Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы)

Романның башын монда басып укыгыз.

Ялгышмы, язмышмы?..
Җиһанга яз килде. Кояшлы көннәрдә өй кыекларыннан тамчылар тама. Иңмәсен дип, әвеслек өстеннән аз-азлап, кар төшерә Зөлхәбирә. Түбәдән юллар да, өйләр дә яхшы күренә. Чишмәсу яры буйлап яшькелт китель пәлтәдән бер солдат атлый. Зөлхәбирәнең йөрәге ярсып-ярсып тибәргә кереште. Кулыннан көрәге чак төшмәде. И мәхәббәт! «Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым» дигән әйтемгә өстәп, күңеленнән: «Нәфрәттән – мәхәббәткә юк адым!» дип катгый итеп, үз сүзен әйтеп, шуңа үзен ышандырып яшәгән иде. Алай түгел икә-ә-н! Түбә өстендә, аяк астындагы җепшек кардан да җебек булып басып тора лабаса ул. Кая китте мәрмәрдәй катылык? Кая очты нәфрәт? Күңел, кош булып канатларын кагынып, Минвәли янына очып төште. Чын күңелдән куенына сыенды, күк йөзе кебек зәңгәрсу күзләренә бакты...
Минвәли каерылып, Зөлхәбирәләргә табан карады. Күрде, күрде ул Зөлхәбирәне: адымнарын әкренәйтте, башын ия төште. Ирләрчә сынауларга азмы-күпме чыныгу алырга өлгергән, төз гәүдә белән атларга өйрәнгән кичәге солдат та мәхәббәт каршында башын ия икән. Ә, бәлки, бу тәүге мәхәббәте алдында баш ию түгелдер, гөнаһкярлык хисеннән изалануыдыр, күзгә карамыйча бигайбә диюедер?! Зөлхәбирәдә кызгану хисе туды.
Ялгышыңмы, язмышыбызмы, Минвәли?.. Солдат артыннан озак кына инәлеп карап торды көрәкле кыз. Эшкә, тормыш авырлыкларына йөрәкле Зөлхәбирә 
горурлыкка кушылып йөрәксенә алмады шул. Эшлисе килми иде инде – ул түбәдән җиргә төште. Күңеле дә төште: актарылып, әллә кая – чоңгылга, караңгылыкка юнәлгәндер ул, югыйсә бу кадәр елыйсы килмәс иде лә. Ул кабат өс киемнәре белән диванга сузылды, күзләре гаҗизләнеп түшәмгә текәлде. Күңелдә шул ярыклы такталардан гайре берни юк! Битарафлык! Көн шулай эшлексез бер җан иясе булып үтте. Үзен мәҗбүр итеп кенә эшкә барды. Зәйтүнә апасының киңәше, Мәүва апасының үгет-нәсихәте тәмам туйдырды. Илтифатсыз гына тыңлады. Каршы сүз әйтмәскә өйрәнде.
8 Март бәйрәмен сәбәп итеп, Хисмәт белән Лилия кунакка килделәр. Сүз күпләрне кызыксындырган авылдагы төп вакыйга – Минвәлиләр гаиләсенә дә барып җитте.
– Суфияның авырлы булуын белгәч, Сәлия апа Суфияны ияртеп, Кадыйр абыйларга әллә ничә барган. Тавышланган, янаган, диделәр. Ул шундый ич инде. Каршы торып маташканнар. «Безнең бусагадан килен булып бары Зөлхәбирә генә үтәчәк», – дигән Мәдинә апа. Аннары инде туачак бала хакына йомшарганнар. «Минвәли үз сүзен әйтсен!» дип, «әниең авыр хәлдә» дигән булып телеграмма суккан булганнар. Шулай чакыртып кайтарганнар икән аны. Инде иртәгә китә. Бүген никах укытасылар, ди. Шушы көнгә кадәр ризалашмаган Минвәли. Сине ярата иде бит инде ул. Син борчылма инде, җанашым, – диде Лилия.
Хисмәтнең Зөлхәбирәгә үзенчә җиңеллек эшлисе килә иде, ахрысы:
– Китә ул! Ну, бала тугач, вакытыннан алда кайтачак икән, – дип әйтеп куйды. Бер генә нәрсә дә аның файдасына булмаса да, бераз җиңеллек килде аңа.
Юк, эчеңә йомылма икән! Сөйләш, күпне бел, кызыксын икән! Бит башка кеше турында түгел, минем турында да бу сүзләр дип уйлап ятты Зөлхәбирә, башын мендәргә төрткәч тә. Бер нәрсәне аңлады ул: Минвәли аны көчлисе көн – Суфияның ирекле бирелү көне! Менә шуны уйлап, күңелен горурлык хисе били хәзер. Бу оят хәл аның белән килеп чыгасы булган. Аның хәле ул кадәр яман түгел икән бит! Бу гыйбрәттән ул бераз тынычланып калды. Ә киресенчә булса, хурлыгын кая куяр иде Зөлхәбирә? Нихәл кылыр иде ул бүген ялгыз башы?
Көндәшендә дә эше булмады аның. Кибет юлында очрашсалар, Суфияның корсагын киеребрәк атлавы, карашының масаюлы, йөзендәге елмаюы кинаяле булуы гына җанын өтте. Суфия, никахтан соң декрет ялы алып, Казаннан бөтенләй кайтты һәм Кадыйрлар йортында яши башлаган иде. Күңелдәге саф мәхәббәтнең бушлыкка алышынуы Зөлхәбирә күңелендә вакыт-вакыт авыр үзгәрешләр тудырды. Ул хәзер ялгызлыкны ярата башлады. Көннәр беркем белән аралашмыйча, зеңгелдәгән үз дөньясында үтте. Төнлә аеруча тыныч була Зөлхәбирә. Чөнки күк йөзендә яшәргә көч бирүче ае, йолдызлары, ә өендә туасы көнгә ышаныч бирүче гәрәбәләре бар. Әниләренең икесенә дә тигез биреп калдырган туганлык хисе хатлар аша ныгыды. Зөлхәбирә бер нәрсә өчен яшәде: Хәбир кайтачак! Хәбир кайткач, бар да яхшы булачак! Өстәлдә кәгазь, каләм. Андагы язу мондый: «500 көннән Син кайтасың!» «Син» сүзен ул кабат-кабат каләм йөртеп зурайтып бетерде.
Бу хәлгә кадәр, «... көннән Син кайтасың» дип эре итеп язып куйганда, ул Минвәлине күз алдында тотып яза иде. Календарьга бармагы белән төртеп санап, очрашу көннәрен бик зарыгып көтте шул. Алар ертылган хатлар белән бергә мичтә көлгә әйләнделәр. Ә ул очрашу әнә нинди булды. Кем уйлаган? Кем уйлаган шулай булыр дип?!

***
Үз эченә бикләнә баруын яхшы сизә Зөлхәбирә. Үзгәрергә карар бирде ул. Сабан туена чыкты. Классташлары белән рәхәтләнеп аралашты. Кадыйр абыйсы быел да кыр батыры булган. Бәйрәмнәргә генә кия торган зәңгәр костюм-чалбары бик килешә Кадыйрга. Ул гел шундый җитез, чандыр гәүдәле. Һич тә авыру хатын тәрбияләгән ир димәссең, гел шаян, күңелле кеше булып күренә. Сәгыйть Сәйфиев бүләк тапшырганда, Зөлхәбирә аңа рәхмәтле күзләре белән озаклап карап торды, ныклап кул чапты. Елмаю ирләргә дә килешә шул. Зөлхәбирә аның йөзендә Минвәли чалымнарын тапты. Минвәлине онытырга йөрәгенә әмер бирсә дә, әтисенең, Мәдинә әбисенең ярдәмен онытырга хакы юк! Җаен туры китереп, янына барды. Котлады. Әти кеше бер мизгелгә күзен сирпеп алса да, җиргә карап сөйләште. Күңелсез кебек тоелды. Ошап бетмәде Зөлхәбирәгә. Мәйдан эчендә, чирәмдә аягын сузып утырган Мәдинә карчык белән дә күреште Зөлхәбирә. Карчык кочагына алды да, еламсырап ук җибәрде.
– Борчылма инде, Мәдинә апа! Кояшлы матур көн! Син тагын да матур! Ай, камзул-читекләрең!
– Кызы-ы-м, рәхмәт! Арка сөякләрең җылы булсын дип, камзулны Кадыйрым Сабан туена бүләк итте. Көенәм дә, сөенәм дә дигән күк: бүген төнлә генә Минвәлинең кызы туды бит әле.
Йөрәк сулкылдап типте. Тел башканы әйтте:
– Котлыйм, Мәдинә апа, беренче кыз оныкчыгың бит!
– Әйе! – Карчыкның күңеле нечкәреп китте бугай: – Нихәл эшләтәсең... – дигәндә, тавышы үзгәрде.
– Ярый, киттем, күрешим дип килгән идем.
– Бәхетле бул, кызым! – Карчык Зөлхәбирәнең кыскан кулын бер мизгел җибәрмичә торды.
Зөлхәбирә өчен матур кояшлы көн тоныкланды. Ни бу? Көнләшүме?
Әйе, көнләшү иде бу. Хуш, Минвәли! Тәгәрәшеп бетегез! Ул беркем белән саубуллашмыйча, авылга таба ашыкты.
***
Көннәр үтә торды. Кадыйрлар йортындагы сүрән бәхет Римма «тәгәрәп» үскән саен яктыра бара сыман иде. Гаиләдәге өлкәннәр күңелен тырнап, җәрәхәтләп торган хәл-вакыйгаларның ярасы төзәлде. Килен якты йөзле: бер алдыңа, биш артыңа төшәргә сәләтле. Яшьләрнең, артык гөрләп яратышып яшәгәннәре күренмәсә дә, талашып яшәмиләр.
Зөлхәбирәнең көннәре айлы кич кебек басынкы, сагышлы иде. Ниндидер яңалык алып килер дип өметләндереп санап көтелгән көннәр җитте. Рухи ару-талудан гаҗизләнеп, төннәрне дә сердәш итеп гомер кичкәндә, көтелгән вакыйгалар гомернең кинәндергеч татлы бер мизгеле булып кабул ителә икән. Авырлыклар күргәндә, шатлыкның бәһасен сагышлыдан сора! Зөлхәбирәгә бу кадәр куанычлы көн әниләре исән чакта да булмагандыр кебек тоела. Аның бердәнбер, газиздән-газиз кешесе армиядән кайтты. Каршында әтисе кебек нык бәдәнле, чибәр яшь егет басып тора. Шатлыкның чиге юк! Аның таяныр туганы бар! Нинди зур сөенеч! «Кара син! Кеше үз көченә ышансын гына – тотлыгуы да юкка чыга икән», – дип уйлады кыз, Хәбирнең сөйләмендә тайпылышлар бик аз булуына куанып. Хәбир мәктәпкә барып, укыткан укытучылары белән күрешеп кайтты. Әнисенең ахирәте Мәүва, Зәйтүнә апалары өенә барды. Кичен Хәбир, Зөлхәбирәне дә ияртеп, клубка чыкты. Күршеләре Мәрдан карт өч ай элек кенә вафат булган иде. Аның урынына кабат Зөлхәбирәне эшкә чакырсалар да, ул бармады. Мәдәният йортында гомер буе җыештыручы булып эшләгән Сәлияне күрәсе килеп тормый иде. Зөлхәбирәне клубка эшкә чакырганнарын ишетеп, Сәлия, башта тәмле телләнеп, аннан усаллыгы белән шүрләтеп, баласы яшь булуга да карамастан, Суфияны эшкә алдыруга ирешкән иде. Хәбир кайткан көнне Суфия юк иде клубта. Сәнгать җитәкчесе Рәмис кенә иде.
Хәбир барлык авылдашлары белән очрашып күреште, бары Минвәли белән Суфия гына калды. Суфия белән Минвәлинең өйләнешүе турында солдатка классташы Зилә язган иде. Хәбирнең күңеленә аларны өнәмәгән хис кереп урнашкан иде инде. Минвәли үзе дә очрашырга килмәде. Армиягә бер вакыттарак китсәләр дә, бала тугач, ул вакытыннан алда кайткан иде. Хәбир, Зөлхәбирә үтенгәнгә, Кадыйр гаиләсе белән күрешү җаен эзләде. Минвәли эшкә чыгып киткәч, барып керде ул анда. Суфия якын туганы белән күрешкән кебек җылылык күрсәтте. Кызы исеменнән «Туган абыем!» дия-дия Хәбир белән сөйләште, кул селтәтеп саубуллаштырды. Ике ел эчендә төрле мөнәсәбәтләр күреп, дөнья гизеп кайткан егет: «Яхшы уйный бу спектакльне!» – дип, күңеленнән бәя бирде.

Дәвамы бар.

"КУ" 9, 2020

 Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: