Зәңгәр кыңгыраулар (романның дәвамы)

Романны башыннан монда басып укырга мөмкин.

Сабан туе сәхнәсе – Минвәлинең әле кичтән генә тирес түккән, Сабан туе иртәсендә шлангтан су йөгертеп, себерке белән себерә-себерә юдырган шәхси трактор арбасы – төш вакыты тирәсендә кызды. Җил дә булмаса, эш бик җиңелдән түгел. Хәер, Зөлхәбирәгә аны уйлап торыргамы соң? Якын туганнары кебек күңеленә газиз үзешчән сәнгать осталары белән әвәрә килде. Һәрберсенең җаена торып, чиратлаштырырга тырышты.

Әй, авыл кешесе! Авылның ару белмәс талантлы кешеләре! Һәр авылдаш кебек иртәдән кичкә кадәр үз хуҗалыгыгызда, эш урыныгызда хезмәт итәсез, тормышны көчле ярату хисе сезне мәдәният учагында да ялкын кебек биетә. Авылым дип, халкым дип, бөтен кеше ирекле ял итеп бәйрәм белән хозурланганда, арба артында чыгыш ясарга чират тору да сезне ялкытмый. Сезнең тынгысыз, мәрхәмәтле йөрәк, милләттәшләргә бәйрәмчә кәеф бүләк итмичә торып, тирә-якка гүзәл ямь, күңелләргә җылы гамь салмыйча торып, тынычланмыйсыз сыман?! Мәрхәмәтле талант ияләренең халкы каршында Аллаһ өстенлек биреп бүләк иткән миссиясен үтәведер бу! Зөлхәбирә, бүләкләр арасыннан ничек тә яхшырак яулык эләктереп, җырчыларга бирергә тырыша. Ах, комиссиядәге бу усал Фирдинә апа! Ел саен шул сүзен әйтми кала алмый. «Гел җырчыга димәгән яхшы бүләк! Мин җырлый белсәм, гел җырлап торыр идем. Ходай биргән сәләт бит ул!» – дип кенә әйтеп куя. Югыйсә, Фирдинә апа да бик матур бии, моңлы итеп җырлый белә. Тик сәхнәдә җырлап-биеп йөрергә горурлыгы комачаулый. Ә үзе ни ди?!

Сәхнә белән мәйдан тыгыз бәйләнештә. Уеннар бик тә бөтереп алган мизгелләрдә, сәхнәдәге чыгышларның кайтышларын кертеп җибәрә. Кызмача булганнарны сәхнәгә мендерми – тәртипне нык тота. Үз сүзе сүз булмаган әрсезләр, тозлы-борычлы сүзләре белән сыйлыйлар. Ияләшенгән лә, ел да булгалый: кайтканда йодрык болгап калучылар да бар. Рәнҗеми Зөлхәбирә, эшләгән кешегә һәрчак әр-хур эләгә. Эшләмәгән кешегә нинди сүз булсын? Шушы кадәр зур чараның сәхнәдә барышы аның кулыннан үтте.

Бик тиздән атлар чабышы башланачак, диделәр. Әнисенең йоласын дәвам итеп, арттан килгән атка бәйләү өчен гел яулык, йә сөлге алып килә ул. Бәйләп килергә ничек тә вакыт табарга! Зөлхәбирәнең игътибарлап ат чабышын көтүе сөлге бәйлисе булудан гына түгел иде: әтисе тәртә арасына өйрәткән Акбүзе ел саен чаба – аны күрми калу Акбүзгә хыянәт итү булыр иде. Бер ай элек үшәнләгән кебек күрде ул аны. Ялтыр күзләре белән Зөлхәбирәгә кызганыч итеп караган кебек тоелды. Аны, өйрәтүен генә әтисе өйрәтте, алар классыннан бер ел югары укыган Шамил җикте. Соңгы елларда ул гел ахырдан килә. Яше дә шактый шул...

Кемдер: «Атлар килә!» – дип кычкырды. Халык, мәйданнан аерылып, юл кырыена таба йөгерә башлады. Хатын-кызлар кулында яулык, ак сөлгеләр җилферди. Биектән, сәхнәдән, яхшы күренә – Акбүз дүртенче килә. Ул үзе генә шундый аксыл төстә, шуңа аны ерактан ук шәйләп була. Күңелгә шатлык хисе тулды. Юртакка көч биреп, үзенең йөрәге ярсып тибә. Акбүзне бер-бер артлы узып китә башладылар. Ул гадәттәгечә иң ахырга калып килде. Юк, Акбүз әллә ничек башкача. Нишләптер юлдан читкә тайпылды. Шамил, аны чыбыркысы белән сыйлады. Зөлхәбирә үзен көчкә тыеп тора. Әйтерсең, ул камчы үзенә килеп төшә, йөзен чыта. Күзләре белән «Кыйнама!» дип ялвара. Нидер бар монда, Зөлхәбирәнең йөрәге сизә. Көтелмәгән хәл булыр кебек. Акбүз башын кискен чөя дә чөя, өзлексез тыпырдый. Бераз тынычланган, яшьлек дәрте уйнап торган юртаклар, мәйданга керделәр. Һәркем атларга мөкиббән. Зөлхәбирә өзгәләнә генә: сәхнәне дә ташлап булмый – мөһим вакыт – җиңүчеләрне бүләкләү. Үзе дә Акбүздән ким тасырдамый – Акбүз өчен борчылып, аны да күзәтергә өлгерә. Җиңүче атлар мәйдан әйләнәләр. Өзлексез баш игиләр. «Менә күрдегезме – гасырлардан килгән гореф-гадәтләрне дәвам итеп, сезгә бәйрәмчә кәеф өчен юртып килдек», – дияләр төсле. Зөлхәбирә артка борылды: Акбүз җиргә тезләнде, аннан ятты ук. Зөлхәбирә арбадан сикереп төште. Туфлиен салып, яланаяк Акбүзгә таба чабып китте. Ак күбеккә баткан Акбүз авызыннан ак күбек ага.

– Яткызмагыз, ничек тә аягүрә бассын! Янып үлә бит! – ди авылдаш агай.

Шамил, теләр-теләмәс чыбыркысын сыза...

– Кыйнама! Акылсыз түгел бит ул, димәк, җитешкән инде... – ди кайсыдыр.

 – Акбүзкәем! Үлә күрмә! – Зөлхәбирә үзен тыя алмый, елый. Аны кемдер беләгеннән читкә таба тарта. Акбүз кызганыч итеп карады да, бер тапкыр алгы аякларына тезләнеп басарга тырышып карады, тик кабат авып китте. Аз гына ятты да күзләрен ачмаска япты. Зөлхәбирә елый-елый яулыгын да Акбүзгә бәйләде һәм ул да юртак дуамаллыгы белән чабып сәхнәгә менеп китте. Бөтен дөньясына рәнҗеде. Нигә авырган атны чаптырган Шамил? Катнашмаска иде!..

Үзе Сабан туен алып барды, ә уйлары Акбүздә иде. Атны тиз арада кеше күзе күргәнче, Чишмәлек тирәсендәге ермакта трактор арбасына авыштырып керттеләр дә, алып киттеләр. Сәхнә биеклектә булганга, бу хәлләр аңа яхшы күренде, ә мәйдан тирәли җыелып баскан халык бу хәлләрдән бихәбәр иде. Әйтерсең, гомер буе балантаулылар йөргән сукмактан Акбүз исемле ат кадәр ат – эш аты йөрмәгән, аны күрмәгәннәр. Халык шат! Бу хәлне күргәннәре дә инде көр күңелдән бәйрәм итәләр. Нидер дөрес түгел бу җиһанда!

Йә, Зөлхәбирә, синең эшең шул, авылдашларың шулай шат-көр күңелле булсыннар! Онытырга тырыш! Салкын акыл бар вөҗүден яулады. Халык көйләренә тезмә башкарды. Үзе җырлый, үзе күзәтә. Суфия комиссия тарафларында, Закир Надирович янында бөтерелә. Нигә монда түгел ул? Ул түгел идеме соң, комиссия алдында, бер Зөлхәбирә белән генә Сабан туе алып барырга җаваплылык алудан тайчынучы? Барлык эшне бер Зөлхәбирәгә тапшырган түгелме соң? Чишмәлек буе Сабан туе Балантау халкыныкы, авыл мәдәнияте кемнеке? Кем мәдәниятне ярата – шуныкы, әйеме, Закир Надирович?!

Зарланасыңмы, Зөлхәбирә? Син Закир абыеңа бер тапкыр зарланган идең бит инде. Авыл советы башлыгын күз карашы белән эзләп таба, әнә шулай эчтән генә сөйләшеп ала Зөлхәбирә. Ә теге юлы:

– Бу мәдәният Балантауга кирәкме? – дип сорады ул аннан.

– Сиңа кирәк ул, беренче чиратта! Ул синең сулышың, синең ипиең ул! – диде тапкыр Закир Надирович.

Ах! Ничек тыныч, матур, зирәк хәл итә, әйеме? Сарык та исән, бүре дә тук. Ә нәрсә дөрес түгел?! Мәдәният Зөлхәбирәне, әйе, сулата, ашата... Ә Суфияны? Аны Минвәли яшәтә... Нигә аңа мәдәният? Мин беләм сине, Закир абый! Әйе, ярашу синең өчен яхшырак! Ә Зөлхәбирә эшен яратудан дөрләп яна. Ташлый алмый – булдырганча барысына да өлгерергә тырыша. Әмма бик арый бу Зөлхәбирә исемле эш аты. Мин дә Акбүз кебек янмаммы икән? Аңлыйм ла, Акбүз урынына да бит башка эш аты булачак. Ә иртәгә, вакытлыча гына, чыгымлаган атны да җигеп торырлар. Тормыш дәвам итә, Сабан туе да үз уңаена гөрли.

Ябылган ишек

Алтын көз килде табигатькә. Җиһанга моңсулык иңде. Баланлы тавының агач-куаклыклар хуҗа булган ягына сары ягылды. Авылның иң кырый урамы турысы ул! Зөлхәбирә шул урамда яши. Нәрсәдер үткән, китеп бара дип аңлаган халәттәнме икән бу моңсулык?! Кышлар килеп, язлар да җитәр. Кабат җәе дә килә ләбаса. Адәмнең җәйдән китәсе, яшеллек белән саубуллашасы килмәү шаукымыдыр ул бәлки? Ә бәлки булганны югалтасы килмәүдер? Балантаулылар Чишмәлек ягына барып, Баланлы тавының янар җимешләре – баланнар да җыеп кайттылар. Зөлхәбирә дә әнисен искә ала-ала күп итеп җыйды. Инде күптән бу юлдан сыер савучылар да, малларга ризык ташучы трактор-машиналар да үтми. Кайчандыр тезелеп торган җиде ферманың нибары берсе кукраеп утыра. Халык анысын сүтеп, кирпечләрен ташырга шүрләде бугай. Анысында мәчет төзелгәнче гает намазларын укыйлар иде бит. Бу яклар тып-тын калган. Зөлхәбирә тау өстеннән Чишмәлек ягына озаклап карап торды. Барып карыйсы, бер генә уч су уртлыйсы килде. Челтерәп акканын ишетмәс ишетүен, ерганаклардан ерганакларга ашыга-ашыга агуын карап ләззәтләнсә дә, бик риза үзе. Зөлхәбирә вакыт җиткерә алмый. Нигә ике көнгә бер төн генә булмаган икән ул? Шулай дип уйлаган чаклары күп аның. Арт бакчасында күп итеп бәрәңгесен үстерде, берәмләп карап тутырып, базга урнаштырды. Бу базга гомерендә якын килмәс кебек иде ул. Тормыш ул туктаусыз дәвам итә, ә күп нәрсә үз урында кала икән.

Җиләк-җимеш бакчасында җирне көздән казып калдырырга булды. Быел да күп уңыш алды, берсен дә әрәм итмәскә тырышып, салатлар, компот-варенье ясады. Ашап бетерә торган түгел, шулай да, Аллаһ биргән нигъмәтне җыймыйча калдыра да алмады. Хәбирнең тау арты авылында яшәп ятуын белә. Рәнҗеми ул туганына. Аның күңеле рәнҗи белми инде, вакыты белән бары әрни генә. Димәк, хатынын ярата, гаиләсен саклый ул.

 

Дәвамы бар.

"КУ" 10, 2020

 Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: