и-и, Хисмәтме, Хисмәт, вечно чәчәк атачак! Зөлхәбирә дә, Хәбир дә, үзе дә рәхәтләнеп көләләр.
– Көләсез сез, име? Билләһи!
Кунак егетнең күзләре кызга ялварып карый. Тик игезәкләр аның күңел дөньясын күрмиләр, күзләре яшьләнгәнче көләләр.
Шаян кеше нишли? Көлсәләр – көлдерә! Хисмәтнең Зөлхәбирә күңеленә үтү өчен өйдә кат-кат уйланылган сүзләре бүген дә онытылды. Инде килгәненә дә сәгатьтән артык вакыт үтте:
– Әйдә, яшьти, сигез тула бит! – дип, сәгатенә карады Хисмәт. – Тугыз тула, сигез түгел!
Хисмәт, ышанмыйча, озак кына кул сәгатенә карап торды.
– Туктаган мәллә соң? – дип колагына якын китерде. Эшлиме ул, ә, ишетмим, дип, Зөлхәбирәгә тыңлатты.
Зөлхәбирә күпме генә тырышса да, колак шавыннан башка бер генә аваз да ишетмәде.
– Һәй, боргычы тартылган ич. – Хисмәт шып итеп учы белән маңгаена суккандай итенде дә сәгатен дөресләп мәш килде.
Зөлхәбирә егеткә күзләрен тутырып карый, сары чуклы башлык кигән егет аша бөтенләй дөньяны күрә, уйлары да башка дөньяда гизә иде.
Ике егет өйдән «Шипр» одеколоны сиптереп чыгып киткәндә, Зөлхәбирә теләр-теләмәс генә шәл бәйләвен дәвам итте. «Классташларга сәлам миннән!» – дип калды ул. Егетләрне озаткач, Зөлхәбирә сәгать йөрешен тыңлаганда, башына килгән уйлары белән ялгыз калды. Бу ни була соң әле? Ул Хәбирнең өстәлдә эшләп яткан кул сәгатен колагына якын китерде. Үзенә даими ишетелеп торган колак шавыннан башка берни ишетмәде. Ул бит моны уйлап
та карамаган иде. Йа Аллам, кул сәгате йөрешен ишетми микәнни?
Ул, башын учлап, өстәлгә таянды. Шәл бәйләү теләге сүнгән иде инде. Телевизорда «Время» тапшыруы бара. Аңгырайган баш сөйләнгән сүзнең,
күрсәтелгән видеосюжетларның мәгънәсенә төшенми. «Останкино» каналыннан диктор сөйли, дөнья гүли! Уйлар бик хөрти. Ул, ул... дөньяны сөйми! Телевизорның сул почмагында, кечкенә форматта, сары костюм кигән сурдотәрҗемәче кул чуклары белән яңалыкларны тәрҗемә итә. Йа Алла, йа Алла, үзең сакла!.. Булат та Чечен сугышында, диләр...
Ни генә булмасын, исән икәнсең – тормыш дәвам итә! Дәвамлы бар нәрсә дә үзенә ияләштерә, күндерә. Тавышка да, сугышка да, ятимлеккә дә, саусызлыкка да...
Игезәкләр Хисмәтне көн дә көтеп алалар. Юкса, үзләре әллә ни сөйләшмиләр. Хәер, алар йортында әниләре исән булганда да, бары кирәкле сүзләр генә сөйләнде. Халисә: «Юк сүз – чүп сүз!» дип, кирәкмәгән сүзне гел тәнкыйтьли иде.
Егетләр кызлар озатып йөрмәделәр. Хәбир тотлыгуыннан уңайсызланды, ә Хисмәт бары Зөлхәбирәгә генә күңел салды. Ул рус телендә басылган газеталарны укып бара. Сәгать тугыздан унынчы яртыга кадәр китапханәгә кереп, «Время» тапшыруын карый. Барлык сәяси мәсьәләләрне авыл кешесенә күрә яхшы күзәтеп бара. Әлбәттә, Хәбир гел Хисмәт янәшәсендә. Чечен сугышы турында җентекләп тыңлыйлар.
Бер килгәндә, Хисмәт:
– Ярый авылдан китмәдек әле дип сөенәм. Булат хәрби училищеда укып, хәрби эшкә бәйләнмәсә, сугышка китмәс иде. – Хисмәтнең бүген шаяртасы килми иде. Гел җитди генә сөйләшеп утырды. – Шәһәрдәге тәртипсезлекне сөйләп, күрсәтеп бетерә алмый телевидение. СССР таркалганын гына көткән икән Казан шакаллары да. Группировка да группировка! Хәзерге заманда аерым сугышкан кеше юк! Апа әйтә, акчаны кошелёкка түгел, ярты литрлы банкага салып, эшкә йөрибез, ди. Уртасында гармун күреге кебек резинкалы озын, сары автобусларда шәһәр хатыннарының сумкаларын кисеп кенә торалар, – дип сөйләде. Әйтсәм әйтим, «Интердевочка», «Вера»лар юл кырыенда күпләп басып торалар икән. Экрандагы кино урамда, ди, хәзер. Чын кино! Монысын җизни сөйләде.
– Хисмәт! Син бераз үзеңнекен кушасыңдыр инде, әйеме? – Зөлхәбирә Хисмәтнең җитди сүзендә дә бераз ялган, шаярту бар дип уйлый. Казанда якыннары юк, ә үзенең барганы юк.
– Зөлхәбирә, мин синең янда яңгалламыйм бит, чын мәгәр.
– Син таныштырмасаң, илдәге яңалык түгел, үзебезнең авылныкын да белмим. Хәбир авызыннан келәшчә белән дә сүз тартып ала алмассың. Син, шулай, килгәч сөйлә, яме.
– Иптәш Зөлхәбирә туташ! «Казан» программасыннан күрәсеңме, татар телен куәтли башладылар. «Туташ» сүзен өйрәндем. Без әдәбият дәресендә укыган идек бит, әйеме, Әмирхан Еникинең «Гөләндәм туташ»ын, вәт, менә шул заманнардагы кебек эндәшеп булачак икән кызларга. – Хисмәтне белеп булмый, ихлас елмаюы артында, шамакайлануы да бар бугай. – Әтү, безнең авыллар:«Яәй-й!», «Си-и-ин!», «Әлләкем!»– дип эндәшәләр. Туташ дисәң, шәп бит, әйеме?
– Ай-яй, Хисмәт! Зерә тракторист булып йөрисең инде.
– ... майлы крис диген.
Кабат көләләр.
– Карале, Зөлхәбирә! Кешеләр бер-берсенә, «туташ», «ханым» дип, «әфәнде» дип эндәшә башласалар, авылыбыз халкы культурныйга әйләнеп бетәр иде, име.
Хәбир хахылдап көлә дә:
– Ү-үт-терәсең с-син, к-көлдереп... – дип куя.
Хисмәт тагын да җанланып сөйләргә керешә.
– Менә мин Зөлхәбирәгә туташ дип эндәшкәндә, Сәйдәшләр заманындагы зыялы кеше итеп хис итәм үземне, пусть фактта тракторист булыем.
Хәбир генә түгел, Зөлхәбирә дә сыгылып көлә. Шул ук вакытта Хисмәткә сокланып карый.
– Хисмәт! Ә кызлары туташ исеменә лаекмы икән соң?
– Һ-м, Казанга китәләр дә үзгәреп кайталар кызлар... Зөлхәбирәгә охшаса – лаек!
– И-и, рәхмәт инде. Хисмәт! Күңелең матур синең. Ну күп сөйләшәсең инде үзең. Син бер очрашканда сөйләшкән кадәрне без атна буе да сөйләшмибез.
– Ә тел нәрсәгә ул? Авыз эчендәге ризыкны чәйнәгәндә, кашык сыман болгатып тору өченмени?
– Зөлхәбирә туташ! Мөмкинме сезгә? Гафу итегез! – Хисмәт, кыланчыкланып, кызның кулын үбә. Башлыгы түбәсеннән сары чук кыз кулына килеп төшә. Зөлхәбирә елмаерга мәҗбүр була. – Нинди яңалыклар бар, Хисмәт яшьтием? Үзем – төнтек, Хәбир әфәндем – молчун, син – всёмогущ.
– Зөлхәбирә! Безнең республикада хәзер татарча сөйләшәләр, суверен дәүләт бит инде ул. Мин русча сүзләр кыстырмыйча сөйләшүнең тәмен таптым әле.
– Тәмле дисең, алайса. Безнең фермада элеккечә инде, Хисмәт.
– Беләсеңме, Зөлхәбирә, сүзем бик җитди иде. Сөйләшү минем өчен җан рәхәте бит, беләм, артыгын сөйләшеп ташлыйм инде. Беләсеңме, күптәнге ике хыялым бар минем. Беренчесен әйтмим. Хыялга ашмас кебек сизәм. – Хисмәт чынлап та, бик җитди кыяфәттә иде. – Икенчесен тормышка ашыру өчен бөтен тырышлыгымны куям. Каршы килмә! Яме!
– Йә әйт инде, хыялыңны! Бик катлаулы мәсьәләләр күтәрәсең, ахрысы. Куркып куйдым.
– Курыкма! Мин сиңа булышам... Суфый икенчегә түгәрәкләнгән анда. – Хисмәт, яхшысынмыйча, күз карашын идәнгә төшерде. Аннан үтенгән сыман сүзен дәвам итте: – әйдә, кер инде клубка директор булып. «Зәңгәр кыңгыраулар»ыңны сагындык.
– Авыл мәдәнияте «директоры»н кая куясың?
– Сәлиянең сыйрагы сынган, гер асып, бальниста ята, ди.
Зөлхәбирә Хисмәткә күзләрен зур итеп ачып карады. «Хакмы?» янәсе...
– Районга баргач, машина бәреп киткән аны.
Кыз карашын тәрәзә аша урамга төбәде. Күз алдына шыксыз хастаханә палатасы, караватта гомер буе горур кыяфәтле Сәлиянең өскә күтәрелгән ак бинтка уралган аягы, авыртудан газапланган йөзе килде. Байтак кына үз дөньясында күңелсез уйлар кичерде.
– Зөлхәбирә! Кая китеп бардың? Шул хатын өчен кайгырдың инде әллә? «Сине клубка эшкә кертсәм, исемем Сәлия булмасын!» – дигән кеше бит ул. Ә син эшкә юри үч итеп кер!
– Хисмәт! Зур рәхмәт! Мин үч белән булышмыйм. Син әйткәнне уйлап карармын. Алмаслар да инде. Мин бит өч тәкъдимне кире кактым. Үз кешеләре дә бардыр...
«Син мине дә кире кагасың бит, Зөлхәбирә!» – Бусы Хисмәтнең уенда калды, ә теле:
– Зөлхәбирә, мин ышанам, син мәдәният йортында эшләп, үз юлыңны табачаксың, – диде.
– Хисмәт, яхшы кеше син! Зур рәхмәт! Күңелгә канат куя беләсең. Тик канатлар гына ялкыннарда өтелде лә... Талпынып карармын. – Зөлхәбирә күңелсезләнеп китте. Кешенең, кем булуына карамастан, авырлыкка калуы, үз башыннан үткәнгә, авыр кабул ителә иде...
Председатель аны үзе очратты. Машинасына утыртып, авыл советына алып килде.
– Мәдәният йорты директоры кандидатурасына авыл халкы инде биш ел сине күрсәтә. Булдыклылыгың бар, коеп куйган әртист син! Сыер саварга кеше табарлар, ә менә синең кебек талантны фермада гына җырлатып йөрү килешми торган эш. Читтән торып укырга кер! Бу эш синеке! – Эш кабинетына алып керде. – Гариза яз! – дип, өстәлгә чиста ак бит, каләм куйды.
Дәвамы бар.
"КУ" 9, 2020
Фото: pixabay
Теги: проза роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев